Дания Заһидуллина: «Укып һәм язып кына яши алам!»
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Дания Фатих кызы Заһидуллинага 60 яшь.
– Дания апа, заманында сез университетның татар филологиясе һәм тарихы факультетының көчен, йөзен билгеләүче мөгаллимнәрнең берсе булдыгыз. Читтә яшәгәнгәме, Казан да, татфак та, кешеләр миңа һаман да шул кебек тоела. Әле дә булса икенче корпусның унберенче катында кебексез минем өчен. Сагындырамы ул чорлар? Әллә барысы да уза, һәрнәрсә дә үзгәрә дигән караш белән яшисезме?
– Сагындыра да, уйландыра да... Бер яктан, шулкадәр рухлы, күңелләр һәм күзләр очкынлы вакытта эшләдек дип искә алам. Кайда барсам, укучыларым килеп эндәшә: танымасам, кем булуларын сораша башлыйм. Һәркайсы тормышта үз урынын тапкан, халкыбызга, республикабызга хезмәт итә. Элеккеге студентларыбыз арасында Татарстанда билгеле шәхесләр дә шактый. Безнең идеалларны, хыялларны тормышка ашырырлык яшьләр тәрбияләгәнбез дигән канәгатьлек бар күңелдә. Бүген татар дөньясында исем-атлы бик күпләр – татфактан, аларның татар халкы тормышына тәэсире, күзгә бәрелеп тормаса да, куәтле.
Әлбәттә, биек бинадагы унберенче катта татфак булмавы – әрнетә. Ул югалту вакытлар узган саен үзен тагын да ныграк сиздерәчәк әле. Әмма факультет ачылып, аның йөзләгән студентлар укытып чыгаруы – халкыбызның яшәешенә уңай тәэсир ясаган факт. Әдәбиятны гына алыгыз – ничек үзгәрттегез бит сез аны!
Бу көннәрдә мин ХХ йөз башындагы милли үзбилгеләнү проблемасына кагылган язмалар белән эшләп утырдым. Аларны туплап, ике телдә җыентык әзерлибез. Язмалар арасында татар халкының акыллы шәхесләреннән, С. Максудиның «Әфкяр миллиямез» (1908) һәм Җ. Вәлидинең «Кавем вә кабиләмез арасында» (1912) дигән мәкаләләре, әйтик, гасыр башы татар җәмгыятендәге хәлне, җитешсезлекләрне барлап язылганнар. Шул ук вакытта алар икесе дә бер фикер уздыралар: XIX гасыр белән чагыштырганда, нинди зур үзгәрешләр булды бит, диләр.
Бүген Татарстанда, Казанда да шулай: әйтик, мин укырга килгән 1980 еллар белән чагыштырганда, татар теленә, мәдәниятенә бәйле нинди зур, глобаль уңай үзгәрешләр булды!
Бу урында классик әдибебез Г. Ибраһимовны искә төшерәсе килә: 1990 еллардагы әлеге без искә алган гамәлләр белән туфрак һәм орлыклар әзерләнгән икән, аннан матур чәчәкләр үсеп чыгачагына шик юк!
– Безнең буын сезнең – остазларның өметен аклый алдымы?
– Бу сорауга җавап бирергә тырышу – гомумән, мөмкин түгел. Чөнки һәр яшь буын үз остазларының эшен дәвам итә. Әмма – үзгә шартларда, үзгә вазгыятьтә. Үзенең тормышын шул шартлардан чыгып кора. Мин, гомумән, һәр кеше яшәешне, мохитне яхшырту өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли дип исәплим. Остазлар исә – талантлы шәкертләре белән горурланырга, аларның һәр уңышына сөенергә тиеш.
– Белүемчә, сез балачак, яшьлек чорында әдәби иҗат белән шөгыльләнгәнсез, шигырьләр язгансыз. Кайчан һәм ни өчен туктадыгыз? Туктадыгызмы, гомумән?
– Казан университетындагы зыялы, тирән акыллы шәхесләрнең берсе – Ямил Галим улы Сафиуллинның шундый бер истәлеге бар иде. Университетка беренче курска укырга кергәч, дүрт малайны бер бүлмәгә урнаштыралар. Ул үзе – рус мәдәниятендә тәрбияләнгән, рус телле, әдәбият, язу эше – сәләтлеләргә генә хас дигән күзаллау белән үскән була. Бүлмәдәшләре – авылдан килгән өч татар егетенең дә шигырьләр язуын күреп, шакката. Ямил Галим улы моны татар халкына иҗади фикерләү хас булуга, милләтебезнең әдәбият белән береккәнлегенә мисал итеп сөйли торган иде. Күрәсең, безнең халыкта, чыннан да, иҗатка тартылу көчле. Күпләр кечкенәдән шигырь язып үсә.
Әлбәттә, күңелгә килгәндә, шигырь дә язып куела, әмма укучыга җиткерү өчен түгел, үзем өчен генә. Гомумән, иҗат процессы – сублимация, энергияне, кичерешләрне сәнгать яки фән ярдәмендә дөньяга чыгару кебек аңлатыла. Кайберәүләр өчен ул – мәҗбүрият. Фән белән шөгыльләнгән кешегә гыйльми тикшеренү эше – әдәби яки сәнгать әсәре иҗат итү кебек үк мавыктыргыч. Ул яшәргә көч бирә, үзеңә ышанычны арттыра. Галим дә, роман язучы кебек үк, иртүк торып, тизрәк үзенең кәгазь-каләме, хәзер инде компьютеры янына йөгерә.
Әле генә телгә алган Ямил Галим улының бер афоризмы бар: «Яшәү – көй иҗат итү өчен кирәк булган тигез сулыш», ди ул. Көй исә – шигырь дә, фәнни хезмәт тә, соклангыч бина да, кеше кулы үстергән гүзәл чәчәк тә...
– Ни генә дисәләр дә, тылың ныклы булмаса, «фронт»та җиңүгә ирешү шикле. Хатын-кыз өчен бу бигрәк тә шулай. Гаиләгез сезнең өчен ныклы тыл булгандыр дип уйлыйм. Әмма бит барыбер бала үстерү, тәрбияләү нигездә әни кеше җилкәсендә. Барысына да ничек өлгердегез?
– Әйе, гаиләм – иң зур бәхетем. Балам кечкенәдән миңа дус һәм иптәш булып үсте, аннары ярдәмче һәм киңәшчегә әйләнде. Аңа безнең яшәү рәвеше үрнәк булгандыр дип фаразлыйм. Ирем һәм улым минем һәр башлангычымны, омтылышымны хуплап тордылар. Әйтик, университеттан Академиягә күчәргә тәкъдим булгач, мин бик озак икеләндем. Өйдәгеләр исә, син булдырасың дип, канат куйдылар. Хәзер инде оныкларым – дус, сердәш һәм киңәшче булсын дип телим һәм шуның өчен тырышам.
– Бүгенге көндә оныклар белән әвәрә киләсез, бергәләп татарча китаплар укыйсыз дип беләм. Татар балалар әдәбиятына нинди әсәрләр җитми? Нинди рухтагы китаплар укуларын теләр идегез?
– Татар балалар әдәбиятына кызыклы, заманча әсәрләр, проза җитми. Балаларны һәрдаим «озата барырлык», өзелмәслек, дәвамчан төстә 7 яшьтән 17 яшькә кадәр тәкъдим итәрлек, бүгенге көнгә туры килгән әдәби байлык юк. Хәзер хәл күпмедер үзгәрә башлады: берничә ел элек без балалар прозасында тулаем диярлек совет әдәбияты хәзинәсен генә күрә идек. Әлбәттә, санаулы әсәрләр белән балаларны татар әдәбиятына тартып, аларның игътибарын шунда тотып булмый. Алар үзләрен кызыксындырган текстларны рус әдәбиятыннан табалар, аннары инде татар әдәбиятыннан ераклаша башлыйлар.
Оныкларымның да, гомумән татар яшьләренең татар дөньясын тасвирлаган, татар характеры тудырган, татар яшәешенең гүзәллеген сурәтләгән, милли проблемаларга кагылган әсәрләр укуларын теләр идем. Нәкъ менә әдәбият бер халыкның җанын, рухын, психологиясен ачарга сәләтле.
– Сез – онытыла барган әдәби мирасны, шәхесләрне кабат кайтару өчен дә күп хезмәт куйган галим. Әйтик, Гали Рәхим әсәрләрен бүгенге укучыга ничек укытырга була?
– Гали Рәхимнең дә бүгенге укучыга кызыклы әсәрләре бар. Мәсәлән, «Яз әкиятләре» башлангыч сыйныфлар өчен матур. «Романс»ы заманча аранжировкалы музыка сорап тора. «Җиткән кыз» хикәясе урта сыйныфларга кызык булыр иде. Югары сыйныфның көчле укучыларын «Идел» повестена да тартырга мөмкин. «Көзге хикәя»се дә тормышның һәр кеше алдына баса торган проблемаларын аңларга ярдәм итәрлек. Мондый әсәрләр мәктәп программасында өйрәнелергә тиеш, әлбәттә. Кызганычка каршы, хәзер татар әдәбияты, мәктәптәге уку планында булган очракта да, күп дигәндә атнага бер сәгатькә калды. Кайдадыр – ике атнага бер сәгать. Кайдадыр – бөтенләй юк. Татарныкы кебек бай, тирән тамырлы сүз сәнгате булган халыкның әдәбият предметы өчен бик аз бу.
Әмма мин бу мәсьәләгә башка яктан карыйм. Мирасны, хәтта ул әдәби мирас булса да, кайтару – турыдан-туры китап укучы кеше ихтыяҗын күздә тотып башкарылмый. Кызганычка каршы, без бик озак еллар дәвамында Г. Исхакый әсәрләреннән, Г. Рәхимнең «Идел»ләреннән мәхрүм булдык, бик күп классик
әдипләрнең әсәрләрен идеологик ноктадан шәрехләү, гомум таләпләргә туры килгәннәрен генә укучыга тәкъдим итү шартларында яшәдек. Бу, үз чиратында, иҗатчыларга, әдәбиятта каләм чарлаган зыялыларга тискәре йогынты ясады. Татар әдәбияты күпне югалтты, күп кенә табышларны иҗат процессына кертеп җибәрә алмады... Бүген, мөмкинлекләр ачылган заманда, әлеге югалтуларны – киметергә, татар әдәбиятының табигый агымын тергезергә, традицияләрнең ниндилеген ачыкларга кирәк. Болар – татар әдәбиятының киләчәгенә тәэсир итәргә тиешле кыйммәтләр.
– Хәзер кайберәүләр, хәтта матбугат өлкәсендә җитәкчелек итүче бәгъзе адәмнәр, әдәбиятны «халык укый торган» һәм «халык укымый торган»га бүлеп карый. Әдәбият гади укучы зәвыгына яраклашырга тиешме? Укучы зәвыгын ничек күтәрергә?
– Әдәбият гади укучы зәвыгына яраклаша икән – мәйданны массачыл, арзанлы әдәбият тота башлый. Киресенчә, әдәбият – укучыны, аның зәвыгын тәрбия итәргә тиеш. Укучы зәвыгын күтәрү өчен шәп әсәрләр иҗат итәргә кирәк.
Язу эшенең сәнгатьтән – кәсепкә әйләнә баруы бер безнең халыкка гына хас түгел. Гомуми күренеш бу. Шул ук вакытта, һәм элитар, һәм массачыл әдәбият һәр заманда да булган! Аларның һәркайсының үз укучысы, үз урыны бар. Әйтик, юлга чыкканда, аэропортта укып вакыт уздырып, урындыкта калдырып китәр өчен җитди роман түгел, кечкенә генә детектив эләктерәбез бит. Мәсьәлә шунда: аерым бер очракларда бездә массачыл әдәбият – югары сәнгать дип тәкъдим ителә башлады.
Гомумән алганда, бу хәлне мин әдәби тәнкыйтьнең үсмәве белән аңлатыр идем. ХХ гасырның ахырыннан татар язучылары үзләре үк әдәби тәнкыйтьне кысрыклап, аны юбилей мәкаләләре, мактау язмалары белән алыштырдылар. Тарихка күз төшерсәк, татар әдәбиятындагы ХХ гасыр башы күтәрелешен мин әдәби тәнкыйтьнең көчле булуына бик нык бәйле дип карыйм. Әлбәттә, монда яшь һәм көчле каләм әһелләре өлгерү, аларның язганнарын бастыру өчен шартлар туу, җәмгыятьтәге уртак милли омтылышлар хәлиткеч роль уйнаган. Әмма тәнкыйть әдәби барышка юл күрсәтеп, аны көйләп тора алган.
Бүген дә һәр татар журналының, гәзитенең үзенчәлекле даими эшли торган тәнкыйть сәхифәсе булсын, «табадан төшкән» һәр әсәр тәнкыйтьче күзенә эләксен иде. Без моны «Казан утлары» журналында «Җәһәт тәнкыйть» кебек эшләп карадык. Аның тукталуы да – авторга бәйле булмады. Күрәсең, безнең әдәби җәмәгатьчелек әдәби әсәрләр хакында мондый сөйләшүләргә әзер дә түгел әле. Киләчәктә һәр татар басмасының үз тәнкыйтьчесе булыр дип өметләник.
– Бүгенге татар әдәбияты – нинди ул? Кая бара? Сез кай тарафка юл алуын, нинди яңалыклар белән баюын яки кай традицияләрнең яңарышын теләр идегез?
– Татар әдәбияты – көчле, бай әдәбият. Ул шигырьдән юл алган, поэзия хәзер дә алдынгы булып кала. Хәзерге шигърияттә мине иң нык кызыксындырганы – аллитерацион шигырьнең яңарышы. Ул татар шагыйрьләренең саф борынгы төрки формаларны – дүртъюллыклар, юлбашы һәм юларасы рифмалашуын – кайтару омтылышы да. Чөнки ислам динен кабул иткәннән соң, нык үскән мөселман мәдәнияте, гүзәл гарәп-фарсы әдәбияты белән шигърияткә гаруз да, икеюллык строфалар да, юл ахыры рифмасы да урнаша. Силлабика, үзенчәлекле форма һәм образлар, алымнар, детальләр халык җырында гына сакланып кала.
Традицияләрне тергезү омтылышы ХХ йөз башында, 1920–1930 елларда, 1960–1980 елларда күзәтелә һәм XXI гасыр башында кабат бик көчле яңгыраш ала. Аллитерацион шигырь элементлары активлашу әдәбиятыбызда «Туфан строфасы»н, «Юзиев строфасы»н мәйданга чыгара. Татар шигъриятендә, иң беренче чиратта Сезнең иҗатта, шулай ук Р. Зәйдулла, Л. Зөлкарнәй, Р. Аймәт, Й. Миңнуллина, И. Иксанова һ.б. шигырьләрендә дә, без шушы үзгәрешләрнең күзгә бәрелеп торуын очратабыз. Ешрак юл ахыры рифмалашуы белән янәшә кулланылса да, юлбашы рифмалашуы да активлашканнан-активлаша. Ул шигъри текстка үзенчәлекле аһәң бирә, аны серле, күп укылышка ия текстка әйләндерә. Мин моны татар шигърияте өчен гаять мөһим юл дип карыйм. Аллитерацион шигырьдән китмәгез! Хәзерге вакытта шундый ук процесс якут, чуаш поэзиясендә бара.
Шулай ук безнең шигърият үзенең үсеш-сикереш чорларында «озын шигырь» формасына яратып мөрәҗәгать итә. Ул шигърияттә эзоп телен үстерергә дә, поэзияне төрара элементлар белән баетырга да, эмоциональлекне көчәйтергә дә ярдәм итә. Бу – татар шигъриятенең үзенчәлекле сыйфатларга ия милли формасы.
Прозага килсәк, андагы синтетизм күренеше, бер әсәр эчендә төрле метод-юнәлешләргә хас сыйфатларны тоташтыру, үреп җибәрү – аның көчле ягы. XXI гасыр татар прозасында иң активы – антиутопия булды. Хәзер мин модернизм юнәлешендәге психологик һәм фәлсәфи әсәрләргә омтылышны күрәм. Үзгәреш юлы шулдыр.
