Яулык һәм налог
Иртәгә авылда Сабантуй буласы. Бер төркем яшьләр, өйдән-өйгә кереп, яулык җыеп йөриләр. Чират Гайнелвафа карчык өенә килеп терәлә.– Әби, Сабантуйга яулык җыябыз, – ди чиләк күтәргән кызларның берсе...
Иртәгә авылда Сабантуй буласы. Бер төркем яшьләр, өйдән-өйгә кереп, яулык җыеп йөриләр. Чират Гайнелвафа карчык өенә килеп терәлә.
– Әби, Сабантуйга яулык җыябыз, – ди чиләк күтәргән кызларның берсе бакча ягыннан ишегалдына чыгып килүче Гайнелвафа карчыкка.
Кызның сүзләрен үзенчә аңлаган карчык:
– Менә заманалар. Сабантуй үткәрү өчен элек яулык кына җыялар иде, хәзер налук та салалармыни инде, кызым? Балакайларым, минем ике елдан бирле Сабантуйга чыкканым юк бит. Күзләрем дә начар күрә, сүзләрен дә ишетеп бетермим...
Гайнелвафа карчыкның сүзләре киләчәктә дөрескә чыкмаса гына ярый инде. Аллам сакласын, Аллам сакласын!

Рәим ГОБӘЙ
Фото: Николай Туганов
«Мәйдан» № 1, 2010 ел
Комментарийлар