Логотип «Мәйдан» журналы

Утау

– И бу күршеләрне әйтер идем, эчләре дә пошмый икән!

– Нәрсә булды инде тагын, әнкәй?
– Ни булсын инде, кызым, һаман шул бер чүп инде. Капка алларында шул кадәр үстермәсәләр дим.
– Вакыты юктыр инде Мөнәвәрәнең, берсеннән-берсе бәләкәй биш бала. Үзе фермада, дигәндәй. Эше дә авыр...
– Әйе, ул гына эшкә йөри дә, аңарда гына бала! Хәзер пенсияда булгач та, әллә мин бала үстермәгәнме дә хөкүмәт эшенә йөрмәгәнменме?! Чүп үстереп яткырганымны хәтерләмим, иллә-мәгәр! Олы кызына да тугыз яшь, чүп утаса, ачуым килмәгәе, укасы коелмас!
– Ярый инде, әнкәй, борчылма, күршеләрнең капка төбендә үскән чүбе өчен дә!
– Бәй, борчылма дип, терәлеп үк торгач, эч поша бит әле. Алар аркасында безнең йорт тирәсе дә ямьсез күренә.
Чисталык, пөхтәлек яраткан әнкәсен аңлый иде Сания. Шулай да, үзе дә эш кешесе, әни буларак, Мөнәвәрәгә дә сүз тидерәсе килмәде аның.
Икенче көнне, район үзәгендә үз йортлары белән яшәгән Сания әнисенә көндез хәл белеп шылтыратты.
– Бүген, ниһаять, тегеләрне утадым, кызым!
– Чынлапмы, әнкәй? Вәт, булдыргансың!
– Күпме түзәргә була инде? Түзүнең дә бер чиге була бит!
– Шулай, әнкәй! Алай арып китмәдеңме соң?
– И арыта инде, кызым, яшь бара бит...
– Барыбер үзең бер дә тик торырга яратмыйсың, әнкәй!
– Өйрәнелгән бит, гадәткә кергән, алтыдагы – алтмышка дип, юкка әйтмәгәннәрдер.
Сания кичке якка ике кызын алып урамга чыкты. Ян күршеләрендә ялгыз яшәгән Сабирҗан абзыйның да капка алларын чүп басып киткән иде. «Әнкәй җитмешкә җитсә дә, Мөнәвәрә апаны жәлләп, ярдәм иткән. Аннан үрнәк алып, утап куйыйк әле, шаккатып торсын!» – дип, Сания кызлары белән эшкә кереште. Соңыннан әнисенә шылтыратып, зур канәгатьлек белән сөенче алырга да онытмады.
– Әнкәй, рәхмәт, син әйтмәсәң, башка да килми иде әле, күршебезнең чүпләрен утап кереп киләбез.
– Нәрсә дисең, берни аңламыйм, кызым?
– Мөнәвәрә апаларның капка алларын син утагач, мин дә Сабирҗан абыйларныкын утап кердем. И матураеп калды бөтен тирә-як!
– Нишләп мин Мөнәвәрәнең чүбен утарга тиеш ди әле, язмаган сүз сөйләп торасың, кызым? Киресенчә, тәртиптә тотмаган өчен Мөнәвәрәнең үзен «утадым», ягъни тиргәдем дидем, ич!
Санияның башына шунда гына әнисенең әйткәннәренең мәгънәсе барып җитте. «Кеше утау» белән «чүп утау» икесе ике әйбер икәнен телебезнең байлыгы белән генә аңлатып буладыр, күрәсең! Юк, бер дә хафаланмады Сания әнкәсен дөрес аңламаганга. Киресенчә, җанына рәхәтлек кенә алды.
 

Люция ӘБЛИЕВА

 

Фото: социаль челтәрләрдән

 

 

 

«Мәйдан» №10, 2021 ел.

 

 

 
 

 

Комментарийлар