Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Сабан туе

Кыр чәчелгән, уҗымнары уйный —Табигатьнең даһи чаклары.Шәһәр буйлап барам,Ялан җирдәҮсеп чыккан шәһәр катлары.Үсә шәһәр. Яңа тормыш атлый.Исәнме, и япь-яшь тантана!Җир үзе дә, хәтта кояшы даБезнең бел...

Кыр чәчелгән, уҗымнары уйный —
Табигатьнең даһи чаклары.
Шәһәр буйлап барам,
Ялан җирдә
Үсеп чыккан шәһәр катлары.
Үсә шәһәр. Яңа тормыш атлый.
Исәнме, и япь-яшь тантана!
Җир үзе дә, хәтта кояшы да
Безнең белән бергә шатлана.
Яз иленнән инде күчтек җәйгә…
Матурлыкның юмарт вакыты.
Җомга дими, шимбә дими яшьләр,
Туйлар уза җирне балкытып.
Дәшә бәйрәм. Килер кешеләрен
Болынлыклар көтә җыенга.
Рәхәтләнеп күңел ачар өчен,
Шәһәр бүген күчә болынга.
Урыннарның сезгә хөрмәтлесе,
Аксакаллар, түрдән узыгыз!
Сабан туе – уен, җыр бәйрәме,
Сабан туе — хезмәт туебыз.
Җиңүчеләр!
Сезгә суз бирелде:
Мәйдан иркен, кереп басыгыз!
Изге теләк, якты уйлар белән
Сабан туен әйдә ачыгыз!
 

Хәниф ХӨСНУЛЛИН


Фото: https://vk.com/nabchelnyofficial 

Комментарийлар