Логотип «Мәйдан» журналы

Юләрләр авылы

Бу вакыйга моннан утыз җиде ел элек бер татар авылында булды.

Ул вакытта әле компьютерлар да, интернет, смартфоннар да юк иде. Советлар Союзы дигән бөек ил дә таркалмаган иде әле. Ачуланмагыз, районын да, авылын да әйтә алмыйм – үпкәләячәкләр.
Колхоз рәисе Габбас санаторийга киткәч башланды хәлләр. Үз урынына ул парторг Вәдүтне калдырды. Шуны гына көткән диярсең, иртәгесен үк клубта җыелыш җыйды Вәдүт.
– Күңелсез яшибез, җәмәгать, – диде парторг, стаканнан графинга су агызып эчкәч. – Дөрес яшәмибез. Аралашмыйбыз... Йөрешмибез... Бер-беребезнең шатлыгын, кайгысын дигәндәй уртаклашмыйбыз.
Арткы рәтләрдән берәүнең карлыккан тавышы ишетелде:
– Нәрсә предлагаешь? Конкретно әйт!
Вәдүтнең тәкъдиме үтә дә сәер иде.
– Кибет каршындагы белдерүләр тактасын хәтерлисезме? – диде ул күзләрен серле генә кыса төшеп. – Менә шул тактада һәр авылдашыбызның тормышы ярылып ятса иде.
– Как это? – диде гел урыс сүзләре кыстырып сөйләргә яратучы плотник Садри.
– А вот так: фотограф Шәяхмәт һәрберегезгә кереп, өегездәге кызыкларны фотога төшерәчәк! Шуларны көн саен тактага элә барачакбыз! – Вәдүтнең күзләре ялтырый иде. – Күңелле булачак, җәмәгать! Аралашу булачак! Шәяхмәтне буш итмәбез, кантур хисабыннан түләрбез.
Парторгның мондый сәер тәкъдиме күпләрнең башына барып җитмәде.
– Аралашу булмый бит инде бу, – диде берсе кыюсыз гына. – Сурәт карау була...
– Ә без тактага ак кәгазь һәм шунда ук җепкә тагылган карандаш куярбыз, – диде Вәдүт тантаналы итеп. – Һәрберегез фотоларга карата фикерләрен яза алачак!
...Аптырашып, сәерсенеп кенә таралыштылар. Вәдүтне хуплаучылар да, тилегә чыгаручылар да, «Габбас югында эш күрсәткән була инде» диючеләр дә табылды.
Икенче көнне эчәргә һәм урысчарак сөйләшергә яратканы өчен «сто грамм» кушаматына ия булган плотник Садри белдерүләр тактасын зурайтып эшләп куйды.
Беренче фото озак көттермәде. Түбән оч Зарифә ял көне үпкә-бавыр пәрәмәче пешергән булган. Шәяхмәт шуларны фотога төшереп, тактаның иң өске өлешенә элеп куйды. Пәрәмәчләр белән беррәттән Зарифәнең кып-кызыл бите дә кадрга эләккән иде. Ике сәгать тә үтмәде, кибеткә ипи алырга килгән фельдшер Нәсимә фото астына: «Ням-ням», – дип язып китте. Кемдер берәү: «Тәмле-е-е...» – дип өстәде.
Ошый башлады бу нәрсә авыл халкына. Икенче көнне тактада завклуб Ландышның шактый кабара башлаган корсагын тотып төшкән фотосы пәйда булды. «Җиденче бәбиебезне көтәбез...» дигән сүзләре дә бар иде. «Сөбханалла!» – дип язып куйды берсе аның астына. «Бәхете белән тусын сабый...» – дип өстәде икенчесе. Усал телләр дә табылды. Берәү: «Совет хатынына болай фотога төшү килешми», – дисә, төнлә бер хәерсезе: «Монысы кемнән инде тагын?» – дип язып киткән иде...
