Логотип «Мәйдан» журналы

Җаекның бунтарь егете

Язмыш җилләре Уральскига китермәсә, Апушның тормышы башка юлдан китәр иде. «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты» китабыннан.

Җәйге иртә иде. Дала кояшының якты нурлары Җаек һәм Чаган елгалары кисешендә җиденче күк Тарибәседәй балкып утырган Ак мәчет манарасында ялык-йолык уйнап алды да шәһәр диварларын кайнар кочагына кертте.
Газизә, бу күркәм манзарага мөкиббән булып, озак кына хозурланып торганнан соң, көянтәсенә чиләкләрен элде. Ләкин кузгалып китәргә өлгермәде, капка уемында ниндидер сәер урыс кешесе пәйда булды. Өстендә тезенә кадәр төшеп торган алыча күлмәк, аягында озын киндерәле башмак-чабата, билен юкәдән ишелгән билбау белән кысып бәйләгән. Капканы да кулындагы таягы белән генә төртеп ачты. 
− Знакум, мы мугамитяны, иди к своим, христосам иди, пужалсты, − диде хатын, черки кугандай кулларын буташтыра-буташтыра, − иди, иди, муж увидит, муклашка даст…
− Нинди христос, ни сөйлисең син, апай, бу мин бит, − диде керүче шамакай, − Габдулла!
− Әстәгъфирулла, тьфү-тьфү, әйттем исә, кайттым, − ник болай адәм рисвае булып йөрисең, энекәем...
− Мин бит иҗат әһеле, апай. Иң яраткан кумирларымның берсе − заманыбызның буй җитмәс даһи әдибе Лев Николаевич Толстой. Башкалар да бу бөек каләм иясен һәрдаим хәтерләрендә тотсыннар дип, ара-тирә аның үрнәгендә киенеп йөрүне мәгъкуль саныйм. Җаек бит ул, апай, кечкенә дә, төш кенә. Русиянең итәк очына гына ябышып тууына карамастан, әдәби даирәдә бик билгеле төбәк. Үз халкын ихтирам иткән һәр танылган әдип монда килеп күренеп китүне зур дәрәҗәгә санаган. Александр Пушкин, Владимир Даль, Василий Жуковский, Тарас Шевченко, Николай Лесков, Владимир Короленко – болар бит, апай, мең елга бер генә туа торган шәхесләр. Толстой исә араларында риваяти Бәйт әл-Мөкаддәснең мөбарәк ташыдай балкып тора. Син...
− Ошбу көферләрдә минем хәсиятем юк, − дип бүлде аны Газизә. − Тәмәке тартуың гына җитмәгән...
− Апай, сабыр, әрепләшмик әле, иртән иртүк килүемнең сәбәбен белешер идең, − диде Габдулла.
− Җә, әйт соң.
− Галиәсгар җизни вафат. Таң алдыннан үткән.
− И, Аллам, тетер кебек йөри иде бит әле җизнәкәебез, − дип сыгылып төште Газизә. Чиләкләре, көянтәсеннән ычкынып, ишек алдына тәгәрәште.
− Ник елыйсың, ризыгы беткән димәк ки. Ул кадәр алыштыргысыз кеше дә түгел иде әле җизни. Безнең атаебыз Мөхәммәтгариф хәзрәтне «Атаңа нәләт», дип сүгүе әле булса колагымда яңгырап тора. 
− Син бит дин әһеле инсан. Коръән-Кәрим үпкә тотуны хуп күрми, гөнаһка саный, − диде Газизә, күз яшьләрен җиң очы белән корыта-корыта, − тәүбәгә кил. Мәрхүм бәндәгә алай урынлы-урынсыз гаеп ташларга ярамый. Син былтыр минем хәләлем Габдрахман җизнәңә дә: «Урамда күрдем, гаетлеген бирмәде» – дип, нахак гаеп ташлаган идең. Ә Галиәсгар җизни сине үз күрде, мәдрәсәгә генә түгел, Әхмәтша учитель укыткан урыс классына да урнаштырды, ашатты-эчертте, киендерде...
Нишләмәк кирәк, ятимнәрнең хәтере шулай бик тиз уалучан инде ул, урынсызрак әйтелгән һәр сүз йөрәкләренә ук булып кадала. Әйе, шәһәрдәге өч мәдрәсәнең иң танылганына бирде аны Галиәсгар бине Госман.
− Апай, мин хәзер бөтенләйгә мәдрәсәгә күченеп китәм инде, − диде Габдулла. − Миңа бит инде 14 яшь, үз көнемне үзем күрергә вакыт. Укуда артта калган шәкертләргә дәресләр бирермен дип торам. Картрак шәкертләр, әнә, урыс телен өйрәтүемне үтенәләр. Кышын укыта торган өч өйрәнүчем дә бар бит әле. Кыскасы, акчасыз тормам, дип уйлыйм. Язу-сызу эшләрендә Камил Мотыгый да ярдәменнән калдырмас.
Сәгадәт талына менсәң, үзең мен,
Ни ярдәм килсә дә, килсен үзеңдин...
− Бик дөрес, энекәем, сөбханалла, ике аягың, ике кулың, дигәндәй, ачка үлмәссең, − диде Газизә. − Барыбыз да тормышны юклыктан башладык, Ходайга мең рәхмәт, безне менә шушы мәрхәмәтле, күрекле вә дустанә Җаек каласына җыйды, шуңа сөенеп бетә алмыйм.
Габдулла кумиры Толстой мисалында юк сакалын сыпыргалагандай итенеп алды да, тавышын тамак төбеннән генә чыгарып, «Идегәй» дастаныннан бер җөмлә очырды:
Идел-Җаек арасы – елкы белән тулган йорт,
Казан-Болгар арасы – кала белән тулган йорт.

* * *
Җаек һәм Чаган елгалары кисешкән урында калкып чыккан бу бистәгә 1584 елда казаклар нигез сала. Казак исемен йөртүче халык төркеме XV – XVII гасырларда рус дәүләтенә кергән Дон, Җаек, Запорожье төбәкләренә качып китеп, үзләренә үзләре ирек биргән крепостной крестьяннардан гыйбарәт. Алар кыска гына вакыт эчендә бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер, курку белмәс үз сүзле бунтарь иләт йомгагы булып оешалар. 
Тора-бара күңелләренә нәфес-шәйтан кереп оялый, тәхеткә күз салалар.
Һәм араларыннан берсе – Емельян Пугачев дигән гаярь атаман, үзен Петр III дип игълан итеп, әби патшаның котын ала. 
Көчләр тигез түгел иде шул. Әмма дәүләт бу алыштыргысыз яугирләрне үзенә каратырга карар кыла. Һәм казачество җирләрдән ташламалы рәвештә файдаланырга хокук алган элитар хәрби сословиегә әверелә. 
Алар яшәгән төбәкләрдә тормыш алып бару күпкә җиңел була. Ирек сөюче халык шунда агыла башлый. Бу агымда татарлар иң актив катлам булып санала. Татарлар, башлыча сәүдә, һөнәрчелек, эшмәкәрлек өлкәләрендә өлгерлек күрсәтеп, зур хөрмәт һәм абруй казана.
Сәүдә өлкәсендә Петр I заманыннан күрше казакъларны Рус дәүләте кулы астына кертү сәясәтен исә тулысы белән I һәм II нче гильдия купец-сәүдәгәрләр Н. Биктимеров, Р.Дәүләткилдиев, И. Баязитов, А. Акчурин, Хәмзә һәм Солтан Сүтүшевлар, Ш. Ибраһимов, Г. Әбсәләмов, Ю.Шакиров кебек мәшһүр бизнесменнар гамәлгә ашыра. 
Уральски базары акырынлап телгә керә, рәсми статистика мәгълүмат басмаларында теркәлеп, бөтенрәсәй базарында үз урынын таба. Мисал өчен, этнограф һәм язучы А. Левшин 1821 елда түбәндәге юлларны язып калдыра: «Уңышлы елларда Уральскида елына 2 000 000 сумлык балык, уылдык, җилем һ.б. сатыла. Сатылган һәм эшкәртелгән күннең саны ел саен йөз меңнән ике йөз меңгә кадәр җитә. Мөгезле эре терлекне Казанга алып барып саталар».
Екатерина II, Русиянең Казакъ даласында алып барылган сәясәте өчен дин әһелләренең дә файдалы булуын аңлап, яңа мәчетләр салу турында фәрман чыгара. 
Бу чаралар милли мәгариф, милли матбугат, милли сәясәт, рухи һәм мәдәни тормыш үсешенә шифалы яңгырдай тәэсир итә. Шулай итеп, XIX гасыр азагында Җаек татар халкының Урал төбәгендәге бик мөһим үзәгенә әверелә. 
Габдулланың бәхетенә, ул килгәнче үк язмыш җиле тәрҗемәи хәле нәкъ үзенекенә охшаган Мотыйгулла Төхфәтулла улын да Җаек ярларына китереп сылаган була инде. 
Мотыйгулла Кече Кайбыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга аваз сала. Туу белән әнисе үлеп китә, шунда ук әтисе дә вафат булып, ике апасы кулында кала. Бик иртә укырга-язарга өйрәнә, Коръән аятьләрен яттан белүе белән дан тота. Үсә төшкәч, укуын Кышкар мәдрәсәсендә дәвам итә. Анда ул Кушлавычтан килгән Мөхәммәтгариф − Тукайның булачак әтисе белән дуслаша. 
