Чәй янына катлы камырдан круассан
Төрле эчлек салынган круассанар иртәнге кофе яки чәй белән бик тәмле булачак.Круассан өчен 200 мл җылы сөт, 11 грамм чүпрә салып апара ясарга. Ул кабаргач, камыр ясарга. Камырны 60 грамм атланмай (сые...
Төрле эчлек салынган круассанар иртәнге кофе яки чәй белән бик тәмле булачак.
Круассан өчен 200 мл җылы сөт, 11 грамм чүпрә салып апара ясарга. Ул кабаргач, камыр ясарга.
Катлы камырны рулет итеп төрергә һәм 1 сәгатькә суыткычка куярга. Кабарган камырны берничә кисәккә бүләргә.
Круассан өчен шулай ук җәймә җәяргә, аны башта дүрт өлешкә, аннары һәр өлешне өчкә бүләргә, киңрәк өлешенә төрле эчлек (мин сыр, эремчек, алма желесы салдым) салырга һәм киң өлешеннән башлап төрергә. Аннары әзер круассанны дугасыман итеп бөгеп куярга.
Комментарийлар