Логотип «Мәйдан» журналы

Мең чакрымга мең чакрым

Равил Рахмани шигыре.

Чү, энекәш, кызулама,

Бу үрләрне мен акрын...

Кара: алда нинди киңлек –

Мең чакрымга мең чакрым!

Сәламен ал, тал-тирәкләр

Үзебезчә баш кага.

Шушы үрдән чал тарихлы

Үз Ватаның башлана!

Мең ел элек бу юллардан,

Менеп ярсу атларга,

Чапкан гаярь бабаларың

Ил хөрлеген якларга!

Иген иккән, михнәт чиккән...

Бәхетен тапкан шушында!

Урман-сулар җавап бирер –

Татарча сүз куш кына!

Кыр-туфрагын бабайларның

Тире, каны ашлаган...

Яуланган җир – бәрәкәтсез,

Без киткәч – буш, ташланган.

Әй, язмыш, туган илләрдән

Кубарып йорт-чатырны,

Җирне зурлый белми торган

Нинди кунак чакырдың?!

Мәҗбүр киткән бу туфракка

Без тиешбез кайтырга!

Сугыш түгел, тормыш өчен

Ил-җир кирәк халкыма!

Без алганбыз – без җаваплы,

И Тәңрем, бир көч-аклың!

Гөрләп чәчкә атар бакча –

Мең чакрымга мең чакрым!!

 

Равил РАХМАНИ

Фото: https://ru.freepik.com/fИзображение от wirestock на Freepik

«Мәйдан» № 5, 2024 ел

Комментарийлар