ХӘЯТ МОҢЫ АГА ҖАННАРГА
Зал, кинәт аптырап, тып-тын калды.
Тиктомалдан гына түгел иде бу. Өченче рәтнең сул канатында утырган студент кыз кыяр-кыймас кына торып басты. Ул әле күпне күрергә-кичерергә өлгермәгән. Яшь мөлаем йөзе белән бераз тартына төшеп елмайды һәм кыюсызрак тавыш белән сорап куйды:
– Татарның Ойстрах, Коган шикелле дөнья гизгән скрипкачысы бармы?
Аның тирән мәгънәле бу сүзләрендә, бигрәк тә акыллы күз карашында, үзен генә түгел, залдагы иптәшләрен дә кызыксындыра торган сорауга җавап алу теләгендә ниндидер астыртын бер зирәклек тә сизелә иде. Аудиториягә карап алам. Студентларның йөзләрчә күзе миңа текәлгән, җавап көтәләр: Гәрәев ни дияр?
– Ник булмасын, ди? Бар, әлбәттә, бар. Зариус Шәехморзаева ул. Давид Ойстрах һәм Леонид Коган йөргән ил залларында алардан кайтыш чыгыш ясамады Казан кызы. Әле дә дөньяны шаулатып, шаккатырып уйнап йөри. Чит-ят җирләрдә Шәехморзаеваны хәтта «Татар Паганиние» дип йөрткәннәрен дә беләм. Зариус кебек виртуоз скрипкачылар бөтен дөньяда берничә генә.
Зур Кызыл урамыннан, Казан дәүләт консерваториясе яныннан үтеп барыш. Ишек пыяласына ябыштырылган белдерүгә күзем төште. Уч төбе хәтле генә кәгазьгә Мәскәү консерваториясе профессоры Зариус Шәехморзаева концерты булачагы турында язылган. Шоссон, Бриттен, Крейслер, Кролл, Прольдини, Скот, Лист-Ямпольскийның скрипка өчен язган әсәрләре. Музыкант татар композиторларыннан Мирсәет Яруллин, Алмаз Монасыйпов һәм Рөстәм Яхин миниатюраларын да уйнаячак. Фортепианода Мәскәү консерваториясенең янә бер профессоры Елена Натансон. Мондый кичәләр ун-унбиш елга бер генә була. Зариус һәммә музыка уен коралларының йөрәге саналган скрипка кылларын башка берәү дә булдыра алмаслык итеп тибрәтә. Үзеңне шундый бәхетле минутлардан мәхрүм итәргә ярыймы соң?! Зариус Шәехморзаеваның ул кичәсе 1998 елның 30 ноябрендә консерваториянең Кече залында буласы.
Алтмышынчы еллар ахыры иде. Минем хәтер дәфтәремә скрипкачы кыз белән очрашуларның елъязмалары теркәлеп барылган.
Кыллар бер-берсенә тиеп китүгә, скрипка телгә килә. Смычок, болында чәчәктән чәчәккә кунып очучы күбәләк сыман, кыллар өстендә йомшак кына биеп йөри. Скрипка исә синең колагыңа әллә нинди сер сөйләгән шикелле өздертә дә өздертә. Назлы тавышы җанга им булып ята. Сәхнәдә көлемсерәп басып торучы Зариусның чем кара матур чәчләре, ачык, килешле маңгае, коңгырт кара күзләре, энҗе бөртекләредәй ялтырап торган ап-ак тешләре, куе зәңгәр озын күлмәге минем күзләремә рәхәт, җаныма җылы бирә. Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен зур чәчәк бәйләме күтәреп сәхнәгә менеп китте. Чәчәкләр Зариуска карап көләләр. Зал сөйкемле кызыбызның үзенә бертөрле ягымлылык балкытып ирен чите белән генә елмайган йөзеннән күзен ала алмый.
Ул елларда Зариус утызны узып кына киткән иде. Шулай да аны музыка дөньясы бик тә талантлы скрипкачы итеп белә. Аның тамашачыга артистлык тәэсире үтә дә көчле. Шәехморзаева Вивальди, Бах, Моцартның атаклы әсәрләрен уйныймы, Мансур Мозаффаровны башкарырга алынганмы, бүтәннәр белми торган иң матур авазларны эзләп таба. Аларга үзенең йөрәк назларын кушып, тамашачы күңеленә сала.
