Логотип «Мәйдан» журналы

Шигърияттә Разил Вәлиев

Ра­зил Вә­ли­ев – без­нең иҗ­ти­ма­гый-сә­я­си дөнь­я­быз­да җи­ге­леп эш­ли тор­ган шә­хес­лә­ре­без­нең бер­се.

Пар­ла­мент эш­лек­ле­се бу­ла­рак, мил­ләт тор­мы­шы­ның, мә­дә­ни­ят һәм мә­га­риф өл­кә­се­нең бар­лык фун­да­мен­таль мәсь­ә­лә­лә­ре аның ак­тив кат­на­шын­да хәл ите­лә. Әлиф­ба­да ла­тин­га әй­лә­неп кай­ту, мә­га­риф стан­дарт­ла­рын­да «мил­ли-тө­бәк ком­по­нен­тын» як­лау, ха­лык са­нын ал­ган­да, мил­ләт­нең как­ша­мас бер­дәм­ле­ген кай­гыр­ту аның иҗ­ти­ма­гый-сә­я­си эш­чән­ле­ге­нең үзә­ген тәш­кил итә. Әм­ма ул, – ба­рын­нан да элек, әдип, ягъ­ни әдә­би­ят­ның төр­ле жанр­ла­рын­да үзе­нең ос­та­лы­гын күр­сәт­кән язу­чы. Про­за­да ди­сәң, ма­вы­гып укы­ла тор­ган по­весть­ла­ры, дра­ма­тур­ги­я­дә, пуб­ли­цис­ти­ка­да ак­ту­аль яң­гы­раш­лы, үтә дә тө­зек тел­ле әсәр­лә­ре аның киң ко­лач­лы һәм күп­кыр­лы ка­ләм ос­та­сы бу­луы ту­рын­да сөй­ли. Мә­гәр, ба­рын­нан да мө­һим­рә­ге, ул – ша­гыйрь, шигъ­ри сүз ос­та­сы.

Хә­зер­ге эст­ра­да­быз­да зур урын би­лә­гән ма­тур җыр­лар ара­сын­да аның җыр шигъ­ри­я­те үзе­нең эч­тә­ле­ге, те­ма­тик ко­ла­чы, аһәң­ле яң­гы­ра­шы бе­лән бик үзен­чә­лек­ле дөнья ха­сил итә. Җыр иҗа­тын­да ка­лә­ме­нең йө­ге­рек ос­та­лы­гы аның бө­тен ли­ри­ка­сы­на ко­ло­рит­лы төс­ме­рен би­рә. «Ши­гырь­лә­ре җыр­лап то­ра!» ди­гән бә­я­не мин тел га­лим­нә­рен­нән күп тап­кыр­лар ише­теп ки­ләм.

Ра­зил Вә­ли­ев – шигъ­ри­ят­кә алт­мы­шын­чы ел­лар шигъ­ри дул­кы­нын­да кал­кып чык­кан ша­гыйрь. Ро­берт Әх­мәт­җа­нов, Ра­вил Фәй­зул­лин, Ре­нат Ха­рис, Рөс­тәм Мин­га­лим, Рә­шит Әх­мәт­җан, Рә­диф Га­таш, Ро­берт Миң­нул­лин, Зөл­фәт, Мө­дәр­рис Әгъ­ләм­нәр исе­ме бе­лән бәй­ле шигъ­ри эз­лә­нү­ләр кон­текс­тын­да гы­на аның иҗа­тын ту­лы аң­лар­га мөм­кин. Алар әдә­би­ят­ка диң­гез ша­вы бу­лып ки­леп кер­де­ләр. Ев­ге­ний Ев­ту­шен­ко, Анд­рей Воз­не­сенс­кий, Бел­ла Ах­ма­дул­ли­на ке­бек Мәс­кәү ша­гыйрь­лә­ре­нең тор­гын­лык бу­а­сын ерып җи­бә­рү­лә­ре без­нең әле­ге та­лант­лы йол­дыз­лык­ка ку­әт­ле этәр­геч яса­ды. Ра­зил, Рә­диф Га­таш ке­бек үк, Мәс­кәү мәк­тә­бен дә уз­ган иҗат­чы. Җыр шигъ­ри­я­тен­дә аның ос­та­зы итеп Лев Оша­нин­ны күр­сә­тә­ләр. Бу чын­нан да шу­лай. Җыр­ла­ры­ның һәм эч­тә­лек, һәм фор­ма җә­һә­тен­нән җит­лек­кән бу­лу­ын та­тар­ның үз мил­ли сән­гать­чә­лек тра­ди­ци­я­лә­рен­нән һәм рус­ның про­фес­си­о­наль җыр мәк­тә­бен­нән тыш аң­лап бул­мас иде. Ра­зил­не әле күз­дән ки­че­реп уз­ган ку­әт­ле төр­кем бе­лән бәй­ли тор­ган сый­фат­лар нәр­сә­дә ча­гы­ла соң? Ба­рын­нан да элек, ши­гырь­лә­рен­дә гәү­дә­лән­гән эч­ке хөр­лек хи­се һәм ру­ха­ни гай­рәт ди­яр идем мин. Та­би­гый ки, бу фак­тор аның күз кү­ре­ме киң­ле­ген­дә, еш кы­на га­лә­ми ко­ла­чын­да, фи­кер­лә­ве­нең масш­таб­лы­лы­гын­да ча­гы­ла. Иҗа­ты­ның ба­шын­да ук ул үзе­нә мак­си­ма­лис­тик бу­рыч йөк­ли. Һәм мо­ның төп этәр­ге­че итеп хал­кын­да­гы, нә­се­лен­дә­ге иген­че­лек тра­ди­ци­я­сен кү­рә. Их­ты­яр­сыз­дан Ра­вил Фәй­зул­лин ши­гы­ре ис­кә тө­шә:

 

Иң олы хак,

Бе­рен­че хак –

Иген­че­дә!

Ә кал­ган­нар

Икен­че­ләр...

 

Ра­зил­дә ул бо­лай:

 

Нә­се­ле­мә мин хы­я­нәт ит­мәм! –

Иген­че­ләр без­нең ыру­да.

...Бу­раз­на­лар ярып бар­саң иде

Шигъ­ри­ят­нең олы кы­рын­да.

(«И­ген­че­ләр нә­се­ле»)

 

Ша­гыйрь­нең үсе­ше, яңа­ры­шы, эз­лә­нү­лә­ре саф­таш­ла­ры, за­ман­даш­ла­ры бе­лән бер­гә ба­ра. Ирек­ле ши­гырь­ләр­не дә ул бай­так яза. Та­би­гый ки, алар­ны ро­ман­тик рух кү­тә­рә, ши­гырь итә.

Ша­гыйрь­лек мис­си­я­сен ул га­дәт­тән тыш җа­вап­лы итеп кү­рә:

 

Бер миз­гел­гә

уч тө­бе­нә ку­еп тор­дым

бу Җир ша­рын.

Әйе, әйе,

мин бер миз­гел

ша­гыйрь бу­лып ал­дым.

(«Миз­гел»)

 

Ирек­ле ши­гырь бе­лән исә Ра­зил ар­тык ма­вык­мый, ул бик тиз тра­ди­цион ши­гырь­гә әй­лә­неп кай­та. Әсәр­лә­рен­дә ул дөнь­я­ның зур кай­гы­ла­рын, тор­мыш­ның ти­рән дра­ма­тиз­мын үзе­нең һәм бик күп­ләр­нең шәх­си яз­мы­шы­на бәй­ләп би­рә:

 

Мин – яшь­тә­ше атом бом­ба­сы­ның...

Мин мәң­ге­лек уй­да уты­рам.

Га­лим­нәр, сез бом­ба яса­ган­да,

Әни­ләр бит без­не ту­дыр­ган...

Җәй җит­ти­сә, шом­лы күк күк­рә­де,

Без яшен­гә ку­шы­лып яшь­нә­дек.

Мин – яшь­тә­ше атом бом­ба­сы­ның –

Икәү бер­гә чак­та яшәү юк!

(«Мин – яшь­тә­ше

атом бом­ба­сы­ның...»)

 

Бу ши­гырь­гә шарт­лау­га якын ан­ти­те­за егә­ре са­лын­ган. Лә­кин дөнь­я­ның ыша­ны­чы ли­рик ка­һар­ман ке­бек тә­вәк­кәл ир­ләр­дә.

 

Без бар­да, бу дөнья

Әй­лән­мәс көл­ләр­гә!

Ил өчен без әзер

Ел­ма­еп үләр­гә.

(«Кө­лү»)

 

Бу ши­гырь­дә Му­са­лар шәү­лә­се тоем­ла­на.

Ра­зил бер оч­рак­та да үзе­нең ша­гыйрь икә­нен оныт­мый, шигъ­ри иҗат­ны ул ил ал­дын­да­гы олы бу­ры­чын тү­ләү дип аң­лый.

 

Ә мин, җи­рем, син ела­саң – елыйм,

Син шат­лан­ган чак­та – гел кө­ләм...

Ил ал­дын­да олы бу­ры­чым­ны

Тү­ләр­мен мин ши­гырь, җыр бе­лән.

(«Кү­ке ава­зы»)

 

Ша­гыйрь­лек­нең мак­тау­лы һәм авыр йө­ген, күп оч­рак­та исә тра­гик рә­веш алу­ын шигъ­ри­ят та­ри­хын­да­гы фа­җи­га­ле гыйб­рәт­ләр аша го­му­ми­ләш­те­рә һәм Шекс­пир ру­хын­да гло­баль со­рау­лар куя. Ил һәм ша­гыйрь яз­мыш­ла­ры­ның ди­а­лек­тик һәм ор­га­ник бер­дәм­ле­ген ча­гыл­дыр­ган «А­гый­дел­дә боз ки­тә» ши­гы­рен­дә ул ме­нә бо­лай ди:

 

...Та­тар-баш­корт бә­гы­ре­нә үтеп

Ише­те­лә Ту­кай ютә­ле.

Ил афәт­тә чак­та ша­гыйрь –

                            кор­бан,

Ил чир­лә­сә, ша­гыйрь ютәл­ли, –

Ачы яз­мыш гел ша­гыйрь­гә на­сыйп...

Ник сай­ла­мый яз­мыш бү­тән­не?!

 

Рос­сия та­ри­хын­да­гы ша­гыйрь­ләр яз­мы­шы ха­кын­да Ра­зил мон­дый тра­гик икъ­рар бә­ян итә. Сүз Лер­мон­тов яшә­гән йорт янын­да­гы уй­ла­ну­лар рә­ве­шен­дә ба­ра:

 

Мыл­тык атып кош­лар

                            кар­шы­лый­лар,

Кош­лар оза­та­лар бу ил­дә.

Ша­гыйрь­ләр һәм кош­лар

                            бер­ту­ган­дыр –

Чын ша­гыйрь­ләр үлә дуэль­дә.

 

Та­би­гать те­ма­сы, та­би­гать мо­тив­ла­ры Ра­зил­нең шигъ­ри дөнь­я­сын­да иң зур урын­ны би­ли. Әм­ма ан­да та­би­гать тас­ви­ры һич тә үз­мак­сат тү­гел, ша­гыйрь та­би­гать су­рәт­лә­ре аша тор­мыш­ны, аның кат­лау­лы кол­ли­зи­я­лә­рен тө­ше­нер­гә ты­ры­ша, үзе­нең кү­зә­тү­чән ка­ра­шы һәм йө­рә­ге аша үт­кәр­гән тәҗ­ри­бә­се ни­ге­зен­дә тө­гәл икъ­рар ясый, го­му­мә­һә­ми­ят­ле гыйб­рәт­ләр­гә чы­га. Ул, – го­му­мән, ти­рән хис­ле ша­гыйрь. Аның та­би­гать­не сын­лан­ды­ру­ын­да са­гыш­ка су­га­рыл­ган фәл­сә­фи юл­лар­ны күп оч­ра­тыр­га мөм­кин:

 

Бар иде гөл­ләр, тал­ла­ры...

Ник кит­те икән ары?

Ел­га ярын са­гы­нып елый

Диң­гез­нең дул­кын­на­ры.

