Логотип «Мәйдан» журналы

«Хуҗа» бар, урам себерүче юк!»

1963 ел. Талантлы актер, СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов вафат булгач, Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ендә төп геройны уйнарга кеше калмый. Аның кебек берәү дә Хуҗаны башкара алмас дип уйлаган...

1963 ел. Талантлы актер, СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов вафат булгач, Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ендә төп геройны уйнарга кеше калмый. Аның кебек берәү дә Хуҗаны башкара алмас дип уйлаганнар. Ләкин спектакль яшәргә, тамаша уйналырга, актерлар үз эшен эшләргә тиеш бит инде. Шуннан әлеге ролгә берьюлы өч актер репетиция ясый башлый: Фоат Халитов, Габдулла Шамуков, Ибраһим Гафуров. Бик кызу эш бара, бөтен иҗат коллективы борчыла, яңа спектакльне «кем тартыр» дип баш ваталар. Бик үткен телле вахтер Якуп исемле абый репетицияләр барышын карап утыргалый икән. Берсендә ул үзалдына сөйләнгән сымак болай дип куя:
– Әйе-е-е-е, кирәк бит, ә! Әбҗәлилов үлгән иде, Хуҗаны уйнарга өч актер булды. Дворник Хисмәтуллин увольняться иткән иде, аның урынына ике ай кеше таба алмыйлар…
 

Илдар КЫЯМОВ


Комментарийлар