Логотип «Мәйдан» журналы

«Зөлфиякәй аппагым!» (Сатирик кыйсса)

— Зинһар! — дип башлады ул сүзен. — Кызыгызны моннан алып китегез әле!— Ни булды?!— Кызыгыз Зөлфия безгә эшкә килгәннән бирле, мондагылар ишектән йөрүдән туктадылар, тәрәзәдән йөри башладылар...«Зәңгә...

— Зинһар! — дип башлады ул сүзен. — Кызыгызны моннан алып китегез әле!
— Ни булды?!
— Кызыгыз Зөлфия безгә эшкә килгәннән бирле, мондагылар ишектән йөрүдән туктадылар, тәрәзәдән йөри башладылар...
«Зәңгәр күл» шифаханәсе директоры ике йөз чакрым юлны урап килгән, арыган-талчыккан агайны һич кенә дә үпкәләтәсе килмәгән иде. Ләкин дөресен әйтмичә дә булдыра алмады. Күкрәгенә орден-медальләр таккан абзый эченнән генә сызланып куйды. Моннан ярты ел элек кенә ул олы кызын шушында шәфкать туташы итеп урнаштырып киткән иде. Көч-хәл белән медицина училищесын тәмамлаган, аның сүзенчә, «өметсез һәм оятсыз» кызы шушында тернәкләнер дип өметләнгән иде ул. Юк шул, агай кабат ялгышты.
Кадерле сөяркәләр, ягъни азгын ирләр (сүз ял итүчеләр турында бара!) аның янына медпунктның ишегеннән генә түгел, инде тәрәзәсеннән үк йөри башлаганнар. «Хурлык бит бу, чын хурлык!» — дип өзгәләнде агай. Алдынгы миллионер колхозны җитәкләгән агай азгын кызын, чәченнән йолкып, хәзер үк авылга алып кайтырга теләде...
— Кайда соң ул? — Агайның тавышы дерелдәп, калтырап чыкты.
— Казанда! — диде директор, агайның хәленә керергә тырышып...
— Казанда?!
— Әйе. Ачуланмагыз, зинһар, мин аны бер атна элек кенә Казанына озаткан идем...
Кызы белән сөйләшеп, серләшеп, Зәңгәр күлнең тәнне кыздырырлык, тешне сындырырлык салкын суларында коенып, Казан артының гүзәл табигате белән хозурланырмын дип хыялланган абзый инде хәзер адашкан кызын эзләп йөрергә тиеш иде. Яңгырлы, пычрак юлларны таптарга өлгергән шалама «уазик», пырылдап-тырылдап, Казанга юл тотты...
Зөлфия туганнан туган апасы Сәрвәрдә фатирда тора иде. Фатир өчен дә түлисе юк. Ни әйтсәң дә, абзыйның туганы бит. Авылдан китертелгән сөт, май, ит, тавык түшкәсе хәл итә дә куя иде торак мәсьәләсен. Барчабызга да мәгълүм булган «Болгар номерлары»ның бер өлешен биләп торган, шуңа терәп салынган, тәрәзәсеннән урамда йөргән җәяүлеләрнең төрле үлчәмдәге аяклары күренеп калган, бәрәңге базын хәтерләткән бер бүлмәле фатирга килеп кергәндә, тышта караңгы капкан иде инде. Җитмеш яшьлек Сәрвәр ханым кәефсез генә өстәл янында кайнаша. Ак эскәтер җәелгән өстәлгә карарлык түгел, ул кызыл төскә, ягъни кан төсенә манчылган... «Әллә кеше суйганнар инде монда!» — Агайның коты очты. Теле аңкавына ябышты...
Бусага төбендә хәрәкәтсез калган энесен күргәч, Сәрвәр еларга тотынды.
— Ни булды, апам?!
— Кызың...
— Нәрсә?
— Кызыңа памидурдан салат ясап биргән идем... Әйбәтләп... борычлап...
— Җә?
— Шул салатны тәлинкәсе белән башыма каплады...
— Нигә?
— Черек памидур ашатасың, ди, черек памидур...
— Кая ул?
— Белмим... Каядыр чыгып качты... Өйдә торамыни соң ул!
