Логотип «Мәйдан» журналы

Югалту

Абалач авылыннан иң өлкән кешеләрнең берсе булган Гатия әби, үземә иптәш, чәй эчәргә сөте булыр дип, күрше авылдан кәҗә сатып алып кайтты.

Ишек алдына кайтып кергәч кенә әбинең күзләре кәҗәнең җилененә төште. «Кара, әллә имчәге берәү генә инде», – дия-дия, кәҗә тирәли бер әйләнеп чыкты. Ахры түзмәде, җәлт-җәлт атлап, авыл советына төшеп китте. Рәис үзендә иде, Гатия әби керә-керешкә үк аңа ябырылды. «Хәтмулла улым, – диде ул, – теге күрше авыл Әхмәдулла мине алдаган бит, бер имчәкле кәҗәсен сатып җибәргән, зинһар, ярдәм итә күр».
Хәтмулла белә, Гатия әбидән болай гына котыла алмаячаксың, шуңа күрә дә күрше авылдагы коллегасының телефон номерын җыйды. Теге якта эшне коры тоттылар. Әхмәдулланы җилтерәтеп телефонга чакырып китерделәр. Әхмәдулланың нахак сүздән хәтере калса да, Гатия әбинең характерын яхшы белгәнлектән, артык сүз куертып тормады, ә бәлки кәҗәнең имчәкләренең нәкъ ике булуын гына раслап маташты.
Әбине аның сүзләре генә тынычландырмады, билгеле, ничек итсә итте, әмма Хәтмулла аңа ияреп кәҗәне карап кайтырга мәҗбүр булды. Иелебрәк карасаң, имчәкнең икесе дә күренә икән ич, берсе кечкенәрәк булганлыктан, әбинең күзенә бик чалынып бетмәгән, күрәсең.
Имчәкләрнең икәү икәнен җирле үзидарә рәисенең үз авызыннан ишеткәч, Гатия әби тынычланып калды. Кәефе килеп, өйдән прәннек-конфет алып чыкты, аның күптән инде кемне дә булса тәм-том белән сыйлыйсы килеп йөри иде. Элекке хуҗасында гадәти ризыктан башка нәрсә күрмәгән кәҗә башта прәннекне иснәп маташкан булды, ә инде тәмен сизеп алгач, биш-алты прәннекне ялт иттерде. Конфетлар да күңеленә хуш килде кәҗәнең. Кичен исә Гатия әби, аны ягымлы сүзләр белән дәшә-дәшә, абзар идәненә йомшак итеп җәелгән салам өстенә кертеп яткырды.
Кәҗә яңа авылны бик тиз үз итте. Бигрәк тә иртән-иртүк күмәк хуҗалыкның идарә тирәсен бер урап менү гадәтенә керде аның. Көн дәвамында да идарәне берничә тапкыр ураштырып чыга торган булды ул. Кәҗәнең гадәти булмавын бик тиз төшенделәр. Шулай беркөнне идарәне бикләп киткәндә, хайван ике кат арасындагы баскыч астында йоклап калган булып чыкты. Икенче көнне иртән, нәрәт үткәрергә дип килгән күмәк хуҗалык рәисе, ватылган ике катлы тәрәзәне күреп, шундук шау-шу куптарды. Папкасын тотып, участок милиционеры килеп җитте. Шуннан соң гына идарәдәге мөлкәтнең исән-сау булуы ачыкланды. Ә инде баскыч астындагы кәҗәдән тәгәрәп калган кайбер нәрсәләрне һәм ватык пыялага эләгештергән йон кисәкләрен күргәч, төнге вакыйгага әлеге дә баягы шул мур кыргыры кәҗә сәбәпче икәнен аңладылар.
Моңарчы да кәҗәнең мөгезе белән һәр бүлмәнең ишеген ачып йөрүен өнәп бетермәгән күмәк хуҗалык рәисе шушы хәлләрдән соң аны бөтенләй күралмас булды. Беркөнне исә ул рәисне бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Ул иртәне идарә янына җыелган механизаторлар кәҗәгә карап-карап тордылар да, ике мөгезенә эшләпә кигертеп куйдылар, авызына сигарет каптырдылар. Авызындагы сигаретны әвәли-әвәли, кәҗә гадәтенчә идарә эченә юнәлде.
Алдындагы кәгазьләрне караштырып утырган рәис, ачылган ишек ярыгында эшләпә кигән, мөгезле, авызындагы сигареты бер яктан икенче якка йөргән сакаллы бер баш күреп, әздән генә урындыгыннан егылып төшмәде. Башның теге каһәр суккан кәҗәнеке икәнен аңлап алгач, рәис, бер рәхәтләнеп сүгенде дә, кәҗәне типкәли-типкәли кабул итү бүлмәсеннән куып чыгарды. Әмма кәҗәнең үч ала торган яман гадәте барлыгын ул онытып җибәргән иде, бераздан тегесе, кабат кереп, рәиснең ишек төбенә генә күл ясап чыгып китте.
Чыннан да, кәҗәдә адәм акылы бар икәнлегенә абалачлылар күптән төшенгәннәр иде инде. Тегендә-монда кереп йөргән кәҗә үз сыртына тамызучыларны бернинди ялгышуларсыз исендә калдыра торган булып чыкты. Кайчан да булса көзге пычракларда яисә яңгыр яуганнан соң, арттан килеп, тегеләрне сөзеп егу – хайванның яраткан үч алу алымнарының берсе иде. Ни гаҗәп, ул үзен кыерсыткан кешеләрнең балаларын да, оныкларын да хәтерләп кала, аулак урында очратканда, аларга да көн күрсәтми. Кыскасы, зарланып килүчеләр еш булганлыктан: «Ярар, ярар, мә, алайса, тот та суй инде үзен», – дип әйтү Гатия әбинең яраткан сүзләренә әйләнде. Юк, нишләп карчык кешенең кәҗәсеннән үч алып ятсын инде авыл кешесе? Әле Гатия әбинең бердәнбер караватына хуҗа булып, шунда йоклап үскән ике кәҗә бәтие барын да беләләр. Карчык, аларның тәмле йокысын бүлмәс өчен, кайчак, өстәл өстенә генә ятып йоклый, имеш. Шулай итеп, авыл кешеләре зарлана, кәҗә сөзә бирде.
Көннәрдән бер көнне иртән кәҗә идарә янында күренмәде. Кичкә таба авылның бар кешесе аның ындыр табагы янында нәрсәдер ашап, агуланып үлүе турында хәбәрдар иде инде.
– Котылдыгыз кәҗәмнән, – диде Гатия карчык өе буеннан үтеп-сүтеп йөрүче авылдашларына әллә үпкә белән, әллә болай гына. Кич, караңгы төшкәндә генә, әбинең күршесе Хатыйп авыл тормышының бер аерылгысыз күренешенә әйләнгән кәҗәне үләт базына алып китте. Абалач өйләрендә бу кичне аңлатып булмый торган бер күңелсезлек хөкем сөрде, әйтерсең лә, авыл зур бер авыр югалту кичерә иде.
 

Җәүдәт ХАРИСОВ

 

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар