Логотип «Мәйдан» журналы

Таң атмаган иде әле

Хикәя.

Хирургия бүлегендә чираттагы смена тыныч кына үтеп барганда, таң алдыннан ашыгыч ярдәм машинасы авыр хәлдәге пациентны китерде. Хәрби хирург Илфир Таһирович белән шәфкать туташы Милә Камилевна операция залына үттеләр.
Рентген ясалган, анализлар алынган, тәнендә УЗИ тирән яра күрсәткән пациентның анализлары начар түгел, ярасына килгәндә – иллегә-илле, йә кала, йә юк. Илфир яралының исем-шәрифләренә күз салды: «Тимур Мансуров... 42 яшь...» Бу юлларны укыгач, йөрәген нидер сызып үтте. Тимур Мансуров! Эзләгәнеңне таптыңмы? Санитаркаларның коридорда: «Икенчегә хөкем ителгәч, амнистиягә эләгеп кайтуына өченче генә ай әле...» – дип сөйләнүләре колагына чалынган иде шул...
Һәр минуты кадерле операция барышында Илфир барысын да автомат рәвештә эшләде. Ә күңеленнән төрлесен уйлады. Үлек төсенә кергән пациентка, төс-кыяфәтенә караганда, 60 яшь бирерлек. Йөзендә тирән җыерчыклар. Кырынмаган. Аның кыл өстендә эленеп торган җаны ак халатлы хирург Илфирга тапшырылган иде. Табиб ничек теләсә, шулай була ала! 
Илфирның күз алдына егерме ике яшьлек чагы килде. Дүртенче курсны тәмамлаган көннәре иде. Ул көнне иртәдән үк барысы да нишләптер кире килеп торды. Тулай торак бүлмәсе ачкычын тапшырырга комендантны ярты көн көтте. Анысы аягын сындырган булып чыкты. Илфир, ачкычын вахтага тапшырып, трамвайга утырды. Вокзалга ярты юлны да үтә алмады – электр сүнде, җәяү атларга туры килде. Ул килеп җиткәндә, районга баручы автобуслар китеп беткән иде. Кайтучылар күп булгач, өстәмә рейс куйдылар. Иске «ПАЗик»та селкенеп ярты юлны үткән иде, анысы ватылмасынмы! Икенче автобус килеп җиткәнен көтәргә туры килде.
Егет авылга кайтып җиткәндә, төн уртасы авышкан иде инде. Юл сумкасын кулбашына асып, урам буйлап атлады. Төн матур, тыныч, җилнең әсәре дә юк, йолдызларын ияртеп, урак кебек ай калыккан, күк йөзе чалт аяз. Исәпсез-сансыз йолдызлар егеткә юл күрсәтеп бардылар. Туган авылы һавасын күкрәк тутырып сулап, җәйге төнгә сокланып атлаганда карыны ачканын аңлады. Автовокзал буфетыннан алган вак бәлешен сумкасыннан алып бер генә тешләргә өлгергән иде, якында гына котсыз тавышлар ишетелде:
– Үтерәлә-ә-әр! Коткарыгы-ы-ыз! А-а-а!
Егет тавыш килгән якка карады. Тыкрык башындагы багана уты яктысында йодрыклашкан егетләрне шәйләде. Илфир, ике дә уйламый, шунда йөгерде. Өч егет берәүне типкәли, үзләре тозлап-борычлап сүгенәләр. Бу болганыш, белмим, нәрсә белән тәмамланган булыр иде, Илфир килеп җитү белән сумкасын җиргә куйды да өч хулиганны өч якка алып очырды. Берсенә ныграк эләкте, ахры, җирдә бөкләнеп озак кына ятты. Бераздан ыңгыраша-ыңгыраша торып атлап китте. Икенчесе килеп Илфирның яңагына суккан иде, җавапка йодрык эләккәч, әйләнеп төште. Өченчесе кабат якын килмәде, курыкты, күрәсең, җиргә ауган дустын күтәреп торгызды. Һуш җыйгач, бүре балалары кебек, артларына карый-карый эзләрен суыттылар. Илфир җирдә аунаган егет янына килде. Авыз-борыны канга баткан, авыртуга түзә алмый тегеләй-болай әйләнгәли. Аңа чиста кулъяулыгын сузды. Егет битен сөртте. Торып утырды.
– Кем буласың?
– Тимур Мансуров... – диде, авызына җыелган канны төкереп.
Сирена тавышы төнге һаваны ярды. Илфир җиңел сулап куйды. Шунда ул күрше йортлардан капка алларына чыгып баскан кешеләрне күрде.
– Тәк! Нәрсә бүлә алмадыгыз, әтәчләр? – Папка тоткан лейтенант егетләр янына килде.
Илфир зыян күрүчегә ымлады.
– Сөйлә ничек булганын.
Ә теге егет:
– Ул!.. Ул... кыйнады... – диде һәм, җирдә утырган җиреннән күтәрелгәндәй итеп, Илфирга төртеп күрсәтте.
– Ник алдашасың? Дөресен сөйлә! – Илфир, учларын йодрыклап, Тимурга таба талпынып куйды.
– Тәк! Нәрсә өчен, ни өчен икәнен бүлектә аңлашырбыз, – дип, Илфирның да кулларына богау кидерделәр.
Каникулга кайтып баруын, бәхәскә очраклы килеп кушылуын аңлатып карады Илфир.
– Мин кагылмадым! Ялган сүз сөйли. Өч егет кыйный иде үзен. Үтеп барышлый ярдәмгә килдем...
Әмма лейтенант аны тыңларга да теләмәде.
Сержант урам буендагы пүнәтәйләрдән аңлатма алды. «Шул тикле дә кансыз булып буладыр шул...», «Хәрәкәтләренә күз иярми, үтерә дип уйлаган идек...» дигән сүзләрен хулиганнарга кагыла дип уйлаган Илфир ялгышкан – алар Илфирга каршы күрсәтмә биргән иде. Ниятләгән һәр эшенең иртәдән үк гел кирегә килеп торуы менә нигә булган икән.
Ышанмадылар Илфирга. Аны гаепләделәр. Урамның төнге «хуҗалары» янына тукталуы, ярдәмгә ашыгуы кыйммәткә төште. Сорау алдылар. «Тимур Мансуровта ни үчең бар? Кайда сугышырга өйрәндең? Гаебеңне таны...» Дүртенче курстан соң мединститут студентына бер елга академик ял алырга туры килде.
Төнге хулиганнарның башкалары да хастаханәдән белешмәләр алган. Берсенең кабыргасы сынган, икенчесенең баш мие селкенгән. Студент Илфир урамнан узып барган дүрт егеткә тиктомалдан башлап ташланган... Тренеры өйрәткән карате алымнарын урынсыз кулланган. Яман хәбәр институтка барып җитеп, тренерына шелтә бирелде. Илфирның әтисенең дөреслек юллап йөрүләре дә файдасыз булды – егетнең шаһитлары юк. Тик гаделсезлекнең ачы җимешен татыган Илфир тормышка нәфрәт белән карамады. Ачы сабак алды. Бер ел хастаханәдә медбрат булып эшләп, икенче елда укуын дәвам итте. 
Ике ел дус булып йөргән Алинәнең егет язган хатларга җавап бирмәү сәбәбе ачыкланды: хәзер аны курсташы Эмиль озата икән. Берчак институт коридорында Илфир аңлашырга теләгәч: «Миңа сугыш чукмары кирәкми!» – дип борылып китте зәңгәр күзле, сары чәчле чибәр Алинә. Кызның күзләре төссез, нурсыз булып күренде егеткә. Бераздан аның, укуын ташлап, яман юлга басуын ишетте. Җитеш тормышта үскән, әти-әнисенә бердәнбер, үтә дә иркә кыз иде бит ул.
Илфир укуын тәмамлады. Шәһәр хастаханәләренең берсендә хирург булып эшли башлады. Кулы җиңел табиб тиз күтәрелде. Күп укыды. Алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнде. Төнге сменаларда эшләде. Эштән буш вакытларында театр, концертларны калдырмады. Тулай торакта кырык ике яшенә кадәр гомер итте. Хатын-кызлармы? Алар Илфирга үзләре бәйләнеп йөрде, әмма Алинәнең хыянәтеннән соң ул берсен дә якын күрә алмады. Аны өзелеп, бөтен җаны-тәне белән яратып өлгергәнлеген соңыннан аңлады. Күңелендә җилпенгән мәхәббәт күбәләге шулай кайнар утта көеп тынып калды. Ә эшли башлагач... Төнге дежурларның берсендә тәннәре кара янган, ярымшәрә бер хатынны китерделәр. Беләкләре зәңгәрләнгән курсташын, кайчандыр күз атып йөргән, йөрәге түреннән урын биргән кызны операция белән дә алып кала алмадылар...
Күңеле өшеде. Кызлардан ерак булырга тырышты. Ниндидер тирән бер хис сабыр итәргә кушты: юлында берәр кыз очрар әле. Үзләрен ачыктан-ачык тәкъдим итеп йөргәннәрне күреп, күңеле кайткан чаклары да булмады түгел. Андыйлар өчен йөрәге бикле.
Бар кеше дә бер төрле булмый инде, дип үз-үзен тынычландырды. Алда бәхет көтәренә өметен сүндерми яшәргә тырышты. Өстәмә укып күтәрелү, тагын да үсү мөмкинлеге бар иде. Бүлек мөдире булып биш ел эшләгәч, туган районы хастаханәсенә чакырдылар. Ул вакытта авыл җирендә эшләргә кайткан табибларга миллион сум акча бирелә башлаган иде. Карт егет, чакыруны кабул итеп, туган районына кайтты. Биредә кырык ел эшләгән хирург, эшен аңа калдырып, ялга китте.
Илфир яңа тормыш башлар исәп белән кайтты туган ягына. Бәхетем дә, бәлки, шундадыр, дип уйлады. «Көчле хирург. Авырулары тиз савыга» – яңа хирург Илфир турында халык арасында сүзләр тиз таралды. Берничә операциядән соң, уң кулы итеп Милә Камил кызын сайлады. Милә эшенә җаваплы, җитди карый. Хатын-кыз буларак та сөйкемле күренде ул Илфирга. Пөхтә, җыйнак. Күп сөйләшми. Күбрәк эш турында сөйләшәләр. Көчле хатын. Аңарда ниндидер серлелек бар. Эш турында гына сөйләшсәләр дә, шул серлелеген ачасы килә иде Илфирның.

* * *

Тормышына шундый зур үзгәреш керткән Тимурның язмышы, бүген килеп Илфир кулында. Яшисең әле, Тимур. Илфир – Гиппократ анты биргән табиб, ул антына хыянәт итә алмый. Син яшәргә тиеш. «...Мин, авыруларның хәлен яхшырту өчен, үземнең сәләт-көчемә һәм белем дәрәҗәмә бәйле рәвештә, төрле авырлыктан һәм гаделсезлектән коткарып калырга, аларга уңайлырак шарт тудырырга юнәлтермен. Мин үлемгә илтә торган чараларны беркемгә дә бирмәячәкмен, андый уйда торучыларга юл күрсәтмәячәкмен...» Чирек гасырга якын элек кабул иткән антына тугры Илфир.
Операция өч сәгатькә сузылды. Хирург пациентның гомерен саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләде. Пычак тәнгә тирән кадалган, бавырны ике урыннан яралаган, кан эчкә сауган.
Милә Камилевна, хирургның һәр ым-хәрәкәтен аңлап, җитез эш итте. Эчкә сауган канны чистартып алды, тамырларына плазма кертте... Хирургның маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен сөлге белән сөртте. Ут кебек хатын. Милә Камилевна белән бик катлаулы операцияләрне дә ерып чыгып була. Аны үз сменасына алып ялгышмады Илфир.

* * * 

– Бүген бик дулкынландыгыз. Танышыгызмы әллә? – диде Милә ординатор бүлмәсенә чыккач.
Илфирның кәгазь күтәрерлек тә хәле калмаган, алҗыган иде. Үзен кулга алды.
– Әйе. Танышым. Күп еллар элек язмышымны челпәрәмә китерә язган танышым... – диде, халатын салып элде дә, утырып, башыннан үткәннәрне сөйләп бирде.
– Мине дә бәхетсез итте. Иремне үтерде... – Милә хис-кичерешләрен йөгәнли алды, тынычлыгын саклады, утырган җиреннән кузгалып, тәрәзә каршына килеп басты.
Илфир, ачу белән калфагын салып, кушеткага ыргытты. Әйтерсең Тимурның бу кылыкларында аның да берәр гаебе бар...

* * * 

Исән калды Тимур. Гомере кыл өстендә генә түгел, кыл да яртылаш өзелгән хәлдә иде. Ак халатлылар бригадасының искиткеч югары һөнәри осталыгы турында гәзиткә яздылар, сайтларга хәбәр урнаштырдылар. Журналистлар бүлеккә килеп интервью алдылар.
Илфир Таһировичка күз салган, Милә Камилевнаны көндәше итеп күргән, икенче иреннән аерылган, хирургка операция вакытында кирәкле  инструментларны биреп торучы шәфкать туташы Алена исә ординатор бүлмәсеннән ачуланып чыгып китте. «Харап инде, алар гына эшли, башка кеше эшләми!» – дип сукранды.
Тимурның хәле көнләп түгел, сәгатьләп уңайлана барды. Дүрт-биш көннән торып утыра башлады. Обход вакытларында Илфирга күтәрелеп карый алмады. Карашын читкә борырга тырышты.
Ул көнне ординатор бүлмәсендә Илфир белән Милә икесе генә иде. Табиб дәваланучыларга рецепт яза. Шәфкать туташы үз эше белән мәшгуль. Бүлмәгә Миләнең улы Алмаз килеп керде. Түгәрәк ак битле, соры күзле бик матур малай килеп керде дә аларга ташланды:
– Сез ник кеше үтерүчене коткардыгыз? Нигә аны үтермәдегез?
Милә белән Илфир үсмергә аптырап карадылар. Милә һушын җыеп сорап куйды:
– Ни сөйлисең, Алмаз?
– Бөтен социаль челтәрләрдә сезнең хакта язалар. Җинаятьчене коткаргансыз. Кеше үтерүче яшәргә тиеш түгел! Мине әтисез калдырган кеше бит ул! Ник аны коткардыгыз? Ул яшәргә тиеш түгел! – Ярсып тыны беткән үсмер тукталып тын алды да дәвам итте: – Дәресләрдән кайтышлый, сәгатькә батарея алыйм дип, базарга кердем. Базар апалары да телефоннарына капланып сезне сөйли... – Үсмер курткасын ычкындырды да өстәлгә якынайды. – Үсеп, хирург булачакмын да андый кешеләрнең барысын да үтереп бетерәчәкмен! Җирне алама кешеләрдән чистартачакмын!
– Улы-ы-ым! – Миләнең үзәк өзгеч тавышы да туктата алмады Алмазны.
– Үтерәчәкмен! Мин барыбер хирург булачакмын! Дөньяда кеше үтерүчеләрне калдырмаячакмын! Алар тагын кеше үтерәчәкләр. 
Илфир да телгә килде:
– Сабыр, Алмаз. Гиппократ анты дигән төшенчәне ишеткәнең бармы?
– Мин аны яттан беләм. Кеше үтерүчеләрнең берсенә дә безнең арада урын булырга тиеш түгел.
– Отставить! – диде Илфир кискен итеп. Егет, яшенә буылып, кинәт борылып чыгып китте. Ишек төбендә калтыранып Тимур басып тора. Алмаз аңа шундый итеп карады, ул карашта әрнү, нәфрәт, ачу, күралмау – барысы ярылып ята иде.
– Алмаз! Алмаз! – Илфир үсмернең артыннан чыгып карады, әмма ул инде баскыч буйлап түбәнгә йөгерә иде.
Ә аксаклап коридорга чыккан Тимурның күзләрендә... яшь ялтырый. Әйтерсең лә бәгырьсез җанның соңгы күзәнәгендәге ояты уянган да, тәгәрәп төшәргә көч таба алмый, күз кабаклары арасында пыялаланып катып калган.
– Тимур? Нишләп коридорда йөрисең? Сиңа әле йөрергә ярамый.
– Малай дөрес әйтә, – ул карашын читкә алырга тырышты. – Ник мине үтермәдең? – Үзе чатанлый-чатанлый холлга атлады.
Илфир аңа иярде. Холлдагы диванга барып утырдылар. Тимур, авыртудан сыкранып, авырлык белән аягын сузып куйды.
– Мин кеше үтерүче түгел. Кешене коткаручы. Бала-чага ни генә сөйләмәс, – диде Илфир.
– Ул дөрес сөйли. Син мине үтерә ала идең. Мин инде үләрмен дигән идем. Мин үләргә тиеш идем... – диде теле чишелгән Тимур.
– Яшәүдән туярга ярамый.
– Минем яшәвемнән ни мәгьнә? Таныдым мин сине. Син дә мине таныдың...
– Таныдым.
– Әйдә, бу тагын да җәфалансын әле, гүр газапларын җирдә татысын, дигәнсеңдер...
– Без үз эшебезне эшлибез. Яши башларга беркайчан да соң түгел.
– Миңа – соң. Кай җиреннән яңадан башлыйм? Әти кешенең кем икәнен дә белмим. Ун яшемдә көнгә бер кап «Прима» сигаретын тартып бетерә идем. Әни көн дә бер яңа ир белән түшәген бүлешә. Эчәләр. Миңа да эчерәләр. Минем алда бит барысы да... Их... – Тимур тотлыгып куйды. – Чыгып китәм. Ферма каравылчысы янында кунам. Иртән мәктәпкә барам. Миннән дәрес сорыйлар. Нәрсә ашадың, бүген кайда йокладың, дип сораучы юк. – Ул елмайгандай итте. – Яшәргә кирәк. Урлаша башладым. Син очраган җәйдә өч егет ялгыз карчыкның абзарыннан сарыгын урлап алып чыгарга кыстый башлагач киреләнгән өчен кыйнадылар. Аларны сатудан курыктым. Син очрап, ул бәладән коткардың. Аннан соң да күп маҗараларга юлыктым. Аларны үзем эзләп таптым, дисәм, дөрес булыр. Ике тапкыр утырып чыктым. Беренчесендә урлашкан өчен. Икенчесендә – шушы малайның әтисен үтергән өчен.
– Ни өчен үтердең аның әтисен?
– Кызык кеше син. Кесәңдә җилләр уйнасын, өеңдә бер кабымлык ризыгың булмасын, ә монда (корсагына күрсәтә) ач бүреләр уласын, «Давай!» дип торсын. Кая барасың? Таныш карчыкның эчтән келә салган ишеген каерып кердем дә акча таптыра башладым. Ул, мескен, җанын саклар өчен мендәре астыннан гәзит кисәгенә төрелгән акчасын чыгарып салды. Тагын эзләнә башладым. «Башкача юк, балам», – ди. «Мин синнән юкны сорамыйм», – дип шкафын актардым, савытларын бушатып карадым. Мич алдындагы чуеныннан аш алып ашадым. Минем кергәнне күргән күршеләре полициягә хәбәр иткән. Өй алдына машина килеп туктады. Папка тоткан участок инспекторы кереп килә. Мин, ишек төбендәге чаршауга капланып кына тордым да, теге өйгә керү белән, аркасына пычак кададым. Сүз дә әйтергә өлгермәде, ыңгыраша да алмады, ауды. Авызыннан канлы күбекләр килде...
Ике яшьлек малае бар, дигәннәр иде. Үскән икән малае да. Ә бит ул малай дөрес әйтә, дөрес әйтә! – Тимур ачу белән журнал өстәленә сугып алды.
– Нәрсәне дөрес әйтә? – Илфир ишеткәннәрен аңлап өлгерә алмады.
– Соң мин бит тагын кеше үтерәчәкмен! Үтерәчәкмен!
– Тагын утыртуларын телисеңме?
– Утыртсыннар! Анда мондагы кебек утын ягып өй җылытасы, кием юасы, ризык табасы юк. Җылы. Синең өчен бар да әзер. Анда тигезлек: берең –  каз, берең үрдәк түгел. Киемнәр дә, ашаган ризык да бертөрле – төрмә шулпасы тигез эләгә. Анда эшләүчеләр безгә кеше итеп карыйлар. Беләләр алар: без бит мәңге утырмыйбыз, без барыбер бер чыгачакбыз. Кирәк кешене эзләп табачакбыз! – Тимур үрсәләнә, өзгәләнә башлады. Авыруны палатасына озаттылар һәм укол биреп йоклаттылар.

* * *

Илфир ял алды. Беренче көнендә төш авышканчы йоклады. Тәрәзә пәрдәсе аркылы төшкән кояш нуры иркәләгәнгә уянып китте. Уянды һәм озак түшәмгә карап ятты. Яктырткычтан матчага үрелгән үрмәкүч пәрәвезләрен күргәч, эче пошып куйды: хатын-кыз кулы тимәгәнлеге күренеп тора. Болай ул җыйнак, пөхтә яшәргә тырыша. Савыт-саба, өс-башын карап, юып кына тора. Өй эченә күз йөгертте. Бар җирдә тәртип. Шылт иткән тавыш та юк. Тынлык. Бушлык. Күңелендә дә бушлык. Аны, эшеннән соңарып кайтса да, ачуланучы, ник соңладың дип кыздыручы юк. Озак йоклаганы өчен дәшүче дә юк. Уңга караса да, сулга караса да, дүрт стена арасында япа-ялгызы. Гомер янәшәдән узып бара. Болай булмый. Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Торып киенде, юынды, кофе эчеп алды да карате секциясенә барырга уйлады. Яшьли башлаган шөгыльне яңартырга кирәк. Соңгы вакытта Миләнең улы Алмаз турында еш уйлый башлады. Алмаз кебек улың булсын иде! Аның чордашларының инде оныклары бар, ә Илфир һаман ялгыз...
Үзе әти дә, әни дә булып, яхшы тәрбия биргән улына Милә. Хәзерге тормышта, Алмаз кебек, үз фикереңә ия була белү – яхшы сыйфаттыр. Замана яшьләре башка.
Илфир җәяү генә килде. Икесе ике залда аерым тренерлар белән шөгыльләнгән Илфир белән Алмаз гардеробта күрештеләр.
Борын төбеннән мыек төрткән үсмер таныш абыйсын таныды:
– Исәнмесез!
– Саумы, Алмаз! Үсеп киткәнсең. Занятиегә килдеңме?
– Әйе. – Егет Илфир абыйсын очратуына шат иде. – Сез мине гафу итегез, теге көнге өчен, Илфир Таһирович. Мин бик ачулы идем, – диде ул урамга чыккач.
– Зыян юк. Була торган хәл.
– Мин кеше үтерүчене күралмыйм. Ул мине әтисез калдырган кеше. Кичерә алмыйм мин аны. Беләсезме, әтисез ничек кыен? – Үсмернең тавышы калтыранды.
– Аңлыйм, Алмаз. Сабыр булырга кирәк. Синең әниең бар.
– Әни бар. Әнине дә үтерсә, берүзем калам... Ул чагында мин табиб була аламмы?
– Әниеңне нигә үтерсен ул? Үтермәячәк!
– Күпме кешегә зыян китергән. Аның башында нинди уй барын кем белә?
– Әйдә, Алмаз, андый күңелсез уйларны читкә куеп, яхшы хәбәрләр турында сөйләшик әле. 
– Әйдә!
– Күнегүләр ошадымы?
– О-о-о, әйе.
– Молодец! Тагын да тырышыбрак шөгыльләнсәң, ярышларда катнаша башларсың.
– Мин катнашам инде. Соры билбавым бар!
– Син молодец!
Алмазның телефоны тавыш бирде. Әнисе.
– Алмаз, әле кайдасың? Бар да әйбәтме?
– Әйбәт. Кайтып киләм. Юлдамын.
– Кайдасың? Хәзер каршыңа барам. Машинаны гаражга кертмәдем.
– Килмә. Мин үзем генә түгел.
– Кем белән?
– Илфир абый белән.
– Кем?
– Синең белән эшләгән Илфир абый.
Илфирның «Озатып куярмын. Борчылмасын әниең» дигән сүзләре Миләгә ишетелгәч, ул тынычланып:
– Ярар, улым, – диде.
Илфир Алмазны өенә кадәр озатты. Хезмәттәше белән син дә мин сөйләшеп кайткан улын тәрәзәдән күргәч, Милә, үзе дә сизмәстән, елмаеп куйды. Балага әтисез авыр, дип уйлады. Алмазның үзсүзле булып үсүе борчуга сала. Эш урынына кереп, үзен артык иркен тотуы да күңелен кырды Миләнең. Их, әтисе булса! Әти тәрбиясен, күпме тырышса да, ялгыз ана бирә алмый, күрәсең. Яши башлаган гына елларында мәгънәсез үлемгә дучар булды ире. Улын ярата иде. «Артык иркәләп үстермик Алмазны. Үзен үзе сакларлык, якларлык булып үссен!» – дип кабатлый иде. Үзе, хезмәт хакы алган саен, уенчыклар, киемнәр алып кайтып сөендерә иде. Искә алырга гына калды. Яшәгән кебек тә булмадылар. Суга төшкән кебек юк булды да куйды ире...
Ялгызым бала үстерәм дип кимсенеп яшәми Милә. Мендәрен кочып елап та ятмый. Моңа аның вакыты юк. Эшеннән арып кайта. Улына игътибарлы булырга тырыша.
Сизә Милә: Илфир Таһирович, буфеттан вак бәлешләр алып, кайнар чәйләр тәкъдим итеп йөргән Аленаны түгел, аны якын күрә. Бу җылы караш Миләнең күңелен үстереп җибәрә. Әлбәттә, көндәше итеп күргән Алена Николаевнаның агулы угына эләкмәскә, аларга әһәмият бирмәскә тырыша. Исерек белән исәргә юл бир, диләр бит.
Күңелендә уянган хисләрен йөгәнләп килә. Илфирга артык ачылып китми. Хезмәттәше итеп карый. Ә болай... бер көн килеп тәкъдим ясаса... кушылырга каршы булмас иде, мөгаен.
Миләнең улы белән күп уртаклык тапты Илфир. Хирург булам, кеше үтерүчеләрне юк итәм, дип йөргән Алмаз башка төрле «җырлый» башлады: «...Мин, авыруларның хәлен яхшырту өчен, үземнең сәләт-көчемә һәм белем дәрәҗәмә бәйле рәвештә, төрле авырлыктан һәм гаделсезлектән коткарып калырга, аларга уңайлырак шарт тудырырга юнәлтермен. Мин үлемгә илтә торган чараларны беркемгә дә бирмәячәкмен, андый уйда торучыларга юл күрсәтмәячәкмен...» Илфирның тәрбиясе тәэсирле. Чын ир кешечә эш итә. Малайның хирург булу теләге ныгый бара.

* * *

Карате секциясе башта Илфирны Алмаз белән якынайтты. Аннары Милә йөрәгенә дә юл ярылды. Уртак кызыксынулар, кызыклы бәхәсләр берләштерә ир уртасы Илфир белән үсмер Алмазны. Аларга рәхәт. Бу икәү карате буенча да, хирургия турында да сәгатьләр буе сөйләшә алалар. Илфир Алмазны мәктәбеннән машинасына утыртып алып кайта. Секциядән соң Алмазны кайтарып куя. Бергәләп чәй эчәләр.
Ә беркөнне Илфир занятиедән соң Алмазны машинасына утыртып күл буена алып килде. Монда искиткеч күренеш каршылады аларны. Таллыкта кошлар сайрый, әрәмәлектә бакалар бакылдаша. Бөтенләй башка дөнья. Ниндидер сихрилек, ихласлык... Үзенең әлегәчә беркайчан да шушы матурлыкны күрми яшәгәненә гаҗәпсенеп тә куйды Алмаз. Су өстендә әле теге, әле бу якка әйләнгәләп очкан, вак балык эләктереп, канатларын җилпи-җилпи күтәрелгән акчарлакларны көнозын күзәтеп утырырга да риза ул.
Менә челән очып үтте. Шунда Алмаз башлап челәннең тавышын ишетте.
– Матур түгел тавышы, – диде.
Илфир елмаеп кына куйды.
Күл буеның алар тукталган өлешендә кеше юк. Каршы ярда балыкчылар тезелешеп кармак сала, өч кеше, көймә белән кереп, су өстендә балык тота. Якында гына унике бәпкәсен иярткән аккош йөзә. Балалары – кара, анасы ак төстә. Томшыгы кызыл. Илфир багажнигыннан икмәк, сохари кисәкләре алды. 
– Әйдә, аккошларны ашатабыз, Алмаз!
– Ничек?
– Хәзер хыялыңда йөрткән иң зур теләгеңне уйла да, шул тормышка ашсын иде дип теләп, аккошларга шушы икмәк кисәкләрен ыргыт.
Алмаз уйланып торды.
– Киек кошлар рәхмәт әйтеп ашыйлар да, кешенең теләге тормышка аша. – Илфир, кулындагы икмәк сыныкларын бүлгәләп, үсмергә сузды.
– Беләсеңме, Алмаз, студент чакта имтиханнар, зачетлар алдыннан шәһәр уртасындагы паркта аккошларга, кыр үрдәкләренә теләк теләп икмәк ашата, кышларын парктагы күгәрченнәргә көнбагыш, ипи валчыклары сибә идем. Шулай эшләгәч, имтихан һәм зачетлар да бик җиңел бирелә иде.
– Кызы-ы-ык! – дип сузды Алмаз.
Аккош бәпкәләре су өстенә төшкән ипи, сохари кисәкләрен узыша-узыша йөзеп килеп ашадылар.
– Кешедән дә курыкмыйлар! – диде Алмаз, үзенең күзләре көлә.
– Курыкмыйлар. Алар безнең күчтәнәчләр алып киләсене беләләр. Кулга ияләнгәннәр.
Ашап бетергәч, ана аккош, рәхмәт әйткән кебек башын иеп алды да, бәбкәләрен ияртеп, камышлыкка кереп югалды.
– Оясына кереп китте... – диде Илфир.
– Иртәгә дә килербез әле, Илфир абый...
– Килербез.
Җыенып кайтырга чыктылар. Алмаз юл буе уйланып кайтты. Илфир да малайга дәшмәде. 

* * *

Алмазга яңа шөгыль табылды: хәзер ул өстәл өстендә калган икмәк сыныкларын ваклап катыргы тартмага җыя. Көн саен диярлек Илфир абыйсы белән аккошлар ашатырга йөриләр.
– Әнине дә алып киләсе иде күл буена. Ул да күрсен иде мондагы матурлыкны.
Илфир Алмаз белән килеште:
– Дөрес әйтәсең. Бергәләп килергә кирәк.

