Бер улыйсы килә, айга карап
Бер улыйсы килә, айга карап,Сахрадагы ялгыз бүредәй.Улап булмый.Оят.Яхшы түгел,Яхшы түгел, кешеләр күрерләр. Бер елыйсы килә бушанганчы –Сагыш белән тулы күңелләр.Елап булмый. Оят. Яхшы түгел,Яхш...
                Бер улыйсы килә, айга карап,
Сахрадагы ялгыз бүредәй.
Улап булмый.
Оят.
Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
 
Бер елыйсы килә бушанганчы –
Сагыш белән тулы күңелләр.
Елап булмый. Оят. Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
 
Бер янасы килә кочагында
Әверелгәнче утлы күмергә.
Янып булмый. Оят. Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
 
Улыйк, елыйк, яныйк –
Дөнья фани,
Кемдә кемнең нинди эше бар?
Юк, кирәкми,
Түзик,
Түзик әле,
Түзик әле –
Без бит кешеләр!
 
            
            
            
            
            
            
            Сахрадагы ялгыз бүредәй.
Улап булмый.
Оят.
Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
Бер елыйсы килә бушанганчы –
Сагыш белән тулы күңелләр.
Елап булмый. Оят. Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
Бер янасы килә кочагында
Әверелгәнче утлы күмергә.
Янып булмый. Оят. Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
Улыйк, елыйк, яныйк –
Дөнья фани,
Кемдә кемнең нинди эше бар?
Юк, кирәкми,
Түзик,
Түзик әле,
Түзик әле –
Без бит кешеләр!
Фаил ШӘФИГУЛЛИН
Фото: https://ru.freepik.com/photos/tree'>Tree фото создан(а) standret - ru.freepik.com
«Мәйдан» № 06, 2022 ел
        
    
    
                                                            
                            
                        
                    
                
Комментарийлар