Әлеге олы эштән мәктәп хезмәткәрләре дә читтә калмады. Ирле-хатынлы укытучылар Айзат белән Фазлыяның да зур кәрҗин тотып төшкән фотолары тактага менеп кунаклады. Кәрҗиннән ниндидер үләннәр күренеп тора, фото астына: «Очсыз бәядән мәтрүшкә сатабыз», – дип язылган иде. Реклама яхшы эшләде – ул көнне Фазлыялар өеннән кеше өзелмәде. Кибет янындагы такта исә язулар белән тулды: «Мәтрүшкә сатарга калдыгызмыни инде?» – дип язучыларның авызын Фазлыяларны яклаучыларның фикере томалады: «Пионервожатый зарплатасына яшәп кара син менә!», «Сатсалар ни, ошамаса, алма!», «Аларга да ничектер яшәргә кирәк бит инде...» ише сүзләр бихисап иде.
Шулай итеп, һәркемнең иртәсе шушы такта яныннан башланды. Сюрприз ясап, кайбер фотоларны Шәяхмәт төнлә дә элештергәләде.
Совет хөкүмәтен санга сукмыйча, Европачарак яши торган яшь бер гаилә бар иде авылда. Уллары туды. Панасоник дип исем бирделәр. Бәләкәчнең фотосы да пәйда булды тактада. Күз тимәсен дип, йөзен зәңгәр изолента астына яшерделәр. «Панасонигыбызга бүген алты ай», «Панасоникның алдагы ике теше чыкты», «Панасоник беренче сүзен әйтте – «окей» диде...» Бәбигә карата фикерләр агылды гына: «Афәрин!», «Күз тимәсен, бигрәк сөйкемле бала...» ишеләре белән бергә «Сездә генә булды инде бала, достали уже!» дигәннәре дә бар иде.
Тиздән Шәяхмәт өлгерә алмый башлады, кулларына фотоаппарат тоттырып, аңа ярдәмгә дүрт малайны беркеттеләр. Авыл кызды. Көне-төне кибет яныннан китмәделәр. Плотник Садри кушаматы хөрмәтенә тактаны «Стограмм» дип атадылар.
Беркөнне тагын бер яңалык булып алды. Әлеге дә баягы Садриның мич кырында трусик-майкадан гына гармун уйнап утырган фотосы эленде тактага. «Көе ишетелмәгәч, кызык түгел», – дип язды берсе. Шундук Вәдүт боерыгы белән такта янына батарей белән эшли торган магнитофон китереп куйдылар. Теләгән һәркем Садриның ямьсез тавыш белән «Алмагачлары»на охшаш җыр сузуын тыңлый ала иде.
Көннәр бер-бер артлы сизелми дә узып китте. Габбасның санаторийдан кайтыр вакыты җитте. Кайтты рәис. Кайтты һәм авызын ачып катып калды. Авылны танырлык түгел иде – урамнарны чүп басып киткән, ашарга сорап фермада сыерлар мөгри, почта ябык, мәктәп ябык, кибет... Стоп! Нишли бу халык монда?.. Рәис кашларын җыерып теге әкәмәт тактага якынрак килде. Шәяхмәт анда завклуб Ландышның ире Фәрхәт белән төшкән фотосын элгән һәм үзләренең үтенече буенча фото астына: «Ходай бәхетебезне күпсенмәсен», – дип язып маташа иде. Габбас аның кулыннан карандашны йолкып алды:
– Нәрсә бу?.. Кем уйлап тапты моны?! – рәиснең күзләре үгезнекедәй акайган иде. Әкрен генә парторгны алга төртеп чыгардылар.
– Вәдүт?! Корт чаккыры! Нәрсә бу, дим мин сиңа?!
– Бумы?.. Бу... – дип мыгырданды тегесе. – Садри тактасы бу. Стограмм...
– Бирермен мин сезгә сто граммыгызны! – Габбас җирдә яткан тимер торбаны алып бар көченә тактага китереп орды. – Марш фермага! Марш мәктәпкә! Марш кәнсәләргә! Мин сезнеме?! Мин сезне...
Рәиснең шашынулы чыраеннан өркеп калган халык эш урыннарына ашыкты. Кибет янындагы чирәмдә исә такта, кәгазь кисәкләре, Панасоникның утызлап фотосы гына ятып калды.
 

Алмаз ГЫЙМАДИЕВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) fabrikasimf - ru.freepik.com

 

 

«Мәйдан»№ 7, 2022 ел

 

Комментарийлар