* * *

Милә күл буена барудан баш тартмады. Аккошларны, үрдәкләрне бик теләп ашатты.
Алмаз әнисен кисәтергә ашыкты:
– Әни, теләк теләргә онытма!
Милә белән Илфир бер-берсенә карап елмаештылар.
Алмаз бака яфраклы сукмак буеннан якындагы камышлар янына барып басты да, дөньясын онытып, күлгә чумган чүрәкәй үрдәкне күзәтте. Әнә, чумды! Юкка чыкты! Кая булды инде? Ах! Әллә ун метр ара үтеп, тал төбеннән килеп чыкты! Томшыгында балыгы да бар!
Илфир белән Миләнең карашлары очрашты да, мизгел тукталып калгандай булды. Ул Миләне кочагына алды. Тартынмады Милә, улыннан да кыенсынмады. Алар инде төпсез карашлар эчендә адашып, гыйшык утында янып өзгәләнә торган яшьтә түгел. Икесе дә тормышта үзләренә төшкән сынауларны сабыр гына үтәргә тырышкан, урта яшькә җиткән кешеләр. Алда  ни көткәнен кем белә? Гомер кичкәндә ялгыз канат кагу, ни дисәң дә, җиңел түгел. Пар кирәк. Күңел халәтеңә туры килерлек, кичерешләреңне кабул итәрлек яр кирәк. Икесенең дә тормышындагы бушлыкны тулыландырып, бер-берсен аңлап яшәрлек рухташ кирәк. Илфир ул кешесен тапты. Ялгышмаячагына ышанды. Йөрәге Милә дип тибә башлагач та аңлаган иде моны. Сәгате җиткәнен көтте. Аны күрсә, күзләрендә бәхет очкыннары кабына.
Алмаз әнисе белән Илфир янына килде:
– Сез кошларга нинди теләкләр теләп суга ризыклар сиптегез? Мин үземә әти булырлык кеше сорадым...
– Ә мин, Алмаз кебек улым булсын иде, дип теләдем, – диде Илфир.
– Мин дә... – диде Милә... һәм, керфекләре очына эленгән көмеш яшьләрен яшерергә теләп, Илфирның кочагыннан чыгып, якындагы басмага атлады. Саф чиста суда битләрен юды. Шатлык яшьләрен юып, җәелеп яткан көзге өстенә таратасы килде. Елга, җавап итеп талгын җилдә тигез дулкыннарын ярга чыгарып, серле тавыш бирде. Әйтерсең, «Бәхетеңне югалтма, югалтма...» дип Миләне кисәтте...

* * * 

Милә, тәмле дә, файдалы да булсын дип, йөгерә-йөгерә ризыклар әзерли. Алмазы белән Илфир икесе дә мантый яраталар. Шул охшашлыклары да Миләнең күңелен үстереп җибәрә.
Никахлашып бергә яши башладылар. Алмазның туган көнен өйдә дусларын җыеп билгеләделәр. Соң гына 
йокларга яттылар. Төн уртасы да узды. Милә арыган иде, яту белән әвен базына китте. Илфир йоклый алмый ята иде, телефоны шалтырады. 
– Ашыгыч килеп җитегез. Авыр хәлдәге пациент бар.
– Нәрсә булган?
– Төнге разборка. Берсе үлгән. Икенчесе кыл өстендә...
– Авыр хәлдәгесе кем?
– Тимур Мансуров...
Илфир белән Милә, җыенып, машинага чыгып утырдылдар. Таң атмаган иде әле. Күл буеннан, кояшлы көн булачагын вәгъдә итеп, томан таралып килә иде.

 

Аида ХӘЙРТДИНОВА

Фото: https://ru.freepik.com

Аида Рәдиф кызы Хәйртдинова 1972 елда Башкортстанның Балтач районы Көнтүгеш авылында туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Хезмәт юлын район матбугат басмасы редакциясендә бүлек мөдире вазифасында башлый, әле дә шунда ук хезмәт куя. Хикәя, нәсер, новеллалары «Тулпар», «Агыйдел», «Идел», «Шоңкар», журналларында, «Кызыл таң», «Өмет», «Сөенче», «Йәшлек», «Йәншишмә» һәм башка газеталарда дөнья күреп килә. 2009 елда «Яшьлек җырым» дигән тәүге хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. 2006, 2009 һәм 2012 елларда «Өмет», «Башкортостан» гәзитләренең әдәби конкурсларында җиңүче буларак билгеле. 2012 елда Рәмил Кол-Дәүләт исемендәге әдәби премия лауреаты булды. «Тулпар» журналының 2015 елгы лауреаты.
2022 елда «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә «Кышкы юл озын иде» дигән җыентыгы басылып чыкты. 

 

«Мәйдан» № 6, 2024 ел

Комментарийлар