Логотип «Мәйдан» журналы

Захар Петрович

Юмор.

Зөфәр әбзи ит сатарга бара. Бераз читтәрәк авылдашы, Пырыйларның әтәйләре Рәхимҗан әбзи сата. Авылдан килгән ит, халык шактый җые-
ла. 
– Захар Петрович, сату барамы? – дип кычкыра Рәхимҗан әбзи күпмедер саткач. Зөфәр әбзигә уйнап, шаяртып шулай дәшү гадәте була.
– Бара, Рәхимҗан, – диюгә, Зөфәр абзыйдан ит алырга чиратка баскан татарларның берсе дә калмый. Керәшендер, ите хәләл түгел, диләрдер инде. Ә «Захар Петрович» диюченең эше хутка китә: күз ачып йомганчы алып бетерәләр итен. «Петрович»ныкылар да аңа күчә бит.
 

Лилия ФӘТТАХОВА

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 1, 2024 ел

Комментарийлар