Логотип «Мәйдан» журналы

Пешкән тел рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан пешкән тел рецепты тәкъдим итәбез.Кирәкле ингредиентлар: тел — 180 г, башлы суган — 30 г, каперслар — 30 г, тәменчә тоз, үсемлек мае, яшел тәмләткечләр, вак помидор, тө...



«Татар халык ашлары» китабыннан пешкән тел рецепты тәкъдим итәбез.


tel


Кирәкле ингредиентлар: тел — 180 г, башлы суган — 30 г, каперслар — 30 г, тәменчә тоз, үсемлек мае, яшел тәмләткечләр, вак помидор, төелмәгән кызыл борыч.











Эш барышы.




Телне тозлы суда 3 сәгать пешерәбез. Ярысыннан арындырып, юка итеп турыйбыз. Суганны, ярым боҗралап кисеп, аш серкәсендә маринадлыйбыз. Каперсларны үсемлек мае салынган табада кыздырып алабыз. Телне яссы тәлинкәгә тезеп, өстенә маринадланган суган һәм кыздырылган каперслар салабыз. Яшел тәмләткечләр, вак помидор, төелмәгән кызыл борыч белән бизибез.















Фото: "Татар халык ашлары" китабы

«Интертат»


Комментарийлар