Логотип «Мәйдан» журналы

БАБАМ ВАСЫЯТЕ

Равил Рахмани шигыре.

Тарих хәтере безне яттан белә, –

Аттан төшеп, ишәкләргә атланмагыз!

Тик Алыплар үтәп чыгар бурыч алда –

Вакланмагыз!

 

Ходай акыл, йөрәк, куәт биргән,

Тик «мин-мин» дип масаймагыз, мактанмагыз...

Бер-берегезнең юлын бүлеп тапталмагыз –

Вакланмагыз!

 

Ир ир булсын, хатын һәрчак хатын!

Сәбәп итеп замананы акланмагыз;

Сибелеп, чәчелеп... төп вазыйфа төшми өстән –

Вакланмагыз!

 

Үр менәргә ачык максат кирәк,

Тәти күреп, тизрәк барып капланмагыз...

Тәңре бер ул!

                     Җирдә кырык Алла табып –

Вакланмагыз...

 

Милләт көчле – җиңеп алга барса,

Бер урында тору – җиңелү,

Таптанмагыз...

Мескен халык хатасына кабат баса –

Вакланмагыз!

 

Равил РАХМАНИ

Фото: Николай Туганов

«Мәйдан» № 5, 2024 ел

 

Комментарийлар