Укуларын төгәлләгәч, Мөхәммәтгарифне үз авылларына мулла итеп билгелиләр, ә Мотыгыйны, иң гыйлемле шәкерт буларак, Мисырга укырга җибәрәләр. Аннан кайтканда, ул Җаекта яшәүче апасы гаиләсенә туктала, каладагы дин әһелләре белән аралаша, аларны тирән белеме белән таң калдыра. Җаеклылар аны Түбән оч мәхәлләсенә имам-хатыйб вазифасына кодалыйлар. Кәләш тә сайлыйлар.
Шул рәвешле ярлы вә ятим әл-талибның тормышы тамырдан үзгәрә. Җае чыккач, кайчандыр үзенең җан дусты һәм сабакташы Мөхәммәтгарифнең улы Габдулланы да: «Синең әтиең мәдрәсәдә мин ятимне бик карады, якын итте. Бәйрәмнәрдә үзе белән Кушлавычка гел алып кайта иде. Дәү әниең безнең кайтуыбызны тәмле кыстыбыйлар пешереп көтеп тора иде, − дип каршылады. − Уртанчы улым тугач, аңа дустым Мөхәммәтгариф исемен тәгаенләдем».
Каһирәнең мәшһүр әл-Әзһәр университетын уңышлы тәмамлаган дамелла сүзендә торды: алга таба да белем-гыйлемгә җәптәш Габдулла шәкертне күз уңыннан төшермәде, гарәп, фарсы, төрек теле һәм әдәбиятыннан, шигырь төзелеше фәненнән дәресләр бирде, иҗатын хуплап, дәртләндереп торды.
Соңырак эстафетаны әтисе укыган мәдрәсәдә белем эстәгән заманча карашлы, тирән белемле сәясәтче, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм беренчеләрдән, 1905-1907 еллардагы инкыйлаб тудырган мөмкинлекләрдән бик оста файдаланып, татар милли вакытлы матбугатына нигез салучының улы Камил Мотыгый дәвам итте. Камил − озын төз буйлы, ачык йөзле, ыспай кыяфәтле, үзенә бик килешле ярымдөньяви, ярымдини сакал-мыеклы, тормыштан тәм табып яшәүче егет солтаны. Менә әле дә бүлмәсенең түр тәрәзәсе тупсасына ике кулы белән таянган хәлдә сузынкы вә калтыравыклы шәрык моңы дулкынында ләззәт кичерә иде. Хәтта Габдулланың сәлам бирүен дә ишетмәде.
− Бүген урам балачагымда Кырлайда гына күргән алтын канатлы чибәр көз манзараларын хәтерләтә, − диде Габдулла. − Шәрык моңы белән Идел буе табигать кичерешләре аваздаш икән, бер тамырдан диярсең.
− Ә-ә, килдеңме, мин сине көтә идем инде, − дип, Камил өстәл янына килеп утырды, Габдулланың тәэссораты салаватын игътибарсыз калдырды.
Бер-бер кичектергесез биреме бар, ахыры, дип уйлап куйды тегесе, нәширнең өс-башын күз уңыннан үткәреп. 
Ул мәдрәсәдә, гадәттә, яшел чапан, чапан өстеннән карлыгач койрыклы фрак, ак жилет киеп, башына төрекчә кызыл фәс элеп йөри. Әле исә тезен генә каплап торган куе көрән төстәге кыска казакиннан иде. Утырма якалы ак күлмәге дә үзенә бер бизәк.
Ир-егетләргә кыска казакин бик килешә икән, дип күңеленә беркетеп куйды Габдулла. Ул үзе дә замана модасына хәерхаһ зат. Баштагы чорда башкалар кебек үк мәдрәсәдә камзул киеп йөрде. Ә аның калганнардан аерылып торасы килә иде – озын итәкле, озын җиңле җиңел пинҗәк-халатка күчте. Йомры кысалы кара күзлекне дә шәкертләр тәү тапкыр Габдуллада күрделәр. Хәллерәк модный шәкертләр үкчәле итекләре белән көнләштерсәләр дә, Габдулла исә беренчеләрдән штиблет сатып алды. Күп тә үтми, аннан үрнәк алып, башкалар да шушы аяк киемен үз итте. Ә хәзерендә: «Бәрәскә баеның йомышчы малае Нәҗип оланны рус теленнән укыткан (хуҗасы аны буфетчы итмәкче) акчага үземә дә шундый казакин тектерәм,»  – дип, әле кулына кермәгән 50 рубля керемнең язмышын хәл итеп куйды. 
Бүлмә хуҗасы алдындагы кәгазьләрен рәтләгән арада, сүзне дә беренче ул башлады. 
− Әфәндем, Габдулла әл-Кариның Пушкин йортында театр тамашасы күрсәтү артыннан йөрүе сиңа мәгълүм инде, − диде. − Сәхнәләштерү өчен төрек драматургы Нәмык Кәмалның дүрт пәрдәлек «Гыйшык бәласе» әсәрен сайлаган. Килешенгәнчә, сиңа төп роль, Мәҗнүн роле тәгаенләнгән. Син көндәлек тормышта да артист инде анысы, килеш-килбәтең Шекспир образларыннан ким түгел. Миңа, мәсәлән, Габдессамат хәлфә роле туры килә, дип гөманлый. Үзе Мәҗнүн мәгъшукның күз атып йөргән сөйгәне Ләйлә булып уйнарга җыена. Репетиция киләсе атнага билгеләнгән...
− Монда театр тамашасыннан да мөһимрәк эшләр чыгып тора, − дип, Камил кәгазьләрен читкәрәк этеп куйды, − сиңа да эш җитәрлек. «Фикер» бу шәһәркүләм чаралардан читтә кала алмый.
− Баш өсте, әфәндем, − диде Габдулла , − эш никадәр күп булса, инсан да шулкадәр өлгеррәк була, мине нинди бирем көтә?
Камил әүвәл түш кесәсеннән вак тешле тарагын алып, үзенә бер канәгатьлек белән болай да ыспай сакал-мыегын шомартып торды. Аннан, ипләп-җайлап кына, тарагын футлярына салып, янә кесәсенә шудырды. Шуннан соң гына:
− Син ничек уйлыйсың, Уральскида милли дарелмөгаллимин ачарга вакыт җиттеме? – дип әңгәмәдәшенә текәлеп бакты.
− Русларның Ломоносовы бүреген кияргә исәплисең димәк ки, − дип елмайгандай итте Габдулла, − афәрин, бик мәслихәт. Җәмгыяте хәйрия оештырдың, каладагы татар-рус вакытлы басмаларының нәшире буларак танылу алдың, әдәби-музыкаль кичәләрнең примзатына әверелдең, монысының да очына чыгарсың, инша Аллаһ.
Камил янә тарагын тартып чыгарды, ләкин сакал-мыегына тигезмәде, учына гына йомды.
− Хикмәт миндә генә түгел, − диде, − Әл-Иракия, Әл-Ирания, Әл- Сүрия, Әл-Түркия, Мисыр әл-Арабия кебек мәмләкәтләр үрнәгендә тирә-яктагы барча мөселман өммәтендәге кардәшләребезне берләштерү һәм тәрәкъкый пәрвәрлек юлына этәрүдә дарелмөгаллимин бик отышлы гамәл булыр иде.
− Аның асылы ничек тәгаенләнә соң?
− Төп бурычы дөньяви кимәлдәге мөгаллимнәр әзерләү булачак.
− Мөдәррисләребезгә эш калмый димәк ки, − диде Габдулла, − ай-һай, алар килешер микән?
− Килешергә туры килер, сүз мәдрәсәләрне бетерү турында бармый бит, мин санап киткән мәмләкәтләрдә дә дини уку йортлары белән беррәттән, дөньяви университетлар да күп талиб-талибәләр җыя. Бу прогресс таләбе.
− Дөрес, бу фикер белән тулысынча килешәм, − дип урыныннан торып басты Габдулла, − шигырем дә язылган иде инде. Димәк ки, бастырырга вакыт җитте.
Күп яттык без
Мәдрәсәдә, 
Аңламадык 
Бернәрсә дә; 
Селкенмәдек
Таш төсле без,
Җилбер-җилбер
Җил бәрсә дә...
− Ә мин бу җәһәттән синең белән килешеп бетмим, без барыбыз да мәдрәсә җимешләре, әһвале рухия, ислахәт өлкәләрендә ким-хур түгел, − диде Камил, − ә дөньяның, яшәешнең алгарышы техника, төгәл фәннәр үсешенә нигезләнә. Менә монда инде без профан.
1906 елның 1 октябрендә «Казан» миһманханәсенә ике йөздән артык кеше җыелды. Кунакханәнең берьюлы бу кадәр җан иясен күргәне юк иде әле. Хак, инкыйлаб татарны да гафләт йокысыннан уятты. Сәүдәгәрләр, казаклар, эшмәкәрләр, йомышчылар, мөгаллимнәр, шәкертләр, приказчиклар – кем генә юк, һәммәсе зур дулкынлану белән җыенның башлануын көтә. 
Ниһаять, түр сәхнәдә Камил Мотыгый пәйда булды. Һәрвакыттагыча, мәһабәт килеш-килбәт, төз һәм күркәм буй-сын, фартовай егетләрне дә көнләштерерлек өс-баш. 
