Логотип «Мәйдан» журналы

Ташчишмә ("Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесенә)

Ташлык авылының тарихыТашлык — борынгы авыл. Аның исеме рус язма чыганакларында XVII гасыр ахырыннан телгә алына башлый.1678 елгы теркәү кенәгәләрендә ул Шәңгәлче авылы янындагы Ташлы Елга авылы дип б...

Ташлык авылының тарихы
Ташлык — борынгы авыл. Аның исеме рус язма чыганакларында XVII гасыр ахырыннан телгә алына башлый.

img_5937
1678 елгы теркәү кенәгәләрендә ул Шәңгәлче авылы янындагы Ташлы Елга авылы дип бирелә. 8 хуҗалыктан, 23 ир-аттан торган кечкенә авыл була ул.
…Борын-борын заманда, Рәсәй уңга да сулга да ашкынып киңәйгәндә, ә Казан ягы кешеләре арасыннан күпләренең хуҗалык корып җибәрерлек бер чеметем дә җирләре булмаганда, чыгып киткәннәр ди Мамадыш төбәгеннән өч татар – Нәдерша, Солтанморат, Кадермәт – яңа юллар сабарга, яңа җирләр табарга. Көн баралар болар, төн баралар, Чулман дигән җәйрәп яткан елга кичәләр, бәргәләнеп-суккаланып карурманнар аша үтәләр. Ләкин кайсы гына ачыклыкка тукталырга теләмәсеннәр, аланлык-кырларда боларны читләр үз кешеләре итеп каршыламый.
Тоба ярларыннан, Үчкә тирәләреннән узалар болар... Менә берзаман Зәй тавыннан челтерәп аккан чишмәгә туктыйлар. Нишләптер, бу тирәдә артык ят кешеләр күренми, шушында төпләнеп калсаң, ни булыр? Мал көтим дисәң – болыннары бар сыман, балык тотыйм дисәң – елгасы, кисим дисәң – урманы өстеңә авып тора. Табигате дә Мамадыш ягында калдырып киткән авыллары Ташлыкка охшаган.
Ләкин җан тартмаса, таш тартып китергән диярсең, кырлар монда да тегендәгедәй таш тулы булып чыга. Нишлисең, тагын ташлы җирләрне эшкәртә башлыйлар. Шулай итеп, бу авыл да Ташлык дип атала.
Килеп утыручылар балта белән агачларны кисеп, төпләп, йөрергә юл, икмәк игәр өчен басу ачканнар. Төп кәсепләре иген игү, икмәк үстерү булган. Мал үрчеткәннәр. Кыргый умарта балы эзләү, киек аулау белән дә шөгыльләнгәннәр...
 
«Ташчишмә» нең тарихы
«Ташчишмә» турында халкыбызда төрле риваятьләр йөри. Чишмәнең исеме тау – таш арасыннан агып чыкканга, суы салкын булганга бирелгән дигән фаразлар да бар. Аның икенче атамасы, ягъни «Изгеләр чишмәсе» дигәне, авыл аксакаллары истәлекләренә караганда, хаҗга баручы бер зат сәфәр вакытында вафат булып, шушы чишмә тирәсенә җирләнгән. Тагын бер истәлек: 1900 еллар башында, Кызыл Яр дигән комлыкта, утын пристаненда каравыл торган әтисенә ияреп йөргән Мотыйк бабай Гатиев сөйләвенә караганда, чишмә янында бик зур кеше сөякләре табылган булган. Ул сөякнең зурлыгына карап, тарихта Алып исеме белән бәйле 2,5 – 3 метр озынлыгындагы кешеләр җирләнгән дигән риваять тә саклана.
img_0068 Төзекләндерелгәнгә кадәр
Борынгы бабаларыбыз чишмә янында үсеп утырган агачларга кулъяулык, төрле тасмалар бәйләү, суга көмеш акчалар ташлау кебек мәҗүсилек гадәтләре булганлыгы турында сөйлиләр. Бу гадәт әле соңгы елларда гына бетте дисәк тә дөрес булыр.
«Ташчишмә» үз урынын берничә тапкыр үзгәртте. Без белгәндә, чишмә бер зур агач яныннан агып чыга иде. Чишмә тирәсен авыл халкы карап, hәрвакыт чистартып торган. Колхоз-совхоз заманнарында авыл бригадирлары Фәрит абый Шәяхмәтов hәм башкалар «нәрәт ябып» чишмә тирәсен чистартканнар.
img_6142 Төзекләндерелгәннән соң
 
ome "Ташчишмә"дә өмә
«Ташчишмә» нең ачылу тантанасы
Ташлык авылыннан бер чакрым арада тау астыннан агып ятучы чишмә суын авыл халкы гомер-гомергә яратып эчкән. Танылган авылдашыбыз Разил Вәлиев тә, Казаннан кайткан саен, халык телендә «Ташчишмә» дип йөртелә торган шушы урынга килеп, илhам ала икән. Берсендә шулай, Разил Исмәгыйль улының: «Их, бу чишмәне матурлап төзекләндерәсе иде...» дигән сүзләрен ишеткәч, авылдашлары – бертуган Раиф hәм Разиф Әхмәдиевлар моны тормышка ашырырга ниятлиләр.
Хәзерге вакытта Казанда яшәүче эшмәкәр Раиф күбрәк финанс мәсьәләсендә ярдәм итсә, лаеклы ялга чыккан бар эшкә оста Разиф, авылдашлары ярдәме белән, барлык төзекләндерү, бизәү эшләрен башкарып чыга.
2015 елның 13 июнендә «Ташчишмә»нең, төзекләндерелгәннән соң, ачылу тантанасы булды. Сабантуйдан соң бөтен авыл халкы hәм кунаклар катнашында зур бәйрәм узды. Театральләштерелгән күренештән башланып киткән бәйрәмдә (сценарий авторы һәм алып баручы – Айдар Хәмзин) халык хозурланып Алмаз Хәмзинның, Алия Хәмзинаның, Илсөяр Әхмәтгалиеваның дәртле җырларын тыңлады, Ташлык авылының «Сылукай» бию коллективының биюен карады. Бәйрәм ахырында барлык кешеләр, кунаклар пылау белән сыйландылар, тәмледән-тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр.
«Тантанада кыңгыраулы ат та, су анасы да, киленгә чишмә юлын күрсәтү дә, тагын әллә нинди күренешләр бар иде», – дип, авыл халкы бүген дә сөйли.
Чишмәне төзекләндерүдә үзләренең зур тырышлыкларын, көчләрен куючыларга авылдашыбыз, танылган язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев һәм Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев үзләренең дипломнарын, бүләкләрен өләште.
Хәзер инде Ташлык чишмәсенә авыл халкы гына түгел, шәhәр кешеләре дә килә, биредә hәрвакыт су алырга чират була. Чөнки су лабораториядә тикшерелгән. Анда кеше организмына кирәкле барлык минераллар да тиешле нормада.
Чишмәне саклау, чиста тоту безнең һәрберебездән тора.
ХӨРМӘТЛЕ АВЫЛДАШЛАР, СУГА КИЛГӘН КЕШЕЛӘР!!!
РӘХИМ ИТЕП, САФ ЧИШМӘ СУЫН ЭЧЕГЕЗ!!!
7htvvuzb74m
yiyh7txln0y
zn4hmmgdtku
kzxbk6lt5ky
img_6224
13062015312
 
 
Төзекләндерүдән соң чишмәдәге үзгәрешләр:
- Заманча проектлау һәм төзелештә сыйфатлы материаллар файдалану нәтиҗәсендә чишмәнең тышкы кыяфәте бик нык үзгәрде, матурланды.
- Чишмәгә төшу баскычларында, ике яктан култыксалар куелып, су алырга килүчеләргә уңайлылык тудырылды. Ул куркынычсыз һәм ышанычлы. Җәй көннәрендә койма кырыйларына чәчәкләр утыртыла, үләннәре чабылып, чистартылып торыла.
- Чишмәгә төшү баскычлары плиткалар белән ясалды;
- Комплекста ял итү өчен уңайлы мәйданчык (өстәл, утыргычлар) булдырылды;
- Чишмә мәйданчыгы бизәкләп эшләнгән койма белән әйләндереп алынды;
- Чишмәне каплау өчен корылма ясалды;
- Торбадан су агызу системасы,
- Су тоткарлау өчен уңайлы рәшәткә, суның составы язылган мәрмәр таблица,
- Авылдашыбыз Разил Вәлиевның чишмә турында язылган шигъри юллары таш тактага уеп язылды;
- Чишмә мәйданчыгын яктырту җайланмалары, видеокүзәтү урнаштырылды;
- Машиналар туктау өчен махсус урын булдырылды.
 
Киләчәктә планлаштырыла:
– Чишмә янәшәсендә «Яшьләр паркы» төзү.
– Яңа гына никахлашкан яшь парларга паркта үзләренең «Бәхет агачын» утырту өчен мөмкинлекләр тудыру. (Борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне яңарту йөзеннән, яңа өйләнешкән парларның чишмә тирәсенә агач утыртуларын булдыру, үзләре өчен дә, туачак балалары өчен дә истәлекле бер вакыйга булачак.)
– Кешеләргә табигатьнең матурлыгына сокланып, кошлар сайравын тыңлап, хозурланып ял итү өчен мөмкинлек тудыру.
– Чишмә каршындагы тау башына, ерактан күренерлек итеп «Ташчишмә» дигән язу урнаштыру.
img_6204
img_6193
img_6188
img_6163
img_6173
 
Эльвира ӘХМӘТГАЛИЕВА,

Түбән Кама.

Комментарийлар