Логотип «Мәйдан» журналы

Унсигездә кызлар шундый гүзәл

Унсигездә кызлар шундый гүзәл:Сызмаса да, кыйгач кашлары,Зифа буе, толым-толым чәче...Әйләнәдер егет башлары!Утызда да матур әле алар,Тулып пешкән чия шикелле.Кулларында бала тибрәткәннәрШундый гүзәл,...

Унсигездә кызлар шундый гүзәл:
Сызмаса да, кыйгач кашлары,
Зифа буе, толым-толым чәче...
Әйләнәдер егет башлары!
Утызда да матур әле алар,
Тулып пешкән чия шикелле.
Кулларында бала тибрәткәннәр
Шундый гүзәл, шундый сөйкемле!
Кырыкта да чибәр ханымнар бар,
Каян килә икән матурлык?
Ә илледә матур булу өчен
Кирәк, ахры, чиксез батырлык...
Исең китми усал җыерчыкка,
Күзләреңнән тамса бәхетең,
Шул буладыр алтмыш матурлыгы -
Каршы алу картлык сәгатен...
Әби булсам, матур булачакмын!
Шундый карар бирдем үземә.
“Әй, бәхетле булган тормышы” дип,
Соклансыннар карап йөземә...
 

Халисә ШИРМӘН


Фото:https://pixabay.com/


Комментарийлар