− Әссәламегаләйкүм, хөрмәтле милләттәшләр, килүегезгә бик рәхмәтлебез, − дип сәлам бирде дә, җыелуның максатын шәрехләп, җыенны алып бару өчен рәис сайлау кирәклеген әйтте. Озакка сузмый гына үзе үк «Фикер» газетасының редколлегия әгъзасы, ут борчасыдай хәрәкәтчән, алыпсатар тел бистәсе Госман Коләхмәтне тәкъдим итте. Каршы килүче булмады. 
Госман, исеме чыгуга, тәгәрәп кенә халык алдына чыгып басты да, кояштай балкып:
− Һәр барчагызга мәгълүм, җәмәгать, таш судан калыкканда да мин халкыбыз хакын хаклаучы ышанычлы кеше. Шуңа күрә, әйдәгез, урыс туганнар әйтмешли, кошки-мышки уены уйнамыйк...
Алгы рәттә утыручы калын алсу иренле Фатыйх бай тыңкыш борынын мышлатып, томаулы авазын салды:
− Кырык итәкле атам иркәсе түгелсең, һы, әнәтерәк, гәп сатма, һы, үгезне мөгезеннән тот, һы.
− Бик хуп, якын абыкай, үзең дә сөтбикәдән ким түгел икәнсең, нәкъ өстенә бастың, ха-ха-ха...
Башкалар да аңа иярде, эч бушатып, көлешеп алдылар. 
− Җә, хуш, үгезне мөгезеннән алыйк алайса, − дип кыска юан кулын изәде Госман. − Әйдәң, ачыклыйк, дарелмөгаллимин вакыф файдасына кем күпме сәмән вәгъдә итә, күчемсез мал-милеккә дә иҗтыяҗ зур, бина мәсьәләсе дә көн тәртибендә.
Зал җеназа мәрасимедәй тынып калды, тәрәзәләргә терәлеп үк үскән усак агачы ябалдашларына ябырылып килеп кунган карга көтүенең чыр-чу тавышы колакларга ярып керде. Кемдер түзмәде:
− Көш, көш, имансызлар, к-ө-ө-ө-ш! − дип кычкырды.
Карга көтүе урын алыштыруга, «Казан» миһманханә ширкәте әгъзасы Садыйк Әмирнең дрән баганасы кебек төзгә каткан гәүдәсе калыкты. Ул:
− Кирәк тирәкне ега, ди, без ошбу уку йортын ачып җибәрү өчен кунакханә ширкәтенең яртысын бүлеп бирергә әзер, − диде.
− Афәрин! Афәрин!
Гөрләтеп кул чаптылар.
− Җәмәгать, бина турында сүз чыккач, шунысын да белеп торыгыз: безнең комиссия дарелмөгаллиминнең бер төркемен мөхтәрәм вә игелекле Гайнулла Гаделша улы, урыны оҗмахта булсын, өченче мәчет мәхәллә файдасына вакыф итеп калдырган бинасында урнаштырырга уйлыйбыз, − диде Госман Коләхмәт. − Ризалык сорап, Диния нәзарәтенә үтенеч мөрәҗәгате юлладык инде, кырык кеше имза салды.
Ул кырык кеше арасында «Фикер» гәҗитенең җаваплы сәркатибе Габдулла да бар иде. Аңа әлеге мәртәбәле җыенның беркетмә-протоколын язу бурычы куелган иде. Шуңа күрә һәр чыгышны, акча вәгъдә итүчеләрне башын да күтәрмичә дикъкать белән теркәп барды. 
Аллага шөкер, барысы да алдан тәгаенләгәнчә бара, теләгебезгә ирештек, дип какча йөзен сыпыргалап куйды, табигать тә, әнә, безгә хәерхаһ, салкыннарны өнәмичә, соңгы яфракларына кадәр тырмашып өзгәләнә.
Ләкин бу яратып биргәннең генә суын эчү иде. 
Җыен тәмамланды дигәндә генә янә тыңкыш Фатыйх урыныннан кузгалды.
− Без, һы, без мөселман өммәте тәкъвәләре, ничу монда халыкны диннән аерырга, һы, без каршы. Безгә мәдрәсәләребез дә бик җиткән, һы, − диде.
Ул, теләктәшләрен барлап булса кирәк, юан кыска муенын турыга катырып, бөтен гәүдәсе белән халык ягына борылды. Дөрестән дә, шактый кеше аны хуплап, кул чапты. 
Габдулла бай әфәндегә җавап йөзеннән, кич утырып мәкалә язды, икенче көнне ул укучыларга да барып иреште. Анда түбәндәге юллар бар иде:
«Юк, Фатыйх абзый! Безнең ул мәдрәсәләребез генә җитми, башка милләтләрдәге кеби, безгә 3-4 этажлы мәдрәсәләр кирәк. Син, Фатыйх абзый, әле күптән түгел генә ярлы идең, син шул ярлылыгым җитәр дип тормадың, кибет ачтың, сәүдә итәсең, һәрничек баерга тырышасың. Инде мәдрәсә ачу хосусына килгәндә, җитәр дип әйтәсең. Мөселман кешегә милләт файдасын үз файдасыннан өстен тотарга кирәк. Юк, җитмәс. Җитәр дип әйтмә. Безнең мәдрәсәләребез рус мәдрәсәләренең тәһарәтханәсеннән дә шакшырак. Китәбез, алга китәбез, канәгать итмибез бу мәдрәсәләргә! Син, Фатыйх абзый, тәрәкъкыйга каршы килмә. Әгәр атаң сине, тугач та, угылымның шул буе да җитәр әле дип, бер карыш озынлыгы тимер сандыкка салып үстерсә, яратыр идеңме?».
Шулай да, дусларча, күзеңне ач, бай абзый, дөнья бу, ә дөнья бер әйләнә, бер баса, сак кылан дигән ишарә белән язылган мәкалә каршылыкларны басмады, киресенчә, Фатыйх бай иярченнәрен котыртып, уятып кына җибәрде. 
Миллионер Хәйрулла Гаделша, сәүдәгәр Шәрәфетдин Кани ише «саф дин» әһелләре 1906 елның 5 июлендә редакция каршында митинг уздырдылар һәм анда катнашучыларны Камил Мотыгый чыгарган басмаларны туктатырга, типографияне тар-мар итәргә өндәделәр.
Һич көтмәгәндә әлеге низагка унсигез-егерме көнлек ат юлы ераклыгындагы Казан каласы матбугаты да килеп кушылды. Әхмәтҗан Сәйдәшев дигән сәүдәгәр дә үз нәшриятында чыгып килгән «Бәянелхак» гәҗитенең 1906 елгы 14 нче июль санында «Фикер» гәҗите мөхәррирен динсезлектә гаепләп оран салды. Гаеп кенәме, «Мөселман өммәте тәкъвәи затларын көфране нигъмәткә өндәүче нәшир һәм мөхәррирне судка бирәм», дигән тупас вә зәһәрле янаудан гыйбарәт иде бу пасквиль.
Габдулланың ачуы иң элек шигырь юлларына ятты. Иртә белән язганын култык астына кыстырып, Камил янына килде.
− Нәрсә, мәгъшука бүлешүдә җиңелгән көзге әтәч кебек йоннарыңны тырпайттың, әллә тагын миллионер абзый белән бәрелештегезме? – дип каршы алды аны нәшир. − Юкка нервыңны бозма, мин ул наданнарны судка бирдем инде.
− Ә менә Казан миллионеры үзеңә өтермә белән яный.
− Анысы кем тагын?
Габдулла нәширга «Бәянелхак»ны  тоттырды да, шигырен яңгыратты:
Булганы белән канәгатьләнмә, тәрәкъкый ит, алга бас;
Гыйлем диңгезләренең иң тирәне сиңа кояр... 
− Рәхмәт, карием, зурлагансың, − диде Камил, − без инде бер арбада, артка чигенмәбез, шәт. Әмма үтенечем дә бар. Ул Сәйдәшев дигән адәмне үз даирәңә ал әле. Каләмең үткен, теләгәнчә кискәлә, «Фикер» синең карамакта.
− Баш өсте, әфәндем.
Шул рәвешле Казанга очар кошлар кебек бер-бер артлы усалдан- усал мыскыл мәкаләләре очты. «Бәянелхак» «Лап-лап»ка әйләнде, нәшир үзе «Ахмакҗан»га. «Бабай Сәйдәш, надан Сәйдәш, усал Сәйдәш, эт төсле тик чәйнәш» ише сүрәтләмәләр туып кына торды.
Борынланып килүче ачы телле яшь шагыйрьнең үзенә генә хас каһкаһәле зәһри сарказм белән сугарылган мәшһүр Зөлфәкар кылыч йөзенә тиң бу үтә дә үткен сатира угы хәтта каршы яклар татулашканнан соң да дәвам итте. Җәмгысе дүрт шигырь, егерме җиде мәкалә. Әйтергә кирәк, мондый «игътибар» һәркемгә эләкми.
Хәер, моңа гаҗәпләнергә дә туры килми. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Габдулланың дөньяга карашы баш бирмәс казакларның хөр хасияте хакимлек иткән Җаек каласында, үзеннән олырак, гыйлемлерәк, абруйлырак кырку характерлы остазы һәм эш бирүче нәширы Камил Мотыгый җитәкчелегендә цензурасыз вә йөгәнсез «Фикер» гәҗитен чыгарганда тәгаенләнде ләбаса! 

* * *
Көн инде кичкә авышып килә иде, кояшның куянга атланган чагы. Габдулла да, ниһаять, соңгы корректураның соңгы җөмләсен укып чыкты да аркасын урындык артына терәп, уйга калды.
