Логотип «Мәйдан» журналы

“Буралы” чишмәсе ("Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесенә)

"Бер чишмә бар..."Бай табигате белән күпләрне сокландырган туган авылым Явлаштау Саба районының иң матур җирендә урнашкан. Алай гына да түгел, авылыбызның байлыклары – челтер чишмәләр тау астыннан агы...

"Бер чишмә бар..."
Бай табигате белән күпләрне сокландырган туган авылым Явлаштау Саба районының иң матур җирендә урнашкан.
bez-imeni-1
Алай гына да түгел, авылыбызның байлыклары – челтер чишмәләр тау астыннан агып чыгып, аның данын ерак-еракларга таныткан. “Буралы” диләр аны яратып. Әби-бабайлардан сорасаң, яшьлек елларын искә төшерәләр, чөнки ул – борынгыдан аккан саф сулы чишмәбез. Аның тарихын яңарту максатыннан, башлангычы, үткәне һәм хәзергесе турында язарга булдым.
Буралы чишмәсенең тарихы бик борынгы вакытларга барып тоташа. Аның башлангычын белер өчен мин авыл халкының өлкән буынына һәм китапханәче булып эшләүче Тәгъзимә апа Галиевага мөрәҗәгать иттем. Алар минем чишмә белән кызыксынуыма бик нык сөенделәр.
Моннан бик күп еллар элек биредә Зариф исемле бер бай яшәгән. Ул авыл халкы өчен бик игелекле зат булган. Хәзерге Тау заводында күн эшкәртә торган завод ачкан ул. Тауга исем дә аның заводына бәйле рәвештә кушылган.
Бервакыт Зариф бер җирдә сулык күреп ала һәм эшчеләренә аны казып карарга куша. Җир астыннан челтер-челтер агып чыккан суны күреп, авыл халкы таң кала. Аны бик зур итеп казыйлар, буралап алалар һәм түбәсен ябалар. Чишмәнең ян-ягы рәшәткәләп алына, соңрак капка куела. Чишмә суы улактан тагаракка агып төшә. Саф суны авыл кешеләре бигрәк тә яратып эчә, баштарак аны “Зариф Бай чишмәсе” дип йөртсәләр, соңга таба, бурасы тирән иңдерелгәнгә күрә, чишмә “Буралы” исемен ала.
bez-imeni-2
– Ул чишмә суының тәмлелеген әйтеп кенә бетереп булмас, сеңлем, – ди Тәгъзимә апа. – Берсендә Югары очта яшәүче Рабига апаның хәлен белергә менгән идем. Бик нык авырып китеп урамга чыга алмас дәрәҗәгә калган иде ул. Үзара сөйләшеп китеп “Буралы”ны искә алып утырдык. Ул авыр сулады да: “И, ул чишмәбез җимерелгәндер инде, ә сулары телләрне йотарлык иде шул», – диде. “Чишмәбез хәзер дә челтер-челтер ага, менә дигән итеп төзекләндерделәр бит аны”, – дигәч, Рабига апаның ничек сөенгәннәрен күрсәң иде син! “И, шулаймыни, балам, алдамыйсыңмы?” – дип сөенече эченә сыймады.
Чишмәбез авыл халкы өчен ничек кадерле булганын аңладым хәзер. Югыйсә, авылның яшь киленнәре, уңган кызлары шул тагаракта кер чайкамас, эрләгән җепләрен юмаслар иде. Мисалга бер вакыйганы гына китерәм. Моннан егерме ел элек, авыл кызлары каз өмәсе уздырганнар. Өмә Югары очта гомер иткән Мөзәйнә әбидә булган. Казларын көянтәгә асып, җырлый-җырлый “Буралы”га төшеп чайкаганнар кызлар. Әлеге күңелле хатирәне берсе дә онытмаган, елмаеп кына искә ала үзләре.
Бу чишмә юлыннан балалар да өзелмәгән.
balalar Балалар чишмәне чистарталар

Чишмә белән кызганыч хәлләр дә булгалаган. Әбием сөйләгән вакыйга мине бик тирән уйга калдырды. 1956 елларда әбием Халисә дус кызы Кәнифә белән көянтәләрен җилкәләренә асып, чишмәгә төшәргә уйлаганнар. Тыкрык башына җиткәч, әби дус кызы Гәденияне дә чакырырга булган. Аны дәшәргә өенә барганда, Кәнифә аларны көтеп тормыйча, чишмәгә төшеп киткән. Үзара сөйләшеп, көлешеп кызлар чишмәгә төшеп җитсәләр, ни күрсеннәр: Кәнифә суда ята! Үз күзләренә үзләре ышанмаган яшь кызлар әлеге хәлне Кәнифәнең әнисе Разыя апага ничек хәбәр итәргә белмиләр. Кыз инде шунда ук җан биргән була. Уналты-унҗиде яшьлек кызның гомере өзелгәннән соң, чишмәгә кеше аяк атламый. Күңелләрендә бетмәс курку кала. Тик шулай да чишмәне яңартып-чистартып торалар. Вакытлар узып, күңелдәге яралар төзәлгәч, кеше коточкыч хәлне дә оныта башлый. Ниһаять, чишмә тагын да җанлана. Аны шул урам кешеләре чистарта һәм торгыза башлый. Баштагы кебек үк чишмәгә йөрүчеләр бермә-бер арта бара.
Авыл халкында “Буралы”га бәйле бер йола сакланып калган. Җәйләрен җиләк җыеп кайтканда кызлар чиләкләрендәге иң эре җиләкне “Икенче килгәндә җиләк күп булсын!” – дип, чишмәгә ата торган булганнар. Бер генә кеше дә аннан су эчмичә кайтып китмәгән.
“Бер игелек эшләгән – гел изгелек юлында булыр”, – ди халык. Чыннан да, бу дөреслеккә туры килә торган сүзләр. Чөнки безнең мул сулы “Буралы” чишмәсе инде озак еллар халыкны тәмле, чиста, шифалы суы белән сыйлый. Моңа кадәр чишмәнең суы Мишә елгасына акса, хәзер башка юл алды. Чөнки авыл җирлеге башлыгы Наил Фәйзуллин тырышлыгы белән һәм Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы эшчеләре көче белән 2009 елда чишмә суы тауга кудырылып, су башнядан авыл өйләренә таралды. Миңа ул вакытта нибары сигез генә яшь иде, тик шулай да чишмәнең ничек кадерле икәнен мин ул чакта ук аңлый идем инде.
Башня куюлары минем өчен ят нәрсә тоелгандыр инде, берсендә балыкка төшкәч, “шап-шоп” бәргән тавышларны ишетеп, куркуга калдым. “Чишмәне бозалар!” – дип өйгә атылып кердем. Әти белән әни миннән көлеп кенә куйган иде ул чагында. Мин барыбер аны болай гына калдырмадым. “Чишмәбезне боздылар”, – дип шигырьләр дә сөйләдем. Бары тик соңыннан гына, эшнең нидә икәнен аңлагач, шигыремне үзгәртеп куйдым. Кечкенә булсам да, чишмә киләчәге, дөресрәге авыл киләчәге мине бик тә кызыксындыра иде. “Буралы” исеме үк үзенчәлекле яңгырый. Аның исеме тарихка кереп калса да, авыл халкының хәтерендә ул кичә генә ага башлаган чишмә кебек уелып кереп калган.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы һәм үз юлы бар. Моны һәркем тойсын иде. Чишмәбез изгелеген беркайчан да югалтмасын, кешеләргә шифалы суын эчереп, саулык кына өстәп аксын да аксын иде. Кешеләр дә “Буралы” чишмәсенең суын эчкәнен онытмасыннар һәм аның мәңгелек булуын теләсеннәр иде. Без тарихта эзле булганда гына, авылыбызның данын торгыза алачакбыз. Ә тарих – киләчәк буыннарга кадәр барып җитәргә тиеш булган үткән мизгел ул.


 
Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА
Саба районы, Явлаштау авылы

Комментарийлар