КАВЫШУ ИСТӘЛЕГЕ
Рәшит Гәрәй шигыре.
Мин ул кадәр горур малай түгел,
Чакырганны көтеп торырга.
Җае чыккан саен, ипләп кенә
Кайтып җитәм кунак булырга.
Бу юлы да менә тавыш-тынсыз
Ачып кердем басу капкасын.
Ничек инде ямьле сабан туен
Күреп китми түзеп ятасың.
Болай да бит минем йөрәгемә
Сүнми торган хисләр җыелган...
Искә алып егет чакларымны,
Җырлап үтәм инеш буеннан.
Кечкенәдән таныш авыл көен
Сагынуымны каян белгәннәр:
Көр күңелле яшьләр түбән очтан
Тальян гармун уйнап менәләр.
Тальян моңы кызлар кулындагы
Чәчәкләргә кунып тирбәлә.
Әйтерсең лә җиргә кабат туам,
Якташларга сәлам биргәндә.
Үз-үземне онытып канатланам.
Башкаларга, белмим, ошармы:
Бер күрүе – үзе бер гомер дип,
Үбеп йөрим якын дусларны.
Кочагына сыенам, улы булып,
Күпне күргән авыл картының.
– Беркайчан да сөйләп туя алмам
Сезнең белән кавышу шатлыгын.
Ул чәчемнән сыйпап дәшә миңа:
– Күңеле каты була ирләрнең.
Безне шундый йомшак сүзләр белән
Иркәләргә ничек өйрәндең?
Мин янына басып шунда аның
Ни дияргә белми торганда, -
Ялларында сөлге җилфердәтеп,
Чабыш атлар керә урамга.
Июнь җиле тәмле юа исен
Алып килә яшел аланнан...
– Сабир абзый, көтмә... соравыңа
Дөрес җавап эзләп табалмам.
Үзем сөю генә җитми әле,
Дусларым да мине сөйсеннәр.
Тагын кайткан икән, димәсеннәр,
Тагын кайтыр микән, дисеннәр.
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар