Хатынсыз бер кич
(Бер ир авызыннан)
Мин гомергә хатын-кызсыз бер көн дә торган кеше түгел. Кечкенәдән ике апа һәм ике сеңел белән үскән кеше мин. Башта әни, апалар «җилкәсендә» булсам, аннары сеңелкәшләр «кулына калдым». Котылыйм бу «коллык»тан дип өйләнгән идем дә... Тотылдым бугай. Озын сүзнең кыскасы, үземә бер чынаяк чәй дә ясап эчә белә торган кеше түгелмен. Чәй ясый белмәсәм дә, авылда төшеп калганнардан түгел мин үзе. Егетләр белән оешып, машина төзәтәбез. Быел җәй галәмәт зур булмаса да, яңа гараж да салып чыктык әле. Үзебезгә кирәкле бар җире бар, проектын үзем сыздым. Рәхәтләнеп эшләп ятабыз хәзер җылы гаражда. Сүз башым бу түгел иде бит әле. Хатын командировкага киткән кич турында сөйлим мин хәзер сезгә.
Кайтып кердем бикле капканы ачып. Актүш аякка килеп сарылды. Соңрак ашарыңа бирермен, дидем дә өйгә уздым. Аннан башка тереклек иясе юк безнең йортта. Мал-туар асрамыйбыз. Өйгә кердем. Әллә нинди бер сәер халәт: бер яктан тегеләй-болай эшлә дип, җанга тиюче юк, тыныч, икенче яктан әллә моңсу инде шунда...
Шәпләп кулларымны юып, көзгегә күзне күтәрсәм, анда эреле-ваклы хәрефләр белән чуарланган кәгазь кисәге ябыштырылган: «Айрат, кайттыңмы? Шәп иткәнсең. Суыткычта токмач ашы бар, шуны җылытып аша». Әле генә тынычлыкта кич үткәрүне өмет иткән күңел әллә нишләде. Аш җылытып та ашый алмас дип уйлый микәнни инде мине хатын? Суыткычны ачсам... Биш кәстрүл, бишесенә дә язу ябыштырылган: «Токмачлы аш», «Кышкы салат», «Иртәнгә карабодай боткасы», «Иртәгә төшке ашка пылау», «Яшелчә салаты». Кызык булып китте: сайлыйсы да, уйлыйсы да юк. «Токмачлы аш» дип язылган кәстрүлне алып, газ плитәсе янына килеп бастым. Теге язуны куптарсам, икенче ягында тагын язу: «Әй, булдырасың да инде үзең!».
Шырпы сызып, кәстрүлне газга утырттым. Ничек әле шырпыга берәр язу ябыштырмаган дигән уй сызылып үтте башымнан шул минутта. Аш янына итен, теге «Кышкы салат» дигән кәстрүлне алып килеп өстәлгә утыртыйм дисәм, тагын язу ята: «Айрат, ашыңны болгатырга онытма!». Чукынган хатын, әллә берәр каян карап тора тагын!
Өстәл тартмасыннан чүмеч алып, ашны болгатып җибәрдем. Аллага шөкер, төбенә утырырга өлгермәгән. Кайткач, хатын ишеттерер иде аннары ишетмәгәнеңне.
Аш җылынган арада ипи кисим әле дип, ипи савытын ачсам, аннан да кәгазь очып чыгып, идәнгә барып төште. «Айрат, чәй куярга онытмадыңмы?» Оныттым, кәнишне! Болай адым саен өйрәтеп торучы булганда, баш белән уйларга вакыт буламы?! Ул арада ашым кайнап чыккан. Менә монысын искәртеп, берәр җиргә язу кыстырырга ярамадымы инде сиңа, хатын? Кайнар ашны, гомумән, ашый алмыйм мин. Шуңа хатын, ашны сүндергәч, башта аны кәстрүлдә бер ун минут тота, аннан тәлинкәгә бүлеп, егерме минут узмыйча, мине табынга дәшми.
Кәстрүлне уттан алып, чәйнекне куйдым да аш бүлдем. Итне җылытып тормыйм әле, хатын да җылытырга кушмаган бит. Кызык булып китте: хатынның берәр язуы чыкса, шуңа үртәләм. Гел тинтәккә саный мине, янәсе. Язу күренмәсә, ачу килә, башкасын язган, ник монысын оныткан, имеш!
Ниһаять, ашарга утырдым. Өстәл тартмасыннан кашык алган идем... Аңа җеп бәйләнгән, җепкә тагын кәгазь тагылган: «Айрат, бер ялгызыңа чәй пешереп интекмә. Шкафның өске киштәсендә сул якта пакетлы чәй бар, шуны чокырга сал да кайнар су агыз. Сөт суыткычның өченче киштәсендә». Бу киңәшең ярый торган, хатын, рәхмәт төшкере. Чәй пешерә башласам, төн уртасына кадәр сузылыр иде ул. Инде пультны алып, телевизор кабызып җибәрдем дә ялгыз ашауның рәхәтен тоярга маташып ашый башладым.
