«Иң әүвәл кирәк нәрсә – иман, дигән...»
Акмулла шигыре.
Иң әүвәл кирәк нәрсә – иман, дигән,
Ахирәт эшләренә инан дигән;
«Хода кичер» дигән менән эс бетмәйде*,
Иман шартын өйрәнмәсә – Ибан ** дигән.
Икенче кыйммәт нәрсә – күңел дигән,
Күңеле бозык адәмнән түнгел*** дигән;
Бозыкка җир өстеннән асты артык,
Булмаса күңел таза – күмел дигән!
Өченче кыйммәт нәрсә – гакыл дигән,
Гакылсызда тәүфыйк җагы такыр дигән;
Аз эшкә ачуланып, динең бозар,
Иманың көферлеккә сатыр дигән.
Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек көфер дигән;
Җаткан җирдән «Ходай кичәр» дигән – хурлык,
Сәбәп эзләп, төз җул менән җөгер дигән.
Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәп дигән,
Әдәп дигән — мәхәббәткә сәбәп дигән;
Көферлек әдәпледә тормагандай,
Әдәпсездә иман тору гаҗәп дигән.
Алтынчы кыйммәт нәрсә – сабыр дигән,
Сабыр кеше морадын табыр дигән;
Һәр эштә сабырсызның төбе – хурлык,
Сабырсызлык башка бәла салыр дигән!
* Менән эс бетмәйде – белән эш бетмәде.
** Ибан – Иван, урыс.
*** Түнгел – кит.
Комментарийлар