Логотип «Мәйдан» журналы

Урман («Яшьлегем хатирәләре»)

Миңа да, минем әнием өчен дә кайгылы вакытлар: әти безне ташлап күрше хатыны Мәхмупка йортка керде.

Ул хатынны кыскартып, авыл телендә «Махмый» дип кенә атый иделәр. Аның ире дә булмаган, бала-чагалары да юк иде. «Нигә генә кызыкты икән әтием аңа? Аның бит, әни белән чагыштырганда бер генә дә матурлыгы юк», – дип уйлап куя идем, сабый акылым белән.
Аерылышу зурдан булды, әти бездән судлашып аерылышты. Суд район үзәге Иске Шәйморзада узды. Мин бик бәләкәй идем ул вакытта. Әнием мине судка алып бару өчен кулында күтәреп 5 чакырым юл узды. Кешеләрдән бик кыенсынгандыр инде, Чынлы елгасы үзәне буенча гына атларга тырышты ул. Ә мин әнигә: «Минем елга буенча астан барасым килми, әйдә өскә менеп югарыдан барыйк», – дип аны йөдәткәнем хәтеремдә уелып калды. Әтинең судтагы чыгышы да әле хәтеремдә, ул ак чәчле башын кашып: «Бу минем сеңелемнең баласы», – диде. Әмма мине ул үзе янында калдырырга дәгъвә белдермәде.
Суд карары буенча безнең өйдәге бөтен җиһазлар, бөтен вак-төяк әйберләр күрше хатыны йортына күчәргә тиеш булды. Сыер да аларга бирелде. Шулай итеп без әни белән шыр ялангач өйдә, әтисез дә, сыерсыз да, сөтсез дә утырып калдык. Иң авыры шул иде, сыер көтүдән безнең йортка кайта, ә әтинең яшь хатыны аны көн саен безнең йорттан куалап үз йортына алып китә. Минем ул вакытта буем урам тәрәзәсенең иң аскы өлешенә генә җитә иде. Көтү кайткач, кич белән һәр көнне шуннан карап, мин үз сыерыбызны озатып кала идем. Бу вакытта миннән дә битәр әнигә бик тә авыр иде. Ул күз яшьләрен тыя алмыйча туктаусыз елады. Әти ул хатын белән бик озак яшәмәде, яңадан безгә кире әйләнеп кайтты.
Заманында әтием балта остасы иде. Аның уң кулы Бөек Ватан сугышы дәверендә нык яраланган, соңыннан ул бөкерәеп катып калган. Шуңа карамастан, ул шул кулы белән бик юан бүрәнәләрне дә күтәрә иде. Ул балта белән дә тоткарлыксыз эшләде, башкаларны да өйрәтте, үз кулы астындагы бригаданы да эшләтте. Бервакыт ул үзенә бер эш бригадасы оештырып, Олы Тархан районына, агачтан йортлар, биналар төзергә чыгып китте. Район үзенең имән урманы белән данлыклы. Әнием, анда эшлүче ир-атларның хатыннары белән бергә җыелып, Олы Тарханга җыенгач, мине дә алып барырга уйлады. Миңа ул вакытта алты яшь ярым чамасы булгандыр. Юл минем өчен озын булды. Без җәяүләп тә, очраган бер йөк машинасына төялеп тә бардык. Берзаман без утырган йөк машинасы юлда туктап калды. Йөртүче алай итте, болай итте, машина кабынмый гына бит. Мин аның янында кабинада утырган идем. Ул миңа: «Мин рукоятка белән машинаны әйләндергән вакытта, син менә бу җиренә бас», – дип, миңа педальне күрсәтә. Мин шатланып, рульгә ябышып аның кушканын эшлим. Кинәт кенә машина эшләп китә. Минем өчен шатлык. Әрҗәдәге әнием дә, башка хатын-кызлар да миңа карап елмаялар. Машинаны кабызуга миннән дә өлеш керде ич!
Без барып җиткәндә әтием бригадасының эше кайный иде. Алар агачтан ниндидер бер зур бина төзиләр. Күрше Шакирҗан әбзәйне дә танып алдым. Аның чалбары буйдан-буйга ертылып төшкән. Аның аша ап-ак булып эчке чалбары да күренеп тора. Ул шул хәлдә эшләп йөри. Әнием кызганып, тиз арада энә-җеп табып, аның чалбарын ямап та бирде.
Әтинең исә берние дә ертылмаган. Ертылса да аптырамый. Янында Сария исемле кыз бөтерелә. Аны инде әтинең яшь хатыны дисәң дә була. Алар әти авылда ферма мөдире булып эшләгән вакытта ук танышып киткән булганнар. Әти аны үзебезнең авылдан, үз янына чакырып китергән. Алар биредә бергәләп яшәп яталар икән. Шулай итеп, мин биредә ике әниле дә булып куйдым. Әнием бик сабыр кеше буларак, тавыш-гауга чыгармады. Мине әтием һәм «яшь әнием» – Сария апа янында вакытлыча калдырып, үзе авылга кайтып китте.
Икенче көнне Сария апа мине үзе белән урманга алып барды. Аның белән янәшә тагын бер яшь кыз да атлады. Алар үзләре белән кул арбасы да алган иделәр. Соңыннан аңа чыбык-чабык төяделәр. Бу минем өчен китап рәсемендәге урман түгел, ә чып-чын имән урманы иде. Үз гомеремдә беренче тапкыр имәннең кырлы яфракларына кагылдым һәм аларга карап сокландым. Мәһабәт имән агачлары тармакланып-тармакланып өскә таба, кояшка таба юл алганнар. Арада ямь-яшел булып башка агачлар да үсә. Әлегә чаклы күрмәгән чыршы һәм наратлар да минем өчен беренче ачыш булды.
Алгарак китеп шуны әйтеп китим. Сария апа белән әтинең мәхәббәте Олы Тархан имән урманы белән генә чикләнмәде, бик озакка сузылды. Нәтиҗәдә, аларның уртак мәхәббәт җимешләре – Харис энекәшем туды. Харис башта Кече Чынлы авылында әнисе белән бергә яшәде. Казанга күчеп килгәч, ул артистлык юлын сайлады. Соңрак Галискәр Камал исемендәге академия театрында, Кәрим Тинчурин театрларында төп рольләрне башкаручы танылган артист – Харис Төхфәтуллинга әверелде.
 

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар