Логотип «Мәйдан» журналы

Хәзинә эзләүчеләр

Шаян хикәя.

Әгъләметдиннең дөньядагы  бөтен  теләге үтәлә килде. Тик берсе генә тормышка ашмады. Ул да булса – күпме лоторея билеты алып та бер машина отмады. Югыйсә, зур отыш чыгыпмы, берәр җиргә күмелгән олы хәзинәгә тап булыпмы – уйламаган җирдән баеп китү турында бөтен гомере буена хыялланып йөрде бит кеше.
Изге хыял иде ул аның өчен. Эшләп арыганда шул отыш йә хәзинә турында уйласа – бөтен талчыгуларын оныттырып бетерә торган, үзе генә белгән, берәүгә дә чишелмәгән,  үзенә бертөрле изге хыялы иде. Бервакыт, эреп китеп, ул аны хәләл җефете Хөршидәгә генә сөйләде сөйләвен. Ләкин аннан һичничек  яклау тапмады.
–  Кит әле мыннан, юләрем Әляметдин, – диде аңа хәләле Хөршидә бик яратканда гына онытылып китеп куллана торган туган авылы диалектында. – Бак кына, нәстә уйлап ерисең! Эшләп тапканың етмәгәнме!
Әгъләметдин бу татлы хыялын башка берәү белән дә уртаклашмады. Үзе аннан һич кенә аерыла да алмады. Хыялын үзе белән әллә кайларга алып йөрсә дә, гомер буе эзләгән хәзинәнең борын төбендә генә ятканын белмәгән икән ул.
– Әгъләм, – диде аңа бер көнне яхшы танышы Сәгыйть, – син үзеңнең кайда яшәгәнеңне беләсеңме? Син алтын базы өстендә яшисең бит.
Мондый көтелмәгән хәбәрдән Әгъләметдин дерт итеп китте, эсселе-суыклы булды, тамагы кипте, тавышы карлыкты.
– Нинди алтын базы? – диде ул бәйге аты кебек юырта башлаган йөрәген күкрәк тактасын ярып чыгудан чак-чак кына басып. – Ниткән баз булсын. Мин бит «Шәрык» рестораны өстендә яшим.
– Син әйткәнне туп-туры аңлама  инде! Бераз гына йолдызларга менеп төш, хыяллана бел!
Әгъләметдиннең йолдызлар арасында адашып йөрергә һич кенә теләге булмаса да, Сәгыйть әйткәч, ул аяз күккә карап куйды.
– Патша заманында ул йорт кемнеке булганын беләсеңме син? – дип дәвам итте Сәгыйть, провакаторларча пышылдап. – Анда фабрикант Таңгильдиннар яшәгән. Хәзер кая  Таңгильдиннар? Төркиягә  качканнар. Шул чаклы байлыкны солтан җиренә төяп киткәннәр дип беләсеңме әллә син! Төярсең, тот капчыгыңны. Кабан күле төбенә батырганнар дигәнгә ышанасыңмы әллә? Дурак булма, Әгъләм! Байлык – синең  фатирда!
– Ничек минем фатирда?
– Хикмәт тә шунда. Аны эзләп табарга кирәк. Бу йортта бит Таңгильдиннар киткәч үк синең бабаңның атасы яши башлаган. Аннары бабаң, аннан соң синең әтиең, хәзер – син. Бабаңнар тапканмы алтынны? Юк! Әтиең таптымы, син таптыңмы? Юк! Шулай булгач, байлык беркая да китәргә тиеш түгел. Ул – стенага  яшерелгән!
– Стенага? Кайсына?..
Хәзинә якынайган саен Әгъләметдиннең тыны кысылды, кан басымы күтәрелде, акылы томаланды, туган телен онытты.
– Хәз... хәзи... хәзинә...
Сәгыйть вакытында ярдәмгә килеп коткармаса, бу кадерле сүзен Әгъләметдин бәлки бүтән исенә төшерә дә алмас иде.
– Хәзинәне табарга кирәк! Вәт!