— Ничек белмисең?
— Иптәш кызына киткәндер... Берәр нәрсә булса, шуның янына чаба...
— Адресын бир!
— Кемнең?
— Иптәш кызының...
Агай ике сәгатьтән соң гына әйләнеп кайтты.
Карчыкның: «Кызыңны таптыңмы, кайда калдырдың?!» — дигән сөаленә агай буыла-буыла менә шундый хикәят сөйләде:
— Бардым. Таптым теге фатирны. Озак эзләдем. Бер җирдә — Луковский, ә бер җирдә Щапова дип язылган. Урамнарны бутап бетергәннәр. Кайчан бу илдә тәртип булыр, белмим. Аран таптым. Ну, ярар...
Биш катлы йорт. Иптәш кызының фатиры бишенче катта урнашкан. Утлары янган. Тыштан карыйм: тәрәзәдән дүрт кеше күренә. Ишек шакып керәм: өйдә өч кенә кеше. Ике мужик, бер хатын. «Кайда, — мәйтәм, — минем Зөлфиям?!»
«Әле генә бездә иде, бер ярты сәгать элек кенә чыгып китте! — ди хуҗа хатыны. Иптәш кызы шулдыр инде. Бозыкка охшаган. Гел ыжвачка чәйнәп тора... Тагын чыгам, тагын карыйм: бүлмәдә янә дүрт шәүлә күренә. Керәм. Сорыйм. Тагын шул ук җавап. Чыгам. Карыйм. Вәт Хода! Тагын шул дүрт шәүлә... Өченче кергәндә... теге хатынны тыңламадым: бардым да каерып ачтым кием шкафын! Ачсам... шкаф эчендә Зөлфия утыра. Уңлап-суңлап яңагына берне тондырдым моның. Чәченнән йолкып алдым да машинага кертеп утырттым... Юк, апа, болай ярамый! Оят бит бу, хурлык! Болай булмый! Әйберләрен җыям да авылга алып кайтып китәм! Эшкә урнаштырам: та-вык фер-ма-сы-на! Җаны чыксын, за-ра-заның!!!
Кыз баланың «җанын чыгарачак» тавык фермасы сай гына бер инеш янында урнашкан. Якында гына сыер абзарлары, дуңгыз кардасы, артта — үләксә базы...
Зөлфиянең тавык фермасына эшкә чыгуының колхоз өчен әллә ни зур әһәмияте булмады. Бары тик ферманың штаттагы әтәчләре генә бу уңайдан ниндидер тынычсызлык хисе кичерделәр, яраткан тавыкларын онытып, кикрикләрен яңа килгән хезмәткәр туташ ягына боргаладылар. Чирек гасыр гомерен тавык фермасына багышлаган Саимә апа Зөлфия эштән чыккан көнне үз гомерендә беренче мәртәбә «көндәлек» (6—7 йомырка!) алып кайтмады. Зөлфиядән курыкты. Ни әйтсәң дә, атасы рәис кеше. Атасына сатуы бар. Ләкин яшь кызның үтә дә юмарт, үтә дә җилле икәнлеген аңлап алган эшче хатын икенче көнне үк өенә «көндәлек» күтәреп кайтты. Яңа хезмәткәр «көндәлек»не 6—7 йомырка гына түгел, ә ике дистәгә күтәрү турында сүз алып барды, һәм ул шулай килеп тә чыкты.
Бозык тавык фермасына эшкә чыкканнан бирле, күрсәткечләр кискен түбән тәгәрәде. Тавык саны кимеде. Әллә суеп ашыйлар, әллә төлке урлый үзләрен?! Тиешле витаминнар алмаган, тирес эченнән азык җимләп көн күргән тавыклар ниндидер (әлегә тиклем өйрәнелмәгән) чиргә тап булдылар. Инкубаторда борынлаган яшь чебешләр, хәлләре китеп (нидер ярамаган, күрәсең!), саргаешып үлә тордылар. Карт тавыкларга алмаш булмагач, үзегез беләсез, баш саны шундук кими. Җитмәсә, ферманы күселәр басты.
Очлы сәнәкләр белән коралланган колхозчылар тиресле идәнне астын-өскә китереп чыктылар чыгуын, ләкин ферманы коткара алмадылар. Ярты елдан соң ул ябылды.
Рәис агай ферма ябылганга да алай артык уфтанмады. Аны кызы борчыды. Бу афәттән чыгу юлын эзләде. Мондый хәлдә исә бер генә юл кала — ул да булса кызын кияүгә бирү. Яше җиткән. Кияүгә чыккач, бәлки, акыл керер әзрәк үзенә...
Кызы артыннан бөтен ял йорты, бөтен авыл чапканын яхшы белә иде агай. Чабуын чабалар, тик сораучылар гына күренми. Җитәкче булуның да файдасы юк, буйдак егетләргә: «Сорагыз кызымны!» — дип әмер биреп булмый шул.
Хәер, тиздән пәйда булды анысы да, бер кияү кәмәше...
Болай булды. Беркөнне (кичкырын булса кирәк!) агайның өенә өч егет килеп керде. Өчесе дә ак күлмәктән, кара кәчтүмнән. Агай әле ашарга гына утырган иде, Зөлфия исә мунча чоланында кер юып йөри. Егетләрнең берсе — тимерче Гайнан, икенчесе — шофер Габдулла, өченчесе (кияү дигәне!) колхоз бухгалтеры Муса атлы иде.
— Ания! — дип кычкырды агай хатынына. — Монда егетләр килгән, каршы ал, өстәл әзерлә!
Ания тиз генә өстәл әзерләде. Егетләр өстәл артына утырыштылар. Тимерче Гайнан өстәлгә бер шешә ярты чыгарып куйды.
— Йә, ни йомыш? — дип сорады егетләрдән өстәлнең түрендә урын алган агай. — Мин эш буенча өйдә түгел, ә идарәдә кабул итәм, ваще-то...
— Кызыңның кулын сорарга дип килгән идек, абый! — дип сүз башлады тимерче Гайнан.
— Кайсы кызымның? Алар миндә икәү...
— Зөлфиянең...
— Кияү кем инде?
— Муса.
Барысы да Мусага текәлделәр. Кечкенә гәүдәле, шешенке йөзле, кысык күзле Мусаның чырае идарәдә торган күчмә кызыл байрак төсенә керде, тәртипле кияү бурлаттай кызарды. Муса авызын ачып нидер әйтергә теләде, ләкин әйтеп башкара алмады. Агай шалт иттереп өстәлгә сугып куйды. Өйдә чебен очкан тавыш та ишетелмәс булды...
— Мусаны яхшы беләм... Ул миндә бухгалтер булып эшли. Эш ягына килгәндә... ярыйсы болай... Ләкин мин Мусага бирергә дип кыз үстермәдем...
— Нишләп алай дисең, абый? — дип сорады Гайнан.
— Нәселе не то... Атасы да эчеп үлде, үзе дә шуңа тартым...
— Бәлкем, төзәлер! — дип сүз кушты шофер Габдулла.
— Минем кызым да алтын түгел, анысын яхшы беләсез! — диде агай. — Ләкин минем сүзем бер: мин кызымны Мусага бирмим!
— Бәлкем, уйларсыз, — диде Гайнан. — Алар сүз дә куешканнар бугай...
— Уйлыйсы юк! — дип кырт кисте рәис. — Минем исемем Бәкер, ә Бәкер ул, син бик яхшы беләсең, ике әйтми, бер генә әйтә!
Шуның белән ярәшү тантанасы тәмам булды. Зөлфияне Мусага бирмәделәр. Муса аны соңгы кабат клубтан озата кайтты: сөекле җанашының күкрәгенә башын салып, озак кына күз яшьләрен түкте...
Бозыкны кабат Казанга озаттылар.
Киткәндә атасы атап әйтте: «Теләсә кемнәр белән чуалма, мин сине тиздән бер яхшы кешегә кияүгә бирәм!»
Ул «яхшы кеше» тиз табылды. Рәис агай Себер ягыннан кыш буе урман агачы ташытты. Шул агачтан фермалар кордылар. Агач ташытканда шундагы бер колхоз рәисе белән танышты. Ә аның Илсур исемле акыллы гына малае бар икән. Зөлфияне шуңа димләргә булдылар. Егет үзе дә, егетнең атасы да риза.
