Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш – мизгел, мизгел кабатланмый

Яшәү чыганагы кояшның Җир дигән зәңгәр шарны үзенең нурлары белән җылыта башлавына хәтсез гомерләр бит инде.

Кемнәр генә килмәгән дә бу Җиргә, кемнәр генә китмәгән! Якты кояш астында һәр барчабызга лаеклы урын бирелгән. Әйе, без бик-бик төрле. Әмма уртагыбыз шул: адәм балаларының һәркайсы – Ана баласы, һәрберебезнең туган җире, нәселе, үткәне, бүгенгесе, киләчәге – тарихы бар. Ә һәммәбез өчен үз туган авылы – иң кадерлесе, иң якыны. Анда таңнар да алсурак, җилләр дә ягымлырак, кояш та яктырак һәм җылырак кебек.

Табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан Зәй районы Куш-Елга авылында туып үстем мин. Туган авылымда үткән яланаяклы балачак, аулак өйле, гармунлы яшьлек еллары яшел бишек булып күңелем түрендә тирбәлә. Ашатучы да, җылытучы да авыл мичләре күз алдыннан китми. Биш балалы ишле гаиләдә ике абыйдан соң көтеп алынган кыз бала – ул мин. Әткәй-әнкәйле, ике абыйлы, энеле, сеңелле туган йорт кадерле хатирә булып төшләремә керә. Әнкәй көн аралаш мич тутырып ипи сала. Сырлы калайларда пешкән биш түгәрәк ипине олы якка мендәр өстенә әйләндереп сала да күәс төбе – таба ипиен кисәкләргә бүлеп өстәлгә куя. Янында яңа аерткан сөт өсте. Өйгә тәмле ипи исе тарала. Барыбызны табынга чакыра. Ә мин... өстәл янына килмичә, мендәргә капланган сырлы ипиләр янында бөтереләм. Калай кырыннан ташыган кетертәвекне кимерәм. Кайчагында әнкәй чүпрәле ипи камырыннан көлчә пешереп ала. Аның тәме! Мич алдында озак кайнашканнан бит очлары алсуланган әнкәйгә, аннары гәҗит тотып самовар артында утырган әткәйгә карыйм да күңелем сөенеч белән тула...

Һәм кулыма китап алам. Әткәйнең шәхси китапханәсе бай. Нинди генә китаплар юк анда. Ул гомере буе китап яратты, кая барса да китап алып кайтты. Мин инде 5 нче сыйныфта укыганда ук Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосы укып чыккан идем. Матбугат-басмаларга да әткәй бик күпләп языла. «Азат хатын», «Ялкын», «Казан утлары», «Человек и закон», «Совет мәктәбе» кебек күләмле басмалар янына «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан», район газетасы «Дуслык байрагы» һәм башкалар өстәлә. «Яшь ленинчы» («Сабантуй») белән «Дуслык байрагы» («Зәй офыклары») − беренче балачак шигырьләрем басылган истәлекле басмалар да әле. Әдәби әсәрләр китап булып басылганчы, вакытлы матбугат аша беренче безнең кулга килеп керә. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары», Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар»ы, «Мәхәббәт һәм Нәфрәт турында хикәят»е – бала вакытымнан күңел түренә кереп калган әсәрләр. Халкымның гореф-гадәтләрен, тел байлыгын, күңел гәүһәрләрен шул вакытта ук тирән аңлавым белән горурланам.

Ындыр артында – бакча башында гына чирәмлек. Без аны Тау башы дип йөртәбез. Бары тик безнең авыл халкы гына «Тау башына төшәм» дип сөйләшә. Шул чирәмлектә бәбкә саклыйбыз. Тау башына ияреп таллык китә, аннары – урман. Әнкәйләргә ияреп, башта кура җиләгенә, аннары шомыртка йөрибез. Урман көзге муллыктан чикләвеге белән дә бүлешә. Болар барысы – балачагымның бик кадерле мизгелләре.

