Бүген ярат мине
Хикәя.
Ул көн саен Бауман урамы башындагы сәгать янына гитара уйнарга чыга. Башкалар кебек, үз уенын акчага әйләндерер өчен, җир астына да төшми, урамның байлар йөри торган Үзәк Банк тирәсенә дә барып утырмый. «Нәҗип Нәккаш өлгесе буенча эшләнгән» бу сәгать аның дустына, сердәшенә әверелде бугай инде. Әнә бит – минут саен, сәгать саен, көн саен аның гомерен саный. Тик менә гомеренең генә рәте юк...
Дөресен генә әйткәндә, Шәүкәтнең тормышы ал да гөл. Казан янындагы районның иң бай кешеләреннән исәпләнә аның әти-әнисе. Ләкин алар үз гомерләрен яшәп яталар, Шәүкәтнең алар гомеренә бер катнашы да юк. Ә аңа үз гомере, үз язмышы кирәк!
Әлбәттә, ул әти-әнисенең гомере белән яшәп карады. Мәктәптә әйбәт укыды, аннары ике югары уку йортын тәмамлап, ике диплом алып чыкты; ул хәзер үзе юрист, үз экономист... Яшә дә яшә, хезмәт ит тә ит, уңышларга иреш тә байлыгыңны арттыр, бәхете дә озак көттермәс...
Шулай уйлап яши башлаган иде. Шушы сәгать төбендәге бер очрашу аның тормыш сукмакларын, язмыш юлларын бутады да куйды.
...Гармун уйнап көн күрүче Шәех абый иде ул. Шәүкәт ара-тирә аның катыргы кабына тәңкәләр салып китә. Изгелек эшлим, хәтта, игелек кылам дип тә түгел, кешедән күрмәк кенә, шулай кирәктер дип кенә...
Ул акчаның бәясен белми. Үзенең кыска гына гомерендә акчага кытлыгы булмады. Кулында да тота белмәде ул аны. Әле әтисе, әле әнисе игелекле ата, игелекле ана булып кыланалар иде.
Менә шул Шәех абый бер көнне Шәүкәтне чакырып алды да:
– Син бит үз гомереңне яшәмисең, – диде. – Сиңа үз гомереңне яши башларга вакыт, – дип тә өстәде.
Шәүкәт үртәлде. Шуңа да сорауга сорау белән җавап бирде:
– Ә син соң, син үзең үз гомерең белән яшисеңме?
– Ә мин инде соңга калдым, – диде Шәех абый, озын чал чәчен әле бер якка, әле икенче якка тарап.
– Үзегез соңга калгансыз, үзегез кеше өйрәтәсез...
– Алла сакласын... Мин белгән нәрсәләрем хакында гына сөйлим, Өйрәтмим, искәртәм генә. Кабул итәсеңме-юкмы – синең эш. Минем хакта беләсең килсә, шуны гына әйтә алам: минем гомер тауга менеп төшкән кебек булды. Тауга авыр менәсең, җиңел төшәсең бит... Шулайрак...
Шул үртәлүдән Шәүкәт озак килми торды бу якларга. Шул берничә ай эчендә гармунчы карт әйткән һәр сүзне, ул сүзнең һәр хәрефен күңеленнән мең мәртәбәләр генә үткәргәндер... «Үз гомереңне яшәмисең, кайчан яши башлыйсың?» – ди бит, хәерсез! Үзен белсен! Шулай да, ниндидер мәгънә бар иде картның сүзләрендә. Ныклап уйлап караганда... Ул бит гомере буе әти-әнисенең җилкәсендә утырды. Үз куллары, үз башы белән бер тиен дә акча эшләп алганы булмады. Бер укуны тәмамлагач, икенчесен башлады, әтисенең танышлары булышлыгы белән бу ике вузны да көч-хәл белә ерып чыгып, зур дәрт белән олы эшләргә тотынмакчы булды. Соңгы дипломны алганнан соң да бер еллап вакыт узды, ләкин әллә ни кыра алмады: берничә эшкә кереп карады, юрист хезмәте дә, икътисадчы эше дә тиз ялкытты аны. Әтисе урнаштырган җылы урында да айга якын гына эшли алды, анысыннан эш хакын да алмыйча китте... Үзенә бер эш ачарга йөри йөрүен, тик әлегә җае гына чыкмый. Киңәшләшергә чын дуслары да юк, очраклы «братаннар»га йә эчәр өчен акча, йә кунып йөрергә урын кирәк. Аларның үз гомерләре дә, Тәкъдирдән читтә, яшәр-яшәмәс кенә үза... Тәкъдир – язмыш түгел, Тәкъдир – язылмыш ул. Шул өстәмә бер иҗеккә ихтыярый тормыш сыеп беткән. Шәүкәт тоя, сизенә: аның Тәкъдире бар, һәм ул аны көтә...
* * *
...Ярты ел дигәндә Шәүкәт Бауман урамы чатында гармун уйнап торучы Шәех агай сүзе белән килешеп бетте.
Чынлап та, ул үз гомерен яшәми. Ә яши башларга кирәк... Тик... нидән башларга? Гомер турындагы бу ачы да, татлы да хакыйкатьне шул гармунчыдан башка тагын кем әйтеп бирә алсын?! Аның янына барырга, бу хакта кат-кат сорашырга кирәк! Яшәү мәгънәсе нәрсәдә? Үз гомереңнең эзенә ничек төшәргә? Киләчәккә, язмышка, бәхеткә илтүче максатларны, хыялларны каян табарга? Табаргамы? Әллә аны үз күңелеңнең иксез-чиксез кырларында тәрбияләп үстерергәме?
Шәүкәт бердәнбер көнне, барлык шик-шөбһәләрен күңеленең иң ерак почмагына яшереп куеп, Бауман урамы башындагы сәгать янына китте. Колагына гармун тавышы ишетелә башлау белән, аның йокымсырый башлаган күңеле җилкенә башлады, йөрәге ярсынды.
Шәех гармунчы үз урынында иде. Шәүкәт, аңа туры карарга да кыенсынып, якын ук килде, аннары алдан ук әзерләп куелган бер төргәк акчаны катыргы савытка салды...
– Әй адәм баласы, син буталмадыңмы? Мин бу кадәр акчаны ала алмыйм. Гөнаһлы итмә мине, хәрәмен ал, хәләлен генә сал. Бер кәгазен генә калдыр да, калганын алып кит...
– Бәй, син Шәех абый түгелмени?!
– Син Шәүкәтме әллә?
– Шәүкәт. – Шәүкәт тәмам аптырады. Үзалдына сөйләнгәндәй генә сорап куйды: – Нинди әкәмәт бу? Гармуны, көе аныкы, ә үзе... Шәех абый кайда соң? Ә син кем?
– Кайда кирәк булса, ул шунда, аның өчен борчылма... Бу урында хәзер мин, астан мендем. – Гармунчы, башын уң якка чөеп, метрога алып төшә торган җир асты юлына күрсәтте. – Шәех урынында – мин. Сәет абый диләр мине. Шәехкә нинди йомышың бар?
– Йомыш дип... Бер соравым бар иде...
Тавышын басып кына уйнавында булган гармунчы, сул колагын алга сузып, Шәүкәткә табан бер адым атлап куйды.
– Йә, әйт, тыңлап карыйк... Нинди сорау ул?
– Юк, мин аны сезгә әйтә алмыйм...
– Ә мин синең Шәех белән нәрсә турында сөйләшергә теләгәнеңне болай да беләм.
– Нәрсә турында? – Шәүкәткә бу көтелмәгән, әмма ниндидер маҗара, сер вәгъдә иткән очрашу ошый башлаган иде инде.
– Юк, сорау-мазар белән баш катырып тормыйк. Шунда ук җавабына күчик...
Менә ул, уйнаган җиреннән туктап, алдында яткан катыргы капка үрелде, аның почмагында яткан, шактый таушалып өлгергән кәгазь кисәген алды, аннары, Шәүкәткә кармыйча гына, үзалдына әйтеп куйды:
– Менә шунда синең сорауга җавап...
Шәүкәт үзенә сузылган кәгазьне алмаса да алды, алса да алды. Ачып, андагы язуны укыгач, артына егылып китә язды. «Үз гомеремне нидән башларга?» дип сорыйсың инде син. Җавабым шул: нәрсәне үзең теләп, яратып эшлисең, һәм әйбәт эшлисең – шуннан башла, Шәүкәт энем! Үкенмәссең. Кеше гомерен яши, ә язмышын иҗат итә, шуны онытма. С/б Шәех.»
Шәүкәт, ничек кенә күңеле кытыкланса да, Шәех гармунчы хакында сорашып тормады. Үзенең гомер юлында пәйда булган бу серле үзгәрешләргә күнегеп тә бара иде ул.
Шул таушалып беткән кәгазь кисәген күтәреп кайтып китте Шәүкәт. Берничә көн уйланып, күңел газапларына чумып йөрде... Газап булса да, татлы иде бу тойгы. Чөнки аның тормышында беренче мәртәбә нидер ачыклана башлады: аңа, һич кичекмәстән, үзе яхшы белгән шөгыльгә тотынырга, шул шөгыль аша яңа гомер этабына чыгарга кирәк булачак. Ачыклана башлады гына шул. Ачыкланып бетә алмады... Шәүкәт уйларының очына чыга алмыйча изаланып йөрде-йөрде дә кулына гомер юлдашын – гитарасын алды.
Шулай өч көн буе үзе кебек үк ялгыз диванында гитарасын чиртеп ятты. Әле аның белән бергә ыңгырашты, күңелен талкыды, әле, күтәренке-дәртле көйләргә юлыгып, яшәү гаме, юк-юк, яшәү яме хакында, хәтта бәхет хакында татлы уйларга бирелде...
