Вак гөбәдия рецепты
Гөбәдияне һәркем пешерә белә инде. Әмма камырны һәркем үзенчә ясый, эчлекне дә үзгә итеп әзерләүчеләр бар.Гөбәдия камыры өчен: 1 кап йомшартылган яки эретелгән атланмай, 250 грамм кибет каймагы, 8 гра...
Гөбәдияне һәркем пешерә белә инде. Әмма камырны һәркем үзенчә ясый, эчлекне дә үзгә итеп әзерләүчеләр бар.
Гөбәдия камыры өчен: 1 кап йомшартылган яки эретелгән атланмай, 250 грамм кибет каймагы, 8 грамм «Люкс» чүпрәсе, 3 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае. 1,5-2 сәгать камырны җылы урында тотарга кирәк.
Эчлек өчен: 300 грамм корт (кемдер аны кызыл эремчек ди), 1 стакан бүрттерелгән дөге, 3 йомырка, 1 стакан йөзем җимеше (берәр караҗимеш тә салырга була), шикәр комы, тоз.
Әзер булган вак гөбәдияләрнең өстен майларга, аннары өстенә валчык сибәргә.
Валчык ясау: Он белән шикәр комын үсемлек мае белән болгатырга (ул таралып торырга тиеш).
Гөбәдияләрнең өсте килгәнче мичтә пешерергә.
Комментарийлар