Логотип «Мәйдан» журналы

Килми түбәнсенәсе!

Килми түбәнсенәсе!Бардыр әлемиңа язган биеклек!Булам күп чакүз ярасын үзе ялапдәваланган киек күк... Эзлимүземә бер дә охшамаганҖанны!Табармынмы, белмим-ансын....Без икебез икеполюстадыр...Тик шу...

Килми түбәнсенәсе!
Бардыр әле
миңа язган биеклек!
Булам күп чак
үз ярасын үзе ялап
дәваланган киек күк...
 
Эзлим
үземә бер дә охшамаган
Җанны!
Табармынмы, белмим-ансын....
Без икебез ике
полюстадыр...
Тик шулай да
Ул да мине эзләп янсын.
Һәм теләгем:
бары биеклектә
очрашырга язсын!
 

Асия МИНҺАҖЕВА


Фото: https://ru.freepik.com 


«Мәйдан» № 11, 2022 ел

Комментарийлар