Мин бүген Зариусны бүтән акыл, бүтән хис, бүтән зәвык белән тыңлыйм. Ул элеккечә ачык йөзле, виртуозлыгы тагын да арткан, җитен чәчләре мәһабәт төсен бизи төшкән. Скрипка аның оста кулларында уенчык шикелле генә. Ул, залны тоеп, җиңел һәм гади уйный. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Музыкантка композиторның ни әйтергә теләгәнен белү өчен күпме вакыт, аны тамашачыга аңлаешлы итеп җиткерү өчен ничәмә-ничә репетиция кирәк. Шулай гына маэстро музыканың тирән мәгънәсен, бай эчтәлеген ача ала. Шәехморзаеваның скрипкада уйнавы – поэзия ул, рәхимле, миһербанлы хис-тойгылар. Шунлыктан аның скрипкасыннан чыккан моңнар кешенең күңел түренә кереп оялый. Зариусның төрле композиторларны кич буена уйнавын тыныч кына тыңлап булмый: скрипка адәм баласын дулкынландыра һәм борчый, шатландыра һәм уйга чумдыра, сагышландыра һәм моңландыра, сөендерә һәм көендерә, дәртләндерә һәм нәфрәтләндерә. Скрипкачы Шаехморзаева уйнаган тылсымлы музыканың сихри көче – артистның менә шушы чиксез рухи байлыгында, күңелендәге хәзинәдә. Шәхсән үзем мәшһүр оста уйнаган талантлы музыканы кеше сәламәтлеген ныгытучы бәлзәмгә тиңлим. Димәк ки, Зариус Шәехморзаева скрипкасының назлы моңнары – безнең җаныбызга, тәнебезгә шифалы дәва да икән бит!
Сүзем ялган булмасын өчен, бер гыйбрәтле мисал да китереп үтәсем килә. Эстон язучысы Владимир Бээкманның «Коридор» дигән тарихи романы бар. Ул – чегәннәр тормышыннан һәм аның геройлары – тормыштагы реаль кешеләр. Ферено Патикаруш (чын фамилиясе Дудаш) яшьтән үк скрипкада шәп уйнавы белән дан ала. Халык аны дөньясын онытып тыңлый. Венгрларның 1848 елгы азатлык сугышына кадәр үк акылына зәгыйфьлек килгән бер дворян Патикарушны даими тыңлап йөри башлый. Тора-бара бу Пали Рач дигән дворян терелә. Дудаш романда Патикаруш дигән кушаматы белән бирелә (аптекарь дигән мәгънәдә). Пала Рич, акылына кайтып, венгрларның милли героена әйләнә. Күренекле композитор Имре Кальман «Чегән-премьер» дигән опереттасының төп герое итеп Пали Ричны ала. Бөек композиторларның берсе – Ференц Лист, Дудаш-Патикарушның скрипкада уйнавын үзе күреп, тыңлап, аның осталыгына соклана торган булган. Дудашның скрипкада уйнау һәвәслеге Листны дәртле музыка иҗат итәргә рухландырган. Монысы да тарихта мәгълүм.
Болай булгач, безнең Зариус Шәехморзаевада музыка тәэсире, көче белән кешене һәм аның рухын савыктыру таланты да бар икән. Монысын да дәлилләргә кирәктер. Музыка хәзерге заманда көндәлек тормышыбызның тавышлы һавасына әверелде. Су, кояш, һава шикелле, тереклек чыганагының бер мөһим өлешенә әйләнде. Музыка безне һәрдаим озатып йөри. Бер очрашуыбызда бу хакта махсус сөйләштек.
– Музыканың популярлашуы – табигый хәл. Халык аннан юаныч таба, өмет эзли, – ди Маэстро. – Сез аны кеше өчен «тавышлы һава» дидегез. Килешәм, образлы әйтелде. Безнең бу һавабыз чистамы? Агуланмаганмы? Бу – музыкантларның, гомумән, сәнгать әһелләренең авырткан җире. Музыкабызда агу күбәйде. Ресторан музыкасы, исерек мәҗлесләр музыкасы өстенлек итә башлады хәзер. Бу – бик хәтәр нәрсә. Шуның белән һавабыз гына түгел, тамашачы зәвыгы да агулана, пычрана.
Шәехморзаева концертларында кат-кат булгач, мин шундый нәтиҗәгә киләм: Зариус уйнавында музыка кешеләрне илһамландыра-дәртләндерә, ләззәтләндерә-рәхәтләндерә. Һәм моннан шуны тоям: Зариус – Ходай Тәгалә тарафыннан скрипкачының үз файдасы, үз зәвыгы өчен генә яратылмаган. Ул, кешенең иң нечкә күңел кылларын тибрәтә торган тылсымлы моңнар бүләк итеп, халыкка бәхетле минутлар кичерү мөмкинлеге бирү өчен килгән бу якты дөньяга, шуның өчен атаклы скрипкачы булып танылган. Дөньяның музыка сәнгате хатын-кыз затыннан мондый талантка ия скрипкачыны белми әле! Татар кызы менә нинди ул!
Шул ук 1998 ел ахырында, композитор Мирсәет Яруллинның тууына 60 ел тулуга багышланган кичә булды. Минем яшьлек дустымның иҗат бәйрәме Зур концерт залында Европа дәрәҗәсендә танылган күренекле шәхесләр катнашында үткән иде. Алар арасында Зариусыбыз да бар. Ул Казанга кунак булып кына кайтмаган икән, кичәдә янып-пешеп эшләде. Тәнәфестән соң, композиторның оркестр белән скрипка өчен язган концертын башкарды. Маэстро шушы гамәле белән кичәнең абруен гаять дәрәҗәдә югары күтәрде, Мирсәетнең бу әсәрен юбилярның үзенә мәдхия, гимн итеп яңгыратты. Шушы кичтә халык Зариус Шәехморзаеваның сәнгатькярләрнең бик азына гына хас булган гаҗәеп матур сыйфатын күреп калды. Сөйкемле кызыбыз тамашачы зәвыгын формалаштыруда иң оста педагог та икән ич әле. Зиннәтле залларда күләмле музыка әсәрләрен тыңлауның, аның башкаручысына рәхмәт белдерүнең дөнья күләмендә кабул ителгән тәртипләре, кануннары бар. Болар – халык культурасының ни дәрәҗәдә булуын билгели. Зариустай талантлар, андый әсәрләрне уйнаганда, тамашачыга тамак кырып алу өчен дә пауза ясап алалар. Бу, гадәттә, берничә бүлектән торган музыканың бер кисәгеннән икенчесенә күчкәндә эшләнә. Теге кичәдә Мирсәет Яруллинның туган ягы Мамадыштан килгән кунаклар да күп иде. Алар бөтенләй кирәкмәс урында кул чаба башладылар. Зариусыбызның моңа реакциясе ничек иде дисезме? Ул аларны оялтмады, кояштай балкып залга карады. Смычогын, дирижер таякчыгы шикелле югары күтәреп, берничә тапкыр салмак кына болгап алды: бу урында алкышлар кирәкми, әсәр беткәч, мин баш иярмен, ә сез кул чабарсыз! Менә нинди сизгер ул, сәхнәдә үзен ничек әдәпле, тәрбияле һәм мәгънәле тота. Монысы – үзенә бер талант. Монысы – үзе бер сәнгать, артист сәнгате, башкаручы сәнгате.
Бер әңгәмәбездә бер музыка профессорыбыз белән бу хакта сүз кузгаттык. Ханым тамашачы зәвыгының бозыла баруына бик нык борчыла.
– Публиканы сәхнәдәге артист ясый, тамашачыны тәрбияләү, аның зәвыгын үстерү сәхнә әһелләренең бурычы, – дип мавыгып сөйләп китте ул. – Бу гаять дәрәҗәдә талымлы, нәзберек эш. Халык алдына чыгып басканчы, үзеңне энә күзеннән үткәрергә кирәк.
Бүгенге эстрада артистларының культурасы турында да сөйләшеп алдык. Аларның үз-үзләрен тотышына, тозсыз сүзләр сөйләп йөрүенә чирканып карый профессор.
– Тамашачы рәхмәте – алкышлар, кул чабулар. Юбилей кичәләрендә – музыка әсәрләре, җырлар премьераларында – чәчәкләр. Артистның моңа җавабы – бил бөгеп баш ию. Сәхнә һәм залның аңлашуы менә шулай бара. Зәвык һәм культура менә шул. Сәхнә һәм залның бер-беренә хөрмәте, ихтирамы – алкышлар дәвамы, халык алдына кат-кат чыгу, уң кулыңны йөрәгенә куеп, янә баш ию. Чын зәвык менә шул. Сәхнәдә әрле-бирле «рәхмәт, бик зур рәхмәт» дип кычкырып чабып йөрү – культурасызлык, мәгънәсезлек.
Зариус белән күп тапкырлар очрашып, сөйләшеп утырган чакларыбыз шактый. Нәсел-нәсәбен беләм. Әнисе Зариат атлы була, мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта, әтисе Усман – инженер, өйләнешкәндә, Саратовта яшиләр. Зариус Казанда туа, исеме әнисенең – «Зари», әтисенең «ус» иҗекләреннән алып ясалган. Дөрес, фамилиясе дә кайберәүләр язганча Шихмурзаева түгел. Әтисе ягыннан бабасы Шәех була, морзалар нәселеннән. Һәм мин Зариусның фамилиясен, ул үзе теләгәнчә, Шәехморзаева дип язам.
Зур концерт залында репетиция тәмамланган. Фуат Мансуров оркестры музыкантлары да, Зариус та тәмам алҗыган. Скрипкачы кызыбыз белән очрашу өчен вакытын ачыкларга барган идем.
– Без күп сөйләштек бит инде. Сүзләр калды микән? – дип шаяртып алды танышым.
Шулай да без уртак фикергә килдек. Бер сәгатьтән шушы ук залда күрешәбез. Тел төбеннән шуны аңладым: Зариус ачылып китсен өчен, аның авырткан җирләренә кагылып алырга кирәктер. Белмәмешкә салынып, сорау бирдем:
– Татарстанның халык артисты исемен яшь вакытта ук биргәннәр иде бугай?..
Соравым сәеррәк килеп чыкты шикелле. Бит алмалары кызарып китте. Сүзсез калды ул. Уңайсызланды. Хәтере калуын, үпкәсен яшереп тормады:
– Татарстанның атказанган артистыннан артыгын алганым юк. Анысына утыз еллап булды бугай инде. СССР халык артисты исемен дә вәгъдә иткәннәр иде. Хәер, бер шарт белән...
Кабынып киткәнемне үзем дә сизми калдым.
– Ничек, кайчан булды андый хәл? Нигә риза булмадың?
– Мин Мәскәү консерваториясен кызыл диплом белән тәмамладым. Аннан соң шунда ук аспирантура. Профессор Дмитрий Цыганов шәкерте идем. Әмма музыка сәнгатенә, скрипкага гыйшкым биш яшьтән үк башланды. Талантлы балалар өчен музыка мәктәбендә укыганда ук. Укытучым Каюм абый Байбуров иде. Бала-чага матур әйбергә тиз кызыга. Минем дә ялтырап торган скрипкада уйныйсы килә иде. Каюм абый әтием шикелле йомшак күңелле кеше. Ягымлы гына итеп тукый тора: «Яхшы скрипкада теләсә кем уйный, син начар, иске скрипкада матур итеп, дөрес итеп уйнарга өйрән. Менә шул чакта зур артист булырсың». Остазым дөрес юлдан җибәргән. Ул да, мин дә ялгышмаганбыз. Мин аның алдында гомерем буе бурычлы.
– Каюм абый картайгач, аның матди хәле катлаулы булуын белгәнсез. Һәм аңа акча салгансыз икән. Байбуров шәкерте акчасыннан баш тарткан, дип ишеткән идем. Хакмы бу?
– Педагогым бик намуслы, гадел кеше иде. Акчамны кире җибәрде. Үпкәләвемне әйткән идем. Ачуланды үземне Каюм абый. Аның якты истәлегенә ел саен туган көнендә бушлай бер концерт бирәм. Әнием ягыннан әбием Әсмабикә абыстай да изге кеше, үтә дә игелекле, шәфкатьле иде. Аңа да бер бушлай концертымны багышлыйм. Рухларына дога булып ирешсен!
