Санберри кайнатмасы
Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан санберри җимешеннән кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.Кайнатма өчен: 3 кг санберри җимеше, 4 лимон, 1 антоновка алмасы, 3 кг шикәр комы.Санбер...
Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан санберри җимешеннән кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.
Кайнатма өчен: 3 кг санберри җимеше, 4 лимон, 1 антоновка алмасы, 3 кг шикәр комы.
Санберрины югач, биш минутка кайнар суга салып торырга кирәк. Аннары лимон, алма кушып, иттарткычтан чыгарырга. Шикәр комы салып 20-30 минут кайнаткач сүндерергә.
Шикәр комын азрак та салсагыз була, кайнатма мармелад сыман була.
Комментарийлар