Бүгенге көн
Роберт Әхмәтҗан шигыре.
«Бүген» дибез... Аның чиге кайда?
Кайда аны бүлгән киртәләр?
Артка китсәк, – анда кичәге көн,
алга китсәк, – анда Иртәгә!..
Үткәннәрдә бит ул шул ук туфрак,
сулары шул, ләкин болганган;
туган туфрак. Тыныч күкрәүләргә
үләненә чаклы куанган!
Үләненә чаклы – шатлык яше,
якты күзләр чыклы сагыштан!..
Җылы төндә яфрак тибрәнгән төн
«Син – минеке!» дигән тавыштан.
«Син – минеке!» дигән күлләр ята,
бәрелештән соң сусап чөмергән.
«Син – минеке, Тормыш!» диеп, ул чак
араланды Әҗәл
Гомердән...
Без «иртәгә» дибез, нурын сибеп,
төн артында көтеп торганны...
Шушы юлым бара түгелме соң,
кичсәм дә мин кара урманны?
Шул ук юлым карурманнар аша
алга илтә тормыш йөгемне...
Карурмандай еллар кичә-кичә,
киләчәккә бар
Бүгенге!..
Роберт ӘХМӘТҖАН
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jcomp
«Мәйдан» № 12, 2023 ел
Комментарийлар