Ләкин уйларының очына чыгарга гитара моңы да ярдәм итә алмады.
Кеше ялгыз яшәрлек дәрәҗәдә көчле түгел. Шәүкәт теге серле-сихерле урынга тагын барырга мәҗбүр булды. Тик анда беркем дә юк иде инде. Эссе, тынчу һава аңкытып торган Бауман урамының кайсыдыр почмагыннан магнит тасмаларга яздырылган җырлар гына ишетелеп ала...
Таныш сәгать белән янәшә җилкә кашып торган Шәүкәтнең зиһен тәгәрмәче берзаман котырып эшли башлады: әгәр дә үзе шушы урынга басса? Гармунга көче җитмәс, ә менә гитара!.. Аның күңел халәтен әйтеп бирә ала торган бердәнбер уен коралы бит ул...
Әйе шул, гитара!.. Менә аның төп эше! Яхшы белгән эше. Яраткан эше... Шушы гитара аны яңа тормышына, яңа гомеренә, язмышына алып чыгачак, билләһи!
Шәүкәт үз уйларыннан сискәнеп, хәтта куркып китте. Якты дөньяда яшәгән 26 нчы елында ул шундый аянычлы (бәлки, бәхетледер?) нәтиҗәгә килде түгелме?! Балачактан ук дыңгырдата башлаган гитараны ул бөтен нәрсәгә караганда да үз итә, артыграк күрә икән бит!..
Авылда гитараның ни икәнен дә белмәгән чакта әтисе әллә каян гына алып кайткан иде... Шәүкәт үзлегеннән уйнарга өйрәнә башлады. Аннары төрле китаплардан карап, телефоннан сораштырып, бу уен коралының серләренә төшенде. Бераздан ул гитара сәнгатендә үз серләрен, үз аһәңен дә булдырды. Ахырдан ул бер нәрсәгә ышанды, бу ышану инануга әверелде: гитара – татарның үз коралы; гитара сыман уен коралы мең ел элек тә булгандыр, башкача аталган гына, шулай булмаса, бу кадәр милли аһәңле, күңелләрне кузгатырлык дәрәҗәдә моңлы була алыр идеме ул? Шәүкәт хәтта үзенчә ачыш та ясады: гитараның яңгыраш тәртибе хәзер рус халык уен коралы булып киткән домраның, төркичә – думбраның, яңгыраш тәртибенә туры килә!
* * *
Гитара күтәреп таныш сәгать янына килергә берничә көн кыенсынып йөрде әле Шәүкәт. Ниһаять, ул тәгаенләп һәм тәвәккәлләп килгән бер мәлдә сәгать каршында бер төркем кеше мәрәкә килеп йөри иде...
Шәүкәт аларга игътибар итмәде. Килеп урнашты да, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, аны җәйге яңгыр ышкып юган таш өстенә җәеп җибәрде. Чүпрәк футлярыннан гитарасын алды, бармак очлары белән генә чиртеп, аның һәр кылын тикшереп чыкты. Аннары тирән итеп сулыш алды да, бармакларын
авырттырганчы чиртеп, моңлы да, дәртле дә көй уйнарга кереште, берничә аккордтан соң, ияген алга чөеп, күзләрен йомып, җырлап җибәрде: «Син яратсаң, бүген ярат мине, яратырдай чакта яшибез...»
Сөю, ярату турында җырларга яратса да, мәхәббәттә гел уңышсызлыкка очрады ул. Моңа күбрәк үзе сәбәпче иде. Тормышында очраган кызларны күзләре белән яратса да, күңеле, йөрәге белән ярата алмады Шәүкәт. Яшьлек романтикасының бер символы булган гитарада уйнаган егет янында кызлар гел була иде анысы... Иң чибәрләре, иң чаялары була иде... Гитара моңына кушылып җырларга теләүчеләр дә булды. Ләкин Шәүкәткә җырчылар кирәк түгел иде. Ул үзе генә җырлый. Күз кабаклары йомылган килеш, сәгатьләр буе җырлап утыра... Шуңа күрәме, кызлар аның янында озак тормыйлар иде. Шәүкәт алар белән бөтен күңелен биреп дуслаша алмады. Шушы гитара аның бөтен җан сулышын, күңел егәрлеген үзенә суырып алган кебек иде... Кызларның кайсыдыр, җавап хисе көтеп ала алмагач: «Син гитараңны ныграк яратасың, шуңа өйләнерсең инде», – дип тә әйтте бугай әле...
«Син яратсаң, бүген ярат мине...»
Күпме утыргандыр, күңеленә ургылып кергән моң, дөресрәге, шом күзләрен ачарга мәҗбүр итте. Ниндидер сәер тойгы кичерә иде Шәүкәт. Бу моң-шом артында ниндидер мәрт тынлыгы тора иде. Ләкин хәтәр тынлык – дөнья шыр ятим калган яисә бөтенләй бушлыкка очкан дигән сүз түгел әле. Нәкъ менә шундый шомлы билгесезлектән соң яңа тормыш, чынлыкта Шәүкәтнең күптән эзләгән үз гомере башланып китмәс дип кем әйтә ала?! Ә бу яңа гомер бары тик кешеләр белән генә булырга мөмкин иде!
Ә кешеләр бар иде, Нәккаш сәгате тирәсенә шактый халык җыелып өлгергән. Кемнәр генә юк араларында: өлкән абзый-апалар да, лекцияләрдән соң Бауман урамында йөрергә күнеккән студентлар да, Казанны карарга дип читтән килгән кунаклар да, хәтта кояш нурларында җылынып алыр өчен өскә менгән җир асты сукбайлары да... Менә алар, Шәүкәт уйнап бетерү белән, шаулатып кул чабарга керештеләр, аннары, дәррәү кузгалып, таш өстендә яткан ап-ак кулъяулык өстенә эреле-ваклы акчалар сала башладылар...
Берничә сәгать эчендә үзенең күңел тарихы турында, йөрәк тамырларына төер булып утырган, иркенләп кузгалып китә алмый торган яшәеш хыяллары хакында уйнап, «сөйләп» чыкты ул. Уйнаучының күңел халәте, йөрәк ярсуы башкаларга да тәэсир итте, ахры, халык аның тагын, тагын уйнавын сорады, ә ул уйнады да уйнады... Куллары тәмам арып, бармаклары тыңламый башлаганчы уйнады Шәүкәт. Аннары, кинәт кенә кузгалып, алдындагы кулъяулыкны бөреп тотты да (ни генә дисәң дә, эш хакы бит әле ул), гитарасын икенче кулындагы футлярга урнаштырып, йөгерә-атлый китеп барды.
Кайткач та тиз генә тынычлана алмады Шәүкәт. Шактый вакыт гитарасын салмак кына чиртеп утырды. Аннары өстәл өстенә җәеп салынган кулъяулыктагы акча өеменә күзе төште. Бу эш хакы – аның яңа гомеренең иң тәүге билгесе, хәбәрчесе иде.
Икенче көнне дә шушы хәл кабатланды. Җайсызрак кыланды, ахры, өченче көнгә чыккач, кесәсендәге кулъяулыкка ияреп чыккан акчалар өстәл өстенә, диванга, хәтта идәнгә чәчелде. Идән буйлап акча җыеп йөргән Шәүкәт кулына әллә каян гына бер кәгазь кисәге килеп эләкте. Акча белән бергә салынган хат кисәге түгелме? Бик кызык икән бу «урам музыканты»ның тормышы! Әнә мактау хатлары да килә башлады. Бәлки әле мәхәббәт хатыдыр? Болай булса, Шәүкәтнең эшләре пешәчәк!..
Шәүкәт шундук хатын-кыз кулын танып алды. Укыргамы-юкмы дип, бераз икеләнеп торды, әмма кызыксынуы җиңде: ул, кәгазь кисәген учларына җәеп, кычкырып укый башлады:
«Гитара уйнаучы егеткә! Бик матур, өздереп уйныйсың. Йөз-битеңә караганда, бик моңлы-сагышлы күренәсең. Ялгыз кешегә охшагансың. Әнием белән үтеп барганда, аерыла алмый тыңлап тордык. Әнием елап та алды. Без аның белән икәү генә яшибез.
Әтиебез иртәрәк үлде. Ул да, синең кебек, урам музыканты иде. Әни әйтә: «Ялгызы гынадыр, караучысы да юктыр, чакыр әле үзен, хәлебездән килгәнчә өстәл әзерләп, тәрбияләп чыгарыр идек» –, ди. Менә шушы адрес буенча килсәң, әнием шат булыр иде. (Яшермим, уйнавың миңа да бик ошады. Ихлас моңлы кешеләр шундый сирәк хәзер!..) Айсылу.»
Шәүкәт, баскан урынында җир убылса, ике дә уйламыйча төшеп китәр иде, билләһи! Кемнәрдер өйләренә чакырып, тәрбияләп, туендырып чыгарырлык дәрәҗәдә кызгандырып, гитарада уйнап йөргәч ни... Башкача уйный белми шул ул...
Шул көннән әлеге сәгать төбенә тагын бармас булды Шәүкәт. Әнисе белән теге Айсылу исемле кыз килеп чыгарлар да, кызганып, жәлләп, тагын үзләренә чакыра башларлар кебек тоелды аңа. Ләкин Бауман чатына бармаса да, бу сәер тарихны дәвам итәргә теләмәсә дә, Шәүкәтне тирән уйларга бирелергә мәҗбүр итте бу хат.
