Логотип «Мәйдан» журналы

Кабатланмас моң иясе

Сәйдәш моңы, дибез

Аны аңлау өчен, кайта-кайта тыңларга, бөтен барлыгың белән тоярга кирәк. Миңа калса, Сәйдәш музыкасына татар милләтенең бөтен җаны сыйган. 
Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Фә-
ридә Кудашева кебек атаклы җырчылар моңлы тавышлары белән Сәйдәш көйләрен безнең күңелгә балачактан ук сеңдергәннәр.
Салих Сәйдәшевнең таланты, композитор, беренче татар дирижёры, пианист һәм педагог буларак, югары дәрәҗәдә чәчәк ата. Композиторның җиңел кулы белән татар сәнгате зур биеклекләргә ирешә. Сәйдәшнең «Совет Армиясе маршы» музыкасы белән 1930 елда республика турында беренче тулы метражлы «Татарстан (Дүрт елга иле)» фильмы чыга. Мондый төрдәге инструменталь әсәрләр рәтендә «Нури Сакаев истәлегенә марш» (1927), «Ватан маршы» (1943) да бар.
Билгеле булганча, Салих Сәйдәшев – беренче милли классик композитор. Аның күп көйләре милли театр спектакльләре өчен языла һәм алга таба җырчылар репертуарын да бизи. Кыскасы, ул – хәзерге татар профессиональ музыкасына нигез салучы. Композитор, җиң сызганып, музыкаль драма һәм комедия жанрын үстерә. Ария, хор, ансамбль, увертюра, бию сюиталары – аның күпкырлы иҗатына дәлил. Шул рәвешле, Сәйдәш милли музыкага яңалык өсти. «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Галиябану», «Таһир-Зөһрә» спектакльләренә язган көйләрен шедевр дими мөмкин түгел. Галиәсгар Камал исемендәге театр сезоны һәр елны «Казан сөлгесе» спектакле белән ачыла икән, бу факт үзе үк күп нәрсә турында сөйли.
Композитор Әнвәр Бакиров 1990 елның 2 декабрендә «Социалистик Татарстан» газетасында басылган «Саф чишмә» исемле мәкаләсендә: «Заманында кайбер музыка белгечләренең, хәтта кайбер композиторларның да, татар музыкасында ярты тоннар булмаска тиеш, татар музыкасы пентатоникада гына, ягъни биш тавыштан торган ладта гына 
(пианино, рояльләрнең кара бармаклары тәртибендәге төзелештә генә) булырга тиеш, дигән бәхәсләре 
мәгълүм. Кайберәүләр көйләренең гармонияләре дә биш тавышлы булуны таләп итмәкче булганнар. Татар музыкасы бу юлны гына сайлаган булса, һичшиксез, зур күләмле әсәрләр тудырып, дөньякүләм юлга чыга алмаган булыр иде. Бу мәсьәләдә 
хаклыкны табуга да Салих Сәйдәшев зур өлеш керткән. Ул аны бәхәсләр аркылы түгел, ә үзенең иҗаты белән исбат иткән. Ул татар халык көйләрендә ярты тоннар файдаланылганын (мәсәлән, «Ай, былбылым», «Каз канаты» һәм башкалар), шулай ук үзенең беренче музыка укытучысы Заһидулла Яруллинның татар халык көенә әйләнгән «Тукай маршы»ндагы ярты тоннар барлыгын белеп, үз көйләрендә дә пентатоника чикләрен киңәйтеп, «Кара урман» (Кәрим Тинчурин сүзләре), «Бибисара» (Әхмәт Ерикәй сүзләре) көйләрен язганлыгын гына исебезгә төшерсәк тә, бәхәсләрнең урынсыз булуына ышанырбыз», – дип язган.
Салих Сәйдәшев иҗат иткән «Кандыр турында җыр», «Кара урман» (Кәрим Тинчурин сүзләре), «Хуш, авылым» (Хә-
бибулла Фәтхуллин сүзләре), «Әдрән диңгез» (Таҗи Гыйззәт сүзләре), «Уянсыннар кырлар» (Әхмәт Фәйзи сүзләре) дигән җырларны Илһам Шакиров рәхәтләнеп башкарган.
Композитор, җырчы, актриса Сара Садыйкова (1906–1986) «Күңел түрендә» исемле хатирәсендә: «Салих Сәйдәшев бик йомшак табигатьле, югары культуралы, инсафлы кеше иде. Кешегә һич тә каты бәрелмәс, ачуланып сүз катмас. Салих бәлага тарыган һәр кешегә ярдәм итәргә әзер тора иде, безгә һәрчак ихтирамлы, илтифатлы (игътибарлы) булды. Кешеләр дә аңа үзе кебек үк җавап бирәләр, театрга килеп керүенә, әллә каян күреп, хуплап каршы алалар иде. Ул тыныч һәм тотнаклы (әдәпле) кеше иде», – дип язган.
Актёр, режиссёр Хәким Сәлимҗанов (1903–1981) композиторга кагылышлы хатирәсендә: «Мин Салих Сәйдәшев белән егерме биш ел бер йортта, бер коридордагы квартирада яшәдем. Шуңа күрә Салихның холкы-фигыле миңа яхшы таныш. Салих кеше буларак, бик гади, тыйнак, эчкерсез, саф күңелле, иптәшләренә булган мөгамәләсендә аеруча игътибарлы. Сүзгә бик тапкыр, сөйләргә бик оста иде ул. Салих көнләшү, мактану чире белән бервакытта да авырмады. Ул балаларның да якын дусты иде. Мин үз гомеремдә балаларга «сез» дип эндәшкән ике кешене беләм. Берсе – шагыйрь Дәрдемәнд, икенчесе – Салих Сәйдәшев», – дип искә алган.
Салих Сәйдәшев гаҗәеп сабыр, тыныч холыклы, тыйнак кеше була. Ул йомшак, ягымлы итеп, «җаным» дип кенә эндәшә. Чыннан да, Биектау районы халкы «җаным» дип сөйләшә. Казаклар авылында тугыз ел укыту дәверендә мин дә шул сүзне кулла-
нырга гадәтләндем.
Кагыйдә буларак, талантларның язмышы нигәдер фаҗигале. Интеллектуаль биеклеккә ирешкән шәхеснең гомере нигә кыл өстендә тора икән?! Әйтик, Сәйдәшнең фаҗигасе нәрсәдә соң? Бу хакта кайта-кайта уйланам. Мөгаен, фаҗига сәбәбе кабатланмас һәм олы шәхес булуында, кеше кадере булмаган илдә яшәвендәдер...
Әмирхан Еники «Бәхет мәсьәләсе» дигән мәкаләсендә: «Халыкның Сәйдәшкә булган тирән мәхәббәте һәм олы ихтирамы бервакытта да үзгәрмәде. Халык Сәйдәшне яратты, ярата һәм яратачак – бу кадәресе бәхәссез. Әмма Сәйдәшнең үзенә якын даирәләрдә аңа мөнәсәбәт бертөрле генә түгел иде. Ачыграк әйткәндә, кайберәүләр тарафыннан композиторны тиешенчә бәяләп җиткермәү, музыкада тоткан урынын ничек тә 
кечерәйтергә тырышу кебек тенденцияләр дә (берьяклы фикерләр) булды, һәм бу нәрсә Сәйдәшнең 
настроениесенә дә, димәк, күпмедер дәрәҗәдә иҗади эшчәнлегенә дә 
тәэсир итмичә калмагандыр, билгеле. Тенденциоз (берьяклы) мөнәсәбәт кайчагында тирән яра сала йөрәккә – үзләре татыганнар моны яхшы беләләр», – дип язган. 
Композиторның гаилә тормышын да бәхетле дип әйтеп булмый. Казан дәүләт университетының медицина факультетында белем алган, киң күңелле, иренең иҗади эшчәнлегенә ярдәм итәргә әзер торучы Валентина Мухина кыска гомерле була. Ул 1926 елны беренче баласын – Альф-
редны тапканда үлә. Малайны биш-
алты яшенә кадәр Салих Сәйдәшевнең әнисе Мәхүбҗамал карый, аннары ул әнисе ягыннан әбисендә тәр-
бияләнә. Бөек Ватан сугышында катнаша. Казан университетының юридик факультетында укый. Аннары, өйләнеп, сайлаулы судья буларак, Яр Чаллы шәһәренә күчеп китә. 
Икенче хатыны Сафия композиторның рухи халәтен тиешле дәрәҗәдә кабул итми. Аларны Нәүфәл һәм Эмиль исемле уллары гына бәйләп тота. Сафиянең хыянәте нәтиҗәсендә гаилә таркала. Өченче хатыны Асия Казакова да композиторга ышанычлы терәк була алмый. Ул бары үзен һәм улы Фәрхәтне генә кайгыртып яши. Булачак музыкант дип өметләнгән Эмиль мәктәптә тәнәфес вакытында, башы белән бәрелеп, хастаханәдә вафат була. Сәйдәшев бу югалтуны бик авыр кичерә.
Сәйдәшнең яшьлек мәхәббәте турындагы «Гөләндәм туташ хатирәсе» исемле повесть язучы Әмирхан Еники тарафыннан иҗат ителә һәм 1977 елда аерым китап булып басылып чыга. Язучы әсәрне истәлек дәфтәрендәге текстка, тормышта булган хәлләргә нигезләп яза. Әлеге повесть татар укучысына таныш, шуңа күрә аның эчтәлеген искә төшерү кирәк тә түгел. Кулдан каләм белән язылган уналты битле истәлекне Әмирхан Еники йөз сиксән дүрт битле китап итеп арттыра. Унсигез яшьлек музыкант Салих зәңгәр күзле, кара чәчле, бик сөйкемле кызга гашыйк булган икән. Фатыймаи-Зөһрә Солтанова уртакул сәүдәгәрнең кызы булып, аны әтисе тәкъдиме белән Салих Сәйдәшев 
пианинода тагын да яхшырак уйнар-
га өйрәтә. Яшьләр бер-берсен их-
ластан яраталар, ләкин кызны бай баласына кияүгә бирәләр. 
Күп еллар узгач, 1949 елда, Салих Сәйдәшев филармониянең зур булмаган төркеме составында (Мәҗит Илдар, Рәшит Ваһапов, үзе, А.Шаһиморатова, Фәйзи Биккинин) Урта Азиягә гастрольләргә чыгып китә. Бу аның соңгы гастрольләре була. Ташкентта Салих үзенең сөеклесен эзләп таба. Алар күрешәләр. Әмма әлеге очрашу икесе өчен дә әллә ни шатлыклы булмый. Чөнки гомер үтеп киткән. «Тормышым барып чыкмады. Билгеле, мин аны музыкага багышладым. Тик менә шәхси тормышың булмагач, музыка да начар языла икән», – дип әйтә композитор үзенең беренче мәхәббәтенә. Салих Сәйдәшевнең яшьлек мәхәббәте хакындагы кыйсса шуннан гыйбарәт. 
Композитор Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыренә көй яза. Бу җыр аның соңгы әсәре була. Әлеге җыр хакында Әмирхан Еники: «Cәйдәшнең Муса Җәлил сүзләренә язган иң соңгы «Җырларым» дигән әсәре үзенең тирән сагышлы моңы белән бик нык аерылып тора. Гүя бездән инде китәргә җыенган аккош җыры! – шулай тоела миңа ул әсәре», – дип язган. Сәйдәшкә өч йөзләп әсәрне классик дәрәҗәгә җиткерү өчен никадәр эзләнү, тырышу таләп ителгән! Эшсез калып, ачлы-туклы яшәгәндә, тамак хакы өчен сатып җибәргән яңа көйләре бу исәпкә керми дә бит әле.
Аның уллары Альфред һәм Нәүфәл Сәйдәшевләр язган истәлекләргә күз салыйк. «Әтиемнең иң оста башкарганы татар халык көйләре иде. Ә үз көйләрен ул бары тик тыңлаучылар соравы белән генә уйнады. Импровизацияләр (шунда ук көй чыгару) уйнарга бик яратты, әмма күбесен язып алмый иде. Заказ буенча язарга яратмады.» (Альфред Сәйдәшев. «Әтием турында»)
«Әни белән мине үзенең янәшәсенә утыртты да: «Тыңлагыз әле, хәзер мин сезгә бер нәрсә уйнап күрсәтәм. Моны әле беркемнең дә ишеткәне юк», – диде һәм уйнап җибәрде. Барысы да яңа, элек ишетелмәгән көйләр иде. Бер көй артыннан икенчесен уйный. Шул ук вакытта, «Ничек соң?» дигән кебек елмаеп, игътибар белән безгә карап-карап ала. Минем бу елмаюны гомеремдә дә онытасым юк. Әнием белән безнең өчен уйнаган ул көйләрне минем башка беркайда да ишеткәнем булмады. Бу көйләр аның белән мәңгегә китеп барды, күрәсең. Никадәр гүзәл музыка иде ул», – дип яза композиторның улы Нәүфәл үзенең кулъязмасында. 
Утыз ел иҗат иткәннән соң гына бирелгән «ТАССРның халык артис-
ты» исеменә ия булган композиторның даны онытылмас көйләрендә, Казан шәһәрендәге (ул иҗат казанында «кайнаган» калада) һәм Биектау районы Өбрә авылындагы (ата-баба туфрагы бит) музейларда саклана. Казандагы музее элекке Татар академия театры (хәзер Татар драма һәм комедия театры бинасы) ишегалдындагы Салих Сәйдәшев яшәгән йортның икенче катында урнашкан. Музей алты залдан тора. «Ак бүлмә»дә немец фирмасы «Georg Hoffmann» пианиносы, винтлы түгәрәк урындык, дирижёр таягы беренче чиратта игътибарны җәлеп итәләр. Бүлмә уртасындагы матур аяклы, шакмаклы ак өстәлгә ак төстәге ашъяулык җәелгән. Шунда ап-ак самавыр балкып утыра. Аның янында – ап-ак тәлинкәләр һәм чәй сервизы. Идән, дивар, бүлмәдәге урындыклар, тәрәзәләрдәге челтәрләр – барысы да ак төстә. Сәйдәшнең күңел дөньясы кебек ак төс. Композитор үзе хәтта өс киемнәрен дә аклыдан кияргә яраткан. 
Һәйкәле Татар гуманитар педагогика университетының фасады унсигез колонна белән бизәлгән ярымтүгәрәк бинасы каршында басып тора. Шәһәр үзәге, урыны матур, Галиәсгар Камал театрына якын. 
«Сарман» газетасында (14 декабрь, 2000 ел) басылган «Сәйдәш 
моңын алып күңелгә» дигән мәка-
ләмдә: «Шулай бит ул: Шаляпинга һәйкәл бар, ә Сәйдәшкә юбилей көненә дә әзерләнмәде», – дип зарланганмын. Чөнки Салих Сәйдәшев һәйкәле проектына алдан ук конкурс игълан ителгән иде. Ике ел рәттән 2000 һәм 2001 елларда бәйге янә кабатланды. Ниһаять, җиңүче табыла. Һәм Казанның эксперименталь нәфис кою заводында аның моделе 
буенча бакыр скульптура коела. Һәйкәл 2005 елның 12 августында ачы-
ла. Скульпторы – Мәхмүт Гасыймов, архитекторы – Герман Бакулин. Скульптураның биеклеге өч метр ярым икән. Гранит постаменты-нигезе ике метр ярым урынны биләп тора. Композитор бөтен буена сурәтләнгән. Ул – концерт костюмыннан. Кулында – дирижёр таягы. Уң терсәге белән декоратив йөзлекле тәбәнәк 
колоннага таянган. Һәйкәлне балюстрада («зиннәтле рәшәткә») әйләндереп алган. Ноталар кую өчен пюпитр да (авыш тактачык) бар.
Шунысы игътибарга лаек: Сәйдәшкә һәйкәл турында беренче сүзне җырчы Илһам Шакиров кузгаткан. «Сәйдәшкә һәйкәл» дигән хатирәсендә ул: «1960 елларда, Сәйдәшкә һәйкәл кую турында сүз дә булмаган чагында, мин шушы тәкъдим-хыял белән партия өлкә комитетына барган идем. Авылдан авылга йөреп, концерт куеп, акча җыям, мин әйтәм. Ике кулын кесәсенә тыгып, арлы-бирле йөри җитәкче иптәш. «Их, без автономия генә бит. Мәскәүләр рөхсәт итмәсләр. Әле милләтчелектә гаеп-
ләрләр», – дип зарлана үзе. Бу хыял шулай калды», – дип язган («Салих Сәйдәшев», Казан, «Җыен» нәшрияты, 2017, 178 б.).
Югары Ослан районының Кызыл Байрак посёлогындагы «Сәйдәш 
аланы»нда композиторны искә алып һәр елны бәйрәм оештырылды. Сәйдәш ул авылга апасы Әминә һәм җизнәсе Шиһаб дачасына еш барган икән.
Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында кон-
цертлар даими үткәрелә.
Иҗат әһелләре арасында иң сок-
ланып, хәтта гаҗәпләнеп караганым – композиторлар! Сәйдәш – бигрәк тә игътибар үзәгемдә. Шуны истә тотып, композиторның тууына 100 ел тулуга багышлап, әдәби-музыкаль кичә әзерләдем. 2000 елның 2 декаб-
рендә Салих Сәйдәшевкә багышлап кичә үткәреләчәк залны зәвык белән бизәдек, стендлар урнаштырдык. Кыскасы, ике мәктәп укытучылары, берләшеп, әдәби сүз һәм музыка ярдәмендә балаларга Сәйдәш моңын һәм аның кичерешләрен гомерлеккә җиткерә алдык дип уйлыйм. Әдәби сәхифәне 10 «Б» сыйныфы укучылары алып барды. Кичәнең музыкаль бизәлешен Җәлил музыка мәктәбе укытучылары һәм Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең музыка укытучысы тәэмин итте. Ә менә «Сәйдәшнең балачагы» повестеның авторы Мәгъсүм Латыйфуллин турында аның кодагые, үзебезнең бистәдә яшәүче Рабига апа Хәйруллинаның кызыклы мәгълүматлары кичәнең сюрпризы булды. Ул үзе белән әлеге китапны да алып килгән иде. Мәгъсүм абый 1982–1995 елларда Җәлил бистәсендә яшәп, әсәрләрен шушында иҗат иткән. Икенче китап буларак дөнья күрергә тиешле кулъязма мәрхүмнең туганнарында икән. Рабига апа аларның Казанда Лядов урамында 5 нче йортта яшәүләрен, исеме Ләлә Төхвәтуллина булуын да әйтте. Өстәп, аларның өй телефон номерларын бирде. Ләкин, ничә тапкыр элемтәгә чыгып карасам да, телефон трубкасын алучы булмады. Мин Җәлилгә 1995 елның 
1 сентябрендә күчеп килдем. Мәгъсүм абый шул елның 8 августында бакыйлыкка күчкән иде инде...
Язучы Мәгъсүм Мөбарәкша улы Латыйфуллин турында да язып китим әле. Ул 1925 елның 28 декабрендә Азнакай районының Зур Сукаеш авылында туган. Бөек Ватан сугы-
шында катнашкан. Лейтенант Мәгъ-
сүм Латыйфуллин «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941–1945 годах» медале белән бүләкләнгән. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Татарстан радиокомитетында, Мәгариф министрлыгында, Әлмәт язучылар бүлегендә эшләгән. 
Аның шигырьләренә Фәтхерахман Әхмәдиев («Җилләр, җилләр»), Сафьян Ибраһимов («Тагын, тагын, тагын да»), Рәис Сафиуллин («Бик сагындым, авылым»), Фасил Әхмәтов («Люция»), Ганс Сәйфуллин («Гөлләрем», «Ул кайтыр»), Әнвәр Бакиров («Туган якларыма»), Фәтхерахман Әхмәдиев («Мин килермен каршыңа») һәм башка композиторлар көй язган.
«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе архив фондында Илһам Шакиров башкаруында фо-
нограмма язылган җырлар исемлегендә «Люция» җыры да теркәлгән. Әнвәр Бакиров көй язган «Туган якларыма» дигән җырын исә Илһам абый баянчылар Рокыя Ибраһимова һәм Фәтхерахман Әхмәдиев уйнавына кушылып башкарган. «Бик сагындым, авылым» җыры мәшһүр җыр-
чыбыз Әлфия Авзалова репертуарыннан төшмәде. Әлфия апа – җырны, җыр Әлфия апаны бизәде. Аһәңле һәм йомшак тавышка ия булган, төгәл дикцияле һәм эмоциональлек остасы Таһир Якупов та «Мин килермен каршыңа» дигән матур җырны тенор тавышы белән искиткеч итеп башкарган. Фәтхерахман Әхмәдиев көй язган әлеге җырның шигырь авторын интернет Шамил Рәкыйпов дип бирә. Мин җырның сүзләрен Мәгъсүм Латыйфуллин иҗат иткән дим. Чөнки «Татар энциклопедиясе»ндә (Казан, 2021, 221 б.) нәкъ шулай язылган. 
Баулыда туып үскән баянчы һәм композитор Ганс Сәйфуллинның тәүге көйләре Мәгъсүм Латыйфуллин шигырьләренә («Гөлләрем», «Ул кайтыр»)  иҗат ителгән. Ул үзенең истәлекләрендә: «Мине язмыш Баулыда укытучы булып эшләгән Мәгъсүм абый Латыйфуллин белән очраштырмады», – дип искә ала. Мин дә шундый ук үкенечле сүзләрне кабатларга мәҗбүрмен. Мине дә язмыш Җәлилдә яшәгән чын язучы белән очраштырмады шул, кызганычка каршы...
Язучылар берлеге әгъзасы булмаса да, Мәгъсүм Латыйфуллин җиң сызганып иҗат иткән. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Сәйдәшнең балачагы» повесте Җәлил бистәсендә язылган. Китап, рәссам И. Галләмовның матур бизәлеше белән, 1990 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан. 
Салих Сәйдәшев башлангыч музыкаль белемне Заһидулла Яруллиннан ала. Ул җизнәсе Шиһаб Әхмәров йортында яши. (Бердәнбер туганы Әминә апасы гаиләсендә.) Шул йортта, рояль янына утырып, музыка белән шөгыльләнә. (Шул йортта Габдулла Тукай белән дә таныша, чөнки Салихның җизнәсе шагыйрьнең яңа язган шигырьләрен беренче тың-
лаучы һәм нәшер итүче була.)
Мәгъсүм Латыйфуллин «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында 1965 елның 3 гыйнварында «Үлемсез җырлар» исемле язмасын бастыра. Ул текст түбәндәгечә. 
«Заһидулла ага өс киемен салып чөйгә элде дә: 
– Әминә ханым, әллә шәкерт өйдә юкмы? – дип сорады. 
– Хәзер кайта ул, җизнәсенә булышырга дип, кибеткә киткән иде.
Сүз кечкенә Салих турында иде. Әминә ханым – аның бертуган апасы. Әле берничә ай элек кенә, 1912 елның апрелендә, ул Шиһаб Әхмәров исемле укымышлы, алдынгы фикерле кешегә тормышка чыккан иде. Әтисез ятим үскән Салихны да алар үз яннарына тәрбиягә алдылар. Әхмәров Габдулла Тукай, Гафур Коләхмәтов һәм Фатих Әмирхан әсәрләрен китап итеп бастыруга ярдәмләшеп йөргән кеше буларак, алар белән якын дус та иде. Бервакыт әнә шушы язучылар һәм «Сәйяр» труппасы артистлары аның өенә килгәннәр иде. Алар унбер яшьлек Салихның гармунда оста уйнавын, музыкага һәвәс икәнен күреп алдылар. «Шиһаб дус, аны ничек тә музыкага укытырга тырыш!» – диделәр. 
Әхмәров үзенең танышы, татар халкының беренче һәвәскәр композиторы Заһидулла Яруллин белән сөйләште.