(«Дул­кын»)

 

Та­би­гать­тә ша­гыйрь тор­мыш баг­ла­ныш­ла­рын кү­рә. Сын­лан­ды­ру­ла­рын­да әдә­би­ят­ның зур та­ри­хы­на ана­ло­гия яры­лып ята. Мос­тай Кә­рим бе­лән Му­са Га­ли­гә ба­гыш­лан­ган «Ур­ман җы­ры» ши­гы­рен­дә мон­дый юл­лар­ны укый­быз:

 

Исән чык­ты күп­ме да­выл­лар­дан, –

Бу агач­лар ба­шын имә­де...

Чөн­ки алар – Ту­фан на­рат­ла­ры,

Чөн­ки алар – Ту­кай имә­не.

Без­нең җыр­лар – ка­ра ур­ман җы­ры...

Бер­гә җыр­лап күп­ме ба­рыл­ган!

Идел­ләр­дә, Урал­лар­да шау­лый

Кол Га­ли­дән кал­ган ка­рур­ман.

...Сал да ми­не ап-ак би­лә­ве­ңә

Би­шек җы­рын җыр­ла, ка­рур­ман!

 

Шигъ­ри тел, шигъ­ри би­зәк­ләр­дә эпик су­лыш, эпик ко­лач ча­гы­ла. Та­би­гать фа­сыл­ла­ры ди­а­лек­ти­ка­сын­да ша­гыйрь, са­гыш­ка ба­тып, пес­си­мис­тик хис­ләр әсир­ле­ге­нә төш­ми, фа­сыл­лар ал­ма­шын­да юа­ныч өчен дә та­я­ныч та­ба.

 

Көз ки­тер­гән са­ры күл­мәк ки­де

Җир ша­ры­ның ме­нә бу ягы.

Кыш­ны уй­лап моң­су­ла­нып йөр­дем,

Кау­рый­ла­рын кой­ган каз­лар­дай.

Бар өме­тем ми­нем кыш­та ин­де...

Кыш ар­тын­да чөн­ки яз­лар бар.

(«Көз»)

 

Ша­гыйрь­нең көр су­лы­шын­да мил­ләт ха­лә­тен ыша­ныч­лы итеп кү­рү төс­мер­лә­нә.

 

Так­са так­сын дош­ман төр­ле исем...

Бар та­би­гать без­не үз итә...

Без­не са­гы­нып кош­лар ки­лә бү­ген,

Кү­ңел­ләр­дә бү­ген боз ки­тә.

(«Яз»)

 

Ли­рик ка­һар­ман­ның гамь­ле кү­ңе­ле та­би­гать па­ра­док­сын­да ил өчен хә­тәр нә­ти­җә­ләр кү­реп сыз­лый:

 

Ка­рал­ды күп­тән инеш тә –

Ел­га­ның зәң­гәр җи­ңе...

Диң­гез­гә ба­рып егыл­ды

Да­ла­ның кай­нар җи­ле.

Кун­ды йөз­гә җы­ер­чык­лар –

Җир-ана­га, һай, авыр.

Әл­се­ри кыр­да иген­нәр...

Диң­гез­дә... ява яң­гыр.

(«Диң­гез­дә ява яң­гыр»)

 

Та­би­гый ки, Ра­зил­нең иң эмо­ци­о­наль ши­гырь­лә­ре мә­хәб­бәт­кә ба­гыш­лан­ган. Дөнь­я­ның бу хис­кә бәй­ле төр­ле сы­нау­ла­ры, ка­һар­ман­ның җа­нын­да дөр­лә­гән шат­лык тан­та­на­сы да, са­гы­ну мо­ңы да, үке­нү­ләр, югал­ту әр­нү­лә­ре дә әле өер­мә бу­лып, әле як­ты нур­лар­га кү­ме­леп, аның җыр­ла­ры­на, ши­гырь­лә­ре­нә агы­ла. Бу хис­не ти­рән ки­чер­гән­лек­тән, аңар­да афо­рис­тик гый­ба­рә­ләр мул яң­гы­рый:

 

Ка­выш­тыр­мый икән ур­так кай­гы,

Ки­рәк икән ур­так хы­ял­лар.

