ҮЧ АЛУ
(юмореска)
Хәлим эштән бик ачулы кайтты. Өенә керү белән суыткычтан башланган яртысын чыгарды. Стаканга салып эчеп җибәрде.
Шунда гына аның колагына сәер тавышлар ишетелде. Әйтерсең, кемнәрдер шаяра. Бу тавышлар йокы бүлмәсеннән килә иде. Әкрен генә басып бүлмә ишек төбенә килде. Чыннан да, йокы бүлмәсеннән, шаярышкан ир белән хатын кыз тавышы ишетелә.
Хәлим ярсуын чак-чак басып, кире аш бүлмәсенә чыкты. Тагын берне салып эчеп куйды. Шайтан суы, эчендәге шайтанны да уятып җибәрде мени, Хәлим бүлмә буйлап йөренә башлады.
“Кара әле син аны. Ул эштә, ә хатыны монда гыйшык-мыйшык уйнап ятамы? Ах кабахәтләр!”
Хәлим кулына нәрсәдер эзли башлады. Пычак тапмагач, кулына нәрсә туры килде, шуны алып йокы бүлмәсенә чыкты. Ә аның кулының юлында чәнечке очраган иде.
“ӘҺ, сез, шулаймы әле?” – дип үз- үзенә сөйләнә-сөйләнә бүлмәгә үтте. Керде дә “шап!” иттереп теге ирнең ялтырап торган арт ягына чәнечкене батырды. Батырды да тиз генә чыгып та йөгерде.
Теге ирнең ничек акырганын ишетми иде инде. Күтәрмәгә утырып калган аракысын эчеп, тәмәкесен дә кабызып җибәрде.
“Әһә үч алдыммы сездән!”
Берзаман, капка шыгырдаган тавыш ишетелде. Хәлим башын күтәреп караса – каршысында хатын басып тора.
- Син?... Син кайда булдың? – Хәлим тотлыга ук башлады, кулындагы тәмәкесе дә төшеп китте.
- Кибеткә бардым, - диде хатыны, берни булмагандай. – Ипи дә, май да беткән бит.
Хәлим торып баскан иде, кире гөрс килеп күтәрмәгә утырды.
- Ә безнең өйдә кемнәр?
- Баҗаң, апа белән бергә, кунакка килгәннәр иде бит.
Хәлимгә бик нык кыен булып китте...
Озак кына өйгә керергә дә оялып утырды.
Халит Әбделмәнов
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от tawatchai07
Комментарийлар