Кар ява бөтерелеп
Кемгә – шатлык,Кемгә – сагыш:Кар ява бөтерелеп...Әнкәй эре иләк беләнОн иләп тора кебек. Мин сәндерәдә утырам,Мин – малай гына әле.Әнкәйнең йөзе ул чактаТулган ай гына әле... Җырлый-җырлый к...
Кемгә – шатлык,
Кемгә – сагыш:
Кар ява бөтерелеп...
Әнкәй эре иләк белән
Он иләп тора кебек.
Мин сәндерәдә утырам,
Мин – малай гына әле.
Әнкәйнең йөзе ул чакта
Тулган ай гына әле...
Җырлый-җырлый камыр изә,
Дөрли-дөрли яна мич.
Мин, үрелеп,
токмач урлыйм –
Әнкәй изгән камыр булса,
Чи камыр да тәмле ич!
Әнкәй никтер ачуланмый,
Елмаеп кына кала:
«Аш пешкәнне көтеп торсаң,
Ни була соң, и бала?..»
Кар ява.
Хәтер түрендә
Аклык та арткан сыман.
Әнкәй, иртән-иртүк торып,
Мичен агарткан сыман.
Мин сәндерәдә утырам,
Мичләр – ап-ак,
Өй – җылы!
«Әнкәй, миңа озы-ын әкият
Сөйлә әле бу юлы?..»
Кар ява,
Кар бөтерелә...
Яңа яуган кар исе
Әнкәй мичтән алып куйган
Кабартма исе төсле.
Ул чакта борчулар – сабый,
Мин – малай гына әле.
Ул чакта
Әнкәйнең йөзе –
Тулган ай гына әле...
«Мәйдан» №11, 2019
Кемгә – сагыш:
Кар ява бөтерелеп...
Әнкәй эре иләк белән
Он иләп тора кебек.
Мин сәндерәдә утырам,
Мин – малай гына әле.
Әнкәйнең йөзе ул чакта
Тулган ай гына әле...
Җырлый-җырлый камыр изә,
Дөрли-дөрли яна мич.
Мин, үрелеп,
токмач урлыйм –
Әнкәй изгән камыр булса,
Чи камыр да тәмле ич!
Әнкәй никтер ачуланмый,
Елмаеп кына кала:
«Аш пешкәнне көтеп торсаң,
Ни була соң, и бала?..»
Кар ява.
Хәтер түрендә
Аклык та арткан сыман.
Әнкәй, иртән-иртүк торып,
Мичен агарткан сыман.
Мин сәндерәдә утырам,
Мичләр – ап-ак,
Өй – җылы!
«Әнкәй, миңа озы-ын әкият
Сөйлә әле бу юлы?..»
Кар ява,
Кар бөтерелә...
Яңа яуган кар исе
Әнкәй мичтән алып куйган
Кабартма исе төсле.
Ул чакта борчулар – сабый,
Мин – малай гына әле.
Ул чакта
Әнкәйнең йөзе –
Тулган ай гына әле...
Нияз АКМАЛ
Фото: социаль челтәрләрдән
«Мәйдан» №11, 2019
Комментарийлар