(«Сау­бул­ла­шу»)

 

Бу төр ши­гырь­ләр­дә афо­рис­тик ан­ти­те­за да шәй­лә­неп ки­тә:

 

Сау­бул­ла­шыр өчен бар­гач

Исән­ләш­мә икән...

(«Сау­бул­ла­шыр өчен бар­гач»)

 

Ра­зил Вә­ли­ев – юга­ры дә­рә­җә­дә җит­лек­кән иҗат­чы. Әле­ге зи­рәк юл­лар бе­лән янә­шә мә­хәб­бәт ди­гән олы хис­не ки­чер­гән­дә, аның бу мәсь­ә­лә­гә үтә җа­вап­лы ка­ра­шын ча­гыл­дыр­ган бор­чу­лы уй­лар да, дра­ма­тик эч­тә­лек­ле ши­гырь­ләр дә бай­так оч­рый. Мон­дый әсәр­ләр­дә, баш­ка бик күп ши­гырь­лә­рен­дә­ге ке­бек, ша­гыйрь­нең шигъ­ри тел бе­лән ир­кен эш итүе сок­лан­ды­ра:

 

Зөһ­рә­ләр­дән кал­ган сер­не

Ул соң ми­ңа сү­тәр­ме?

Күл­гә төш­кән ай ши­кел­ле

Әл­лә соң тик үр­тәр­ме?..

Бер мә­хәб­бәт та­бар өчен,

Бер яшь­ле­гем җи­тәр­ме?..

(«Ма­җа­ра­лар дөнь­я­сын­да...»)

 

Әле­ге хис җә­һә­тен­нән җа­ны өз­гә­лән­гән миз­гел­ләр соң­рак та ша­гыйрь­дә оч­рап то­ра. Аның сиз­гер кү­ңе­ле аз гы­на өмет бил­ге­лә­рен­дә дә ки­лә­чәк­нең як­ты, зур дөнь­я­сын кү­рә.

 

Го­мер­нең ур­та­сы, чел­лә­се...

Җа­ным­ны ачыйм соң кем­нәр­гә? –

Го­ме­рем ел­га­сы са­е­гып,

Яр­ла­ры ка­выш­кан көн­нәр­дә...

 

Ел­га­лар са­ек­кан ча­гын­да

Утыр­дың көй­мә­нең тү­ре­нә...

Хис­лә­рем рә­шә­се эчен­дә

Мә­хәб­бәт диң­ге­зе кү­ре­нә.

(«Ел­га­лар са­ек­кан ча­гын­да»)

 

Ша­гыйрь­нең һәр әсә­рен­дә өр-яңа ме­та­фо­рик су­рәт­ләр­дән тор­ган шигъ­ри тел яң­гы­рый.

Ли­рик ка­һар­ман сө­ек­ле­се бе­лән мө­нә­сә­бә­тен­дә­ге дра­ма­тик ха­ләт­не шу­шын­дый ан­ти­те­за аша гәү­дә­лән­де­рә.

 

Ур­ман ко­ча­гы­на ке­реп чум­дың...

Сүз әй­тер­гә хәт­та баз­ма­дым.

Си­не ми­ңа көз ки­тер­гән иде,

Алып ки­тәр, ах­ры, яз­ла­ры.

(«Яз­гы ши­гырь»)

 

Мә­хәб­бәт бул­ган җир­дә ти­рән са­гыш та бу­лу та­би­гый. Ша­гыйрь Ра­зил Вә­ли­ев­нең җыр­ла­рын­да һәм ши­гырь­лә­рен­дә са­гыш, үке­неч мо­тив­ла­ры гаять тәэ­сир­ле, һәм алар­ны һәр­чак ор­га­ник шигъ­ри тел тәгъ­бир итә:

 

Бо­лын күк­рә­ген­дә са­ры чә­чәк.

Елар идем­ме­ни – көл­мә­сәң.

Соң­ла­ган­мын, җил­ләр

                            ки­леп кит­кән...

Ми­ләү­шә­ләр бә­хет өләш­кән...

(«Ми­ләү­шә­ләр бә­хет өлә­шә»)

 

Ша­гыйрь­нең биг­рәк тә җыр­ла­рын­да шигъ­ри тел ор­га­ни­ка­сы көч­ле. Са­гыш­лы мә­хәб­бәт һәм бор­чу­лы яз­мыш алар­га ми­нор яң­гы­раш би­рә.

 

Си­нең күз­ләр төс­ле са­гыш­лы төн,

Си­нең шәү­ләң ке­бек ял­гыз­лык.

Кайт син ми­ңа. Ур­так ял­гыз­лык­ны

Гөр­лә­век­тә бер­гә агы­зыйк.

(«Кайт син ми­ңа»)

 

Мә­хәб­бәт ди­гән олы хис ке­ше­лек тор­мы­шын­да бө­ек мог­җи­за­лар яса­ган. Әдә­би­ят­та Фәр­һад ба­тыр­лык­ла­рын гы­на ис­кә тө­ше­рик. Ре­аль тор­мыш­та да ан­дый ми­сал­лар аз тү­гел. Ра­зил­нең ли­рик ка­һар­ма­ны да гай­рәт һәм тә­вәк­кәл­лек­кә әзер то­ра:

 

Көз са­гы­шы ми­ңа кү­чә, ди­сең...

Те­ли­сең­ме? – Хә­зер яз ясыйм!

Чә­чәк бе­лән кү­мәм йө­рә­гең­не –

Мә­хәб­бәт­нең ал­су ва­за­сын.

(«Си­не озат­кан­да»)

 

Ме­та­фо­рик су­рәт би­ре­дә өр-яңа һәм га­ять тә нә­фис. Дәү­ләт эш­лек­ле­се бул­ган ша­гыйрь­дә «Ва­тан, мил­ләт» һәм «ба­тыр­лык» тө­шен­чә­се янә­шә йө­ри. Мәз­күр ка­ләм ия­без­дә әле­ге те­ма эз­лек­ле рә­веш­тә һәм үзен­чә­лек­ле су­рәт­ләр­дә як­тыр­ты­ла. Пат­ри­о­тик ба­тыр­лык­ны ул ке­ше­лек­ле хис­кә тө­рә бе­лә:

 

Ка­бе­рен­нән кү­тә­рел­гән­ме ул,

Җи­ме­реп чык­кан мәл­лә төр­мә­не?!

...Һәй­кәл бу­лып тә­не кайт­кан ил­гә,

Мәң­ге­лек ут бу­лып – йө­рә­ге.

(«Мәң­ге­лек ут»)

 

Ба­тыр­лык, фи­да­кяр­лек те­ма­сын кү­тәр­гән­дә, ша­гыйрь­нең күз ал­дын­да Җә­лил сы­ны пәй­да бу­ла. Яңа гы­на бу­лып үт­кән ва­кый­га­лар­дан ул, та­рих­ка ти­рә­нә­еп, дра­ма­тик ас­со­ци­а­ци­я­ләр ясый. Мил­ли му­зе­е­быз­да дөр­лә­гән ян­гын уңа­ен­нан үтә җит­ди го­му­ми­ләш­те­рү­ләр­гә ки­лә, иҗа­ди ачыш­лар ясый. Әле­ге ва­кый­га аны мил­ләт яз­мы­шын­да­гы фа­җи­га­ләр, тет­рә­нү­ләр ха­кын­да уй­ла­ну­га этә­рә:

 

Без­нең та­рих ни­чә тап­кыр янып

Кү­тә­рел­гән көл­дән, кү­мер­дән,

Пат­ша­лар­дан чык­кан ян­гын­нар­ны,

Ут­ка ке­реп, ха­лык сүн­дер­гән.

Янә­шә­дә – Җә­лил. Кул – бо­гау­лы,

Күз­лә­рен­дә – хал­кым га­за­бы,

Бо­гау­ла­рын өзеп таш­ла­ныр күк...

Сак­лар өчен ут­тан Ка­зан­ны.

(«­Му­зей­да ян­гын»)

 

Икен­че бер эпи­зод­ны тас­вир­ла­ган­да, Җә­лил су­рә­те кал­ка. Ша­гыйрь, әф­ган су­гы­шын­да бул­ган ча­гын­да, ку­лы­на Җә­лил ки­та­бын ала. Саф­таш­ла­ры аңар­дан ба­тыр ша­гый­ре­без ту­рын­да со­ра­ша­лар.

 

...Нәр­сә әй­тим? Мин үзем дә

Бү­ген ач­тым Му­са­ны.

. . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Бә­я­се ар­та ша­гыйрь­нең,

Афәт кил­гән­дә ил­гә...

Сол­дат бу­лып ата­ка­га

Бар­ды бү­ген Җә­лил дә.

(«Мин Җә­лил­не укы­дым»)

 

Ра­зил Му­са­ны гы­на ач­мый, бәл­ки гло­баль мәгъ­нә­ле олы ха­кый­кать­не ача. Хәл­лә­рен­нән өч ти­ен­лек фай­да­лы эш кил­мә­гән кай­бер мат­бу­гат пиг­мәй­лә­ре­нең га­сыр­ның бө­ек ка­һар­ма­ны­на пыч­рак яла ягар­га ма­та­шуы шарт­ла­рын­да на­мус­лы һәм аб­руй­лы зат­ның мон­дый шигъ­ри юл­ла­ры бә­һа­сез мәгъ­нә ала.

Ша­гыйрь, га­ра­сат­лы ва­кый­га­лар­ның афәт ти­рән­ле­ген ачу өчен, бәй­рәм һәм су­гыш ан­ти­те­за­сын ала. Ау­ру-

па һәм ил өс­те­нә кил­гән кан­лы өер­мә­не ул «Кы­рык бе­рен­че ел Са­бан ту­е» ши­гы­рен­дә гәү­дә­лән­де­рә, бәй­рәм­нәр­нең эч­тә­ле­ген­дә­ге фа­җи­га­ле ме­та­мор­фо­за­ны ча­гыл­ды­ра.

 

Ев­ро­па­да – кан­лы Са­бан туе,

Җир­дә бү­ген – ял­кын, көл исе.

Җи­ңү бай­ра­гы­дай янып кал­ды

Са­бан­туй­ның би­ек сөл­ге­се.

 

Ша­гыйрь­ләр­нең бар­лык әсәр­лә­ре үз­лә­ре һәм чор ту­рын­да­гы их­лас икъ­рар­ла­рын­нан то­ра. Га­ять үзен­чә­лек­ле һәм ка­бат­лан­мас сый­фат­лар­га ия бул­са да, Ра­зил иҗа­ты да мон­да чы­гар­ма бу­ла ал­мый. Ул да бар­лык ши­гырь­лә­рен­дә дә дөнь­я­га үзе һәм дә­ве­ре ту­рын­да сөй­ли. Без юга­ры­да күз­дән ки­че­реп уз­ган ши­гырь­ләр­дә дә бу шу­лай. Әм­ма ша­гыйрь­нең үз ка­раш­ла­рын ачыг­рак ча­гыл­дыр­ган һәм шәх­сән үзе­нә ге­нә ка­ра­ган ши­гырь­лә­ре бар:

 

Ке­ше ат­лы нә­ни бер кыйт­га мин...

Ма­тур­лык бар мин­дә, ба­тыр­лык.

Күп­ме ты­рыш­саң да бул­мый ми­не

Хә­ят диң­ге­зен­дә ба­ты­рып!

(«Ке­ше»)

 

Ли­рик ка­һар­ман­ның үз-үзен кү­рүе һәм үзе­нә ыша­нуы әнә шун­дый. Ши­гырь­дә­ге ме­та­фо­рик төс­мер һәм гай­рәт ру­хы го­му­ми-абст­ракт яс­сы­лык­та гы­на кал­мый­дыр, чөн­ки ша­гыйрь­не хә­ят диң­ге­зен­дә ба­ты­ру ом­ты­лыш­ла­ры шак­тый бу­лып ал­ды. Аның дош­ма­ны бу­лу­да да уңай мәгъ­нә кү­рүе юк­ка тү­гел. Мон­да, кү­рә­сең, пар­ла­мент­та­гы эш­чән­ле­ге­нең дә ро­ле бар­дыр, чөн­ки гел «оп­по­зи­ция ки­рәк», «оп­по­зи­ция ки­рәк» ди­гән сүз­ләр яң­гы­рый. Ме­нә Ра­зил­нең ди­а­лек­тик фи­кер­лә­вен ча­гыл­дыр­ган бер ши­гы­ре:

 

...Дош­ма­ны­ма ка­рап юл­га са­лам,

Үз­гәр­тәм мин тор­мыш агы­шын.