Ә бит чыннан да, аның бөтен яшәеше кеше кызгандырырлык гыйбрәтләрдән тора. Гомере буе әтисе белән әнисенең җилкәсендә ләбаса ул. Әлегә кадәр алар улларына ай буе яшәрлек акча җибәреп торалар. Ул алар алып биргән фатирда яши. Бер бүлмәле булса да, барлык уңайлыклары белән. Тәртип юк-югын: аның өй эче дә, кигән киеме дә шактый таркау, каралмаган, ашаган ризыгының да рәте юк... Тормышы, хәтта язмышы да шундый ук таркау,тәртипсез, хәтта мәгънәсез дияргә дә була. Эш эшлисе дә килеп тормый, эшкә дәртләнерлек, тормышын җайга салырлык сәбәп тә юк...
Ләкин өйдә тик ятарга да сәбәп юк иде. Теге хат тынгылык бирмәде Шәүкәткә. Дөресен генә әйткәндә, Айсылу исемле кыз аның тынычлыгын алды. Кем ул? Әнисе белән генә яшәүче чая кыз! «Уйнавың ошый», «моңың ихлас» дигән... Димәк, аның белән сөйләшергә була, аңлашырга була. Дуслашырга да буладыр, бәлки? Бу кадәресе бик тә кыю фикер иде. Шуңа күрә «күктән төшкән» сәер хат хакында Шәүкәт онытырга тырышты. Айсылуны да, күңеленнән алып, хәтеренең иң ерак почмагына яшереп куйды.
Күңелең кешеләргә тартыла икән, димәк, яшәү дәрте сүнмәгән әле! Күңелендә инде бөреләнеп өлгергән яшисе килү, дөньяга чыгу теләгенә каршы килә алмады Шәүкәт – өч көннән, гитарасын күтәреп, тагын сәгать янына барып басты. Бу юлы кулъяулыгын җәеп тормады, гитарасын уйнарга көйләп-әзерләп бетергәч, башын артка ташлап, күзләрен йомып, берничә мизгелгә уйларына бирелде... Аннары, ябылган күз кабакларын да ачып тормыйча, сирәк кенә чиртү белән, «Зөлхиҗҗә» көен уйнап җибәрде. Ул бу көйне әбисеннән өйрәнде. Әле студент чагында ук, авылга кайткач, әбисенең шушы көйне көйләп йөрүен ишетеп калган иде. Шунда ук гитарасын алып, аны аккордларга сала башлаган иде. Ул җәйдә каникул көннәре татар халкының шушы изге ядкяренә багышланды. Бу көй белән бәйле бер тарих та булып алган иде. «Студентлар язы» дигән фестивальдә үз гитарасында шушы көйне уйнаган Шәүкәт янына бер карт кына абзый килде. Калтырануы бетми торган ябык кул бармаклары белән Шәүкәтнең гитарасын сыйпап алды да сөйли башлады: «Гитарада «Зөлхиҗҗә»не уйнаган кешене беренче күрәм. Гомерем буе халык көйләрен гитарада уйнауга каршы көрәшеп килдем. Менә бүген, сине тыңлагач, үземнең хаксыз икәнемне, гитарага каршы көрәшнең мәгънәсез икәнен аңладым. Әйдә соң, таныш булыйк: мин – консерватория профессоры Ярхәмбетов Таһир абзаң булам, ә сез кем инде, егет?»
...Шәүкәт көйне уйнап бетергәч кенә күзләрен ачты. Тирә-янына җыелып өлгергән халык төркемен күздән кичерде. Шунда ук карашы урам ташына җәеп куелган кулъяулыкка төште. Ул, килгәч, кулъяулык җәеп тормаган иде бит. Ниндидер изге бәндә эше бу! Читләре яшелле-кызыллы җепләр белән каеп чигелгән кулъяулык... Кызлар кулъяулыгы... Рәхмәт аңа, акчасыннан бигрәк шул кулъяулыкка сөенде Шәүкәт.
Чигелгән кулъяулык өстендә бер өем акча пәйда булган. Йөзгә-биткә шактый таушалган, искерәк фасондагы киемнәр кигән, өлкән яшьтәге бер апамы, әбиме шул өемгә үзе кебек үк шактый таушалган «йөзлек» куеп булаша... Шунда ук күреп алып, читкәрәк китеп яткан бер акча кисәген дә өемгә китереп куйды, аннары Шәүкәткә табан борылды. Ниндидер самими мөлаемлек бар иде бу йөздә, аналарча яратып карый иде ул гитарачы егеткә.
Шәүкәт дәртләнеп китте. Кискен генә аккордлар белән берничә дәртле көй уйнады. Аннары тагын озын көйләргә күчте.
Ул көй араларында җыелган халыкка карап ала. Кешеләр киләләр, китәләр, тыңлаучылар бертуктаусыз алышынып тора, баягы апа-әби генә баскан урынында тора бирә. Әллә инде елый шунда?.. Елый шул... Күзләрен сөрткәли дә, авыр сулап, тагын уйга тала...
Ниһаять, Шәүкәт, уйнавыннан туктап, гитарасын чехолына урнаштыра башлады. Халык арасыннан «Булдырасың!», «Афәрин!» дигән сүзләр ишетелеп алды. Әмма, соңгы вакытта, күктән төшкән кебек, әллә каян гына пәйда булган бу гитара уйнаучы егет янына килеп, сүз катучы табылмады.
Шунда акрын гына таралыша башлаган халык тагын бер тапкыр ах итте. Гитарачы егет җирдә яткан акчаларны, кулъяулыгы-ние белән, баядан бирле бер урында басып торган апа-әби кулына тоттырды да җәһәт кенә адымнар белән Болак ягына баручы халык арасына кереп югалды.
Шәүкәт үзе дә аптырады: ни өчен ул шулай эшләде? Ни өчен эшләп тапкан акчасын очраклы бер кешегә биреп китте. Моңа кадәр аның очраклы кешеләргә, хәтта бик мохтаҗ таныш-белешләренә, туган-тумачаларына йә булмаса бер телем икмәккә тилмереп йөрүче урам сукбайларына бер сум да акча биргәне юк иде. Кемгәдер ярдәм итү, акча бирү турында уена да кереп карамый иде. Теләмәгәннән түгел, уена керми иде... Шулай да тоя иде ул: һәр кешенең күңелендә табигать ым-ишарәсе булып сакланган, ул гына да түгел, бөтен кешелек тарихы туплап калдырган, һәрвакыт хәтерендә булган игелек кылу нияте яши. Кемдәдер ул өстәрәк ята, кемдәдер бик тирәнгә яшеренгән була. Әмма ул һәркемдә бар. Бүген Шәүкәт күңелендә шул хәтер уңды! Бу көтелмәгән хәл аның үз асылы, үз язмышы үзгәрүгә дә бер серле ишарә, могҗиза кебек тоелды аңа.
* * *
...Нинди генә тәртипсез тормыш алып барса да, Шәүкәт тиле-миле бәндә түгел, әлбәттә! Ул үзенең нинди хәлгә тарыганын аңлый, бик аңлый. Хәтта тоеп белә: аның, бер уч акча хакына, Бауман урамы башында гитара чиртеп торуы хакында хәбәр тиздән бөтен таныш-белешенә, туган-тумачасына, иң аянычлысы, әти-әнисенә барып ирешәчәк. Улларын ике дипломга укытып чыгарган әти-әнисе аеруча авыр кичерәчәк бу хәлне. Әйе, хәлләр булачак әле монда... Әтисе: «Нәселебезне мыскыл иттең», – дип әйтергә дә күп сорамас. Әнисе тын гына елаячак... Абый-апалары читләшәчәк... Бәлки, киресенчә, хәленә кереп, ярдәм итәргә тырышачаклар, акыллы киңәшләр яисә: «Бераз яшәргә җитәр», – дигән булып, күпмедер акча бирәчәкләр...
Ә бит хикмәт шунда: Шәүкәтнең бу уенны ахырга кадәр уйнап чыгасы килә. Уен гына микән? Әллә менә шушы сәер хәлләрдә аның үз тормышы, үз язмышы иҗат ителәме? Нәрсә дип язган иде әле гармунчы Шәех үз хатында? «Язмышын кеше үзе иҗат итә» дигән идеме? Шәүкәт тормышына рас килә аның сүзләре. Бу тормышның, бу язмышның төп геройлары да күз алдында: шәһәрнең төп мәйданына чыгып утырган музыкантлар, гитарада татар көен уйнауга дөм каршы булып та, соңыннан бу иманыннан кире кайткан карт профессор, әнисе белән генә яшәүче хат авторы – Айсылу исемле кыз, әле генә күзгә-күз очрашкан татар апа-әбие, бу җыр-моң бәйрәме өчен үзенең чигүле кулъяулыгын да кызганмаган билгесез татар кызы... – менә алар, бу язмыш вакыйгаларның чын каһарманнары!
Чыннан да, үзенең гомер мәсләге өчен гайре табигый бу хәлләр ни өчендер кирәк булган бит... Үзенә генә түгел, Ходай Тәгаләгә кирәк булган. Тәкъдир ихтыярына буйсынып яшәүче кеше азмыни?! Менә Шәүкәт шуларның берсе булып чыга... Ниндидер сихри-илаһи көч буа кебек тыгылып калган тормыш ваклыкларын ватып-җимереп, Шәүкәт өчен яңа гомер юлы ачып җибәрде бит!
Шәүкәт, аптырашта калгандай, башын чайкап куйды. Ул да хыялый фәлсәфәгә бирелә башлады түгелме? Ул бүген хәтта шагыйрьләрчә фикерли башлады. Әнә бит нинди образлар белән уйлый ул: язмыш дигәннәре авыру канатларын җәйгән кошны хәтерләткән кулъяулык өстенә үз йомгагының җеп очын төйнәп калдырмагандыр дип кем әйтә ала?!
Уйларыннан айнып киткәндә Шәүкәт Тукай урамында басып тора иде. Кая бара соң ул? Бу якларда аның бер генә танышы да юк. Метро да, автобус тукталышлары да икенче якта. Нишләп булмасын?! Бар аның бер танышы! Теге серле хат иясе шушы тирәдә яши ләбаса!
Шәүкәт үзе дә аптырады: ул әлеге адресны мәңге онытылмаслык итеп ятлап алган булып чыкты. Һәм, озаклап уйлап тормыйча, шул адрес буенча китте. Китте дип, хатта күрсәтелгән йортның каршысында ук басып тора икән бит ул!
Хатта күрсәтелгән адрес буенча иске генә өч катлы йортның икенче катына күтәрелгәндә Шәүкәт керергә тиешле 7 нче фатир ишеге төбендә өлкән яшьтәге бер хатын ишеген ача алмыйчарак тора иде. Шәүкәтнең күңеленә җылы йөгерде: бик яхшы танышы бит ул аның, кулъяулыктагы акча өеменә йөзлек акча салып торган апа-әби шушы лабаса!
– Исәнмесез!
Авыр хәрәкәтләнеп, фатир хуҗасы Шәүкәткә йөзе белән борылды.
– Ә-ә, син икән әле... Исән, исән, исән булмый нишлисең?! Ходай биргән гомерне яшәп бетерергә кирәк. Фатыйма апаң булам мин. Фатыйма әби дисәң дә була. Бу нинди карт әби, дип уйлагансыңдыр да инде. Карт түгел әле мин, илле биш яшьтә генә. Сабын фабрикасында бетеренеп чыктым. Бу урам халкы шунда эшләп, илле-алтмыш яшьтән үлеп бетеп бара. Миңа да күп калмагандыр. Авыруларым күп. Кызымны аякка бастырам да, кияүгә бирәм дә... Аллаһ каршына барып басам, насыйп булса... – Менә ул ишеген ачып бетерде дә беренче булып эчкә үтте. – Йә, әйдә, үт. Өйдә кеше юк. Айсылуым эшендә. Училище тәмамлап, әле яңа гына үзебезнең фабрикага урнашты. Ә минем сине тыңлап кайтып килүем. Өлгердем, Аллага шөкер. Көттек, балам, икәүләп көттек. Килерсең кебек иде шул. Менә күрешергә насыйп булды. Айсылу да бик куаныр инде... Тиздән ул да кайтып җитәр... Иртән үк әйтеп куйган идем: «Туры кайт, килер кебек безнең егетебез», – дигән идем. Без синең хакта өйдә күп сөйләшәбез, берүк ачуланма, яме... – Кинәт тукталып, хуҗабикә уң колагын ишек ягынарак сузып, тыңлап торды. – Әнә, Айсылуым баскычтан менеп килә инде, хәзер кыңгырауга басачак...
Чынлап та, шул мәлдә үк ишек кыңгыравы чырылдап куйды. Ләкин хуҗабикә урыныннан да кузгалмады. Ул бераз аптырабрак торган Шәүкәткә аңлатма бирүне кирәк тапты:
– Айсылу шулай кайтып җитүен хәбәр итә дә үзе ачып керә...
Шул арада ишек ачылып ябылды. Мөлаем тавышлы кыз керә-керешкә үк әнисенә дәште:
– Әнием, килмәдеме әле гитарист егет? Син бит ялгышмый идең... Аны бүген килә дигән идең...
Фатыйма апа елмаеп торуында булды. Юри дәшми. Шәүкәт моны шундук аңлап алды.
– Әнием, ник дәшмисең? Килмәдеме, дип сорыйм бит...
Шул мәлдә бүлмә ишегендә пәйда булган кыз, Шәүкәт белән күзгә-күз очрашуга, тотлыга язып тыелып калды. Кыенсынуын яшерергә теләпме, әнисенә үпкә белдерә башлады:
– Әнием, нигә алай итәсең инде? Миңа кыен булып китте. Кунак алдында бөтенләй туарылып барам бит...
Иң кыены Шәүкәткә иде. Шушы әкияти бер тормышка гитарасын күтәреп килеп керде бит. Ләкин бу кыенлык артында зәгыйфь кенә булса да өмет уты да пәйда булды, һәм ул Айсылу исемле кыз белән бәйле иде.
Кызы күрше бүлмәдә үзен тәртипкә китергән арада Фатыйма апа тагын бер яңалык хәбәр итеп өлгерде. Соңгы вакытларда үзе белән булган хәлләрдән соң, Шәүкәт бернигә дә аптырамый иде инде. Фатыйма апа хәбәр иткән яңалыкны да тыныч күңел белән кабул итте.
– Шәех абзаң гармунчы иде. Син уйнаган җирдә уйнады. Бармакларыннан фәрештәләр үпкән иде: бик оста уенчылардан саналды. Яшь чагында Таһир дигән берәү аны каядыр югарыга укырга да чакырып йөргән иде. Бармадымы, әллә алмадылармы – тәгаен әйтә алмыйм. Зур залларда уйнамаса да, урамда халык өчен уйнады. Акча өчен дә түгел. Акча эләгәме, юкмы, көн дә бер ипи, бер чәчәк күтәреп кайта иде, мәрхүмкәй. Күрәзәче иде. Кешеләр күреп кайта да сөйли иде. Ни уйлыйлар, ни кичерәләр – төгәл әйтеп бирә иде. Синең хакта да кайтып сөйләде. Әйе, син безнең гаиләбезгә, тормышыбызга күптән килеп кердең, Шәүкәт балам. – Шул арда Фатыйма апа әллә каян гына Шәүкәтнең чигүле кулъяулыкка төрелгән бүгенге эш хакын чыгарды.
– Шәүкәт балам, ал син боларны. Синең көч түгеп алган акчаларың бит, болай зурдан кубып, теләсә кая чәчеп йөрмә.
Шәүкәт, бу уңайсыз хәлдән ничек чыгарга белмичә, читкә тайпылды.
– Юк, юк, апа җаным, үзегезгә булсын. Мин сезгә дип бирдем аны, сезнең гаиләгезгә дип, менә Айсылуга дип...
– Кем анда минем исемне кушып сөйли? – Үз бүлмәсеннән Айсылу килеп чыкмаса, ничекләр генә тәмамланыр иде икән бу акча кыйссасы?
– Беркем дә кушмый, кызым, менә бүген уйнап җыйган бөтен акчасын Шәүкәт абыең безгә бирә. Шуңа сатулашып торам әле, алмаска тели әнә...
– Ихластан биргәндер бит, ихлас булса, ал, әнием. Күптән инде сиңа яңа күлмәк алырга йөрибез. Акча бераз җитми иде, менә хәзер җитәрдер. Иртәгә үк чыгып алабыз, яме, әнием?! Ә Шәүкәт абыйны соңыннан күлмәк котларга чакырырбыз... Шәүкәт абый, килерсез бит?
– Килермен, килермен, ләкин бер шарт бар.
– Нинди шарт инде ул тагын? Гитараны алып киләм дисезме? Без риза!
– Юк, башка шартым бар. Ә гитараны мин болай да алып киләм.
– Нинди шарт? Куркытма инде, Шәүкәт абый!
– Син, Айсылу, моннан соң миңа Шәүкәт дип кенә дәшәсең...
– Уф! Шундый куркыттыгыз... Мин тагы кияүгә чыгарга сорыйсыз дип торам...
Бу чая кызның шаяртуы шундук Шәүкәтнең йөрәгенә төшеп урнашты. Ул, үзен-үзе ныклап белештермәстән, Фатыйма апага табан борылды.
– Фатыйма апа, бирегез шушы кызыгызны миңа. Мин аны «өф» итеп кенә тотармын, йомшак җиргә генә утыртырмын, кадерләп-назлап кына яшәтермен... Ошый ул миңа, мин дә ошыймдыр, бу кадәр кыю кыланмас иде. Ошыйммы, Айсылу?
Айсылу ике дә уйлап тормады.
Кыенсынуданмы, тыйнаклыктанмы, карашын читкәрәк алып, чатнатып җавап бирде:
– Ошыйсыз... Ошыйсың, Шәүкәт...
Елмаешып басып торган ике яшь кешедән аермалы буларак, Фатыйманың йөзе бик җитди иде. Соравы да җитди булып чыкты:
– Шәүкәт балам, берәр эшең бармы соң синең, гомер буе урам чатында шушы «каз муенын» чиртеп утырмассың бит инде?
– Бар, бар, Фатыйма апа, ике дип-
ломым бар минем. Фатирым да бар. Үземнең эшем дә җайга салыныр, Алла боерган булса... Әти-әни дә, ярдәм итәбез, диләр... Бирегез миңа кызыгызны, үзегез дә безнең белән яшәрсез...
– Ярар соң, Айсылу үзе риза булгач. – Фатыйма апа, кызына табан борылып, аңа шул ук сорауны бирде: – Айсылу, син ризамы?
– Риза, әнием. Ошый ул миңа. Үзе дә, җыры да, гитарасы да...
Тагын елмаешып алдылар. Шәүкәт, гитарасын алып, күзен Айсылудан алмыйча, шул үзе яраткан көйне уйнап җырларга кереште:
– Син яратсаң, бүген ярат мине! Яратырдай чакта яшибез…
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 09, 2024 ел
Комментарийлар