Мичтә... калаклар пешерегез!
Якыннарыгызны телне йотарлык тәмле, матур һәм гаҗәп кабымлыклар белән сөендерәсегез киләме? Моның бик җиңел юлы бар.Ризыкны катлы камырдан (слоеное тесто) әзерләргә кирәк. Аның ниндие дә бара – чүпрәл...
Якыннарыгызны телне йотарлык тәмле, матур һәм гаҗәп кабымлыклар белән сөендерәсегез киләме? Моның бик җиңел юлы бар.
Ризыкны катлы камырдан (слоеное тесто) әзерләргә кирәк. Аның ниндие дә бара – чүпрәлесе дә, төчесе дә.
Камырны җәябез һәм калакларны бераз ара калдырып, камыр өстенә тезеп чыгабыз. Үткер пычак белән калаклар тирәли камырларны кисәбез.
Мичне 150 градуска кадәр җылытабыз һәм камырлы калакларны мичкә куябыз. Камырны калаклар белән бергә куярга кирәк.
15 минуттан соң мичтән алабыз һәм тимер калакларны “камыр калак”лардан аерабыз.
Хәзер инде барысы да сезнең фантазиядән тора. Камырдан әзерләнгән тәмле калакларга яраткан салатыгызны, эремчек, йомшак сыр, кесәгез рөхсәт итсә – уылдык, ни телисез, шуны салып чыгасыз. Тәлинкәгә матур итеп тезеп, өстәлгә куйгач, кунакларыгыз телсез калыр, сокланыр, рецептны сорар.

Комментарийлар