Крыжовникка әфлисун килешә
Алардан кышкылыкка бик файдалы ризык әзерләргә була.Июнь уртасында җиләк, карлыган, крыжовник өлгерә. Һәр хуҗабикәнең кышкылыкка җиләк-җимешне әзерләп кую буенча үз сере бар. Күпләр крыжовникны кышкыл...
Алардан кышкылыкка бик файдалы ризык әзерләргә була.
Июнь уртасында җиләк, карлыган, крыжовник өлгерә. Һәр хуҗабикәнең кышкылыкка җиләк-җимешне әзерләп кую буенча үз сере бар. Күпләр крыжовникны кышкылыкка кайнатмыйча гына әзерли. Бигрәк тә, әфлисун кушып әзерләнгәне бик файдалы, анда барлык витаминнар да яхшы саклана.
Моның өчен бер килограмм крыжовникка бер килограмм шикәр комы һәм бер-ике әфлисун алына. Крыжовникны чүбеннән чистартып, юарга. Әфлисунны чәй содасы белән юып, төшләреннән чистартырга һәм кисәкләргә бүлгәләргә кирәк. Аларны бергә кушып, блендерда вакларга. Шул катнашманы савытка салып, шикәр комы өстәргә һәм агач кашык белән яхшылап бутарга. Әгәр сез бу витаминлы катнашманы стерильләштерелгән банкада сакларга уйлыйсыз икән, ул вакытта бер килограмм шикәр комы салырга кирәк. Туңдыргычта саклаган очракта, ярты килограмм шикәр комы кушыла. Мондый катнашманы әфлисунның кабыгын чистартып та әзерләргә мөмкин. Алай эшләгәндә, тәме икенчерәк була.
Кыш көне бу тәмле һәм витаминлы катнашманы коймак, белен, сырниклар белән ашарга, камыр ризыклары пешерергә, яки чәй белән тәмләп эчәргә бик тә яхшы була. Ул сезонлы авитаминоздан һәм салкын тиюдән дә бик файдалы.

Комментарийлар