Логотип «Мәйдан» журналы

Шамил Шәйдуллин шигырьләре

ЯҢА ЧОРГА Гаҗәп юмарт халкым! КемнәргәдерҖәннәт көне бирә дөньяда...Бөкре безнең язмыш...Карыймын да борылып, артыбызда –Гүя котып сыман төн ята... Кыйнагансың, Бөкре, бабамнарны,Корбан эзлә...

ЯҢА ЧОРГА
 
Гаҗәп юмарт халкым! Кемнәргәдер
Җәннәт көне бирә дөньяда...
Бөкре безнең язмыш...
Карыймын да борылып, артыбызда –
Гүя котып сыман төн ята...
 
Кыйнагансың, Бөкре, бабамнарны,
Корбан эзләп,
Син безне дә бик күп күзләдең.
Нишлим?!
Киттем,
Янар чорның күзенә карап,
Туар таңда – өмет-күзләрем...
Беләм.
Юкка гына түгел бу сынаулар,
Азмы кара таплар язмышта;
Илсез, көнсез калгач, төрле хакка
Бәяләрдә халкым ялгышкан...
“Өлешеңә – көмешең”, дисеңдер.
Һич килешмим!
Риза түгел мин бу “тиңлеккә”.
Чордай озын төндә упкын буйлап
Йөртмә инде, кабат тилмертмә...
Елап, тәүбә иттек ятимлектә,
И ялвардык: “Тәңрем, арала!”
Буыннарны изгән бу афәттән
Әрни хәтер, йөрәк яна ла...
Зәңгәр күктәй хәятебез көтә.
Әйтче, үксез,
Кайда тагын шундый җиһан бар?
Бабамнардан калган изге әманәт,
Җәннәт җире – изге дога бар...
Язмыш, язмыш...
“Өлешеңә – көмеш”, дисең дә бит,
Өлеш алалдыкмы көмештән?
Нәфесем таман:
Азат илем, туган халкым булса,
Шушы бәхет миңа бик җиткән!..
 
 
ТУГАЙЛАР
 
Сөекле тормыш иптәше – Х.Туфанны
зинданнан коткару хакына үзенең
йөрәк канын биреп, вакытсыз сулган
рухи каһарманым Луиза ханымның
якты истәлегенә багышлыйм бу шигыремне.
 
Карыймын да шушы тугайларга,
Күңел тула татлы хисләрдән.
Кемдер һаман өзелеп бага сыман
Ерак калган айлы кичләрдән...
 
Басалмаган йөрәк давылларын
Сагнып кайтам шушы тугайга.
Ул – яшьлегем сыман шундый гүзәл,
Ни сихәтләр табам мин анда!
 
Садә яшьлек көтеп тора монда,
Вәгъдәләрме әллә ак томан?
Ни гомерләр зарыгып көтә-көтә
Дөрләгән дә сүнгән ут сыман...
 
Зәңгәр өрфиядәй әкияти күл,
Хәтерлимсең?!
Күккә аштык шушы яланнан!..
Бәйләм-бәйләм татлы хисләр,
Якты хатирәләр саклаган...
 
Азмы узам төштә бу сукмактан?!
Ул гел шулай сихри, хәтердә...
Гомерем буйлап сузыла бу могҗиза,
Яшьлегем күк газиз хәзер дә.
 
Нәүмиз яшьлек өзелеп калды монда,
Үтәм зәңгәр күлнең читеннән:
Нинди тылсым булып сиңа, җаным –
Моң-яшьләрем сызыла битемнән...
 
Һәркем өчен сагыш – үткән яшьлек,
Вәгъдә кебек бу ак томаннар.
Һәркем өчен сагыш – җан тугае,
Янып көлгә калган учаклар...
 
 
БЕР ГҮЗӘЛГӘ
 
Алтын көзгә – мәрҗән таҗы сыман –
Яз кояшы кебек нурлы син.
Изге җаның, керсез мәхәббәтең,
Пакь вәгъдәләреңә тугры син.
 
Саф күңелең елның һәр фасылын
Бәхет таңыдай тоя, күрәсең.
Җаныма иңеп, яшәү-дәрт бирүче,
Таң йолдызыма тиң гүзәлем.
 
Гомер сулмас язым бүләк итәм,
Ямен өзмәс кичләр, иртәләр.
Исеңә төшкән саен күккә кара,
Күңел күгем сөеп иркәләр...
 
Кочак-кочак гөл тездем юлыңа,
Гөлле аландый үтсен көннәрең...
Җаным итеп ал!
Чәчәкләр сузам,
Күзләреңнән үбәр гөлләрем...
 
“Хәлең ничек?” диеп сорый калсаң,
Хисләремне сөйләр гөлләрем...
 
 
САК-СОК
 
Күңелендәге җәүһәрләрен тезде,
Таңга ялгап айсыз кичләрен.
Халкына дип, янып-көеп язды
Йөрәгенең иң саф хисләрен.
 
...Сыктап елый сыман ил-анакай,
Ишетәлми бит сабые сагышын.
Бишегендә “телсез” калган җаннар
Сизенә бугай Сак-Сок язмышын.
 
Ике арада таудай телсез мирас,
Туармы икән кайчан таңнары?
Сак-Сок булып яннарында сыкрый,
Әрнеп язганнарның моңнары.
 
Атом белән өтәсе юк җирен,
Яулыйм дисәң – яздыр теленнән!
Телен, денен җуйган рухи коллар
Бизеп туа туган иленнән...
 
 
КҮЗ КАРАШЫҢ, ӘНКӘЙ
 
Әниемнең миндер иң нәние.
Иң газизе, иң күз карасы.
Миндер аның кайгылы төннәре,
Һич җуелмас йөрәк ярасы.
 
Язгы урман мине бүләк иткән,
Ак шомыртлар төреп биләгән.
Күк гөмбәзе иелеп сер сөйләгән,
Саф чишмәләр моңын көйләгән.
 
Җилдә җырлый-җырлый ак каеннар
Татлы шәраб миңа эчерткән.
Күксел күзләремә бага-бага,
Бөдрә таллар мине тирбәткән.
 
Зәңгәр күккә карап ятканмындыр
Изге иман теләп ихсаннан.
Күз карашың, әнием, җиһан нуры.
Догаларың алам җиһаннан.
 
Син булганга күгем аяз минем.
Күңелең сүрелмәсен, күзалмам.
Туган илдән, синнән башка, анкәй.
Йөрәгемә урын табалмам.
 
Өй түрләребезнең гөле булып
Мең яшәгез әле, шиңмәгез.
Сезнең белән генә дөнья бөтен –
Шул бәхеттән мәхрүм итмәгез.
 

Шамил ШӘЙДУЛЛИН


(Автор тезмәсендәге вариант)


Фото: авторның шәхси архивыннан (https://vk.com/shamil_shaidullin)

Комментарийлар