"Биш минут салаты" рецепты
Әлмәттә яшәүче биш бала әнисе Рәдифә Ногмановадан биш минутта ясала торган салат рецептын тәкъдим итәбез.Салат өчен: яңа өзелгән помидор, сулугуни сыры (авыл эремчеге яки адыгей сыры), 1-2 тырнак сары...
Әлмәттә яшәүче биш бала әнисе Рәдифә Ногмановадан биш минутта ясала торган салат рецептын тәкъдим итәбез.
![](https://intertat.tatar/upload/iblock/643/643b4b7d54b1446ce93c902b3b0f956a.png)
Салат өчен: яңа өзелгән помидор, сулугуни сыры (авыл эремчеге яки адыгей сыры), 1-2 тырнак сарымсак, базилик, үсемлек мае, тәменчә тоз.
Помидорны турарга, сырны угычтан уарга яки кул белән сындырырга кирәк. Калган ингредиентларны салып яхшылап болгатырга.
"5 минутта тәмле салат әзер!", - дигән хуҗабикә.
Комментарийлар