Икесен күрештереп, ярәшәсе генә калды.
Рәис агай Казанга кызы артыннан китте. Сәрвәргә барып керде.
— Кайда Зөлфия? — Юл буе нәрсәдер сизенеп барган агайның беренче соравы шул булды.
— Юк ул! — дип җавап кайтарды тегесе.
— Ә кая?
— Самат авылында!
— Ә?! — Агай йөрәген тотты. — Кая соң ул Самат авылы?
— Кая дип...
— Гомеремдә дә ишеткән юк андый авыл исемен! Кая ул?
— Каядыр Лаеш ягында бугай...
Гаҗәп! Кызын менә дигән егеткә бирергә йөргән агай соңга калган булып чыкты. Зөлфия икенче кешегә кияүгә чыгарга йөри. Ләкин апасы аңлатканча, Самат авылындагы кешегә түгел, ә Самат исемле кешегә!
«Кемгә чыгарга йөри инде бу җүнсез кыз? Нинди Самат икән инде ул?» — дип өзгәләнде агай.
Соңыннан барысы да ачыкланды: Мантыйк авылындагы Саматка кияүгә чыгарга йөри икән бу. Хәер, ул авылда яшәми, анда туган гына, Казан шәһәрендәге бер поселокта ветеринар булып эшли икән. Баракта яши. Ә туйны баракта түгел, Саматның туган авылында уздырырга җыеналар. Кодаларга да чакыру килде.
Рәис агай хатынын ияртеп Мантыйк авылына килеп төште. Урман эчендә урнашкан шактый караңгы авыл. Юл дигән нәрсә күренми. Урамнар таркау, рәте-чираты юк. Хәтта салам башлы йортлар да күренгәләп кала...
«Йа Хода, кая килеп эләктем суң мин?» — дип уйланды агай. Кунакларны каршы алырга дип, ипи-тоз тотып чыккан кодалар (эч пошырып!) яңа гына килеп төшкән кунакларны мунча чабынып чыгарга кыстадылар. Кунак — хуҗаның колы, ничек каршы киләсең ди. Кереп киттеләр... ирле-хатынлы.
Керсәләр... Юк, дөресрәге төшсәләр... Мунча җир астында икән. Баскычтан әле тагын бер-ике метр аска төшәргә кирәк. Диварлары җирдән. Тәрәзәсе-ние юк... Хатыны (яхшы түгел дигән булып!) юынды. Ә абзый юынып тормады. Ишектән башын гына тыгып алды. Йөзен әз генә парландыруга ук, мунчадан чыгып сызды.
— Ай, кода, бик тиз чыктың ла соң? — дип каршы алды аны баш кода.
— Бик кызу... чыдар хәл юк! — дигән булды рәис ага.
— Мунча ничек соң, мунча?!
— Искиткеч! Үз гомеремдә мондый шәп мунча күргәнем булмады!
Туйга гармунчы эзләделәр. Кияү үзе уйнарга теләк белдерде. Кияү кеше үз туенда гармун уйнарга тиеш түгел, кәләш янында утырырга тиеш, дип, аны нихәтле үгетләп карасалар да, тегесе, киреләнеп, үз сүзеннән кайтмады. Кулына гармун алды. Ике-өч стакан көмешкә җибәргәч, рәхәтләнеп уйнады кияү. Ике көй. Берсе «Күбәләгем», икенчесе «Дүдәләгем». Шушы ике көйне дөңкеде генә... Аннан ничек тә туктаттылар үзен, каядыр олактырдылар гармунны...
Туй төне буе барды. Кунаклар идәндә йокладылар. Рәис агай иртән уянып китсә, кемдер киез итеге белән аның нәкъ баш очында басып тора. Иртән терлек арасында йөргән, күрәсең, бу адәм, итегеннән чыдый алмаслык чит-ят ис килә. Бәтәч, баш кода икән бит бу! Нишли дип уйлыйсыз?! Тәрәзәне ачкан да олыдай бер мичкәдән чүмечләп ниндидер әче сыекча салып тора. Исенә караганда, чүпрә суына охшаган.
