Кайту
Тынлык кисте өметемнең таҗын,Кылыч кыйган сыман чәчкәне,Каеннарны кочып өзгәләндем,Каеннарым бер сүз дәшмәде.Туган нигез – кычытканлы диңгез,Дулкыннары чага хәтерне.Алыштырдым шәҺәр шау-шуынаЧишмәләрн...
Тынлык кисте өметемнең таҗын,
Кылыч кыйган сыман чәчкәне,
Каеннарны кочып өзгәләндем,
Каеннарым бер сүз дәшмәде.
Туган нигез – кычытканлы диңгез,
Дулкыннары чага хәтерне.
Алыштырдым шәҺәр шау-шуына
Чишмәләрне, әни, әтине.
Каеннардан сыдырылып төштем,
Тамчы юды каен кайрысын,
Кем каргады мине, авылкаем,
Кабатладык Сак-Сок язмышын.
Ә мәңгелек яшәү монда икән,
Без юлаучы чит-ят җирләрдә,
Кайда өзелсәк тә… яшәүләрдән,
Җаннарыбыз кайта… илләргә.
Кайттым… Соңарганмын… Туган җирдән
Китеп булмый икән… карыш та,
Ирешелгән дәрәҗәгә, малга,
Тик төзәлмәс яра… намуста.
Дисбеләрдән кышлар, язлар аккан,
Сирәк-мирәк хатлар яшьнәгән.
Әткәй-әнкәй гомере – тәрәзә Һәм…
Капка төбе… шулай яшәлгән.
Туган җиргә кайттым… соңарганмын…
Авыл кадәр яра… бәгырьдә,
Вулканнардан кайнар йөрәккәем
Салкын каберләргә бәрелә…
Кылыч кыйган сыман чәчкәне,
Каеннарны кочып өзгәләндем,
Каеннарым бер сүз дәшмәде.
Туган нигез – кычытканлы диңгез,
Дулкыннары чага хәтерне.
Алыштырдым шәҺәр шау-шуына
Чишмәләрне, әни, әтине.
Каеннардан сыдырылып төштем,
Тамчы юды каен кайрысын,
Кем каргады мине, авылкаем,
Кабатладык Сак-Сок язмышын.
Ә мәңгелек яшәү монда икән,
Без юлаучы чит-ят җирләрдә,
Кайда өзелсәк тә… яшәүләрдән,
Җаннарыбыз кайта… илләргә.
Кайттым… Соңарганмын… Туган җирдән
Китеп булмый икән… карыш та,
Ирешелгән дәрәҗәгә, малга,
Тик төзәлмәс яра… намуста.
Дисбеләрдән кышлар, язлар аккан,
Сирәк-мирәк хатлар яшьнәгән.
Әткәй-әнкәй гомере – тәрәзә Һәм…
Капка төбе… шулай яшәлгән.
Туган җиргә кайттым… соңарганмын…
Авыл кадәр яра… бәгырьдә,
Вулканнардан кайнар йөрәккәем
Салкын каберләргә бәрелә…
Рафаил ГАЗИЗОВ
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар