Урманда ак томан
Урманда ак томан,Күренә ак болан.Күренә җан сыман.Томаннар ак сыман,Томаннар ак сыман… Канатлы ак боланКанатлы җан сыман.Эндәшә артымнан:«Кайт монда ахырдан,Кайт монда ахырдан». Урманнар арт...
Урманда ак томан,
Күренә ак болан.
Күренә җан сыман.
Томаннар ак сыман,
Томаннар ак сыман…
Канатлы ак болан
Канатлы җан сыман.
Эндәшә артымнан:
«Кайт монда ахырдан,
Кайт монда ахырдан».
Урманнар артында
Ак болан, ак томан.
Мин көткән бәхетләр
Сагыштан ялгышкан,
Адашкандыр сыман..
Күренә ак болан.
Күренә җан сыман.
Томаннар ак сыман,
Томаннар ак сыман…
Канатлы ак болан
Канатлы җан сыман.
Эндәшә артымнан:
«Кайт монда ахырдан,
Кайт монда ахырдан».
Урманнар артында
Ак болан, ак томан.
Мин көткән бәхетләр
Сагыштан ялгышкан,
Адашкандыр сыман..
Хәмит ЛАТЫЙПОВ
Фото: https://twitter.com
Комментарийлар