«И туган тел!...»
Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләре.
И туган тел!
Сине Әнкә итеп
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган ул... Әгәр Син булмасаң,
Бетәр иде күптән югалып.
Югалмадың,
Югалтмадың безне –
Халык исән калган Син барга.
Бу дөньяга күзебезне ачтың,
Хакыбыз юк кабат йомарга.
Ләкин күпләр үз йортыннан куды
Бүген Сине – үзенең Әнкәсен.
Үз әнкәсен йорттан куган кеше,
Туган илем бар, дип әйтмәсен!
Әйтмәсен!..
САБАН ТУЕНДА
Сабан туе бүген. Авылыбызга
Йөзләп кунак кайткан бер көнгә.
Җырлый-җырлый бергә бөтенебез
Тауга күтәрелдек – иркенгә.
Дус-ишләрне күрү шатлыгыннан
Барлый алмаганбыз барсын да:
Батыр калган тимер тәнле егет,
Батыр түгел икән асылда.
Егет батыр калгач, яшь-җилкенчәк
Күккә чөйгән иде батырны –
Агай әйтеп куйды: «Бу батырга
Алыштырмас идем атымны.
Ә ул алыштырды, ташлап китте
Иген үскән туган туфрагын.
Минем йөзне балам акламады...
Нәрсә диеп әйтим мин тагын!
Әй, иманын бер яңартыйм!», – диеп,
Алып батыр сыман кузгалды;
Кулга тотып чиккән сөлгене, ул
Мәйдан уртасына юл алды.
Көрәшне ул яңабаштан шулай
Башлады, йә, монда кем хаклы? –
«Мә, таны – дип, – җирне!», җиргә бәрде
Ул үз улын – тансык кунакны.
Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ
Фото: Николай Туганов
«Мәйдан» № 6, 2024 ел
Комментарийлар