Изгелеккә – игелек («Чишмәләр иле син, Туган як!» бәйгесенә)
Өч чакрымга сузылган Владимир авылының иң югары очын да узгач, биек таулар сузылып китә. Чишмә – төзекләндергәнгә кадәрБөтен кешене гаҗәпләндереп, тау түбәсеннән чишмә агып утыра биредә. Гаҗәпләнмәсл...
Өч чакрымга сузылган Владимир авылының иң югары очын да узгач, биек таулар сузылып китә.
Чишмә – төзекләндергәнгә кадәр
Бөтен кешене гаҗәпләндереп, тау түбәсеннән чишмә агып утыра биредә. Гаҗәпләнмәслек тә түгел: чишмәләр бит тау өстеннән түгел, астан, елга буйларыннан бәреп чыга. Шуңа да бу гадәти чишмә генә түгел, Изге чишмә. Владимирлылар аны “Биек тау чишмәсе” дип йөртә. Ераклардан авылны сагынып кайтканнарның, адарынганнарның, суыннан дәва, тәненә сихәт алырга теләгәннәрнең яраткан урыны бу. Керәшеннәрнең мәҗүсилек диненнән калган Корман (корбан) боткасын пешерү йоласын да элек шушы чишмәдә башкарганнар. Дөрес, бу йола авылда әле дә сакланып килә. Яшьрәк вакытта минем дә бу чишмә турында сорашканым булды. Аның турында легендалар саклангандыр, кемнәрнеңдер кызыклы язмышлары турында сөйләрләр кебек иде. Кызганыч, легендалар сакланмаган... Такмеева Мария, Бахрова Александра түтиләр (хәзер мәрхүмнәр инде) шуны сөйләгәннәр иде: “Биек тау чишмәсе” Владимир авылының гына изге урыны түгел. Элек Сон авылларыннан да (сүз Югары, Кече, Яңа Сон авыллары турында бара) монда килеп аклы-каралы үгез чала торган булганнар. Колхоз җитәкчеләре дә, күрше авыл татарлары да корбан өчен яңгырлы, матур җәйләр теләп, тәкә, сарык бирә торганнар иде, Биек тау чишмәсе – барыбызның да уртак изге урыны ул.”
Керәшеннәрнең беренче укытучысы, тәүге священнигы В.Т.Тимофеев та халыкны агарту, Казан Үзәк керәшен мәктәбенә укучылар туплау максаты белән Владимирга килгәндә авыл халкының Биек тау чишмәсенә агылуын тасвирлый. Корман боткасы пешерү көненә туры килә ул. Владимир керәшеннәрен иске керәшеннәр, мәҗүсиләр дип атый.
Бүген чишмәгә заманча ремонт ясаганнар, янында ачык төстәге беседка торгызганнар, чишмә юлына таш түшәгәннәр, улак куйганнар, чардуган белән әйләндереп алганнар. Тирә-ягы чистартылган, чын мәгънәсендә кадерле урынга әйләндерелгән. Чишмә янындагы гаҗәп биек тупыл агачы да бу урынга сихрилек өсти, аны тагын да серлерәк итә сыман. Аска карасаң, гаҗәп матур табигате белән тау битендә Владимир авылы сузылган.
Чишмә – төзекләндерелгәч
Бу матурлыкны авылдашларга “СпецТрансСервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры, Нижнекамск шәһәрендә яшәүче Владимир егете Динар Пасыев бүләк иткән. Биредә яшәүчеләр дә, ераклардан кайтучылар да бүген аңа бик рәхмәтле. Мин дә рәхмәт йөзеннән, андагы матурлыкны күреп, үзенә шалтыраттым: “Зур хезмәт куелган, булдыргансыз, – дидем туганыма, – авылларда матур итеп, район башлыкларын чакырып, мондый чишмәләрне ачып җибәрәләр, ачкан көнне читтә яшәүче туганнарга да әйтеп чыгарга кирәк, белми калмасыннар”, – дип кисәттем. “Нишләп чишмә ачыйм, мин ачкан чишмәмени ул, гомер буе аккан табигать бүләге, үземне күрсәтергә дип эшләнгән эш түгел. Кешеләр килеп җан тынычлыгы алалар икән, мин шуңа сөенәм! Ә рәхмәтегезгә миннән дә зур рәхмәт!”, – диде.
Динар авылдашларына булдыра алганча гел ярдәм итеп тора: авыл зиратын койма белән әйләндереп алганда да, Качману көнендә чумып чыгу өчен часовняга да, Торочын бәйрәменә дә акчасын бирә, юлга асфальт түшәгәндә торбалар кайтарта, авыл өчен кирәкле эшләрне оештырганда материаллар белән дә булыша. Авыл уртасында калкып чыккан Бөек Ватан сугышында катнашканнар өчен һәйкәл торызу да Динар Пасыев инициативасы һәм акчасы белән эшләнде. Мондый егетләр булганда авыл яшәр әле дип ышанасы килә.

Комментарийлар