Логотип «Мәйдан» журналы

Үзгәрәбез

Чеметегез әле мине, әллә аягүрә төш күреп йөрим инде... Авыл урамына чыгып, беркемгә сүз катмалы түгел! Әле иртәнчәк суга барышлый күршегә сәлам биреп:

– Нихәл, Сәмит абзыкай? – диюем булды, «Нинди абзыкай булыйм мин, мистер Смит диген, кем, Мәрфуга килен!» – дип орышып ташлады да куйды үземне.
– Бәрәч, әле кичә үзеңнең бакчаңда артыңны туңкайтып паласатый жук чүпләгәндә генә Сәмит абзый иең бит, төн чыкканчы җен алыштырдымы әллә? – дип шаяртмакчы идем, абзаң кызып китмәсенме?!
– Беренчедән, бакча түгел – фазенда. Икенчедән, арт туңкайтып түгел – йога белән шөгыльләнеп. Өченчедән, жук түгел, аба..аба.. абрака... авокадо!
– Ярый, ярый, – мин әйтәм, – алайса, миңа да бүгеннән мадмуазель Мэри дип кенә дәшәрсең!
«Син мадмуазель булсаң, минем карчык дивечке», – дип мыгырдануын ишетмәмешкә салышып, урта урамнан чишмәгә юл тоттым. Кәнсә буенда ни күрим, придсидәтелнең калтырча машинасын үр башына куеп, этеп кабызырга маташалар.
– Алла куәт бирсен! Хәзерге заманда мондый алама «Волга» безнең кәнсәдә генә калгандыр инде! – дип ычкындырып ташладым бит, гөнаһ шомлыгы.
– Мәрфуга түти, беләсең килсә, «Волга» түгел – лимузин ул хәзер! Кәнсә дигәнең дә бүгеннән башлап офис дип атала! Бөтенесе дукәминтәлне расланган!
Ул «раслануның» күпме бәягә төшкәнен, безнең ише гади халыкның кесәсен никадәр юкартканын, нинди акчалар юылганын үзләре генә беләдер инде, хәерле булсын.
Ул да булмады, югары очтан төшеп килүче учаскавай Нәгыйм очрап, пыр туздырып ачуланырга тотынды:
– Иртә таңнан буш чиләкләр белән юлыма чыкмасаң, фәлән дә фәсмәтән...
Минем дә түземлек төкәнде:
– Һай, энем, милиция булгач та, адәм рәтле исәнләшергә ярамыймы әллә? – дидем кызган табадагы майдай чыжылдап.
– Нинди милиция булыйм мин сиңа, полиция! Полиция, Мәрфуга түти! – дип, таягын болгый-болгый китеп тә барды.
Ай Алла, «таягы» дип дөрес әйтмәдем бугай ла. Полиция башы белән таяк күтәреп йөрмәс инде, анысы ничек атала икән соң, берәрегез белмиме?
 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

 

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар