Бердәнберең
Хаста булыр үзе.Ә белдермәс.Исән-сау мин, дияр хатында.Кайт! дип язмас.Үлемнәре сөйләрозак авыруы хакында. Азып-тузып кайтсаң –сыендырыр.Кеше итәр сине –сер бирмәс.Соңгы кисәк икмәге дә бетәр –бе...
Хаста булыр үзе.
Ә белдермәс.
Исән-сау мин, дияр хатында.
Кайт! дип язмас.
Үлемнәре сөйләр
озак авыруы хакында.
Азып-тузып кайтсаң –
сыендырыр.
Кеше итәр сине –
сер бирмәс.
Соңгы кисәк икмәге дә бетәр –
беркайчан да,
туйдым, кит! димәс.
Бурычларың булса, и зимагур,
соңгы шәлен сатар түләргә.
Синең туган минутыңнан башлап
синең өчен әзер үләргә.
Үтә күрер сине.
Сүзсез аңлар.
Аның күңелен һични алдамас.
Нинди генә җинаятьләр кылма –
хөкем итәр,
ләкин каргамас!
Аның өчен син һәрвакыт кеше.
Мәңге шулай булып кала ул.
Аңлый алсаң,
бердәнберең синең
тик бер генә кеше –
ана ул!
1991
«Мәйдан» №9, 2019 ел
Ә белдермәс.
Исән-сау мин, дияр хатында.
Кайт! дип язмас.
Үлемнәре сөйләр
озак авыруы хакында.
Азып-тузып кайтсаң –
сыендырыр.
Кеше итәр сине –
сер бирмәс.
Соңгы кисәк икмәге дә бетәр –
беркайчан да,
туйдым, кит! димәс.
Бурычларың булса, и зимагур,
соңгы шәлен сатар түләргә.
Синең туган минутыңнан башлап
синең өчен әзер үләргә.
Үтә күрер сине.
Сүзсез аңлар.
Аның күңелен һични алдамас.
Нинди генә җинаятьләр кылма –
хөкем итәр,
ләкин каргамас!
Аның өчен син һәрвакыт кеше.
Мәңге шулай булып кала ул.
Аңлый алсаң,
бердәнберең синең
тик бер генә кеше –
ана ул!
1991
Кадыйр СИБГАТУЛЛИН
Фото: https://vk.com/
«Мәйдан» №9, 2019 ел
Комментарийлар