Бу аның үз әйберсе. Дөресрәге, Җаек тумасы – мәшһүр әдип Иван Крыловның «Разборчивая невеста» дигән мәсәленең ирекле тәрҗемәсе. Мәсәлнең төп героинясы – чибәрдән-чибәр асыл туташ – сорап килүчеләрне борып-борып кына җибәрә. Чөнки аның сайлаганы үз чибәрлегенә тиң матур да, акыллы да, дәрәҗәле дә, бай да булырга тиеш. Сайлаган сазга батар, ди, әлеге сылукай да кияү тапмыйча картая. 
Габдулла аны татар менталитетына, татар милли рухына туры китереп, шактый үзгәртте, автордан да уздырып, «Егет сайлаган кызларга гыйбрәт» дигән искәрмә дә өстәде. 
− Афәрин, Апуш, булган бу! − дип, үзен-үзе мактап, тәрәзә каршына килеп басты.
Редакция урнашкан ике катлы бина яр читенә йөз белән борып салынган. Аста, кичке сүрән кояшка иркәләнеп кенә Җаек-су ага. Җәй коры килү сәбәпле, ул быел шактый нык кайтышты кайтышуын, тик шуңа да карамастан, үзе күк йөзедәй саф, чиста. Агачларга инде алсу-саргылт төс кунган, аръяктагы Чаган тавы итәгендә генә урыны-урыны белән яшел ямаулыклар күренгәли. Болар җә карагай, җә имән кишәрлекләре булса кирәк, чөнки башлыча алар гына соңгы яфракларына кадәр төс җуймый. Тау үзе исә, күксел тоташ болытка охшап, бөтен офык читен биләп тора. Бик күңелле тамаша.
Шушы урында аның игътибары бүленде. Редакциянең тын як рәшәткәле болдырында ниндидер шәмсияви кызның итәге җилфердәп киткәндәй булды. 
Бу итәк иясен ныклабырак күрү өчен башын тәрәзә пыяласына ничек кенә ышкымасын, теләгенә ирешә алмады ул.
Тавык төшенә тары керә, ди. Их, хыялый син, Апуш, дип көлемсерәп, янә кәгазьләренә үрелгән генә иде, ишек шакыган тавыш ишетелде, аннан шакучы үзе пәйда булды.
«Мең дә бер кичә» шаһинәләредәй бал калагына гына салып йотардай нәфис вә мөкәммәл буй-сынлы бу ымсындыргыч мөслимә Габдулла ише шәкертләр хыялындагы симез гәүдәле, түп-түгәрәк йөзле, кыска-кыска гына юантык итчән бармаклы, бераз гына очлырак кече борынлы «матур кызлар»га бөтенләй охшамаган иде. 
Уртаклык фәкать озын кара чәч толымы, шоп-шома итеп таралган чәчкә кәкерәйтебрәк кенә беркетелгән кәттә калфак, аяклардагы ефәк каюлы затлы читекләрдә генә иде. 
− Мин Бибигайшә Белюкова булам, − диде кыз ниндидер бер кыю вә тәвәккәл горурлык белән. − Миңа Тукай әфәндене күрергә кирәк, ярдәм итсәгез, бик рәхмәтле булыр идем.
Габдулланың ак төшкән күзе кылт итеп исенә төшмәсенме, кызга яны белән борылыбырак басты да:
− Ул әле бу араларда гына булмас, йомышыгыз нинди иде соң? – дип сорады.
− Мин аның «Татар кызларына» дигән урынсыз вә тактсыз шигырен укыганнан соң бик тә бимазаланып, үзенә шул хакта әйтергә килгән идем. Татар кызларын шулай мыскылларга кем аңа хокук биргән?
Җиһанда, санки, бер сатлык товарсыз,
Имамнар кайда аударса – аварсыз... 
Бу дәгъвәле бигадел бәя Габдулланың өстенә бозлы су койгандай тәэсир итте. Гәүдәсе турайды, йөзе суырылды, муены сузылып, самавыр торбасы рәвешенә керде, ак төшкән күзе дә онытылды.
Мәдрәсәдәгеләргә мәгълүм, мондый чакта аның теле чалгы йөзенә әверелә, әңгәмәдәшен, кем булуына карамастан, ник туганына үкендерә, өзә, кисә, тураклый.
Ә кыз аңа җитди, әмма ышаныч тулы мөлдерәмә күзләрен төбәгән, дәлилле җавап көтә.
Бу эчкерсез вә гөнаһсыз караштан ул берара сүз күәсен югалтып торды.
− Җә, хушыгыз, мин киттем, − дип,  кыз ишек катына борылды.
− Туташ, туташ, сабыр... бер генә минутка... ялгышасыз, − диде Габдулла, − мин бу шигыремне хатын-кызларга мәдхия җырлаудан башладым:
Яратамын тәмле, татлы сүзегезне,
Зөбәрҗәт  төсле якты күзегезне...
− Болар күз буяу гына, шигырьдә без җәһел затлар, тоташ наданнар, аннан болай...
Кыз кинәт кенә сүз сөрешен өзде дә:
− Туктале, тукта, сез «мин бу шигыремне» дидегез. Тукай үзегез буласызмы әллә?
− Әйе, бу шигырьнең авторы мин...
− Мин сезне бөтенләй башкача күз алдына китергән идем, − диде Бибигайшә. − Була бит җыерчыклы йөзендә бер бөртек тә сакал-мыегы булмаган ач маймылга охшаш какча озын буйлы, әче тавышлы, усал телле бәйләнчек бәндәләр...
− Мин дә сакал-мыексыз, − диде Габдулла, − телем дә баллы түгел.
− Сез әле япь-яшь егет солтаны...
− Рәхмәт, үзем турында мондый йөрәккә ятышлы, әмма дөреслеккә туры килми торган фикерне беренче ишетүем...
Кыз да кайтып төште.
− Шигырьләр дә язасыз икән. Татар зыялы даирәсенең игътибар үзәгендә булган әнә нинди бәхәсле мәсьәләне күтәрәсез... Хатын-кызлар мәсьәләсен...
− Сез үзегез дә гыйлемле, заманча бәйсез туташ булсагыз икән, кайда белем алдыгыз? – дип белеште Габдулла.
− Җаектагы кызлар мәктәбендә ике ел укыганнан соң, хөрмәтле мөдәррисебез Мотыйгулла дамелла, аңа мең-мең рәхмәтлемен, мине янә ике ел Казандагы җәдит мәктәбендә укытты. Хәзер үзем белем эстәгән мәктәптә мөгаллимә вазифасын башкарам, аттестат имтиханнарына әзерләнәм.
− О-о, афәрин, әти-әниләрегез шундый уңган-булган, хур кызыдай матур замана баласы үстерүләренә бик горурланалардыр, − диде Габдулла.
− Исән булсалар, горурланырлар иде дә. Күптән Аллаһы хозурында инде алар, авыр туфраклары җиңел булсын.
− Ятимлек минем үземә дә бик яхшы таныш, − диде Габдулла. − Руслар әйтмешли, круглый сирота, балачагым асырамада үтте.
Бибигайшә ятимлек темасына кагылуны кирәк санамады, күрәсең:
− Зинһар, моннан ары «Сафи − муен, Фатыйма апай баш иде» ише иске чабата кебек тапталып беткән очсыз вә мәгънәсез җөмләләр белән үзегезне дә очсызламагыз, − дип, урыныннан торып басты да, ничек күк кабагы ачылганда гына җиһанга иңеп ала торган илаһи нур кебек пәйда булган булса, шул ук мизгелдә Габдулланың хисләрен кайнар тойгы эченә салып, күздән дә югалды. 
Габдулла аның саубуллашу сүзләрен дә ишетмәде. Ул җиргә төшә алмыйча җилпенеп очкан элпә кар чәчәкләредәй авырлыгын югалтып, ниндидер бер сихри бушлыкта йөзә иде.
Бу халәт аңа әле таныш түгел, сүнүсез-сүрелүсез йөрәге яна башлады, уйлары адашып эздән чыкты, калебен утлы ләззәт биләп алды. Бу хис аңар җимешедәй татлы, әрем суыдай әче, көзге яфрактай сагышлы иде. 
Габдулланың гыйшкый капкасы менә шулай көтелмәгәндә ачылды. Төннәре дә мәхәббәт дулкынында тибрәлә. Беләкләрен баш чүмече астына куя да, чалкан яткан хәлдә күзләрен йомып, очрашу мизгелләрен кат-кат күңел түреннән үткәрә, ә иреннәре мәгъшукасы әүсафе җәмиләнең гафифәнә вә мәгъсумәнә риваяти кыяфәтен тәкрарлый:
Бер бите айдай балкыган, 
Бер бите көндәй салкыган, 
Болгардаен балкыган,
Җофардаен аңкыган
Айтулы ару кыз икән...
Аннан, тәвәккәлләнеп китеп, хыялында сылукайны ымсындырырлык кимәлдә каршысына бастырып куя да йомшак нәфис кулларына үрелә. Ни хикмәт, кыз карышмый, хәтта ки, атылып кочагына да кермәк итә...
− Кил, җаным, кил! Кочагыма керәсең киләме, былбылым?
Габдулла бүген дә үзе уйлап чыгарган шушы галибәнә тамаша әсирлегендә ләззәт кичереп ятты. Әлеге хыялый халәттән аны буфеттан чыгып килүче салмыш көннекчеләрнең шау-шулы тавышы гына тартып чыгарды.
− И-и, бәдбәхетләр, имансызлар...
Мәгъшукасының якты истәлеген хәмер хәсәнәте белән аралаштырамы соң, Аллам сакласын. Ул әлеге күңелле хатирәләрне читкәрәк шуыштырды шуыштыруын, тик уйлары барыбер чибәркәйгә бәйләнешле иде. Күр, ул бит аны егет солтаннары рәтенә кертте. Ул ошбу дәрәҗәгә тиңме-түгелме, бер Алла үзе генә беләдер: күрексез генә уртача буй, төссез генә саргылт йөз. Өстәвенә, ак төшкән кысык күз... Шулай да бу сылу туташның әлеге сыйфатнамәсе аны бик дулкынландырды. Аннан болай, ул бик горур кеше, аны үз даирәсендә берәү дә кимсетергә, түбәнсетергә базмый. Төс-кыяфәте килеп бетмәсә дә, гыйлеме, булдыклылыгы белән күпләрдән өстен. Шигъри сәләте бар, җырга маһир. Саный китсәң, кул-аяк бармаклары гына җитми икән үзе.
Һәр Таһирның үз Зөһрәсе булу зарур, Коръән-Кәрим дә парлыларны хуп күрә. Аныкы да булырга тиеш.
Шулай итеп, Бибигайшә өненә дә, төшенә дә әверелде.
Гыйшкый хисне үз эчеңдә генә тотып булмый, ул очар коштай иреккә омтыла, хәл-халәтен бөтен җиһанга танытырга, бөтен тирә-якка таратырга ашкына. Габдулланың кичерешләре дә, үзе моны хуп күрмәсә дә, ташны ярып чәчәкләнгән тау үләнедәй тышка бәреп чыкты. Адашы Габдулла белән очрашкач: 
− Әл-Кари, минем Илһам агай уянды бит әле, көн дими, төн дими шигырь давайлый. Якшәмбедә Роща гуляниесенә чыгыйк әле, күңел ачарбыз, солдат музыкасы тыңларбыз, Илһам агай җимешләреннән дә авыз итәрбез, − диде.
Кояшлы, чалт иткән аяз көн иде. Офык читендә генә берничә болыт кисәге эленеп тора, әмма алар да бу ак өрфиядәй челтәргә манылган якты көнгә ямь, матурлык кына өсти кебек.
− Кутить − то кутить, бу арада Мотыгыйның күп кенә китапларын саттым, кесәм күзгә күренеп калынайды, автомобиль белән барыйк әле, – дип, борынын чөйде әл-Кари. 
Тик автомобильгә утырырга теләүче бер алар гына булмаган икән, су буе чират.
− Көтсәк, музыкага соңарабыз, әнә, анда бер извозчик килеп туктады, башкалар эләктергәнче тотыйк шуны, − дип, бу юлы Габдулла өлгерлек күрсәтте.
Алар Рощага нәкъ вакытында килеп җиттеләр.
Хәрби музыкантлар әле уен коралларын кулларына алмаганнар иде. Габдулла йөгертеп кенә буфеттан ике шешә кымыз, мул итеп кабымлыклар алып чыкты да, ашъяулык җәеп, күчтәнәчләрен шунда тезде.
− Син бүген әкияти җен кебек, Габдуллаҗан, очып кына йөрисең, барысына да җитешәсең. Бу үзең әйткән Илһам агайның кәриманә йогынтысымы, әллә башка бер-бер сәбәп бармы? – дип, иптәшенә карап бакты. 
− Ашыгыч авыл кешесе булма, − дип бармак янады Габдулла, − әүвәл музыка тыңлый-тыңлый тәгамләп ял итик, аннан барысын да белерсең.
− Бик хуш.
Дуслар хәрби оркестр башкаруында Штраусның мәшһүр валсьларын тыңлап, кымыз дулкынында дәртләнеп вә сафа сөреп хозурландылар да куаклар арасына таба юнәлделәр.
Монда аулак иде.
− Җә, Илһам агай күчтәнәчләренә дә чират җиттеме инде? – диде әл-Кари күзләрен уйнаткалап, − түзәрлек чама калмады монда.
Габдулла дустына муенын кыйшайтыбрак карап торды да:
− Синең гашыйк булганың бармы? – дип сорады.
− Таһир-Зөһрә мәхәббәте өлгесендәге мәхәббәт турында сүз барса, юк. Мәхәббәт, миңа калса, сорап килми. 
− Менә мин хәзеремдә акылын җуйган Мәҗнүн сыйфатында, бөтен вөҗүдем белән гашыйк, − диде Габдулла. − Мин җирдә түгел, күктә, хис-тойгылар дәрьясында, иҗат шаукымы кочагында яшим. Күңелем тулы сөю-сәгадәт, шигырьләремне кәгазьгә төшерергә дә өлгермим. «Дәрдемәнд дәгелмием», «Ифтиракъ соңында», «Мәхвидәрмесән», «Сөеклемнең кабер ташында»... Иҗатым ничектер үзеннән-үзе шәрык юнәлешенә борылды. Анда хәзер тел һәм өслүбтә гарәп, фарсы һәм төрек телләреннән алынган лөгать һәм гыйбарәләр өстенлек итә. 
Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр дәр Гәрбәла,
Бән шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем, нәйләем?
− Бик хуш, болары аңлашылды, инде әйт, кем ул синең гыйшкың иясе, кайчан, кайда таныштыгыз? – дип, дустына текәлде әл-Кари.
− Күрсәң икән, аның көлүе шундый ягымлы, иреннәре язылып-елмаеп кына тора, кашлары сызып кына куйган төсле килешленең-килешлесе, елмайганда керфекләрендә инсани нур балкый...
Габдулла тирән итеп сулыш алды да:
− Шул балкыш йөрәгемә үтеп керә, − диде.
− Исеме ничек?
− Бибигайшә...
− Шөгыле ни?
− Мөгаллимә, аттестатка әзерләнә, Мотыгыйларның кызлар мәктәбендә укыта.
− Очрашасызмы? 
− Ни сөйлисең син, кит, булмаганны, Аллам сакласын...
− Җә хуш, монысын да ачыкладык, − диде әл-Кари. − Мин Бибигайшә туташның хәл-әхвәлен ташка-таш өйрәнермен дә, бу гыйшыкның киләчәк язмышы турында үз фикеремне җиткерермен. Ә хәзер, әйдә, кайту ягына юнәлик, әнә, күз дә бәйләнеп килә.
− Минем аңа багышлаган «Гыйшык бу, йа» шигыремне тыңламыйсыңмыни?
− Җә, ярар, сөйлә, тыңлыйм.
− Аның фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;
Кил, гүзәл, күрсәт  матурлыгың: кил, янаем...
...Әл-Кари озакка сузмый гына мөгаллимә Бибигайшә Белюкованың тәрҗемәи хәлен, үзе әйтмешли, ташка-таш өйрәнеп, кулыннан килгән кадәр ачыклады. Бу ятим кызны, чыннан да, Мотыйгулла хәзрәт аякка бастырган: укыткан, һөнәр биргән. Хәзерендә исә Габдулланың атасы – яшьлек дусты хөрмәтенә Мөхәммәтгариф исемен кушкан уртанчы улына ярәшү ниятендә, имеш.
− Ташка-ташмы, имешме? – дип, дустының якасыннан эләктереп алды Габдулла, − боргаланмый гына сөйләш!
− Кулыңны уйнатма, кул миндә дә бар, − дип, әл-Кари читкә тайпылды. − Мин ишеткәнне җиткердем, ышанасыңмы-юкмы, анысы синең эш...
Габдулла, башын кушучына терәп, озак кына бер ноктага текәлеп утырды да:
− Анадан бәхетсез туган бала бәхетле була алмый инде ул, кичер, дустым. Бибигайшәгә өмет сузган мин җүләр, − диде. − Ошбу җәһәттән Мотыйгулла хәзрәтнең тәҗрибәсе дә бар, бәхете дә. Андыйлар турында, аның бүресе улый, диләр. Утыз биш яшьлек яңа хәзрәткә җаеклылар үзенә тиң кәләш тә сайлыйлар – Тау Гайни бай йортында тәрбияләнүче мәрхүм сәүдәгәр Мөхәммәдгалинең укымышлы вә мул бирнәле уналты яшьлек сылудан-сылу ятимә кызы Гыйззеназ. Белсәң иде, миңа ничек авыр...
Габдулланың тәүге мәхәббәте, әнә шулай иҗатында күркәм эз калдырып, корыган гөлдәй акрынлап кына сула-сула шиңеп бетте.
− Кайгырма, Апуш, сөйгәнеңне ят кешегә түгел, атаең истәлегенә Мөхәммәтгариф исемен йөртүче абруйлы вә җитеш мәхдүмгә димлиләр, − дип юатты дустын әл-Кари.

* * *
Тормыш-яшәешнең үз кануннары. Алар мәхәббәттән күпкә кырысрак, хәвефлерәк вә рәхимсезрәк. 
Ул көнне Габдулла, һәрвакыттагыча, ач кандаладай алдындагы яза торган кәгазенә береккән иде. Бүлмәгә Камил Мотыгый кергәч тә язуыннан туктамады. Башын борып, бер күз төшереп алды да шөгылен дәвам итте. 
Хуҗа да сүз әйтергә ашыкмады. Гадәтенчә, ыспай киемнәрен сыпырыштыра-сыпырыштыра, тәрәзә янына килеп басты.