– Зариус ханым, скрипкачыларның язмышы кебек, скрипканың үз тарихы да кызыклы, гыйбрәтле. Өтерге белән чокып ясалган каек-көймә сыман уен коралын славяннар бик борынгы заманнарда ук ясаганнар. XVI гасыр башында ул Италиягә, Франциягә барып җитә. Европа аны кабул итә, ә Россия юк. Скрипканы урам уен коралы итеп кенә саныйлар. Сәүдә иткән җирләрдә уйныйлар. Ниһаять, ул «конюшня хоры» оркестрына кертелә башлый. Ягъни, рус патшалары ауга чыкканда, башка уен кораллары оркестрында уйнарга рөхсәт бирелә. Итальяннар ул заманда ук инде бөтен дөньяны шаккатырырлык тавышлар чыгара торган скрипкалар ясап танылалар. Әлбәттә, алар данәләп кенә, кулдан эшләнгән. Скрипка ясау остасы булып Андреа Амати (1520–1580 елларда яшәгән) таныла. Өч улы әтисеннән шушы һөнәргә өйрәнә. Төпчеге Никола атаклы Андрео Гварнери, Антонио Страдивариларны скрипка ясау могҗизаларына өйрәтә. Гварнери һәм Страдивари скрипкалары бүгенге көнгә кадәр сакланган. Сез кем скрипкасында уйныйсыз?
– Миндә Гварнери скрипкасы. Мин аны Парижда сатып алган идем. Тавышын ишеттегез ич. Искиткеч шәп уен коралы.
– Страдивари скрипкасында да уйнап каравыгызны беләм.
– Андый хәл булды. Италиягә баргач, мине бер бай гаилә кунакка дәште. Страдивариның үзеннән калган скрипкалары бар икән. Ике әсәр уйнарга рөхсәт иткәннәр иде. Ул минутларда кичергәннәремне сүз белән аңлатып биреп булмый.
– Никола Паганини скрипкасын очратканыгыз бармы?
– 1954 елдан башлап, Генуяда скрипкачыларның Паганини исемендәге халыкара конкурсы үткәрелә. Анда ир-егет музыкантлар гына катнаша. Берсендә миңа да катнашырга рөхсәт иттеләр. Конкурста җиңгән Маэстрога иң зур бүләк – Паганини скрипкасында уйнап карарга рөхсәт бирү.
– Зариус, син анда жюрины таң калдырып җиңеп чыккан идең?..
– Әйе, булды андый тантаналы вакыйга. Миңа Паганини скрипкасын тотып карарга гына түгел, анда уйнарга да мөмкинлек бирделәр.
– Димәк, син Паганини скрипкасында уйнау бәхетенә ия булган дөньяда бердәнбер музыкант.
– Моның белән чиксез горурланам. Зур бәхет бу!
– Гаилә, бала-чагалар?
– Ирем, Роберт Бушков, скрипкачы иде. Без аның белән 26 ел бергә гомер кичердек, аннан аерылдык. Улыбыз Евгений һәм кызыбыз Юлия туды. Алар да скрипкачылар. Улым Венада яши, үз гаиләсе. Кызым американга кияүгә чыкты, Кушма Штатларында төпләнде. Скрипкачылар гаиләсе без. Үзем Брюссельдә Королева Елизавета исемендәге дөньяның иң дәрәҗәле конкурсында беренче бүләкне алган идем. Миңа ул чакта 23 яшь тулып җитмәгән иде. Евгений да шул конкурста андый бүләккә лаек булды. Үзем дә, улым да Чайковский исемендәге халыкара конкурсның беренче бүләкләрен яулап алуга ирештек. Бер гаиләдән ике кешенең бу конкурсларда җиңеп чыкканын тарих белми. Без – дөньяда бердәнбер гаилә. Бу – безнең горурлыгыбыз, олы бәхетебез! 1963 елда Парижда Маргарита Лонг һәм Жак Тибо исемендәге Халыкара конкурста да миңа алтын медаль биргәннәр иде. Конкурс-фестивальләрнең башкаларында да күп мәртәбә җиңдем. Иң мәртәбәле, дәрәҗәле, абруйлы бүләкләр дип әле тәгаен телгә алынганнарын саныйм. 1977 елга кадәр Франция һәм Италия консерваторияләрендә скрипка классында укыттым. 1977 елда миңа чит илләргә чыгу тыелды.
– Сәбәбе? СССРның халык артисты нишләде?..
– Дөнья мине танып өлгергән иде инде. Миңа партиягә керергә тәкъдим иттеләр. Күнмәдем. Күнсәм, СССРның халык артисты исеме дә, Мәскәү консерваториясе профессоры булу да вәгъдә ителгән иде. Тыңламагач, чит илләргә гастрольләремне дә туктаттылар һәм бу 1987 ел ахырына кадәр дәвам итте.
Мин Казан дәүләт университетындагы студентлар белән очрашуда теге кыз биргән сорауга кабат-кабат әйләнеп кайтам. Әйе, безнең Зариус та дөньяны СССРның халык артистлары Ойстрах, Коганнан ким гизмәде, алардан ким танылмады. Җиһан әлегә хатын-кызлардан Зариус Шәехморзаева кебек виртуоз скрипкачыны белми. Татар кызы – XX–XXI гасырларның бөек музыканты ул. Моны раслап, Германиядә чыга торган «Фольксвахт» газетасында басылган язмадан кечкенә генә бер өзек китерәм: «Гадәттә музыкант-артистлар мондый осталыкка кырык-илле яшьтә ирешә. Зариус Шәехморзаевага әле нибары утыз яшь кенә тулган. Ә ул башкару осталыгы ягыннан дөнья дәрәҗәсенә күтәрелгән иде». Моңа өстәп тагын ни әйтерсең?!
Япония, Бельгия, Италия, Франция, Америка, Англия, Австрия, Кытай газеталарында белгечләр, татар скрипкачысына сокланып, мәкаләләр язганнар.
Давид Ойстрах беренче мәртәбә халыкара конкурста җиңеп чыкканда – 31 яшьтә, Леонид Коган 34 не тутырган була. Ә безнең Зариус Брюссельдә Королева Елизавета конкурсының алтын медален алганда, аңа әле 23 тә тулмаган иде. Бу инде тумыштан олы талант, скрипкада уйнавы белән музыка поэзиясен ача алган үтә дә затлы талант.
Танылган журналист, язучы, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәгъсүм Гәрәев 1935 елның 7 февралендә Питрәч районының Шәле авылында укытучылар гаиләсендә туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. ВЛКСМның Питрәч район комитетында икенче секретарь булып эшли, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Икенче курстан Татарстан радиосында эшли башлый. 60 ел буена республикабыз газета-журналлары редакцияләрендә эшли. Журналистларның төрле дәрәҗәдәге конкурслары лауреаты булуга ирешә. Сочида үсә торган бөтен дөньяга билгеле Дуслык агачына, Муса Җәлил хөрмәтенә ботак ялгап, курорт-шәһәрнең Мактаулы гражданины исеменә лаек була. Кузбасстагы татар шахтерларына багышланган очерклары аны Прокопьевск шәһәренең Мактаулы шахтеры итә.
Мәгъсүм Гәрәев, Мәскәүдә СССР Тышкы эшләр министрлыгы курсларында укып, 39 чит ил журналистлары белән эшли. Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы һәм Казанның 1000 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медале белән бүләкләнә. Автопортрет жанрында язылган дүрт китап авторы: «Мин, Чуен Гәрәй малае,..», «Җаның кыйбатмы, малыңмы?..», «Яшәсен Мин!..» һәм «Мәгъсүм Гәрәев әкәмәтләре». Шуларның икесе ЮНЕСКОның Париждагы үзәк китапханәсе фондына алынган.
Редакциядән: талантлы кәламдәшебезне 85 еллык юбилее белән ихлас котлыйбыз. Тән саулыгы, җан тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез.
Мәгъсүм ГӘРӘЕВ
«Мәйдан» №2, 2020 ел.
Комментарийлар