Логотип «Мәйдан» журналы

Чишмә хәтере ("Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесенә)

Авылдан шактый ерак, урман артында, текә яр астыннан кыйблага карап типкән көмеш сулы борынгы чишмә. Күптән түгел аны кадерләп “Салкын чишмә” дип исемләделәр һәм бер кыз бала аңа багышлап шигырь дә яз...

Авылдан шактый ерак, урман артында, текә яр астыннан кыйблага карап типкән көмеш сулы борынгы чишмә.
4433246944
Күптән түгел аны кадерләп “Салкын чишмә” дип исемләделәр һәм бер кыз бала аңа багышлап шигырь дә язды. Текә ярына баскыч ясап куйдылар һәм коенырга килүчеләр өчен чишенеп-киенергә урын җайладылар. Димәк, аның суларыннан адәм балалары шифа таба. Ул кешеләргә кирәк, тереклеккә кирәк. Бер гамьсез агып, кирәксезгә сазлык ясап ятмый. Аның көмеш сулары еракларга ага, елгалар ясый, җир өстендәге барлык җан ияләренә тормыш бирә.
Язларны өзелеп көтеп ала ул. Язлар белән аның хәтере дә яңара, истәлекләр уяна. Элекке заманнарда урман юлы кардан ачылгач, авылдан кыз-кыркын бизәкле көянтә-чиләк асып, язгы чишмә суына килә иделәр. Күңелле гөрләшә-гөрләшә, чишмә суы белән алсу алмадай битләрен юып китәләр, чишмә суы йөрәктә көч, күңелдә дә дәрт уята шул. Тулы чиләк кебек тулы бәхет теләп кала чишмә.
Кызу урак өсләрендә кояшта янган йөзле хатын-кызлар, бала арбаларын тартып, аның суын эчәргә киләләр. Ә таза беләкле ир-атлар сызгырып ат эчерәләр иде.
Чишмә сызылып таң атканда кояшны сәламли, көн буена челтерәп җырлый-җырлый бар тереклекне сыйлый, кич җиткәч, салмакланып кына агып, айны каршылый. Шулай үз-үзеннән бик канәгать булып агып ятканда, дөньяга ниндидер кайгы килүен тоя. Чөнки янына килүчеләрнең күзләре яшьле, йөзләре кайгылы, күптән инде көлешкән тавышлар да ишетелми, хәтта балалар да хәсрәтле, күзләре яшьле. Ә ир-атлар гел дә күренми. Ачыккан, ятим калган балаларны су белән сыйлап юатты ул. Тол калган аналарның күз яшьләрен үзенә алды.
Кышларны язлар, язларны җәйләр, җәйләрне салкын көзләр алыштырды, күп тапкырлар шулай кабатланды.
Менә ямьле язлар тагын килде. Сайрар кошлар кайттылар, чишмә ярында үскән каеннарда кайнаша, сайраша башладылар. Оя корып бала чыгарырга әзерләнәләр. Шулвакыт чишмә буена ат җитәкләгән ир-ат белән кояштай балкыган йөзле хатын-кыз килде. Сөенечле сөйләшүләреннән дөньяга имин тормыш килүен тойды чишмә.
Гармуннар белән, уйнап-җырлап, яшь-җилкенчәкләр дә күренә башлады чишмә ярында. Тагын вәгъдәләр бирешерләр, чишмә янындагы вәгъдәләр беркайчан да өзелмәде һәм киләчәктә дә өзелмәс. Димәк, тормыш дәвам итәчәк. Челтерәп агулары күңеллеләнеп китте, чишмә ташлары белән серләште.
Артык дулкынланып ага башлаганмы шунда, көннәрдән бер көн нәрсәдер ишелде, җимерелде һәм чишмә караңгылык эчендә калды, тыны кысылды юлы бүленде. Ирек сөйгәннең көче дә чиксез. Бар куәтенә алга ыргылды чишмә һәм яктыдан күзе чагылып китте, кыйбла җиле назлап сыйпап алды.
Челтерәп көлде чишмәкәй,
Очты нурлы тамчылар.
Яңадан тууын котлап,
Салават күпере ясап,
Болыт узды тамчылап.
Җырлый-җырлый, йөгерә-йөгерә,
Чишмә җирне сыйлады.
Ярдагы талда сандугач
Чишмәгә дан җырлады.
 
Зәйнәп ЗӘКИЕВА,

Актаныш районы, Мерәс авылы

Комментарийлар