− Утырып садись, − дип, ниһаять, Габдулла телгә килде, − на ногах правды нет, ди урыслар.
Мотыгый урамны күзәтә иде, дәшмәде.
− Кичә «Әдәби ахшам» бик матур үтте, − дип дәвам итте Габдулла, каләмен уйнатудан туктамыйча гына, − килмичә күп нәрсә югалттың. Халык шактый иде. Мин дә бер тамаша ясап алдым.
Габдулла, хуплау көтеп, тәрәзә ягына күз салды. Мотыгый әле һаман урам тарафына багуында, ләм-мим.
Габдулланың кәефле чагы иде, башлаган сүзен өзәсе итмәде.
− Танышым Хәкимҗанны хәерче киеменә киендереп, син ошаткан «Теләнче» шигырен театральләштереп укыдым. Шигырьдәге вакыйгаларны бик җитди кимәлдә, җөмләләрне дөрес логик кагыйдәләргә төреп, калын тавыш белән гәүдәләндердем. Тыңлаучылар аһ итте, аягүрә басып алкышладылар, кул чабудан хәтта залда тузан купты, ха-ха-ха... Күр, сотруднигың килде-китте мөктабис зат түгел, чын талант иясе.
Ниһаять, нәширнең төз гәүдәсе хезмәткәре ягына борылды. Йөзе авызына ачу таш капкандай сынык, карашы боздай салкын вә илтифатсыз иде.
Бераздан шундый ук илтифатсыз һәм рәсми тавышы яңгырады:
− Тукаев, мин сине әүвәл үземнең матбагама наборщик сыйфатында эшкә алдым, аннан мөсаххихлык урындыгына утырдың, соңра бик тизлек белән шул матбагамда басыла торган «Фикер», «Әлгасрелҗәдит», «Уклар» исемле газета-журналларның иң мөктәдир шагыйре һәм мөхәррире дәрәҗәсенә ирешеп, бөтен эшне үз кулыңа алу стадиясенә якынлаштың...
Ул, тел төбемне төшенәсеңме дигәндәй, муенын сузыбрак хезмәткәренә карап алды...

* * *
Думага сайлау кампаниясе игълан ителү белән, иң мәшһүр мөселман университетында белем алган, Шәрык фәлсәфәсе белән якыннан таныш, бай китапханәләрдә гыйлем эстәгән күренекле җәмәгать эшлеклесе Камил Мотыгый үзенең кандидатурасын алгы планга чыгарды. 
Габдулла аның бу ниятен хуплады. Чөнки мондый илкүләм чараларда катнашу шәһәр эчендә генә түгел, Казан, Уфа, Оренбург тарафларында да бу шәхеснең абруен бермә-бер арттырачак иде. Милли лидер өчен исә популярлык − вәкаләт мәйданын күпкә киңәйтү дигән сүз ул. Ә татар җәмәгатьчелеге сүзе үтә торган сәләтле шәхесләргә бик мохтаҗ.
Бу фикерен ул үз эчендә генә тотты, иясенә җиткермәде. Аллам сакласын, җә мактана башлар, ә мактану – үзеңне хурлау инде ул. Кешене исә икеләнү, тәшвишләнү уята. Шуңа күрә төртмә сүзен очырды:
− Ай-һай, әфәндем, ошбу омтылышың бушны корыга аудару гына булмасмы, сиңа бит сыңар сайлаучы да тавыш бирмәячәк, − диде.
Камилнең кашлары дуга рәвешендә уйнаклап алды да маңгай очында утырып калды. Нидер әйтмәк булып иреннәрен дә очлайткан иде, өлгермәде, Габдулла алданрак җитеште:
− Ни сәбәпле, дип сораячагыңны белеп торганга, җавабын да ирештерәм, − диде керфек астыннан гына ярамсыклану катыш наян елмаю белән.
− Җә, җә...
− Казаклар ирек куймаячак, Пугач рухы аларда бик көчле, диннән дүнсәләр дә, дигәннән дүнмәсләр.
Камилнең иреннәре янә очланды:
− Унҗиденче октябрь манифесты бу тигезсезлеккә нокта куйды шул инде, кәбәм, − дип, Габдулланың шигыреннән бер өзек китерде:
Тигез булды закунда
Татар, урыс, япон да;
Ак алъяпкыч, зипурн да
Там азатлык алдыя...
Ачык тәрәзәдән бүлмә эченә язгы ташкындай изге азан тавышы иңде.
− Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр!..
Икесе тиң догага оеды. Шуннан соң Габдулла, җитди кыяфәткә кереп:
− Кулларымны күтәрәм, җиңелдем, − диде. − Мине дә сайлау алды җәмәгатьчелегенең бер турылыклы вәкиле дип саный аласың.
Мотыгый, уен катыш кына әйтелсә дә, Габдулланың тәкъдимнәренә колак салды, сайлаучыларны җәлеп итү юнәлешендә тәгаен чаралар эшләтте. Әлеге җәһәттән «Фикер» газетасы сайлау алды трибунасына әверелде.
Бу тырышлык Оренбург – Җаек төбәгендә уңыш китермәсә дә, Думада Казанда, Уфада сайланган берничә татар депутаты актив эш алып барды. Аерым алганда, Уфа депутаты мөгаллим Кәлимулла Хәсәновның Русия империясендәге мөселманнар яши торган төбәкләрдә мәктәп-мәдрәсәләрнең авыр хәлдә булуы, аларга хөкүмәт тарафыннан бернинди ярдәм күрсәтелмәве турында сөйләгән нотыгы бөтен Рәсәйне аякка бастырды.
Прушкевич ише карагруһ депутатлар, урыннарыннан торып, йодрыкларын төйнәп, ораторга ташланып:
− Долой, Россиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез! – дип җәнҗал куптаралар.
Бу хәбәр Җаеккка килеп ирешүгә, Габдулланың чын-чынлап зәһәре чыкты, ачуына сыеша алмыйча, төн утырып, «Китмибез!» дигән сатирик панфлетын язды. 
− Җил-гарасатлы шигырь, − диде нәшир, − ләкин...
− Нәрсә ләкин?
− Мин син кара ягарга батырчылык иткән Төркиядә күп тапкырлар булган кеше, менә дигән мөселман мәмләкәте, фәсләре дә күркәм. Әлеге вариантны мин кабул итә алмыйм, − диде Камил, − үзгәрт.
Әл-Кари исә:
− Күреп-сизеп торам, Апуш, бу гадәти генә нәрсәгә охшамаган, тик, бигайбә, анализларга минем башым җитми, − диде.
Әйе, ошбу памфлет җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты, һәр социаль сәяси төркем аны үз каланчасыннан торып шәрехләде: шовинистлар, мәсәлән, мәкерле казыну дип бәяләде, пантюркистлар исә безне читкә тибү, дип дәгъвә белдерде. Хәтта цензура да куркуга төште: Петербург, Мәскәү, Киев һәм башка күп кенә шәһәрләрнең Үзәк матбугат идарәсе канцеляриеләре урыннарга кисәтү телеграммалары җибәрде. Ә Совет чорында исә әсәрнең адресаты һәм эчтәлеге бозып аңлатылды.
Бер тукайчы олпат әдибебез «дәүләткә торырлык өтер» дип атаган ошбу мәрәкә ярты гасырга якын көн тәртибеннән төшмәде.
Хикмәт шунда, шигырьнең «хөр мәмләкәт» һәм «хөр Русия» сүзтезмәсе арасындагы тыныш билгесе – өтерме, сызыкмы – памфлетның төп мәгънәсен төбе-тамыры белән үзгәртә дә куя. 
Сызык татар халкына мөнәсәбәтле фикри өлешне бөтенләй юкка чыгара, өтер исә большевиклар «халыклар төрмәсе» дип игълан иткән Россия империясенең милли сәясәтен яклау буларак кабул ителә.
Совет чорында сәяси вазгыятькә туры китерелеп, әле сызык, әле өтер өстенлек алды.
Күпләр бу буталчыкны кулъязманың сакланмавына сылтый. Хәлбуки, Тукай үз кулы белән төзеп, 1907 елда басылып чыккан «Шигырьләр көтепханәсеннән, 4 нче дәфтәр» мәҗмугасында галиҗәнап сызык тора!
Димәк, дәүләткә торырлык хәзрәти өтер гомумән булмаган.
Шагыйрь: «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт – хөр Русия», − дип тәкрарлый икән, бу − Русия хөр булса, татарлар да, башка халыклар да хөр була дигән канатлы хакыйкать.
Памфлет, гәрчә өтеп алулы тәнкыйди рухта язылса да, әнә шулай уңай идеал кысаларында тәмамлана.

* * *
Мотыгый саф алдындагы капралдай төзгә катты, гәүдәсен турайтты һәм: 
− Тукаев, бүгеннән мин сине вазифаңнан азат итәм, башка эш эзлә, − диде дә, шул төзгә каткан хәлдә шык-шык басып, бүлмәдән чыгып китте.
Менә нилектән бүселеп, дәшмеш адәмдәй авызын ачарга иренгән атлы булып кыланган икән хуҗабай. Бу инде уен-муен түгел.
Габдулла тәшвишле уйга төште, башкарган эшләрен күңеленнән үткәрде. Бәйләнер сәбәп тапмады.
