Логотип «Мәйдан» журналы

Еракка китмәгез су сорап… ("Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесенә)

Бу җирдә таулардан көй алып,Чишмәләр яшиләр чылтырап...(Ә.Исхаков)Ватан кайдан башлана? Ватан туган җиребездән, чишмә-күлләребездән, урман-кырларыбыздан, мул игеннәр күкрәп уңган басуларыбыздан башлан...

Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап...
(Ә.Исхаков)
Ватан кайдан башлана? Ватан туган җиребездән, чишмә-күлләребездән, урман-кырларыбыздан, мул игеннәр күкрәп уңган басуларыбыздан башлана. Алар барысы да кадерле, җанга якын, балачак хатирәләре белән үрелеп кешенең бөтен гомере буена онытылмый торган төшенчәләр. Яшәешебезнең бөтен матурлыгы, әһәмияте дә шулар белән бәйле. Әлеге матурлыкларның иң-иң тәэсирлесе, сихри көчкә ия булганы, авылларыбызны, урман-кырларыбызны, елга буйларын, тау-ташларны шаулатып аккан көмеш сулы тылсымлы чишмәләребез. Алар турында халкыбыз мең еллар дәвамында җырлар иҗат иткән, тагын мең еллар шулай дәвам итәр әле. Кешеләргә илһам, дәрт өстәүче сихри чишмәләрдә гасырларга җитәрлек көч бар.
Чишмәләрне төзекләндерү, карау, чисталыгын тәэмин итеп тору элек-электән килгән күркәм гадәт. Халыкның сакчыл карашы чишмә урынын койма белән әйләндереп алу, утыру урыннары булдыру, агач утырту кебек башка эшләрендә дә чагыла.
Татар халкының чишмә белән бәйле гореф-гадәтләре дә бар: яшь кәләш, егет йортына үткәнче, чишмәгә барып су алып кайту каралган, ләкин суның бер тамчысы да түгелергә тиеш булмаган.
Һәр чишмә ул аерым бер серлелеккә ия. Чишмә агымы, урыны, тавышы белән аерылып тора. Кайбер чишмәләрнең агымы тыныч, тыйнак кына, ә кайберсенең агымы көчле, тавыш биреп ага.
Чишмәләр миллион еллар дәвамында Җир йөзен су белән баетып тора. Яшь чишмәнең озынлыгы 10 мең елны тәшкил итә, диләр. Чишмә суы алтмыш химик элементтан тора икән. Суның йомшаклыгы һәм катылыгы әлеге элементларның күләменә бәйле, ди. Кешелек дөньясы сусыз яши алмый, чөнки тәнебезнең өчтән ике өлеше судан тора. Су ярдәмендә тәнебезне, җаныбызны сихәтлибез, авыруларга каршы торабыз.
Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә 13 чишмә бар. Шуларның 12 се эчәргә яраклы дип санала. Һәр чишмәнең килеп чыгышы, тарихы бар. Борынгылар әйтүенчә, иң чиста чишмә Черемышева авылында. Элек, крепостное право вакытында, әлеге чишмәдән бары тик байлар гына кулланган, ә гади халыкка су алу рөхсәт ителмәгән.
Салкын чишмә җирлегендәге чишмә – иң изге чишмәдән саналган. Чишмәгә килүче халык үзенә, гаиләсенә, туганнарына изге теләк теләп, чишмә буена кулъялыклар, кечкенә тасма-тукымалар элеп калдыра торган булган.
bez-imeni-1
Үшнә авылына караган Үшнә исемле чишмә караучысыз кала, төзекләндерелми, бары тик урыны гына билгеле булып, халык игътибар да итми. Урыны гаять матур табигать кочагында, агачлыкта урнашкан, каршында гына Үшнә елгасы ага. Аның янында гына авылыбызның Сабантуй бәйрәме үтә. 2009 елда иганәчеләргә мөрәҗәгать итеп, аны төзекләндерүгә ирештек. Беренче ярдәм кулын сузган И.М. Кашаповка халкыбыз бик тә рәхмәтле. Аның ярдәме белән чишмәбез торгызыла, хәтта “йортлы” да була. Әлеге чишмәне “Сабантуй чишмәсе” дип атап йөртә башлыйлар. Аның матурлыгына, агышына, тирә якны су белән тәэмин итеп торуына ничек сокланмыйсың!
bez-imeni-2
Авылыбызның иң күркәм урынында урнашкан, бар кешегә дә үзенең суы, ямьле урыны белән дан тоткан “Апакай” чишмәсенә дә тукталасым килә. “Апакай” чишмәсенең тарихы Апакай, ягъни хәзерге Ленино-Кокушкино авылының килеп чыгышы белән дә бәйле. Әлеге чишмә 1930 елдан рус чишмәсе булып саналып, янында тәре сурәте торган. Әмма авылда татар һәм рус милләте кешеләре тыныч, дус яшәсен өчен, тәре сурәте алына. 60 нчы елларга кадәр чишмә төп су чыганагы булып тора һәм аны авыл кешеләре чистартып, карап, тәртиптә тоталар.
bez-imeni-3
2002 алда Питрәч районы башлыгы Шәйхулла Галимулла улы Насыйбуллин аңа яңа сулыш өрә.
“Апакай” чишмәсе Татарстан Республикасы экология фонды тарафыннан “Апакай чишмәсе” исеме белән төзекләндерелә. Чишмәнең тирә-ягы металл койма белән әйләндерелеп алына, яшелләндерелә, чишмә юлы салына, эскәмия ясала һәм ике йорт сафка баса. Чишмәнең чисталыгын Ленино-Кокушкино авылы җирлеге халкы һәм Ленино-Кокушкино урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары тәэмин итә.
Чишмә су алу урыны гына түгел, ә мәдәни һәм тарихи урын булып та санала. Барлык мәҗлесләр, бәйрәмнәр, төрле чаралар уздырыла. Чишмә юл буена якын булгангамы, биредә Саба, Теләче, Кукмара кешеләренең дә үтешли су алып китүләрен еш күрергә туры килә.
Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты. Авыл картлары белән бергә яшьләр дә чишмәләрне чистарту, саклауда башлап йөриләр. Бу – табигатькә сакчыл караш арта бару билгесе. Чишмәләребезнең барлыгына рухланып, аның агышына сокланып, чисталыгын саклап, кадерләп яшик!
bez-imeni-4
 
Назилә Абдрахманова,

Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы.

Комментарийлар