Логотип «Мәйдан» журналы

Хуш, артист!

Җырчы Апуш, үзенең иртәгә үләсен белеп, түрәсе янына юл тотты.

Әйтәсе сүзе бар иде. Үлгәч, берүк, җәсәде янында аның турында матур сүзләр әйтә күрмәсен тагы, дип уйлады ул. Бите кызарырга мөмкин.

Кабул итү бүлмәсендә түрәнең чакыруын көтеп озак кына утырырга туры килде. Күз алдыннан тагын бер мәртәбә бөтен гомерен үткәреп алды. Әйе шул, атказанган исемен дә аңа картаеп, иллегә җиткәч кенә бирделәр, анысын да халык гәҗиткә язып аптыратып бетергәч кенә, эткә сөяк ыргыткан кебек итеп. Көн-төн, ару-талу белмичә эшләде бит югыйсә. Җәйге гастрольләргә чәчү чәчкәндә китеп, урып-җыюлар беткәч кенә кайтып керәләр иде. Кайтып керәләр иде дә кышкысына чыгып китәләр иде.
«Бу язвалар тикмәгә чыкмаган инде, йөрәк тә шалить итә. Бавырның да рәте юк. Халыкка нәрсә аңа, давай җырла, Апуш, давай җырла! Менә бит әле, тагын чакырып хат җибәргәннәр. Җибәрмәсләр... Киң катлам халык үтенечен канәгатьләндерү уе аларның төшләренә дә кереп карамый», – дип үзалдына сөйләнеп алды ул... «Эштән кудылар. Имеш, башкаларга тупас кыланганмын. Әй, егетләр!.. Сүгенә дә белмим бит мин. Бер сүгенми кит инде бу дөньядан... Ә бәлки, сүгенергә кирәк булгандыр? Сүгенгән булсам, бәлки, исән дә калган булыр идем. Сүгенмәдем шул, сүгенмәдем».

Совет урманнарында ач-ялангач йөргәндә дә сүгенмәде ул. Фашистларны Берлингача куып барды, сүгенмәде. Шахталарда күмер чапты – сүгенмәде Апуш. Әйе, таза булган йөрәк. Ләкин ул да тимер түгел. Хәер, тимер дә күгәрә. Күгәргәндер инде, тилмерттеләр бит...

Халык артисты дигән мактаулы исемне дә алтмыш биштә, җиде миллион татар язып арып беткәч кенә бирделәр. Ник бирделәр?.. Хәзер аңа ул исем кирәк тә түгел инде. Хәзер аңа берни дә кирәкми. Аңа хәзер җан тынычлыгы кирәк.

Телефоннан: «Керсен», – диеп хәбәр бирделәр. Керде. Кермәскә иде. Түрәнең нәрсәдер сөйләве аның зиһенен томалады. «Тавышың да юк, беткәнсең бит инде, йөрмә!» – дигән сүзләре кабатлана-кабатлана колагында шаулады. Кермәскә иде... Кермәскә иде...

Бер сәгатьтән соң аның үлүе турында некролог элделәр.

Ике көннән мәрхүмне соңгы юлга озаттылар. Барлык дусларының килүенә сөенеп ятты. Түрә элегерәк үлгән артистларга язылган хушлашу сүзләрен укыды.

– Кадерле туганнар! Бүген сәнгатебез гаять зур югалту кичерә. Безнең арабыздан тиңнәре булмаган олы шәхес, бөек җырчыбыз китте. Хөкүмәтебез аның халкыбыз алдындагы зур хезмәтләрен югары бәяләде, мактаулы исемнәр бирде. Ул минем дә якын дустым, киңәшчем, остазым иде. Без аның белән сәнгать турында еш очрашып сөйләшә торган идек. Әле соңгы сөйләшүебез дә өченче көн генә булды. Без бик озак гәпләшеп утырдык. Хыяллары зур иде аның. Эшләргә дә эшләргә иде бит. Нишлисең, үлем аяусыз. Тыныч йокла, бөек җырчы, авыр туфрагың җиңел булсын!

Җәсәд кырыенда торучылар мәетнең исемен әйтеп, исенә төшереп карадылар, ләкин ул аны әйтмәде, әллә инде белми иде. Ул бары тик даһи җырчының бите нигәдер кып-кызыл булып кызарганын гына шәйләп калды.

Хуш, артист!

 

Алмаз ХӘМЗИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

Комментарийлар