Мисырдан кайтып, кулъязма «Мәгариф» гәҗитен, «Әлгасрелҗәдит» журналын чыгара башлаган вакытлардан бирле үк Камил белән хезмәттәшлек итә иде ич инде, бер тапкыр да дәгъвә белдергәне булмады. Үзе дә нәширнең ышанычын аклау җәһәтендә көчен, вакытын кызганмады. «Фикер» кебек цензурасыз иҗтимагый-сәяси гәҗитнең җаваплы сәркатибе, чынында мөхәррире вазифасын башкару җиңелләрдән димәс иде. Яшерен-батырын түгел, тотрыклы 5 мең тираж нигездә Габдулланың шигырьләре, актуаль мәкалә-фельетоннары исәбенә тәэмин ителә иде ич. Бу хакыйкатьне нәшир үзе дә таный иде. Менә сиңа, вә илаһи торҗагун!
− Арагызга явыз Иблис кергән, бу ниндидер сүзе үтә торган саллы вә кабәхәт адәмнең үч кайтаруы булса кирәк, − диде әл-Кари, − алга таба да сак бул.
− Ахирел-әмир, нәкъ эзенә бас-
тың, − диде Габдулла, − бу Ахмакҗан Сәйдәшев каныгуы.
Хакыйкатән, узган атна башында гәҗитнең алдагы санын тәгаенләгән утырышта бер хезмәткәр, «Алай-болай» фельетонын мактап телгә алып, шундый үткен тәнкыйди язмалар күбрәк булсын иде дигән тәкъдим ясагач, нәширнең йөзенә күләгә ятты, Габдуллага күз төшереп алды да:
− Без уттан алып, суга сала-сала тиргәгән Әхмәтҗан байны казанлылар бик ихтирам итә икән. «Бәянелхак»ка без белдергән тәнкыйтьне нигезсез дип саныйлар, − диде. − Тукайның яңа мәкаләсе дә тоташ мыскылдан тора: «Бабай Сәйдәш, усал эт төсле тик чәйнәш». Мин ул чәйнәшләрдән ялыктым инде, бу сүз көрәштерүләр һич тә «Фикер» файдасына түгел. Моңа чик куярга вакыт. 
Габдулланың эштән чыгарылуының сәбәбе исә бөтенләй башка иде. 
Мотыгыйны полициягә чакырып, журналистларыгыз хакимияткә каршы оештырылган чуалышларда катнаша, Тукаев дигән бунтарь инде күптән безнең исәптә, тышауда тотыгыз, югыйсә, таякның юан башы үзегезгә төшәчәк, дип кисәттеләр. 
Әйе, хезмәт юлын эшче буларак башлаган Габдулла, иҗат юлына бас-
кач та, коллектив  белән элемтәне өзмәде, забастовка-маевкаларда теләп катнашты. Остазы Александр Гладышев бу хакта менә нәрсәләр яза: «Өлкән иптәшләрнең кушуы буенча мин һәм Апуш кәгазьләр, прокламацияләр, революцион җырлар таратып йөрдек («Карт вахмистр» дигән листовка, «Варшавянка», «Смело, товарищи в ногу» җырлары).
Без Тукай белән үзебезнең идән асты типографиясендә басылган прокламацияләрне шәһәр уртасындагы Б. Михайловская урамында һәм башка җирләрдә ябыштырып йөрдек.
Полиция Габдулла катнашуындагы телгә алган чуалыш дигәне 1907 елның 8 февралендә сул көчләр тарафыннан оештырылган күпкешелек митинг иде. Ул «Казан» мәйданында үтте» . 
* * *
Атна буена диярлек кече кырлач тузынды. Табигать үз фасылын җиңел генә алыштырасы итмәде, күрәсең, көне-төне котырынды: елга аръягында кар бураны дулады, Чаган-тау араларында бертуктаусыз җил үкерде, тимергә-тимер суккан тавыш чыгарып, зәмһәрир суык чыңлады.
Кала да шым булды. Урамнарда кеше сирәгәйде, бары морҗалардан көн-төн сыек төтен баганасы гына тегәрҗептәй сузыла-сузыла җир белән күкне тоташтырып торды.
Табигать тә самодержавие мисалында иде, үзенә урын тапмагандай бәргәләнепме-бәргәләнде.
− Митинглар тү-тү, − диде әл-Кари, суык бабай әллә нинди сихри рәсемнәр сырлаган тәрәзә пыяласына өрә-өрә, − урам да күренми монда, җиһанның ибе-сабы югалды чистый.
− Валлаһе әъләм биссәваб, дөреслекне Аллаһы Тәгалә генә белә, алда әле тәүлек ярым вакыт бар.
Чыннан да, яңа көн бөтенләй яңача, тормышны яхшы якка үзгәртергә тырышучыларның якты вә күркәм гамәлләре кебек кояшлы һәм нурлы иде. Дөрес, әле тирә-якта дөя өркәчләредәй сырланып яткан ап-ак кар көртләре җәйрәп ята.
Аллаһының рәхмәте белән халык та күп җыелды. Әнә ничек ил очырган умарта төсле шау-шу киләләр.
− Далой, самодержавие!
Йөзләрдә моңсу иронияле елмаю. Бу зур җиңүләрдән соң да, олы җиңелүләрдән соң да югалмый торган елмаю. Мәгънәсе – өмет.
Хак, кешелекне өмет яшәтә. 
Митингка килгән шәкертләр листовкалар тараттылар да, аерым колоннага басып, Сәлим бабай көенә Габдулланың инкыйлаби шәкертләрнең гимнына әверелгән «Татарский марш» шигырен көйли-көйли мәйдан әйләнделәр.
Тора татар! Тора татар!
Уйкудан тиз тора татар;
Тора! Тора! Тора татар,
Баш күтәргән бар татар!
Полициянең шиге дөреслеккә туры килде: листовкалар Мотыгый типографиясендә Габдулла катнашында бастырылган иде. 

* * *
Дөньяда иң туры әйбер мәчет манарасы диләр. Тик аның да эче кырыкка кәкре, ди халык мәкале. Шулай, тормыш − чын мәгънәсендә табышмак ул. Җавап табып бетерермен димә, бер алдын, бер артын күрсәтә.
Камил Мотыгый да, әнә, иң талантлы хезмәткәреннән арынып, хакимият алдында үзенең гөнаһсыз фәрештә икәнен дәлилләргә теләгән иде дә, барып чыкмады. Капкын аның үзенә дә күптән әзерләп куелган икән инде, җаен гына көтеп торганнар. Чөнки матбугат цензурасыз булган халәттә дә, самодержавие мәнфәгатьләреннән азат була алмыйсың. 
Габдулланы эштән кууга бер ай да үтмәде, нәширне янә полициягә чакырдылар. Аны кечек кенә бер фам фаталь майор кабул итте. Кечек булса да, тавышы гөбе авызыннан чыккандай көр вә калын иде. Камил дерелдәп китте.
− Мотыйгуллин, сез кайда һәм ничәнче елда тудыгыз? 
− 1880 елның 13 февралендә. Җа-а-екта, − дип сузды Камил, − господин майор бу...
− Бу бүлмәдә сорауларны мин генә бирәм, − дип бүлде аны калын тавыш иясе. − Ә менә хәрби хезмәт паспортында 1883 елның 13 феврале белән  теркәлгәнсез, моны ничек аңларга?
− Документ тутыручы чиновникның хатасы булса кирәк, − диде Камил, − моның нинди әһәмияте бар соң? 
Ул тынычланган иде инде. Эченнән генә, шөкер, борчылырга урын юк икән, туган елны буташтыру әллә ни зур гаеп түгел, штраф салырлардыр, мөгаен, анысы гына чепуха, дип нәтиҗә дә чыгарып куйды.
− Әле ничек кенә әһәмиятле, − диде майор, йөз җитдилеген каралтып, − сез дәүләт органнарын алдау юлы белән 1905 елда законсыз рәвештә газета-журналлар чыгару хокукын үзләштергәнсез. Бу – җинаять, эшегез судта каралачак.
XX йөз башы кануннары буенча, Русия гражданнарының нәширлек белән шөгыльләнү хокукы 25 яшьтән генә гамәлгә керә. Ә аңа рәсми документлар буенча 1905 елда нибары 22 яшь кенә була. 
Суд карары нигезендә Камил Мотыгый, нәширлек хокукын югалтып, ел ярымга, шушы җинаятьле эшләргә юл куйганы өчен атасы Мотыйгулла Төхфәтуллин биш айга ирекләреннән мәхрүм ителде. 
Кассация бирү сәбәпле, бу буталчык маҗара 1908 елга кадәр дәвам итте, суд карарының иректән мәхрүм итү өлеше вакытлыча тукталып торды.
Уральскиның хәрби губернаторы Родзянко имзасы белән сатып алу кимәлендә Мотыгыйның басмаларын чыгаруны дәвам итү хокукы сәүдәгәр Вәлиулла Хәмидуллинга («Уральский дневник») һәм Мортаза Гобәйдуллинга («Фикер» газетасы, «Уклар», «Әлгасрелҗәдит» журналлары) бирелде.
Уяулардан да уяу матбага әһеле Габдулланың, һәрвакыттагыча, мылтыгы корулы, укучыларга тиз арада «Фикер» яңадан терелеп кайтты» дигән мәкалә язып, үз өметләрен җиткерде. 
Тик өмет кенә акланмады, Мортаза бай сүзендә тормады. Габдулла түзеп торамы соң, шундук укларын очырды.