Ә тышта... халык. Су буе. Һәркем үз савытын тоткан. Баш кода сала да сала, сала да сала. Әйтерсең лә бабасыннан чүпрә заводы калган.
«Кая эләктем мин? Кайларга олактырам кызымны? Кемнәргә тапшырам?!» — дип өзгәләнде абзый.
Кызын кияүгә биреп кенә борчудан котыла алмады абзый. Самат кияү бер хәчтерүш, эчкече булып чыкты. Көн-төн эчте, гаиләсе турында уйламады. Әле анысына гына да түзәргә була, гаҗәеп көнче булып чыкты бу кияү дигәннәре! Артык беркатлы, һәр сүзгә ышана. «Зөлфияңне тегенең белән күрдек, моның белән күрдек!» — дип әйтү генә дә (дөресме анысы, дөрес түгелме!) Саматны чыгырыннан чыгарды...
Шуннан үзе йөри башлады. Казаннан бер хатын тапты. Кыска буйлы, каратутлы. Чырайга артык матур булмаса да, ачык йөзле, зерә дә җайлы. Самат — моны, бу Саматны бик тә якын итә...
Беркөнне шактый соңга калып кайтты бу. Гадәттәгечә кызмача. Эчкәч, кыюлана торган иде ул.
Зөлфиясе нидер әйткән иде, тегесе плитә өстендә торган сулы чиләкне бәреп төшерде. Аннан, берни булмагандай, идәнгә тәгәрәп, гырлап йокыга китте. Зөлфия тотты да Саматның култык астына сагыз кисәге ябыштырып куйды. Сагызның әле яңа гына чыккан чагы. Совет кешесе өчен шактый тансык вә ят нәрсә...
Менә Самат уянып китте. Карый: култык асты йоннары укмашып, нәрсәгәдер ябышкан. Ярты көн сүз әйтергә дә куркып йөрде. Аннан соң түзмәде, бу хикмәтне хатынына күрсәтте. Зөлфия күзен дә йоммады:
— Йогышлы авыруга охшаган бу! — диде. — Кайда йөрдең?!
Коты чыккан Самат хатынына барысын да сөйләп бирде. Дөресрәге, үзен-үзе сатты. Бик нык чиләнде. Матаена утырып, теге кәтүк хатын янына төшеп китте. Сүгәргә, билгеле!
— Үтерәм! Нишләттең син мине, нинди авыру эләктердең?! — Берни дә аңламаган кәтүк хатын, Саматның ярсуыннан коты алынып, өенә кереп качты...
Соңыннан сагызның нәрсә икәнлеген аңлады Самат аңлавын, тик соң булды. Зөлфия аннан аерылды.
Урамда калган ир, кире кушылыйк дип ялынып, ялварып та карады, ләкин Зөлфия сүзеннән чыкмады.
Аптырагач, әллә ачудан, әллә ярсудан Самат хатынының атасына хат та язып карады. Хатында ул бабайга мәдхия укыды, соңыннан Зөлфиясен фаш итте. Янәсе, ул аңа кияүгә чыкканда ук кыз булмаган, бозык булган, әле кияүгә чыккач та тик тормаган, уңлап-суллап кырыйга чапкан. Сөяркәләреннән хәтта хатлар да килгән икән, әле алай гына да түгел, шулар аның өенә килеп: «Кайчаннан бирле хатын «занимать» итеп торасың, әйдә, аерыл!» — дип, вөҗданлы, акыллы, намуслы ирнең теңкәсенә тигәннәр, имеш, һ.б., һ.б.
Ләкин хатка җавап килмәде. Шулай итеп, Самат кырыйга төшеп калды.
«Ирек»кә чыккан Зөлфия башта кош тоткандай сөенде. Ләкин ул сөенеч тә озакка бармады. Төрле ирләр белән йөрү дә бик тиз туйдырды. Атасыз ике баланы үстерү дә җиңел түгел. Кияүгә чыгу мөһим.
Нинди дә булса бер ир кәмәше табарга кирәк. Хәер, алары да табыла тордылар. Тик (шунысы хикмәт!) яңа кияүләр барысы да урыс милләтеннән булдылар. Аларның фамилияләре генә ни тора: Вяткин, Девяткин, Десяткин, Бодрягин... Бар инде урыста гаҗәп фамилияләр! Фамилия түгел, ә кушамат!
Урыс кияүләр агайны кабат борчуга салды. Ел саен авылга бер урыс ияртеп кайткач, абзыйның түземлеге бетә башлады. Вяткин дигәнен ошатып калган иде әле ул: укыган, кыяфәте дә татарга охшаган.
Тик менә Бодрягин дигәне хуш килмәде аның күңеленә. Тәбәнәк буйлы, кызыл борынлы, әшәке телле бер урыс шунда. Эшләргә яратмый. Йә йоклый, йә тәмәке тарта. Авылга кайткач, чак кына бал корты чагып үтермәде үзен. Тәмәке тартырга дип ишегалдына гына чыгып баскан иде, бер корт шалт борынына бәрде моның. Болай да кызыл борын тагын да хәтәррәк булып кызарды...
— Үлсәң генә ярар иде, кяфер! — дип сөйләнде бу хәлне күреп торган абзый. Хәер, сикерде инде урыс!
Урыс, чынлап та, озак тормады. Таушалуы җиткән икән, тиздән җан тәслим кылды. Бүтән кияүгә чыкмас инде бу Зөлфия, ир карап ятмас дип уйлап кына куйганнар иде, теге тагын бер урыс алып кайтты.
Санаторийда танышканнар. Брянскидан. Фамилиясе — Девяткин. Зур итеп туй уздырдылар. Гаҗәеп туй булды ул. Дөнья халык җыелды. Загска да троллейбуска утырып бардылар. Кияүнең загска киеп барырга җүнле костюмы да, аяк киеме дә юк икән. Ботинканы — күрше егетеннән, костюмны прокатка алдылар.
Балдакны Зөлфиянең бертуган энесе Ләбибтән алып тордылар. Соңыннан ул югалды. Ләбибнең хатыны, туй беткәч, шул балдак турында сүз чыгарган гына иде, Зөлфия аны шундук буа да башлады. МЧС килеп кермәгән булса, бәлкем, ул шунда җан тәслим кылган булыр иде...
Ул гаугалы туйдан соң да инде җиде ел вакыт узды. Офыкта яңа кияү пәйда булды. Десяткин! ФСБ хезмәткәре. Ләкин Десяткинга чыгар өчен, Девяткиннан котылырга кирәк. Ә аның хәзер барыр, китәр урыны да юк!
— Десяткинга чыгуыңа каршы килә алмыйм! — ди аңа Девяткин. — Ләкин син миңа китәргә урын тап инде, берәр хатын-кыз тап, яшьрәк булса да комачау итмәс!
— Ярар, табармын! — ди аңа Зөлфия. — Кайсы яктан табыйм? Төньяктанмы, көньяктанмы? Әллә Себердәнме?
— Мөмкин булса, җылырак яктан инде...
Игъланнар гәзитеннән ул аңа олы яшьтәге бер хатын тапты. Аңа хат язды. Анапада яши икән. Әгәр дә ул хатын Девяткинны үз янына алса, Зөлфия тиз арада Десяткинга кияүгә чыгачак. Ә җәй көне Десяткин белән Анапага ял итәргә барачак. Девяткин аларны колач җәеп каршы алачак...
Болары хыял, билгеле! Хыял дигәннән...
Артык хисләнгән чакларында Зөлфия узган гомерен күз алдыннан кичереп утырырга ярата. Ничек шундый бозык булып туган соң ул? Кемгә охшап? Кайдан килә бу зәхмәтнең башлангычы?! Күз алдына балачагы, яшьлеге килеп баса. Аңа уналты яшь. Ул клубка кич утырырга чыга. Сөясе-сөеләсе килә. Атасы, биш минутка соңга калса да, аны өйгә кертми, ишекне бикләп куя. Әнисе, аны кызганып, тәрәзәне ачып куя...
Зөлфия тәрәзәдән керә.
Шулчак атасы аның башына чиләк белән каплый.
Менә кая икән бит бу зәхмәтнең башы.
 

Хәбир ИБРАҺИМ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от karlyukav

Комментарийлар