Юк, салкын ит ашап булмый икән, микродулкынлы мичкә генә тыгып алмый булмас. Тыгуын тыктым, кабыза белмим! Гел әйтәм хатынга, моның ише әйбернең иң гадиен алырга кирәк дип. Озаграк та эшли, куллануы да уңайлы. Юк, аңа йөз төймәле микродулкынлы мич, кимендә ун төрле функцияле газ миче кирәк. Шуларның ике генә төймәсен белә инде югыйсә үзе дә. Әнә теге газ мичендә «гриль» дигән функция бар, грильдә пешкән тавык ашаган юк әле. Монда да төймә саен мундирлы бәрәңге, боткалы тәлинкә, тагын әллә ниләр ясалган. Итлесе юк... Әй, ярар салкын килеш тә. Табынга килеп утырсам, ашым суынырга өлгергән. Бер теге замана техникасына, бер ашка карап утырдым да шул килеш ашадым. Юк, сез мине начарга чыгармагыз. Техниканың һәр детален күз йомып сүтеп җыям, ну мондый төймәле нәрсәләрне яратмыйм.
Ул арада чәйнек сызгырырга тотынды. Плитә янына барып, анысын сүндереп килдем. Ашыйммы инде мин бүген, юкмы? Мин ашаганда, хатын да шулай тегендә-монда торып йөри микән ул? Кайчагында телевизорга текәлеп, кайчакта гараждагыларны сөйләп, аның ничек ашавына да игътибар иткән юк икән минем.
Чәйне хатын кушканча ясадым. Суыткычтан сөтен дә таптым, кичә хатын пешергән өчпочмак та килеп чыкты. Анысына язу такмаган хатын, тапса ашар, тапмаса, янга калыр, диде микән. Тамак туйды, савыт-сабаны раковинага илтәм дә кереп авам диванга дисәм, раковина төбендә эреле-ваклы язулы кәгазь: «Иренмә инде, җылы суы агып тора, юып куй». Соң болай матур итеп сорагач, юам инде. Бер тәлинкә дә бер чынаяк дигәндәй... Әй, бушаган аш кәстрүле белән ит тәлинкәсе дә бар икән әле. Шактый җыела бит бу.
Раковина каршында «биеп» туктагач, кулларымны сабынлап юдым да хатынның шунда гына җайлап элеп куйган тастымалына үрелсәм, эчендә нидер шыгырдый. Тагын кәгазь! «Айрат, үзең ашадың, Актүшне онытма. Аңа дигән аш суыткычның иң аскы киштәсендә, кечкенә сары кәстрүлдә». И, хатын, рәхмәт яугыры! Актүшкә ашарга бирергә оныта язганмын бит, әй!
Барып, суыткычтан сары кәстрүлне алып килдем. Моның да капкачына язу беркетелгән: «Үзең җылыны ашадың, этнекен дә бераз җылытырга онытма, кайнатып чыгарма!». Әллә берәр җирдән карап тора инде бу мине! Җылы килеш ашамадым инде, анысын арттырасың, хатын. Эт ашын кайнатып чыгармаска тырышып, плитә янында басып тордым. Актүш, син дә ач калмассың бүген. Апаң өйдә юк дигәч тә.
Актүш мин салганны тәмләп ашап калды, мин инде, ниһаять, иркенләп йомшак диванга чумып, тынычлап телевизор карау хыялы белән өстемне салдым. Кием элгеченә күзем төште, анда да кәгазь кисәге күренеп тора. Йә Аллам, мин бу кәгазьне өйгә кайтуга ук күрергә тиеш булмадым микән инде? Кәгазь кисәгеннән бомбадан курыккандай куркып басып торам шулай идән уртасында. Әллә кузгалтмыйм микән? Күрмәгәнмен диярмен хатынга. Гаеп эшмени. Ут яндырмый гына киемне элеп куйганда, күренми инде бу уч төбе кадәр генә язу кисәге. Ярар, ни булса шул булыр, алдым мин моны. «Айрат, иренмәсәң, Актүшнең сары кәстрүлен юып куй да, кереп ят инде, арыгансыңдыр». Өстемнән таулар төшкәндәй булды! Әй, рәхмәтләр генә яугыры, хатын. Иренәмме соң? Хәзер юып куям да кереп ятам, кәнишне, син кушканны үтәмим диме инде.
Бөтен язулардан кием элгечендәгесе иң сөендергәне булды. Юк, кереп ятарга кушканга гына түгел. Вакытында укый алганыма...
Телевизор каршында ярты сәгать аунагач, моңсу булып китте. Ни кызыгы бар инде ялгызың җансыз экранга текәлеп ятуның. Күзгә йокы да керми. Тартып керер идем, узган ел, үпкәгә салкын тигәч ташладым ул каһәрен. Гаражда егетләр тартканда да кыен: тик басып торуы да уңайсыз, бер шулкадәр интегеп ташлагач, башлыйсы да килми. Шулай аптырап ятканда, кинәт кесә телефоным шалтырады.
‒ Ашадыңмы, Айрат?
‒ Ашадым, хатын, рәхмәт.
‒ Актүшне онытмадыңмы?
‒ Онытырсың монда! Кайсы якка ничә адым атларга икәненә кадәр язып куйгансың ла. Әле ярый шырпы кабына инструкциясен язмаган дип сөендем.
‒ Нинди язу? Синең янга бүген иптәшкә әни төшеп кунасы иде. Мин өйдә булмыйм дигәч, Айратымны ялгыз калдырмыйм, бердәнбер улым бит ул дип колак итемне ашап бетерде.
Шунда гына эреле-ваклы хәрефләрнең әни кулы белән язылганына игътибар иттем. Картаеп барган улын мөстәкыйльлеккә өйрәтергә булган, күрәсең…
Чулпан ГАЛИЕВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik
«Мәйдан» № 12, 2023 ел
Комментарийлар