– Каләмгә үрелер алдыннан, татар әдәбиятыннан яшь язучы һичшиксез укырга тиешле ун әсәр дигәндә кайсыларын атар идегез?
– Башта сорауны төгәлләштерик әле. Әйтик, ХХ–ХХI гасыр татар прозасыннан, диик. Ул очракта: Г. Исхакый «Татарның кызы», Ә. Еники «Төнге тамчылар», М. Мәһдиев «Без – кырык беренче ел балалары», А. Гыйләҗев «Өч аршын җир», М. Юныс «Безнең өй өянке астында иде», Ф. Бәйрәмова «Канатсыз акчарлаклар», Ф. Садриев «Таң җиле», Ф. Сафин «Шәүлә», М. Кәбиров «Китап», Р. Зәйдулла «Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте», З. Хәким «Ана җыры». Унбер булды икән. Татар әдәбияты шулкадәр бай – анда 10 санына да, 50 санына да сыешу бик авыр. Әйтик, хәзерге татар әдәбиятында яңача, үзенчәлекле, матур хикәяләр авторлары үзләре генә дә уннан узып китә: А. Әхмәтгалиева, Батулла, Р. Габделхакова, Р. Галиуллин, Л. Зөлкарнәй, Ф. Җамалетдинова, И. Иксанова, Р. Мөхәммәтшин...
Аннары, яшь язучы башка әдәбиятлардан өйрәнергә тиеш. Әйтик, лирик-эмоциональ, якты сагышлы хикәяләү рәвешен – Рэй Бредбериның «Вино из одуванчиков»ын укып, фәлсәфи тирәнлеккә – Герман Гессеның «Степной волк»ы аша, психологизм һәм аң төпкелен чагылдыруга – Харуки Муракаминың «Хроники заводной птицы»сы, көчле ир-ат характеры тудырырга – Айн Рэндның «Источник»ыннан, фантастик-футурологик киңлеккә – Кадзуо Исигуроның «Не отпускай меня», гаҗәеп серле дөньялар тудырырга – Камал Абдулланың «Долина кудесников»ыннан өйрәнергә була. Бу исемлекне дә дәвам итәсе, татар әдәбиятыннан да өстәп җибәрәсе килеп тора. Мәсәлән, М. Галиевнең «Рух» китабы – татар телен сәнгать теле буларак файдалануның иң күренекле мисалы бит.
Әдәбиятта игътибар итәсе килгән күренешләр шулкадәр күп. Әйтик, Элиф Шафакның соңгы романнары («Стамбульский бастард», «Остров пропавших деревьев») – хатын-кызның прозада дөньякүләм зур сәяси мәсьәләләр күтәрә алуына дәлил түгелме? Татар әдәбиятында да шундый язучылар, шундый әсәрләр күрәсе килә.
Чын мәгънәсендә сәнгать әсәре булган текстлар, йөрәктә кайтаваз уятып, сәләтле яшь кешегә үз сукмагын, үз стилен табарга ярдәм итә ала. Гади укучыга исә алар илһам, яшәү көче бирәләр. Бу урында мин соңгы 30 елда аксиомага әйләнгән «яшьләр китап укымый» дигән сүзне дә кире кагар идем. Китап кибетләрендә һәрчак кеше! Укыйлар, беләләр, яраталар, фикерләшәләр...
– Бүгенге көндә ниләр белән янып йөрисез, нинди хезмәтләр белән мәшгульсез?
– Мин – укып һәм язып кына яши алам! Үзем өчен нәрсә кызык, гаҗәп – шуны укыйм, тикшерәм, язам. Ниһаять, моңа кадәр читкә куеп торган күп кенә фәнни мәсьәләләргә чират җитте. Шәт, алар татар мәдәниятен таныту өчен дә хезмәт итәр дип өметләнәм.
– Хыял-максатларыгыз чынга ашсын, Дания ханым. Сезгә озын гомер, иминлек, саулык телибез. Күркәм гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Әңгәмәдәш – Лилия Гыйбадуллина
Фото: Татар-мнформ
«Мәйдан» № 10, 2024 ел
Комментарийлар