Гыйльмә нашир булды бу, яхшы кеше булды дисәм, − 
Нәйләем ки, бик кабих, шакшы икәнсең син һәнүз! 
Хак, яра эзсез бөтәшми ул. «Фикер» заманасы әнә шулай артта калды. Озакка сузылган мәрәкәдән соң элекке нәшир Камил Мотыгыйның тормыш арбасы шулай ук йөрешен бермә-бер үзгәртте, ул сәясәттән, иҗтимагый хәрәкәттән ераклашып, 58 ел гомеренең калган өлешен җыр сәнгатенә багышлады. Бәрхет тавышы бу өлкәдә дә зур казанышлар китерде, дискографиясе генә дә йөз егермегә якын язманы тәшкил итә. Мондый күрсәткеч белән бик азлар гына мактана ала.

* * *
Габдулла бәләкәй капканы ачты да тукталып калды. Чөнки нәкъ шушы мизгелдә, күлмәк итәкләрен җилфердәтеп, абзар аралыгыннан апае Газизә килеп чыкты. Кулында чүмәкәй тулы ризык сосылган агач коштабак, үзе күкәй салып куанган тавык тавышлары белән:
− Шәйтан, Шәйтан, дим, җан кисәгем, күрен инде, сиңа мул итеп ит салып, аш пешердем бит, сыйлан, − дип, мачысын чакырып өзгәләнә.
Габдулланың юка иреннәре җәелеп китте. Кызык, бала вакытта теләсә кайда кысылып йөргәне өчен уйнап кына бирелгән исемне йөртүче бу бунтарь мачы Мысык, Хәйләкәр, Азгын кебек кушаматлар белән генә тасвирлана иде инде.
− Шәйтан, Шәйтан...
− Апай, юкны бушка әйләндереп йөрмә, калҗалы коштабагыңны бер аулаграк урынга гына куй, ул аны шундук табар, − диде Габдулла, − энеңнең дә эчендә бүреләр улый.
− Шәйтаныбыз безне үлемнән коткарды, − дип, Газизә күтәрмә башына килеп утырды, − әүлия икән безнең Шәйтаныбыз... 
− О-о, бу бик җитди хәбәр, − диде Габдулла, − тәфсилләбрәк аңлат әле.
− Җизнәң алыш-биреш артыннан Казакъ якларына киткән ие бит. Андый чакта анасы, бианам килгәли, сездә күңелем тәкъваи хозурлык кичерә, ураза тотарга бик уңай, ди. Бу юлы да алдан ук сәхәр ризыкларын хәстәрләп куйды. Кич белән урын җәяргә генә тотынган идем, ишек артында Шәйтанның мияулау тавышы ишетелде. Ишекне дә тырнапмы-тырный. Үзең беләсең, җәен ул өйне ташлый, гомерен печәнлектә, тавык кетәгендә, тагын үзе генә белгән җирләрдә үткәрә. 
− Төнге кунак төннек ябуы, − дип көлде бианай.
Яттык. Ни сәбәпледер саташа башладым. Саташканымны үзем дә тоям, ныклап уяна гына алмыйм: тыным кысыла, йөрәгем тузына, һич тәкать тапмыйм, үрсәләнепме үрсләнәм.
Шунда Шәйтан өстемә сикермәсенме, мыр-мыр кулымны, битемне тырный. Көч-хәл белән ярым-ярты уянып идәнгә тәгәрәдем, аягыма басарга хәлем юк, мачы артыннан гына шуышам...
Ул арада Шәйтан-бәгырь бианам бүлмәсенә ыргылды, март шәһвәте вакытында гына чыга торган куркыныч вә яшелле-зәңгәрле әче тавышын чыгарып, аны да уятты. Бианай үз хәлендә иде. Минем ишек катында авыр хәлдә ятуымны күргәч, барысын да аңлаган. Ишек-тәрәзәләрне киереп ачып, балаларны уятты, аннан йөземә сулар сибеп, мине дә рәткә китерде...
− Угарный газ, − диде Габдулла, − башыңа ис тигән, аннан үлүчеләр дә күп.
− Бианам күмерләр янып беткәнче үк төннекне ябып куйган булган.
− Сәхәр вакытын йоклап калмас өчен эшләгән ул аны, − диде Габдулла, − бу якларда хәтта уразага керер алдыннан башкарыла торган Төннек бәйрәме дигән борынгы йола да бар икән бит. Безнең мәдрәсәдә кодагыйлар авылыннан килеп укучы шәкерт сөйләгән иде. Кунакка да чакырды, вакыт кына таба алмадым.
− Беләм, − диде Газизә, − ул бәйрәмнең шаһиты да булырга туры килде. Төннек бәйрәмендә кешеләр сәхәр алдыннан һәрвакыт уяу булыр өчен төннекләрен, төннек тишеге чүпрәкләрен урлап йөриләр, хәтта тышкы морҗаларны сүтеп тә ташлыйлар. Кызык өчен капкаларны, арба-чаналарны да алып китеп, суга салалар. Без барда бианайларның да капкаларын алыштырып куйганнар иде. Ничек кенә булса да, бу уен-көлкеле күңелле бәйрәм.
− Бәйрәмен бәйрәм, әле ярый Шәйтан шәйтанлыгын иткән.
− Җә, хуш, эчемдә бүреләр улый дисең бит, − диде Газизә, − әйдә, өйгә керик, бәлешләрем өлгергәндер инде. Олы бәлешне Тәти апаем – Бибимәмдүдә абыстай  истәлегенә озату күчтәнәче итеп пешердем.
− Апай, Бибимәмдүдә абыстай мине дөньяга китергән әнкәм, минем әле тагын асрамага алган Казан әнкәем Бибигазизә белән Кырлай әнкәем Бибизөһрәләр дә бар. Ә син нигә Бибимәмдүдә абыстайны Тәти апа дип искә аласың? – диде Габдулла.
Газизә, мичтән бәлешләрен алып, сәкегә тезде дә:
− Миңа бит инде ул чагында тугыз яшь, җитеп килүче кыз, үз әнием дә әле күз алдында иде, − аннан елмая төшеп өстәде, − яшь абыстай килен булып төшкән көнне үк матур итеп чәчемне тарап үрде. Шунда мин:
− Рәхмәт, Тәти апа, дидем. Сүземне ул бик ошатты.
− Үги ана буласым килми, матурым, миңа алга таба да Тәти апа дип дәшерсең, − диде. Әткәебез моңа каршы иде. Шулай да тора-бара килеште тагын. Дөрестән дә, яшь абыстай Таһирның Зөһрәседәй бик сылу иде, ифрат та мөлаем иде.
− Ә мин нинди идем?
− Елак идең, − дип көлде Газизә.
− Җырчы балачакта елак була инде ул, − дип борын чөеп алды Габдулла. Аннан, − Әнкәем абыстай бәлеш пешерә идеме? – дип белеште.
− Әле ничек кенә, ул безнең кебек тешләк түгел иде, бәлешне тәмле теле белән дә ашлый иде. Һәрчак исемдә: бер җомгада камыр басты да миңа уклау тоттырды, җәяргә кушты. Мин җәям, ул минем эшемне шигъри аһәңгә төрә:
Торна казан асты,
Чыпчык килде тоз салды,
Чәүкә килде пешерде,
Саескан килде төшерде. 
Икәүләп бәлешне мичкә керттек. Пешеп чыккач:
− Әшһәде әннә, мичтә бәлеш, ал да ябыш, − дип такмаклый-такмаклый бәлешне үзе алды. Безнең арага әткәй дә килеп кушылды:
Чибәр бәлеш пешергән,-
Чибәр булган, чи булган... 
Менә шулай бик күңелле уза иде көннәребез, энекәш. Нишләмәк кирәк, гомере генә кыска булды. Ходай язганнан узып булмый шул инде.
Газизә бәлешләрне мичтән чыгарды да, зурысын әйбәтләп төреп:
− Монысы юл күчтәнәче, сәфәрең уңышлы булсын, бер дә генә җибәрәсем килми үзеңне, безне онытма, − дип, алъяпкыч итәгенә яшен сөртеп алды, − хат язгала... 
− Минем китүемне өнәп бетермәгәнеңне үзең әйтмәсәң дә сизеп-тоеп торам инде, апай, − диде Габдулла. − Дөресен әйтим, Җаек минем иҗади үсешемдә, шәхес буларак җитлегүемдә зур урын алып тора. Мин монда шигърияткә, журналистикага тәүге адымнарымны атладым. Әлеге бик үк ныгып җитмәгән, әмма саф тәүге теземнәрем ак кәгазьгә шушында төште. Шуның белән бергә, минем Пушкин вә Лермонтовлар кебек поэзия күгендә үз йолдызымны кабызып, үз мәктәбемне булдырасым, Ходай биргән сәләт-талантымны тулысынча ачып, халкыма хезмәт итәсем килә. Җаек елгасы минем өчен саекты инде, апай, олуг максатларымны тормышка ашыру нисбәтеннән дә үсешемне фәкать тоткарлый гына. Мине бүген ата-бабаларыбызның түре − шаулы вә шанлы Идел сахралары үзенә тарта. Замана сәкесендә һәр кешенең үз урыны бар. Минем урыным – Казан!
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
 

Марат ӘМИРХАНОВ

Фото: https://100tatarstan.100tatarstan.ru/structure/profile/rukhi-mdniyat-m-gyylem-mktptn-universitetlarga

«Мәйдан» № 6, 2023 ел
 

Комментарийлар