Югары Пәнәче – минем килен булып төшкән авылым. Гафият әти белән Нүрзидә әни мине үз кызларыдай кабул итте. Ул туган авылымнан унбиш чакрымда гына урнашкан. Юк, килен булып төшкәнче, олы кеше – укытучы буларак аяк бастым мин бу авылга. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, Зәй РОНОсы Югары Пәнәче урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты белгече буларак билгеләде мине. Куркып кына килгән идем, авыл мине бик җылы кабул итте. Ул да җаныма якын туган төягем. Монда минем гомеремнең күп өлеше үтте. Монда мин мәхәббәтемне, яраткан эшемне таптым. Монда мин ике балама гомер бирдем. Әтиләре Гамир белән аларны сөеп-назлап үстердек.

Һәр кешегә үз туган авылы якын. Сабый чакта тәгәрәп үскән бәпкә үләне, кычыткан үскән тар тыкрык, яз көне ап-ак чәчәктә утырган кыргый алма бакчасы. Сихри, моңлы, искиткеч матур, гомергә балачак һәм яшьлек хәтирәсен саклый торган урыннар.

Салкынчат чишмәсенең челтерәп аккан саф суларын үзенә сеңдергән урман очы таллыгы, киң, дулкынланып утыручы басу-кырлары, балачактан үз иткән тау башлары, иркен болыннары...

Болар барысы да минем җанга якын Туган төбәгем. Монда минем газиз халкым, монда минем ата-бабам нигезе, борынгы бабаларымның изге туфрагы, монда минем авылым язмышы − киләчәк буыннарга тапшырасы халкым тарихы яши.

Бүгенге көндә мин гаиләм белән Чаллы шәһәрендә гомер кичерәм. Бик тә зәвыклы 77 нче гимназиядә эшлим, 35 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия биргән педагог буларак, шуны әйтәсем килә: тәрбия, үз-үзеңне табу туган төбәк тарихыннан, гаилә шәҗәрәсеннән башлана. «Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез» дип халык юкка гына әйтмәгән ләбаса. Шуңа күрә дә дәресләремдә төбәк тарихын, гаилә кыйммәтләрен өйрәнүгә күбрәк урын бирәм, үз сүзләрен өздереп әйтә белергә, милләте, нәсел-нәсәбе белән горурланырга тиешлекләренә басым ясыйм. Иҗади биремнәрне бик теләп башкаралар балалар, хикәя, әкият шигырь язабыз бергәләшеп. Мин аларны, алар мине өйрәтә.

 

Тормыш − мизгел

 

Мәмрәп пешкән каен җиләкләрен

Уч тутырып җыйган әнкәем.

Изге теләк теләп, миңа суза:

«Авыз ит җир сыен, бәбкәем».

 

Әнкәйнең шул назлы карашында

Чагылып китте сабый чакларым.

Еллар − юллар. Үзем − җиләк гүя.

Ерак алып китте чаптарым.

 

Яшьли сөйгән ярым, улым, кызым...

Ә арада еллар тузаны.

Тормыш дигән дәрья − бер йотым су.

Сизмәдем дә еллар узганын.

 

Җиләк сибелеп яткан яланнарда

Сибелеп калган гомер елларым.

Бөре чагым, чәчкә, җиләк чагым,

Тау битендә сезне юлладым.

 

Сабагыннан өзелеп учка төшкән

Җиләк кебек кеше язмышы.

Гомеремнең кыл уртасы җиткән,

Ә җанымда – язлар сагышы.

 

Кыл уртасы җәйнең. Җиләк пешкән.

Мәмрәп өзелеп төшкән учларга.

Кайттым, әнкәй, еллар-юллар урап,

Учларыңа битем куярга.

 

Тормыш − мизгел. Мизгел кабатланмый.

Һәр мизгелнең була үз яме.

Әнкәй учларыннан авыз иткән

Җиләкләрдә туган җир тәме.

 

Әнкәй мичтә коймак пешерә

 

Балачакка кайттым. Әткәй йорты.

Әнкәй мичтә коймак пешерә.

Чертләп янган утын ялкынының

Яктылыгы төшкән битенә.

 

Вәкарь генә атлап әткәй йөри,

Йортта тынлык, үзгә тантана.

