Логотип «Мәйдан» журналы

Берни белмисең син

Җиле әле дә искәли иләс-миләс яшьлекнең...

Беләсеңме,
берни белмисең лә,
берни белмисең лә, белмисең.
Күзләреңнән фәрештәләр карый,
алар үзең түгелмени соң?..
Беләсеңме,
берни белмисең шул,
берни белмисең шул, белмисең.
Чәчләреңнең ләйсән яңгырлары
өннәремдә түгелмени соң?..

Беләсеңме,
берни белмисең, әй,
берни белмисең, әй, белмисең.
Сулышымда минем, тавышымда
синең исем түгелмени соң?..
Беләсеңме,
берни белмисең син,
берни белмисең син, белмисең.
Минем язлар узган, ә синдә – яз.
Мин аңа иш түгелмени соң?..

 

АКЪЕГЕТ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

«Мәйдан» № 3, 2021 ел

Комментарийлар