Логотип «Мәйдан» журналы

Ә тереклек хәрәкәттә

Акъегет шигыре.

Кем кемгәдер үпкәләгән,
кемдер сөйми кемнедер...
Ә тереклек хәрәкәттә,
бәрәкәттә барыбер.

Бакчаларда үз җаена
алмагач чәчәк ата.
Берәү күкләргә үрелә,
берәү җиренә кайта.

Алмадай тәгәри кояш,
каннарга бата-бата…

 

АКЪЕГЕТ

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 3, 2021 ел

Комментарийлар