Әткәй-әнкәемнең елмаюы

Миңа күчә, балкып тын калам.

 

Бик борынгы көмеш самавыры

Кунаклаган табын түренә.

Тәрәзәдән таллык, басу-кырлар,

Тау башлары ачык күренә.

 

Җир җиләкле чирәмлектә йөри

Йорт казлары − тере йомгаклар.

Һәр ел саен ике оя бәбкә

Чыга иде − йомры-йомшаклар.

 

Бәпкә саклый идек тау башында.

Каз өмәсе аннан, көз җиткәч...

И ваемсыз балачагым, яшьлек −

Алтын вакыт үткән дә киткән.

 

Балачакка кайтып килдем әле...

Рәсемнәрдә хәтер-хатирә:

Табагачын тоткан, үзе япь-яшь −

Әнкәй мичтә коймак пешерә.

 

Авылым иртәсе

 

Ак мамык юрганга төренеп,

Йоклый сак авылым иртәсе.

Ындырлар күмелгән буранга,

Әз генә күренә киртәсе.

 

Өрфия ак челтәр шәлмени

Морҗадан сузылган төтене.

Яшьлегем үзе үк сагына

Бәхеткә күмелгән ул төнне.

 

Ак карга уелган эзләрдән

Ярату һәм сөю бөркелә.

Һич кайтмас, югалмас истәлек

Һәркемдә була ул бер генә.

 

Мәхәббәт хисләрен бөркәнеп,

Тын гына кар яуган кичләрдә

Ничә кат урадык урамны...

Ул көннәр калдылар үткәндә.

 

Сагынып шул гүзәл мизгелне,

Саташып уяндым йокыдан.

Буран да басылган, агачлар

Ак яулык ябынган сыкыдан.

 

Өрфия ак челтәр шәлемнән

Авылым түренә атладым.

Сөенеп бүгенге көнемә

Кадерле исемне атадым.

 

Улыма

 

Таң җиленең парлы канатында

Өрфиядәй нәфис зәңгәр чук.

Моннан олы бәхет була диме?

Шатлык-сөенечнең чиге юк.

 

Сандугачлар хәбәр салды иртән.

Кояш кочты алсу болытны.

Таң чыгымы тәгәрәде күздән:

Куеныма алдым улымны.

 

Күкрәк сөтем белән яшәү көчен,

Нәсел гамен бирдем каныңа.

Бишек җырым аша туган телем −

Ана телен салдым җаныңа.

 

Нәни учың алдым кулларыма,

Атлап киттең туган җир буйлап.

Үскән саен, сорауларың артты.

Тапсын, дидем, җавап. Тик уйлап.

 

Туган көнең, улым. Яратуым

Түгелде дә, шатлык йөземдә.

Сөенечләр артып кына торсын,

Шатлык яше булсын күземдә...

Бәхеткәең булсын үзеңдә.

 

* * *

Әле генә ап-ак биләүләрдә

Яткан сабый бүген – ир-егет.

Әткәсендә генә уй йомгагы –

Гомер җебен урый, мең сүтеп.

 

Мәңгелектән сорау, тик җавапсыз −

Бала күңелләре далада...

Канатлары ныгып калсын, дидер,

Авыр чакта куяр иң барда.

 

Чын ирләрчә кулын иңгә салыр,

Җавап көтәр, тутырып күзләрен.

Мең кат ишетергә әзер булып

«Рәхмәт, әти!» дигән сүзләрен.

 

Кызыма

 

Туган йортның алгы тәрәзәсе,

Тамчылы гөл тәрәз төбендә.

Җиткән кызга әзерләнеп куйган

Пар мендәрләр өйнең түрендә.

 

Чигешендә якты кояш уйный,

Чыклы үлән, җәйге чәчәкләр.

Кыз баланың күз сирпүе гүя −

Мизгелгә тиң икән кыз чаклар.

 

Шул мизгелдә сабый чакларың да

Олы мәхәббәткә илткән юл.

Татлы иреннәргә кунган сөю −

Гел синеке генә булган ул.

 

Туган йорттан очар вакыт җиткән:

Кунар ояң булсын җан тарткан.

Бәхет телим сиңа, җиткән кызым,

Парың булсын сине яраткан.

 

Алтын алма

 

Үзгә бер моң көзге бакчаларда,

Җанга сеңә гүя балкышы.

Сары яфрак яткан җир өстенә

Алма коела. Алма тавышы.

 

Һавалардан серле тавыш килә.

Ерак әле кышлар салкыны.

Буйга җиткән кызлар көнләшерлек

Алмаларның алсу ялкыны.

 

Каңгылдашкан казлар тавышыдай

Алмагачта көзләр сагышы

Күңелләргә тула бер моң булып

Шул көйләрнең бергә агышы.

 

Тып-тып иткән алма тавышына

Киек кошлар куша сайравын.

Җилсез көндә генә белеп була

Бакчаның шул көйне сайлавын.

 

Төсле музыкадай − бар җиһанга

Моң тарала. Карыйм әйләнеп:

Алма битле кызыкай бакча уртасында

Туган җиргә торам бәйләнеп.

 

Таң алды

 

Таң алды. Ал шәфәкъ офыкта.

Талларга ал томан уралган.

Көянтә-чиләкле Зөһрә кыз

Иң якты йолдызга юл алган.

 

Табигать серенә төренеп,

Уяна бар дөнья йокыдан.

Тимерсу  ярының таллары

Ак шәлен ябынган сыкыдан.

 

Таң алды. Офыклар киңәя.

Алмалы юлында пар болыт.

Өрфия ак томан эчендә

Бүгенге гашыйклар − кыз, егет.

 

Аларга диңгез дә тубыктан.

Җәяүле сукмакның тар чагы.

Сокланып парларга, пышылдыйм:

«Кайларга югалдың, кыз чагым?»

 

Күңелем түрендә сакланган

Яшьлегем иртәсе − бер сузым.

Рәхмәтле мин туган таңнарга:

Мәхәббәт иленнән кыз, улым.

 

Бәхетле булсыннар, дип телим

Һәркемнең кызлары, уллары.

Бүгенге гашыйклар уяткан

Аклыкта, пакьлектә уйларым.

 

Карендәшемә

 

Явыз Иван явы ялмап үткән,

Чукындырган татар баласын...

Динең җуйсаң, илең-телеңне син

Җуймагансың, керәшен татарым.

 

Бер үк җирдә яшәп, бер чишмәнең

Саф суларын эчеп үскәнгә,

Карендәшем минем, яшик шулай

Кинә тотмый гына үткәнгә.

 

Сабан туйларында моңлы итеп

Син сузасың керәшен көйләрен.

Питрау җитсә, Кала тау буенда

«Ай, былбылым», – диеп көйләрмен.

 

Диннәр үзгә булсын, җаннар бергә.

Җыр яңгырасын туган төбәктә.

Тарих битләренә сыймаганы

Яши шушы изге туфракта.

 

Шомырт тәлгәшләре шул ук...

Казан мәктәбендә булган фаҗигадән соң

 

Шомырт тәлгәшләре шул ук. Шау чәчәктә.

Әкрен генә исә таң җиле...

Кичәгечә түгел бүгенге көн.

Күкләр, җирләр иңри. Җан җылый.

 

Мәктәп сукмагыннан атлап киләм.

Ничә кабат үткән таныш юл.

Кичә белән бүген арасында

Нарасыйлар каны ята шул...

 

Гафу сорый-сорый балалардан,

Күзләренә карыйм тутырып.

Ачык сорауларга җавап эзлим.

Күңелкәем сыкрый, мең туңып.

 

Өстәл өсләрендә тузгып калган

Дәфтәрләрдә соңгы сүзләре.

Шомырт чәчәкләре аклыгыннан

Карый кебек сабый күзләре.

 

Күккә ашкан бу гөнаһсыз җаннар

Күбәләкләр булып талпына.

Бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек,

Шомырт чәчәкләре ак кына...

Әй, кешеләр, кая барабыз без?

Җирнең өсте канлы тап кына...

 

Рәмзия ҖИҺАНШИНА

Фото:

«Мәйдан» № 8, 2022 ел 

Комментарийлар