Заһидулла ага риза булды. Һәм шушы сөйләшүдән бирле Салихны музыкага өйрәтергә тотынды. Пианинода уйнарга бик тиз өйрәнүе белән канатланып киткән малай өйдәге серне мәдрәсәдәге иптәшләренә дә чишеп ташлады. Шәкертләр арасында скрипка, мандолина, курай, кубыз 
кебек коралларда уйнаучы, театр, җыр, музыка сәнгате белән кызыксынучылар да бар иде.
Алар бер тирәгә тупланып һәм аулак урыннарда, өлкәннәрдән качып, халык көйләрен уйнаштыра башладылар. Аннан, батыраеп китеп, мәд-
рәсәдә кыллы оркестр булдырырга һәм шунда ук музыка кичәсе уздырырга карар бирделәр. Тик бу эш барып кына чыкмады. Мулла белән хәлфәләр музыкант шәкертләрне мәдрәсәдән кудылар. Куылучылар арасында Салих та бар иде. Ул хәзер кибеттә җизнәсенә китаплар сатышуда булышып йөри иде.
Менә ул кайтып та җитте. Заһидулла ага малайның шатлыклы ялтыраган зәңгәр күзләренә, алсуланып киткән битләренә карап алды да үзе дә елмаеп куйды:
– Әллә алтын таптыңмы, Салих? – дип сорады.
– Юк, Заһидулла абый, алтын түгел, үлемсез җыр табып кайттым!
– Үлемсез җыр?
– Әйе. Печән базарыннан чыгып барганда, курайчы малай Байтимерне очраттым. Янында бер бабай да бар. Әтисенең авылдашы икән. Байтимер әйтә, бу бабай үлемсез бер җыр белә, ди. Беркайчан да үлми, онытылмый торган җыр! Миңа да тыңлатып күрсәттеләр, кайткач уйнап карарсың, диделәр. 
Аннан Салих көйне уйнап та күрсәтте. Башын уңгарак авыштырып, клавишлар өстендә бармакларын башта салмак кына биетеп торды, ә көй үсә барган саен, бармаклар да җитезләнделәр. Салих бөтен көчен биреп, ярсып уйнады. Чынлап та, моңлы һәм серле көй иде ул.
– Борынгы татар халык көе, – диде Заһидулла ага, Салих уйнап бетергәч. – Әлеге бабай дөрес әйткән, бик озын гомерле көй ул, йөзәр еллар яши торган көй. Чөнки ул халыкның үз күңеленнән чыккан, анда кешеләрнең кайгы-хәсрәте дә, уй-фикерләре дә, моң-зары да, киләчәк тормышка өмете-ышанычы да чагыла. Мондый җырлар авыр минутларда кешегә куәт бирүче тылсымлы көч булып торалар.
Салих тын да алмый тыңлап торды. 
Аннан: 
– Ә композитор үлемсез җыр иҗат итә аламы соң? – дип сорады.
– Әлбәттә. Әгәр ул үз халкы өчен янып-көеп яшәсә, үз халкының күңелен, хисләрен, йөрәген аңлап иҗат итсә, андый композиторның җырлары да үлемсез була!
...1954 ел, 16 декабрь. Халык композиторы Салих Сәйдәшев үлде. Соңгы юлга аны ун меңнәрчә кешеләр озата бардылар. Кабер янында чал чәчле бер карт басып тора. Аның җыерчыклы йөзе буйлап кайнар күз яшьләре ага. 
– Салих энем, – дип пышылдады ул, – хәтереңдәме, малай чакта сине үлемсез җырлар кызыксындыра иде. Һәм син үз теләгеңә ирештең дә, син үлемсез җырлар тудырган композитор булдың, син халкыңа чын күңелдән, турылыклы хезмәт иттең. Хуш, Салих энем, тыныч йокла, җырларың үлемсез синең!
Аннан ул күз яшьләрен сөртте дә, җирдән бер уч туфрак алып, кабер өстенә салды. Бу карт – Заһидулла ага иде».
Мәгъсүм абыйның «Юл башы» дигән хикәя язуы да билгеле. Гомумән, аның иҗат мирасы шактый бай булырга тиеш. Ләкин ул бергә тупланмыйча калган. Чәчелеп яткан әсәрләр, китап булып басылсалар гына, әдәби мираска әйләнәләр һәм укучы хозурына барып ирешәләр шул...
Язучының иҗат җимешләрен бергә җыярга хәзер дә соң түгел. Бу игелекле эштә Азнакай язучылары һәм әдипнең улы Таһир Латыйфуллин ягыннан инициатива күрсәтелсен иде. Мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевкә багышлап әсәр иҗат иткән язучының исеме хаклы рәвештә халыкка кайтырга тиеш. 
2025 елда язучы Мәгъсүм Ла-
тыйфуллинның тууына 100 ел тулачак. «Сәйдәшнең балачагы» әсәрен Татарстан китап нәшрияты яңадан бастырып чыгарса, китап укучылар-
га яхшы бүләк булыр иде. Чөнки 
1990 елда нәшер ителгән китапны, бүген «чыра яндырып» эзләсәң дә, табып булмый. Аның кулланылыш вакыты үтеп гамәлдән чыгарылуы һәм макулатурага тапшырылуы да бик ихтимал. Җәлил бистәсендәге китапханәләрдә Мәгъсүм Латыйфуллинның «Сәйдәшнең балачагы» китабы юк. Бу китапны бары тик бер урында – Милли китапханәдә генә табып буладыр. 
Мәгъсүм абыйның улы Таһир турында да мәгълүмат бирик: ул (02.12.1958, Баулы посёлогында туган) – балет артисты, педагог, балетмейстер, ТРның халык артисты (2009). Казан мәдәният институтын «хореография» белгечлеге буенча 1981 елда тәмамлый. Аның Сәйдәш исеменә кагылышлы тормыш вакыйгалары: 2000–2003 елларда «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең Бию театры сәнгать җитәкчесе; 2005тән – «Сәйдәш» студентлар бию ансамбле җитәкчесе булып эшли. Утыздан артык бию куя. Таһир Мәгъсүм улы Латыйфуллин җитәкчелек иткән бию коллективы – Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты. Истамбулда (Төркия, 2004), Мәскәүдә (2008), Чиләбедә (2008) 
1 урынга лаек була. 
Язучы Мәгъсүм Латыйфуллинны хәтерләүчеләр бармы икән Җәлил бистәсендә? Шушы сорауга җавап табу ниятеннән мин җай чыккан саен кешеләрдән сораштырдым. Юк, белмиләр, хәтерләмиләр... Шулай да берничәсе уңай җавап бирде. 
Үзе дә шигырьләр язучы Гафифә апа Гаффарова (1948 елгы) Мәгъсүм абыйны күреп белгән. «Уртача буйлы иде. Мин аны язучы Фоат Садриевка охшата идем. Киенү рәвешләре, чәчен артка сыпырып-тарап куюлары белән нәкъ аның кебек иде», – дип сөйләде ул.
Мөнәвәрә апа Кәлимуллина 
(1939 елгы) Мәгъсүм абыйның китапханәгә еш килүен, анда Венера апа белән (шагыйрә Клара Булато-
ваның туганы) әңгәмә коруын исенә төшерде. Гәүһәр апа Сөләйманова (1930 елгы) – легендар Миңлекамалның кызы. Ул – яшь ягыннан да иң өлкәне. «Мәгъсүм Латыйфуллинның хатыны бик сабыр кеше иде. Исеме Хәлимәме, Хәнифәме, Сәлимәме – төгәл генә хәтерләмим. Ул татар теле укытучысы булган. Мәгъсүм Латыйфуллинның вафатыннан соң, кодагые Рабига Хәйруллина аның «Шигырь кичәсе»н оештырды. Мин дә, ша-
гыйрьнең Рабига миңа биргән берничә матур шигырен яттан өйрәнеп, шунда сөйләдем. Аннары Рабига Азнакай шәһәренә күчеп китте», – дип искә алды Гәүһәр апа. 

 

Рухия АХУНҖАНОВА

«Мәйдан» № 11, 2023 ел

Комментарийлар