Ике дус озаклап киңәште, серләште, хәзинәне табу юлларын тикшерде, тапкач аны ничек бүлешү, ничек туздыру ысулларын чутлады. Ниһаять, фәнни-техник прогресс гасырында яшәүләрен исләренә төшереп, алар бу изге эштә мина эзләгечтән файдаланырга дигән карарга килделәр. Берәр метрга кадәр җир астына күмелгән металлның да  кайда икәнен «пип-пип» дип пипылдап кына әйтеп бирә торган әкәмәт Таңгильдиннардан калган алтын-көмешне табачак та табачак инде. Ә ул әкәмәтне Сәгыйть «Кар десанты» клубына йөрүче студентлардан алып торачак булды.
Билгеләнгән көнне Әгъләметдин,  алдан килешенгән буенча, авыруга салышып, эшкә бармый калды. Хөршидә эшкә чыгып киткәч, фәнни-техник казанышын күтәреп, Сәгыйть  тә килеп җитте.
– Минем күңелгә урам як стенада булмас кебек тоела, – дип каршылады аны Әгъләметдин. – Ишек алды ягыннан, көнчыгыштан башлыйк.
Мина эзләгеч прибор көнчыгыш стенаны йөреп чыкты – пипылдамады. Көньяктагы стенаны тикшерү дә шау-шусыз үтте. Төньяктагы эзләнүләр вакытында да техника дәшмәде.
– Чистый дурак икән бу Тангильдиннар. Ничаклы хәзинәне урам як стенага яшереп калдырганнар бит, – диде Әгъләметдин. – Әйдә, башла тизрәк.
Сәгыйть көттереп тормады. Минут дигәндә урам як стенада да геологик эзләнүләр төгәлләнде.
– Әллә эшләмиме соң синең бу нәрсәң? – дип шик белдерде  Әгъләметдин. –  Шулчаклы байлыкны да таба алмагач инде!
Мина эзләгечнең үзен тикшереп карарга булдылар. «Кар десанты» студентларына күпме хезмәт күрсәткән, җәйге каникуллары вакытында үткәрелгән экспедицияләрендә  дистәләгән каскалар, сугыш кораллары калдыклары, йөзләрчә снаряд гильзалары табарга ярдәм иткән бу приборны эшлексезлектә гаепләү гөнаһ булыр иде. Кухнядагы чуен чүлмәкне якын китерүгә, ул каравыл салып сызгыра башлады. «Пи-пип, пи-пип!»
– Тәртип, – диде  Сәгыйть. –  Значитсы, хәзинә башка  җирдә.
– Кайда? Бөтен стенаны тикшердек бит инде.
– Әле түбә тикшерелмәгән. Идән. – Бу гайкаларны борырга 36лы ачкыч кирәк, – диде Әгъләметдин.
Таңгильдиннар хәзинәсен якты дөньяга чыгаруның чираттагы этабы башланды. Гайкаларны борган саен тартманың капкачы җиңелрәк күтәрелә бирде. Менә өтерге очы  сыярлык ярык пәйда булды. Менә кысыла-тырнала булса да ярыкка Әгъләметдиннең бармагы кереп чыкты. Ниһаять, кулы сыя башлады.
Дусларның икесе ике баштан капкачны  йолкулары булды – капкач  астындагы тартманың гөрселдәп  каядыр очуы булды. Әллә алтын беләзекләр чыңлавы, әллә көмеш тәңкәләр җырлавы, әллә пыяла ватылган тавыш кына яңгырады.
Хәзинә эзләүчеләр, ни булганын аңламыйча, ниндидер чыр-чу ишетелгән убыр тишегенә аптырап карап торганда Хөршидә дә кайтып керде. Аңа ыспай киенгән, нык гәүдәле кеше дә ияргән иде.  Ул үзен «Шәрык» рестораны директоры дип таныштырды.
– Бу цукынган Әлям шау-таза көе сырхауладым дип калганга сомневаться итеп кайткан ием аны.  Пряме йөрәгем белән чувствовать иткәнмен икән, – диде Хөршидә.
– Башыбызга бәла өчен генә тотынганбыз икән, – диде Әгъләметдин артына качкан Сәгыйть.
– Яңа люстра сатып алып, тавышсыз-тынсыз бүген үк урнаштырып куйсагыз, бәлане зурга җибәрмәбез, –  диде «Шәрык» директоры.
– Алаем дигән колыннан тартып алган кулыннан, дип борынгылар белеп әйткән шул, – дип төгәлләде Әгъләметдин.
 

Индус СИРМАТОВ

 

Фото: Background фото создан(а) bearfotos - ru.freepik.com

 

Комментарийлар