Ул бул­ма­са, ка­ян бе­лер идем:

Кай­сы дө­рес, кай­сы ял­гы­шым.

(«Ми­нем дош­ма­ным»)

 

Үз­гә­рү ди­гән­нән, Ра­зил­нең хрес­то­ма­тик мәгъ­нә­гә ия ши­гырь­лә­рен­дә үз­гә­рү иде­я­се ас­сы­зык­ла­на. Бу тик­мә­гә тү­гел. Үз­гә­рү, яңа­ру их­ты­я­җы аның тук­тау­сыз эз­лә­нү­лә­рен күр­сә­тә. Шу­шы дәрт, шу­шы иман аңар­да үз-үзен ка­бат­лау­ның бул­ма­вы­на, кү­рә­сең, төп шарт­тыр. Баш­ка­лар­ны ка­бат­лау да юк.

 

Хак­сыз­лык­ны кү­реп яр­сыйм,

                                      ша­шам,

Ма­тур­лык­ны кү­реп тез­лә­нәм.

Йә дөнь­я­ны үз­гәр­тәм мин бү­ген,

Йә бул­ма­са

Үзем үз­гә­рәм.

(«Е­лый-елый,

су­гы­ша-су­гы­ша җир­дә...»)

 

Яки ме­нә мон­дый ши­гырь:

 

Яңа көн­гә яңа ке­ше ки­рәк...

Ки­рәк без­гә, ки­рәк үз­гә­рер­гә.

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Ал­дан ба­ра әй­дәп фи­да­и­ләр.

Ияр­тер­ләр ми­кән үз­лә­ре­нә?

Җан­ны тал­кый һа­ман за­ман уе:

Ки­рәк без­гә, ки­рәк үз­гә­рер­гә!

(«Үз­гә­рер­гә!»)

 

Ра­зил Вә­ли­ев шигъ­ри­я­те, – го­му­мән, көч­ле идея-фәл­сә­фи егәр­гә ия, ке­ше­гә яшәү, дөнья кө­тү өчен кыйм­мәт­ле гыйб­рәт­ләр­гә бай, җыр­лап тор­ган тө­зек, ка­мил ритм­лы, аһәң­ле риф­ма­лар­га ко­рыл­ган зур сән­га­ти

дөнья ул. Без­нең хә­зер­ге та­лант­лы һәм ка­бат­лан­мас үзен­чә­лек­ле ша­гыйрь­лә­ре­без са­фын­да аның да ма­тур һәм мәр­тә­бә­ле уры­ны бар. Бу зур иҗат­ны мах­сус укып өй­рә­нер­гә алын­гач, ми­нем игъ­ти­бар­ны Мар­сель Га­ли­ев­нең ша­гыйрь­нең күп­том­лы­гы­на языл­ган кү­ләм­ле ке­реш мә­ка­лә­се җә­леп ит­те. Үзе дә ша­гыйрь бул­ган зат саф­та­шы­ның шә­хес һәм иҗат дөнь­я­сын киң һәм ту­лы итеп ач­кан. Шун­лык­тан әле­ге яз­ма­ма йом­гак итеп, аның Ра­зил ха­кын­да­гы сүз­лә­рен ки­те­рә­сем ки­лә.

«Ни ге­нә бул­ма­сын, аңа хал­кы­быз күз уңын­да за­ма­ны­быз­ның мәр­тә­бә­ле шә­хе­се, әди­бе бу­лып яшәү һәм яшь­нәү бә­хе­те би­рел­гән».

 

Нур­мө­хәм­мәт ХИ­СА­МОВ

«Мәйдан» № 1, 2020 ел

 

 

Комментарийлар